Кев резонансы
Дөнья күләмендәге галим булу өчен нишләргә
Завойский исемендәге премия бар. 2006 елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнә.
«Сездән бөркелгән яктылык мәгърифәткә һәм фәнгә хезмәт итүче иртәнге йолдыз балкышына охшаган...» – дип язган аның турында Нобель премиясе лауреаты Рихард Р. Эрнст. Кев Салихов – чын-чынлап дөнья масштабындагы галим. Безнең аң дәрәҗәбез төшенә алмаган нәрсәләр – аның өчен фәнни кызыксынулар объекты.
ТОРМЫШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
«Республика җитәкчелегенә керергә туры килсә, каушап калмассызмы?!» – дип сорадылар миннән Казан физика-техника институты хезмәткәрләре моннан утыз еллар чамасы элек институт директорын сайлаганда. Минем кандидатурам да тавышка куелган иде. Ни өчен куркырга? Үзем өчен сорамыйм бит. Теоретик буларак, мин үзем өчен берничә тормыш кагыйдәсе уйлап чыгардым. Шуларның иң әһәмиятлесе – эш ахырына кадәр җиткерелмәячәк дигән уйны башка да кертеп карамаска. Директор постында иң беренче эшем диссертация советы төзү булды. Әлеге идея белән Фәннәр академиясенә киттем, ә миңа: «Институт илле ел советсыз эшләде, алга таба да шулай эшләсен!» – диләр. Бик абруйлы кешеләр – академиклар әйтте моны. Мин – малай‑шалай – алар каршында басып торам. Борылып чыгып китә ала идем, тик ул уйны башыма да китермәдем. Нәтиҗәдә – хупладылар.
ФӘНМЕ? ФАТИРМЫ?
Һәр эштә вазгыять мөһим роль уйный, әмма ул шартлар гына тудыра – сайлау бездән тора. Әйтик, Югары молекуляр кушылмалар институтында аспирантураны тәмамлаганнан соң киләчәк язмышым турындагы сорау алга килеп басты. Ленинградта кала алмыйм – пропискам юк. Фәнни җитәкчем Казанга Борис Арбузовка мине эшкә алуын үтенеп хат язды. Ләкин баш тарттылар: янәсе, безгә теоретик кирәкми. Нәтиҗәдә мине укытучы итеп Казан университетына билгеләделәр. Ә мин тоттым да баш тарттым! Чөнки мин фән турында хыялландым. Ярар соң, Казан вузында эшләргә теләмисең икән, Карагандага кит диделәр. Җәза буларак. Әлеге институт ректоры турында иң җылы хатирәләр генә саклана миндә. Ул мине үзләрендә калдыру өчен күп тырышты – кафедра да, өч бүлмәле фатир да тәкъдим итте... Мин дөресен әйттем: «Әгәр ризалашып монда калам икән, фән белән шөгыльләнә алмаячакмын». Менә бит сайлау нәрсә ул! Тормышым бөтенләй башка сукмактан китәр иде! Бер елдан мине җибәрделәр. Мин Новосибирск шәһәренә киттем. Атаклы Академшәһәрчектә урнаштым. Анда узган егерме биш ел мине галим буларак формалаштырды. Бик шәп мәктәп уздым мин анда. Спин химиясенең теоретик нигезләрен төзегән өчен, Новосибирск һәм Мәскәүдәге коллегаларым белән бергә, Ленин премиясенә лаек булдым.
ИСЕМЕҢ ҖАВАПЛЫЛЫК ӨСТӘГӘН ОЧРАКТА...
