Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Илһам дәвере

Илһам дәвере

«Татар сандугачы» Ростроповичны ничек тәэсирләндергән

22 июня 2016

Илһам Шакиров・ күренекле татар җырчысы. Аның иҗаты・ татар җыр сәнгатенең тулы бер дәверен тәшкил итә Егерме ел дәвамында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара, әйдәп баручы солист-вокалисты була. РФ һәм ТРның халык артисты. ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм сәнгать өлкәсендәге югары бүләк・«Алтын Аполлон» иясе. 2005 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденына лаек була.
2-3
«Андый кешеләр дөньяга киләләр дә моңы белән киләчәк буыннарны сугарыр өчен биредә мәңгегә калалар». Бу сүзләр татар халык җырларын гаҗәеп сәнгати югарылыкка күтәрә алган җырчы Илһам Шакиров турында. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены шикелле югары бүләккә дә иң беренче булып Илһам Шакировның лаек булуы очраклы хәл түгел.

«СИН МИНЕ БУ ҖЫРЫҢ БЕЛӘН ҮТЕРДЕҢ»


1974 ел. Илһам Шакиров Мәскәүдә концерт бирә. Ул әле залда Мстислав Ростропович утырганын белми. Ә менә концерт тәмамлангач, легендар музыкант сәхнә артына керә дә сәламләү сүзе урынына: «Син мине бу җырың белән үтердең»・ дип соклануын белдерә Илһам башкаруындагы «Кара урман» шулай тәэсирләндергән була Ростроповичны.

Мстислав Леопольдович яшь җырчыны үзенә кунакка чакыра. Соңрак Илһам Шакиров, бу очрашуны искә алып, дусларына еш сөйли. Ростропович өендә аның килүе хөрмәтенә өстәлгә татар ризыклары куелган була, бу хәл Илһамны чиксез гаҗәпләндерә  һәм дулкынландыра. Җырчы ул очрашуны тормышындагы иң әһәмиятле мизгелләрнең берсе дип исәпли.


«Халыкта аны яратып «татар сандугачы» дип йөртәләр. Халыкча гади, әмма тирән эчтәлекле бу билгеләмә җырчының музыка сәнгатендәге урынын бик төгәл билгели... Илһам борынгы татар җырларын дөньяга күрсәтү белән генә чикләнмәде, ә аларга өр-яңа сулыш өрде, үзенә генә хас булган мелизмнар, музыкаль үзенчәлекләр өстәде», – дип яза Илһам Шакиров турында икенче бер даһи – азәрбәйҗан җырчысы Бүл-Бүл оглы.
Илһам Шакировның утыз ел элек булган гастрольләрен язучы Аяз Гыйләҗев исә менә ничек искә ала:
«Күз алдына китерегез, моннан утыз еллар элек нефтьчеләр мәркәзе булырга әзерләнгән Әлмәт шәһәрен. Апрель азаклары... Ул чактагы Әлмәт язы урамнарын белсәгез сез!.. Кая борылма, тездән лай, урамнарда машиналар артыннан сызылып саек пычрак кала... Мәдәният сараенда Илһам Шакиров концерты. Җырчының даны шулай бөек, ерак-еракларга таралган, шушы сазлы урамнарны үтеп, кесә фонарьлары белән юл яктыртып, бер-берсенәдәрт-көч биреп, концертка йөзәрләгән әлмәтлеләр җыелган... Кемнәр бу авыр торбаларны кулдан-кулга күчереп йөрткән, бетон блоклар, баганалар күчергән, канау казыган ・ әлмәтлеләр Илһам Шакировныңмоңдиңгезенәкереп чумганнар. Сәхнәдә«Кара урман» агыла... «Әниемәхат» яңгырый... «Көзге ачы җилләрдә» уйнап ала. «Уел» башлануга, күпләрнеңкүзләренәкайнар яшь килеп бөялә һәрбер җыр йөрәкләрне милләт белән, учакта җемелдәшеп яткан күмер чаткылары белән тоташтыра. Залда басып торучылар да күп, ишек-тәрәзәләргәадәмнәр килеп бөялгән, җырчыны сәхнәгәкат-кат чакыралар. Берәүнеңдәбу кичтән аерыласы, бәхет диңгезеннән чыгасы килми...»
2000 елда Илһам Шакиров татар артистларыннан беренче булып «Алтын Аполлон» дигән дәрәҗәле бүләккәлаек була. Бу премияне ике елга бер тапкыр РФ Мәдәният министрлыгы һәм Чайковский исемендәге илебез музыкаль сәнгатен үстерүфонды «Музыка һәм хореография өлкәсендәге махсус казанышлар өчен» тапшыра торган була. Лауреатлар арасында Россия сәхнәсенең тере легендалары бар.
2-4
«БӨГЕЛМӘС РУХЛЫ ШӘХЕС»

Совет хакимияте елларында шулай бервакыт Илһам Шакировны партия өлкә комитетына беренче секретарь белән очрашуга чакыралар. Кабинетка килеп кергәч, секретарь, Шакировның җилкәсенә кулын сала да, бикакыллыланып, «Кара урман»ны ничек җырларга кирәклеген өйрәтә башлый. Унбиш минут буеаңлата. Илһам Шакиров әлеге бусагадан башка гомерендә дәатлап керми...


