Язмышы — кешеләрне коткару
Берничә буын татарстанлыларның сәламәтлеген кем кайгырткан
25 июля 2017
Михаил Рокицкий – медицина фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы. Балалар хирургиясенең Казан мәктәбенә нигез салучы. РФ халык депутаты, РФ өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты.
ХИРУРГЛАР НӘСЕЛЕННӘН
Һөнәри язмышым алдан ук билгеләп куелган булгандыр: 1931 елда табиб-профессорлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Үги әтием дә (әлеге искиткеч яхшы кешегә карата җылы мөнәсәбәтемне чагылдырып бирә алган сүз юктыр телебездә) — хирург-профессор, сугыш башлануга Әстерхан медицина институты кафедрасына чакырыла. Без Ленинградтан блокада башланганчы китәргә өлгердек, бу гомеребезне саклап калды.
Әстерханда тәүге тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштым. Немец самолетлары ташлый торган «уткабызгычлар»ны сүндерү өчен, малайлар белән өй түбәсенә мендек. Шунда бер малайның башына зенит снаряды кыйпылчыгы эләкте. Ул малай шунда ук үлде.
«БАШТА ҺУШЫМНЫ ЮГАЛТТЫМ»
Медуниверситетның икенче курсында үземнең хирург булырга теләвемне аңладым. Тәүге тәҗрибәм шактый кызык килеп чыкты: үги әтием мине операцияне карап-күзәтеп торырга чакырды. Барысы да үз көенә бара иде, тик ул кечкенә чүкеч белән пациентның башын тишә башлагач, һуштан яздым. Миннән бөтен гаиләбез көлде. Һәм шуннан соң мин шәһәр хастаханәсенә дежурлыкка йөри башладым. Башта хирурглар миңа кушеткада йокларга тәкъдим итте. Аннары — идән юарга. Ниһаять, миңа операциядә катнашырга рөхсәт бирделәр, тиешсезрәк урынга тыгылганда, бармакларыма пинцет белән сугалар иде.
Институтны кызыл дипломга тәмамладым. Шигърият, нигездә, сатирик шигырьләр ул вакытта җаным-тәнем белән бирелгән тагын бер шөгылем булды һәм хәзер дә шулай булып кала. Институтта без булачак хирург Геша Грачёв белән конферанс оештыра идек, юмористик миниатюралар куйдык. Мәсәлән, Яңа ел кичәләренең берсендә тулай торакта су булмау турында менә нәрсә сөйләдек:
«Но мы надеемся, что в этот новый год
На каждом этаже весомо, грубо, зримо
В быт общежития войдёт водопровод,
Сработанный ещё рабами Рима».
ЯШӘҮ ӨЧЕН КӨРӘШ
Һәр кешенең тормышында үз остазы булуына ышанам. Шәрыктәге мөритләрнең шәехе булган кебек. Профессор Сергей Леонидович Либов минем өчен нәкъ шундый кеше булды. Ул һөнәри тормыш юлымны билгеләүчеләрнең берсе иде, хирургның нинди булырга, әдәбиятны ничек укырга-өйрәнергә тиешлеген, операцияне ничек ясарга, үзеңнең һәм башкаларның хаталарын ничек тикшерергә кирәклеген үз үрнәгендә төшендерде. 50 нче еллар ахырында Либов белән бергә Минскига юл тоттым, шунда ул оештырган балалар торакаль хирургиясе кафедрасында 7 ел эшләдем.
Бу елларда дөньяны куркыныч йогышлы авыру — үпкәләрнең стафилококклы үлекле шеше дер селкетте. Бу чир бик еш сабыйларга йога, бик тиз аяктан ега иде. Эренле үлек үпкә тукымасын «ашап керә», кан китә. Аннары — үлем. Яңа туган нарасыйлар арасында үлем-китем 90 %ка җитә. Моның сәбәбе — илебездә җитештерелгән антибиотикларның көчсезлегендә: бу дарулар инфекцияне җиңү түгел, организмдагы сәламәт микрофлораны юк итеп, стафилококка тагын да җәелеп китәргә юл ача иде. Бу тема белән шөгыльләнеп, мин балаларда үпкәне өлешчә кисеп алу турында докторлык диссертациямә материал тупладым.
Белоруссиядән соң Мәскәүгә – министрлыкка юл тоттым. Балалар хирургиясе кафедралары ачыла башлаган гына чак. Миңа Төмәндә, Ярославльдә, Казанда яки Свердловскида шундый кафедраны җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Мин Казанны сайладым һәм, шөкер, бер мәртәбә дә үкенергә туры килмәде.
КӨЧӘЙГӘН ВАКЫТТА ЯРДӘМ
Ләкин 1967 елда әле барысы да башлана гына иде. Казанда махсус балалар хирургиясе бөтенләй юк, җирле хирурглар яңалыкны шатланып каршы алды: ниһаять, эчке органнарына операция таләп ителгән шушы балаларның барысын да үз өстенә алачак юләр табылды бит. Иң әүвәл, мин ашыгыч балалар хирургиясен булдыру мәсьәләсен күтәреп чыктым, һәм үпкәләрен үлекле шеш тишкән балаларны безгә бер-бер артлы ташый башладылар.
Дөньяда беренчеләрдән булып, без стафилококк деструкциясенә ялкынсынуның иң көчәйгән вакытында, процессның тотрыклылануын көтеп тормыйча, операция ясый башладык. Шул рәвешле үлем очракларын 25 %ка киметтек. Мәскәүлеләр белән бергәләп, ялкынсынудан соң калган куышлыкны ябыштыруның берничә ысулын эшләдек. Мин стафилококк деструкциясе турында ике китап яздым, унике халыкара конгресста чыгыш ясадым.
Кешедә эшләргә теләк булганда, эш, яңалыкны өйрәнү теләге белән янган башка кешеләрнең дә аңа тартылуына үз тәҗрибәмдә инандым. Бездәге субординатурада ике грузин егете бар иде. Институт тәмамлагач, алар Лениногорскига китеп бардылар, анда балалар хирургиясе бүлеге ачтылар һәм ярты ел коры рәхмәткә эшләделәр, чөнки штатта ставка юк иде. Ләкин энтузиазм дигән нәрсә дә бар бит. Боларны искә төшерү бик рәхәт.
Ул чорда биш республика өчен Казанда республикаара балалар хирургиясе үзәге оештырылган иде. Без анда барып та эшләдек, Татарстан буйлап та йөрдек. Хезмәтебез хакында бөтен Союз дәрәҗәсендә дә, чил илләрдә дә белделәр. Бездә табибларны «тәрбияләү», балалар хирургия хезмәтен оештыру эшенә бик зур игътибар бирелә иде. Ул вакытларның кайтавазы хәзер дә ишетелә –күптән түгел шәкертем Владимир Подкаменевка инде икенче тапкыр «Призвание» премиясен тапшырдылар. Аның улы — Россиянең баш балалар хирургы. Димәк, нидер кереп-сеңеп калган. Ләкин күп нәрсә югалган. Россиядә сәламәтлек саклауның хәле тәмугка тиң, һәм мин хәзер эшләмәвем белән бик бәхетле.
ТОННЕЛЬНЕҢ ОЧЫ-КЫРЫЕ БАРМЫ?
Язмыш мине берсеннән-берсе кызыклырак шәхесләр белән очраштырды. 80нче елларда язучы Юрий Нагибин белән дуслашып киттек. Ул бик нечкә тоемлы, гаять акыллы, искиткеч юмор хисенә ия иде. Без аның белән, әлбәттә инде, киләчәк турында гәпләшә идек. Үзгәртеп корудан күңеле кайткангамы, ул бервакыт болай диде: «Гадәттә тоннельне узгач, яктылык көтә, ләкин без андый хәлдә түгел. Тоннель соңында караңгылык булачак, һәм ул бик озак вакыт сакланачак. Россияне зур канкоеш һәм бәла-казалар көтә, әмма ул дөньяның бөек державалары исемлегенә керәчәк». Ни гаҗәп, ике дистә ел вакыт узса да, аның бу сүзләре һаман да актуаль булып кала бирә.
90 нчы еллар ахырында мин юллар чатында калдым. Стафилококк деструкциясе җиңелде. Безнең тырышлыгыбыз белән, дип әйтер идем, бу хаклыкка хилафлык кылу булыр — аны медицина эволюциясе җиңде. Яңа тема башлау теләгем юк иде. Мин күп вакытымны менә-менә төзелеп бетәргә тиешле Республика балалар клиник хастаханәсендә үткәрдем. Шунда эшләргә ниятли идем, шуңа күрә дә төзүчеләрнең миен черетеп бетердем. Әледән-әле төзелешкә Минтимер Шәймиев тә килгәли иде. Үзенең министрларына карганда мине ешрак күрүе турында шаяртып әйтеп куйгалаганы булды. Мин исә, мөмкинлектән файдаланып, хирургия бүлеге өчен акча сорыйм. Тырышлыгымны, үҗәтлегемне күреп, Минтимер Шәрипович миңа Россия Думасына сайлауларда катнашырга тәкъдим итте.
Дума эшенең мавыктыргыч яклары күп булды, ләкин моннан бик тиз күңелем кайтты, әллә ни зур нәрсәләр майтара алмаячагыма төшендем. Дөрес, вакыт-вакыт Татарстан өчен акча юллап алуны булдырдык.
Хәер, анда да горурланып сөйләрлек эш кыла алдым. 2005 елда сәламәтлек саклау министры итеп Михаил Зурабов билгеләнде, бу өлкәдән бик ерак кеше булса да, төрледән-төрле оптимизация тарафдары иде ул. Шул вакытка инде ул, экономия максатларында, социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау министрлыкларын берләштереп тә куйды. Һәм эшен дәвам итәргә карар кылды. Янәсе, балаларда һәм өлкәннәрдә авырулар бер үк төрле, димәк, педиатрияне аерым юнәлеш итеп карау дөрес түгел, ә инде балалар хирургиясен бигрәк тә. Ул педиатрларны гомуми профиль табибларына әйләндермәкче иде. Шулвакыт без Леня Рошаль һәм академик Александр Баранов белән, тәгәрмәчкә таяк тыгып, Думаның пленар утырышында чыгыш ясадык. Кайтаваз булды. Безне ишеттеләр. Зурабов балалар сәламәтлеген саклау тармагын юкка чыгара алмады.
ХӘТЕРДӘ САКЛАНГАННАР
Шулай да, сәясәт белән чагыштырганда, хирургиядә мин күбрәк хезмәт куйдым. Хирурглар үлемгә күнегә дигән сүз ялган ул. Күнекмиләр, бигрәк тә, бала үлеме турында сүз барганда. Шундый бер очрак булды. Перитонит стадиясендәге сукыр эчәк ялкынсынуы белән бер чегән малаен алып килделәр. Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек, тик ярдәм соңарган иде, баланы коткарып кала алмадык. Аңа операция ясаган хирург белән моргтан чыгып бара идек: «Суйдыгыз! Үтердегез!» дип кычкыра-кычкыра, яныбызга бу малайның туганнары йөгереп килде. Мин ник аларның бишенче көнгә генә хастаханәгә мөрәҗәгать итүен дә сорый ала идем, дәшмәдем. Аларда — бала хәсрәте...
Гомер буе хәтерләрлек куанычлы вакыйгалар да булды. Бервакыт безгә стафилококк инфекциясе йоктырган 12 яшьлек Лена Счастьеваны алып килделәр. Озак дәваладык без аны, тик һичнәрсәнең файдасы тимәде. Инде әнисе дә, нәрсә булса да булыр дия-дия, язмыш белән ризалашкан иде. Ниһаять, мин Мәскәүгә шалтыратып килештергәч, безгә АКШ антибиотигы кайтардылар. Ленаны коткарып калдык. Ә күп еллар узып, мин инде депутат булгач, фотографияле хат килеп төште. Бу фотографиядә — Лена үзе һәм аның биш сабые! Мондый истәлекләр берсеннән-берсе киеренке бихисап эш сәгатьләрен, йокысыз дежур торган чакларны аклый, бүген шулкадәр авыр, рәхмәтсез, ләкин һаман да күркәм, мактаулы табиб һөнәрен сайлау өчен бер сәбәп булып тора.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән ТР дәүләтчелеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әлеге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.
Добавить комментарий