Академшәһәрчектә электрон парамагнит резонансы өлкәсендә эшләгәндә Казан өчен уңайсызлык кичерә идем. Чөнки әлеге ачышның ватаны Казан бит! Якташым һәм хезмәттәшем Ренат Сәгъдиев белән кызып‑кызып әлеге теманы тикшерә идек. Мөгаен, шуңа күрә дә Казанда институт директоры вазыйфасына кандидат буларак ясаган чыгышым шактый кискен яңгырагандыр. «Институтның ачыш ясаган дигән исеме бар. Бу аңа электрон парамагнит резонансы өлкәсендә иң яхшы институт исемен дәгъвалау хокукын бирә. Дөнья күләмендә дәгъвалау! Ләкин ул бу исемне аклыймы – монысы икенче мәсьәлә», – дидем мин ул чакта. Һәм өстәп шуны да әйттем: алдыма максат итеп институтны алдынгылар рәтенә чыгаруны куям. Сораулар ява башлады: директор булган очракта аларны нинди юнәлеш буенча эшләтәчәкмен. «Сез минем кебек үк профессорлар. Шуңа күрә теләгән юнәлешегездә эшләгез, әмма хезмәтегезне сыйфатлы итеп башкарыгыз. Ә мин үземдә бу турында нәрсә уйлавымны әйтү хокукын калдырам», – дип җавап бирдем мин. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый сүзләрдән соң, мине сайламаячакларын төгәл белә идем. Әмма ялгыштым – өчтән ике өлеш минем өчен тавыш биргән иде.
«Теләгән юнәлешегездә эшләгәгез» сүзләрен минем исемә бер генә мәртәбә төшермәделәр. Ләкин мине бернәрсәдә дә гаепли алмыйлар, дип уйлыйм, гәрчә үз фикеремне белдерү хокукыннан шактый еш файдалансам да. Без җәмгыятьтә яшибез, һәм аның каршындагы җаваплылык – беренчел. Кайчак хезмәткәр белән шәхси әңгәмә вакытында: «Әйдәгез урамга чыгып, үтеп баручыга сезнең ни белән шөгыльләнгәнегезне аңлатып карыйк һәм аннан үзе түләгән салымның бу эшкә тотылуын теләү-теләмәвен дә сорыйк», – дип тә әйтергә туры килә иде. Салым түләүче турында беркайчан да онытмаска – бу институтыбызның кагыйдәсенә әверелде. Ә инде алдынгылыкка чыгару максатына килгәндә, утыз ел вакыт үткәннән соң, без моңа ирештек, дип әйтә аламдыр.
ОЧАРГА СӘЛӘТЛЕЛӘР
90нчы еллар башында мин Казанда атаклы Ампер конгрессын үткәрергә тәкъдим иттем. Илебез тарихында булмаганны. Ләкин бу идеяне алга сөрү җиңел булмады – Ампер җәмгыяте президенты моңа зур шик белән карады. Бәхеткә, без аны ышандыра алдык. Үзебездә, Татарстанда, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев моңарчы күрелмәгән ярдәмне оештырды. Минтимер Шәймиев очарга сәләтле кешеләр токымыннан! Уйларыңны әйтергә өлгермисең, җавапка фикерләр өермәсе аласың! Ул бу идея белән канатланып китте һәм Франкфуртка чартер рейсын оештыруда төп ярдәмне күрсәтте. Ә Казанда конгресста катнашучыларның Минтимер Шәймиев белән кызыклы очрашуы узды – минем чит илләрдәге коллегаларым бу очрашуны бик озак искә төшереп тордылар әле! Әлеге тарихның ахыры гаҗәеп булды: 1994 елда Казанда фәнни дөньяда иң мөһим вакыйгаларның берсе – Ампер конгрессы гаять зур уңыш белән үтте.
АРАЛАШУ ТӘМЕ
Хәзергә кадәр Ашхабадка баруымны искә алам. Лекция укырга бардым, әмма хәтердә конференция калды. Мине үзем кебек үк галим озата йөрде, әмма без фән турында гына түгел, дөньядагы бар нәрсә турында гәпләштек. Хәтта төрекмән туенда күңел дә ачтык! Мин аралашудан әйтеп бетергесез тәм табам. Мондый мизгелләр минем өчен бик кадерле. Алар бик еш һәм һәрвакытта да фән докторлары белән генә аралашуга кайтып калмый. Новосибирскида яшәгәндә мастерскойда эшләүчеләр белән дус идем. Тагын бер иптәшем машина йөртүче иде, без гаилә дуслары булдык. «Ә кызыксынуларның уртаклыгы кайда?» – дип сорарсыз сез. Кафедра артында чыгыш ясаучы акыллы кеше, ә руль әйләндерүче – юк, дип кенә әйтә күрмәгез. Әйләндерүен әйләндерә ул, әмма тормышны күрә һәм уйлый да.
БӨТЕН ДӨНЬЯГА ЯҢГЫРАТАБЫЗ!
«Сезнең Үзәк комитетта кешегез бармы әллә?» – дип сорадылар миннән бервакыт СССР Элемтә министрлыгында пышылдап кына. Аларга бөтенесен дә энәсеннән җебенә кадәр сөйләп булмый бит инде! Эш шунда ки, магнит резонансы турында журнал нәшер итү идеясе белән мин бик озак янып йөрдем, әмма эшләр бик авыр барды. Беренче тапкыр бу турыда Академшәһәрчектә эшләгәндә сүз кузгаткан идем. Үзем директор булгач, ныклап тотынырга уйладым. Әле дә хәтерлим: СССР Фәннәр академиясенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәре минем гаризамны алды да тыныч кына: «Бер биш елдан карый алырбыз дип уйлыйм», – диде. Ә мин артка чигенергә ияләшмәгән. Хезмәткәрнең башлыгына үземнекен исбатларга тотындым. «Бездә чират!» – дип акланырга тырышты тегесе. «Чит телдә халыкара журнал чыгарырга да чиратмы?!» – дип, кинәт кенә туган уемны әйтеп салдым мин. «Андыйларга – юк!» «Алайса мин – беренче!» – дидем.
Инде шундый матавыклардан соң әз генә калды – ҮК рөхсәтен алу. Кирәкле кешене мин МДУнда – Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында тоттым. Президиум әгъзалары белән төшке аш ашарга чыгып барган җирендә. «Мин бик мөһим эш белән йөрим – бары тик сез генә хәл итә аласыз», – дим. Ул аптырап калды. «Безнең ил – бөек ачыш – спин парамагнит резонансы ачылган урын. Дөньяда дистәләгән журнал шуңа багышлап чыгарыла, ә СССРда берәү дә юк...» – дидем мин. Шуннан эшләр уңга китте.
Безнең беренче редколлегия шедевр иде! Анда дөнья фәне йолдызлары тупланды. Нобель премиясе лауреаты Рихард Р. Эрнст рецензент буларак эшләде. Хезмәткәрләребез өчен дә бу менә дигән мәктәп булды. Аннан соң инде 27 ел узып китте. Германия, АКШ, Япония, Австралия, Кытай, Канада, Һиндстан... Фән булган һәркайдан безгә фәнни мәкаләләр агыла. Ә никадәр галим әлеге журнал аша Казандагы фән торышы турында белә!
АКАДЕМИКНЫҢ ХЫЯЛЛАРЫ
Яхшы спорт матчларын карарга яратам – бу чын көрәш тантанасы! Ләкин уенчыларның холкы чагылган һәр мизгелдә кешеләргә фәнне дә шулай мавыктыргыч итеп күрсәтеп булыр иде, дип уйлыйм. Без, галимнәр, ачышларга сокланудан нишләргә белмибез, әмма берүзең генә канәгатьлек алганда, бәхет касәсе тулы була алмый. Минем күптәнге хыялым бар. Чакырыгыз мине мәктәпкә – һәм мин рәхәтләнеп популяр лекцияләр белән чыгыш ясый алам. Парамагнит резонансы, квант компьютеры һәм телепортация турында гына түгел! Мин балаларга үземнең укытучыларыма никадәр рәхмәтле булуым һәм тормышта белем алырга өйрәнү никадәр мөһим булуы хакында да сөйләр идем!
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән ТР дәүләтчелеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әлеге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.
Добавить комментарий