Вакыйганы язучы Мөхәммәт Мәһдиев язып калдырган. Мәһдиевне, башка биккүп башка замандашлары белән беррәттән, бөек җырчының үз-үзенә тугрылыгы, сынмас рухы сокландыра торган була. Менә аның язмасыннан бер өзек:
«Илһам – сынмас, бөгелмәс рухлы шәхес. Ул җырлый башлаганнан бирле сәяси атмосферабыз ничәмә-ничә тапкыр үзгәрде: Хрущев заманында җырлый башлаган Сарман яшүсмере Брежнев, Андропов, Черненколар, Горбачёвлар дәверен халкына тугрылыклы рәвештә узып, иманын үзгәртмәгән көе бүген дә сәхнә тота».

Илһам Шакиров гомере буена халык җырларын эзли һәм өйрәнә Аларны планетаныңбарлык почмакларыннан бөртекләп җыя ・ Татарстанныңиңбәләкәй авылларына чыкканда, татар диаспорасы вәкилләре чакырган илләргәбарганда... Кыскасы, бөтен дөнья буйлап.


・ Илһам ・ зур галим, акыл иясе ул, ・ дип сөйли җырчы хакында якын дусты, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхим. ・ Ул татар халык авыз иҗатының һәм сәнгатенең үсеш этапларын бик борынгы чорлардан башлап белә Шулай ук традицияләребезне дә・ милли аш-су булсынмы ул, борынгы гореф-гадәтләр, йолалар булсынмы. Ул бу белемне озак еллар дәвамында туплады ・ халыкның үзеннән, тормыштан. Шуңа да Илһам, хәтта зур-зур галимнәр белән очрашканда да, тарихи фактлар, вакыйгалар турында сүз көрәштерүдән курыкмый. Бүгенге башкаручылар ул кадәр тирәнгәтөшеп тормый, халык җырларын беренче тапкыр ничек ишетәләр, шулай башкаралар да. Хәтта сүзләрен дәкат-кат тикшереп, чагыштырып карамыйлар. Ялгыш җырлыйлар. ӘменәИлһамда һәр сүз, һәр иҗек, һәр музыкаль борылыш, кыскасы, һәрбер деталь җентекләп тикшерелгән, өйрәнелгән. Ул шуннан соңгына ・ башкара. Болардан кала, Илһамда гаҗәеп моңбар ・ аның моңын берәү дә кабатлый алмый. Гомумән, мондый моң бары татар җырларына гына хас. Шуңа да, күрәсең бу сүзнең башка телләргә төгәл тәрҗемәсе дә юк.

БЕРЕНЧЕ ГОНОРАРЛАР


Исемен дәбелеп кушканнар диярсең Әлләязмыш үзе куштырганмы? Һәрхәлдә очраклык кына түгел шикелле. Ерак Сарманда гап-гади генәГыйльметдин атлы тимерче гаиләсендәтуып-үскән бу малайга дөньяның мәртәбәле заллары аягүрә басып кул чабасын каян белгәннәр диген.


Тормышы җиңел булмый Илһамның Дәһшәтле 1937 елда, малайга әле ике генәяшь булганда, ялган шикаять буенча әтисен кулга алалар. Илһамга аны кабат күрергәнасыйп булмый ・ Гыйльметдин колониядә авырудан һәм ачлыктан дөнья куя. Ул 1972 елда «җинаять составы юк» булуы «ачыкланып» реабилитацияләнә.


Илһамны сугыш чоры михнәтләре дәурап узмый. Башкалар кебек үк, ул да ачлыктан интегә хәер сорашырга мәҗбүр була. Дөрес, бушка ашамый, хәер бирүчеләргә рәхмәт йөзеннән җырлый торган була. Каткан ипи кисәге белән пешкән бәрәңге ・ беренче гонорарлары әнәшул була бәләкәй артистның


Илһамның тавышын бөтен авыл ярата. Мәктәптә аны укуын алга таба дәвам итәргәкирәклегенәинандыралар. Озак уйлый егет, икеләнә нәтиҗәдәкабул итүимтиханнарына соңга кала. Казан музыка училищесына көзен генәкиләһәм ул чактагы директор ・ Ильяс Әүхәдиевка барып керә Әүхәдиев аны, бик озак үтенгәч, тыңлап карарга риза була. Тыңлый да... тулы бер комиссия җыя. Илһам шунда ук училищега кабул ителә


Композитор Фасил Әхмәтов Илһам Шакиров белән танышуын болай искәала:


«Илле дүртенче ел микән, кара көзнеңшомлы, яңгырлы бер көнендә музыка училищесына бер егет килеп керде. Телогрейкадан, кирза итектән, чәче машинка белән алынган. «Армиягә китәргә әзерләнеп килгән идем... Монда җырларга өйрәнергәисәп. Дөресен әйткәндә.. өйрәнәсе дәюк инде... бәләкәйдән үк җырлыйм...»
Тиз генә гармун китереп, бер аудиториягә кердек. Мирсәет Яруллин да шунда иде. Яңа танышыбыз бөтен училищены яңгыратып җырлап җибәрде. Җыелды бар студент... Шәп, көчле, табигый тавышы булуга карамастан, Илһам үз өстендәкөне-төне эшләде, һәрчак кулында китап, һәрчак пианино янында иде...»

Илһам училищеда озак укымый ・ алдагы елда ук, педагоглар гаризасы белән, консерваториягәалына. Ул әле студент кына, әмма тавышын инде бөтен республика белә Илһам радиода даими чыгыш ясый, халык аның чыгышларын көтеп ала! 60нчы елларда ул инде чын мәгънәсендә танылган җырчыга әверелә Эшчеме ул, колхозчымы, галимме, сәнгатькәрме ・ барысы да Илһамны белә Советлар Союзы территориясендә һәм хәтта аннан читтә яшәүче халыкның яше дә карты да, татары да, башка милләт вәкилләре дә・татар җырын Илһам башкаруында ишетсә аны инде мәңгегә оныта алмый, йөрәгенә кереп урнашып кала ул моң аның.


2-2


ТАТАР ҖЫРЫНЫҢ БИЕКЛЕГЕ


・ Ә беләсезме, егет чагында Илһам бик шаян иде, ・ дип искәала Гәрәй Рәхим. ・ Һәм туры сүзле! Үз заманында Минкультны (Мәдәният министрлыгын ・ авт.) культура белән ял министрлыгы дип атаудан да курыкмады ул. Без 60нчы еллар башында таныштык. Илһамның популярлыгы, даны күкрәп торган еллар, ә мин әле ・ башлап язучы шагыйрь генә Журналда беренче тапкыр шигырьләрем басылып чыккан чак. Кинәт Илһам Шакиров минем яныма килде дә «О, Гәрәй! Мин бит сине беләм ・ шигырьләреңне укыдым. Рәхмәт!» ・ диде. Менәшундый иде ул, «йолдызлык чире»нең тамчысы да юк, әкешеләргә игътибарлылык ・ беренче урында.


Илһамныңшаянлыгы турында мәзәкләр күп йөри. Кайчак юмор аныңкоралына да әвереләторган була ・ четерекле ситуацияләрдәярдәмгәкилә Шундый бер кызыклы тарихны «ТНВ» каналыныңалып баручысы Илдар Кыямов сөйләде:


«Җитмешенче еллар башы. Илһам Шакиров Үзбәкстанда чыгыш ясый. Кемдер Үзбәкстан Коммунистлар партиясе республика комитетына шикаять яза. Имеш, Илһам Шакировныңмузыкантлары озын чәч йөртә сакал-мыекларын кырмый, фәлән дәтөгән. Янәсе, шулай ярыймы? Җырчыны республика комитетына чакырталар. Шикаять белән таныштырып, шул ук сорауны бирәләр: ни өчен музыкантларыгыз озын чәч йөртә Нишләп кырынмый? Халык артисты инструктор артында диварда эленгән Карл Маркс портретына ымлый: «Аңа ярый, әбез... кырынырга тиешме?»
Шулай да Илһам Шакировның шәхес буларак та, кеше буларак та чын асылын күрсәткән вакыйга Башкортостандагы гастрольләрнең берсе вакытында була. Җырчы сәхнәдә чыгыш ясаганда кинәт куе төтен күтәрелә башлый ・ көчәйткеч янып чыга. Антракт вакытында музыкантлар нишләргәдәбелми ・ микрофон да, электрга көйләнгән инструментлар да эшләми. Менәконцертныңикенче өлеше башлана. Илһам аптырап тормый, сәхнәгәчыга да җырлап җибәрә Бар да «элеккечә» ・ ул да, баян гына. Азакта тамашачы җырчыны алкышларга һәм хатларга күмә Һич тынычлана алмыйлар, әйтерсең Илһам аларныңйөрәгендәучак кабызган, һәм ул учак дөрли дәдөрли. Бернинди чит авазларсыз, бары Илһам тавышы гына яңгырап торган кичәбула ул. Илһам Шакиров газиз халкын татар җырының нинди биеклеккә күтәрелә алырга сәләтле булуын исбат иткән кичә
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән ТР дәүләтчелеген үстерүдә гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әлеге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.
Фотолар Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан алынды.
Материалны әзерләүдәярдәм күрсәткәне өчен редакция «Җыен» фондына рәхмәт белдерә
 

 


 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: