Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Марафон йөгерешләренә … макраме белән

Олимпия чемпионкасы булу серләре

Ул карап торышка бик нәфис күренә. Әмма Яр Чаллы кызының холкы – корычтай. Җиңел атлетиканың иң катлаулы дисциплинасы – стипль-чезда өч дөнья рекорды куйган спортчы ул. 2008 елда үзенең спорт бүләкләренә өстәп, Гөлнара Галкина-Сәмитова республиканың иң югары бүләгенә – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденына лаек булды.
30-06-10
ҖИҢҮ БӘҺАСЕ
Ул көнне мин гомерем буена онытмам. 2003 елда Тула­дагы Россия чемпионатында, миңа тиешле финишка чы­гарга ярдәм итү өчен темп бирергә дип, яныма бер пейсмейкер кызны билгеләделәр. Ихтимал, ул тизлекне дөрес исәпләмәгәндер, гомуми әйләнәбезне без графиктан тизрәк йөгереп үттек. Нәтиҗәдә, кыз чыгып калды, ә миңа – йөгерәсе дә йөгерәсе – әле каршылыклар белән! Инде беренче мең метрдан соң ук шундый авыр була башлады, һәм бердәнбер теләк – дистанциядән төшү теләге генә калды. Әмма моны кайсы урында эшләргә? Менә мин Россия җыелма командасының баш тренеры Валерий Куличенко яныннан узам – юк, бик уңайлы урын түгел бу. Түзәм, ары узып китәм. Икенче сызыкта инде минем тренерым – Миңнулла Низаметдинович Чинкин басып тора – монда да чыгарга ярамый. Кырның икенче ягына чыгып җитәм – анда безнең өчен җан атучы солдатлар. Алар алдында да уңайсыз, махсус килгәннәр бит. Шулай итеп, әйләнә арты әйләнәне ки­чеп, үземнең өч мең метрымны уздым һәм финишка беренче булып килеп җиттем. Ул чакта бу дисциплина буенча дөнья рекорды Белоруссия спортчысы Алеся Туровада иде. Мин, дистанцияне 9.08 минутта узып, рекордны 9 секундка яхшырттым.
Стипль-чезда икенче дөнья рекордымны мин 2008 елда Пекиндагы Олимпиадада куйдым. Ул си­гез ел буе сакланды һәм 2016 елда гына яңа рекордсмен табылды – Бәһрәйннан Рут Джебет җитезрәк булып чыкты. Мин аның өчен үртәлмим, чөнки сүз секунд­ның күпмедер өлеше турында түгел, тулы алты секунд турында бара бит. Бу спортчы кызны күптән күзәтәм һәм, дөресен генә әйткәндә, ул моны иртәрәк тә эшләр дип уйлаган идем. Яхшы әзерләнгән, сәләтле. Афәрин!
МАРАФОНГА… МАКРАМЕДАН
Ун яшемә кадәр мин, гомумән, спорт белән шө­гыльләнмәдем – башка кызлар кебек үк, макраме үрә, чигү чигә идем... Барысын да көннәрдән бер көнне узган физкультура дәресе үзгәртеп җибәрде. Ул дәрескә ми­нем булачак тренерым Виктор Аржевитин килгән иде. Кырык биш минут буе ул безне игътибар белән күзәтте һәм, мөгаен, миндә әти-әниләремнән күчкән табигый сәләтне сизгәндер. (Әнинең туган авылы Татар Кара­малысында йөгерештә малайларны да узуы турында сөйләгәне бар иде, ә әти армия кроссларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә торган булган.) Виктор Николаевич миңа махсус спорт классы ачылачак мәктәпкә күчәргә тәкъдим итте. Тиз арада иң яхшыларның берсенә әве­релдем дип әйтә алмыйм – лидерлар башка иде, алар тизрәк йөгерә дә, биегрәк сикерә дә. Үзебезнең танылган Равил Кашапов кебек марафончыларга карап (1988 елда Сеул Олимпиадасында катнашучы – ред. иск.), миңа да торган саен озынрак дистанцияләр ошый баруын аңладым. Мин беркайчан да Олимпия уеннарында оту идеяләре белән янмадым, әмма ул чакта инде аларда катнашып карау теләге туган иде.
КАЯ ЙӨГЕРЕРГӘ?
Стипль-чез, ягъни каршылыклар аша өч мең метр­га йөгерү – җиңел сынаулардан түгел. Тизлек белән барьерга эләгеп калсаң... сөякләреңне сындырырга да  мөмкинсең. Күп каршылыклар арасында – су туты­рылган чокыр да бар. Миннән еш кына финишка кадәр йөгерергә туры киләчәк юеш кроссовкаларым турында сорыйлар. Монысына карата минем үз стратегиям бар: икенче аягым коры калсын өчен, чокырга бер аяк белән генә эләгергә тырышам. Бу беркадәр өстенлек бирә. Моннан тыш, минем махсус шиповкаларым да бар – челтәрләп ясалган, аларда су тоткарланмый.
Чаллыдагы тренерым белән стипль-чезны беренче тапкыр 2000 елда ук сынап карадык. Минем буем моңа мөмкинлек бирә дигән фикергә килдек. Әмма бу дисци­плинага килергә мин шактый вакыт җөрьәт итмәдем. Нәкъ менә Тулада дебютым булды, шуннан соң Россия җыелма командасына эләктем. Ә бер елдан соң инде Афинага үземнең беренче Олимпиадама киттем.
Яшермим, ул уеннарда финалга эләгүемә бик гаҗәпләндем. Эш шунда, 5000 метрлы дистанциягә мин буп‑буш ашказаны белән чыктым. Безнең йө­герешнең вакытын соң куйдылар, ә мин борчылып, иртәдән бирле ашамаган идем. Финишка ничек барып җиткәнемне дә белмим: ян-ягымның авыртуы иртәгесе көн буена сузылды.
Финалда тагын бер көтелмәгән хәл килеп чыкты: халык белән тулы трибуналарны күргәч, югалып кал­дым һәм кайсы якка йөгерергә икәнен дә чамаламый башладым. Бәхеткә, безнең спортчылар Лена Задо­рожная белән Лиля Шобухова янәшәмдә булып чыкты. Рәхмәт аларга, юнәлешне күрсәттеләр.
БАРЫСЫНА ДА ПАРИЖ ГАЕПЛЕ
Әгәр без ирем белән паркка йөгерергә чыксак, иртәме-соңмы, мин аны калдырып китәм. Өйдә очра­шабыз. Антон (Антон Галкин-Сәмитов, җиңел атлетика буенча Россия призёры – ред.иск.)  – көчле спринтер, әмма озын дистанцияләрдә ул мине куып җитә алмый. Хәер, бу көндәшлек өчен сәбәп түгел – без бер-беребез­нең уңышларына һәрвакыт шатлана идек.
Танышуыбызның тарихы шулай ук спорт белән бәйле. Россия җыелма командасында бергә шөгыльләндек, ләкин бер-беребезгә әллә ни игътибар итми идек. Соңрак Антон минем нинди дистанциягә йөгерүем­не дә белмәгәнлеген әйтте! Барысын да Париждагы 2003 елгы дөнья чемпионаты үзгәртте. Ярышларның соңгы көнендә банкет булды, һәм менә шунда әлеге очкын кабынып китте... Шуннан бирле аерылышмадык инде. Минем беренче Олимпиадамнан соң бергәләп Яр Чаллыга кайттык. Мин ул чакта Афинада ярыйсы гына әйбәт нәтиҗә күрсәттем – алтынчы булып кил­дем – туган ягымда мине каршы алдылар. Мөгаен, җитәкчелек Антон мине үз ягына Санкт-Петербург­ка алып китәр дип шикләнгәндер, шуңа да ул чакта шәһәр хакимияте җитәкчесе булган Илдар Халиков безгә туй үткәрергә ярдәмен тәкъдим итте. Без баш тартмадык, әмма, дөресен әйткәндә, ул чакта безнең планда ЗАГС юк иде әле.
Бүген без ул карарыбызга сөенәбез. Анда мөмкин­лекләрнең кулдан ычкынуына юл куелмады. Мин бер­кайчан да китәргә теләмәдем– кем әйтмешли, «тамыр җибәргән» идем, иремә дә ошый биредә. Санкт-Петер­бургта югалып калырга да мөмкин, ә Чаллыда безне бәялиләр һәм ярдәм итәләр.
Гаиләдә спорт карьерасын кем дәвам итәргә тиеш дигән сорау тугач, бу мөмкинлекне Антон миңа бир­де. Кемдер гаилә учагын сакларга тиеш бит, өстәвенә, 2010 елда безнең кызыбыз туды. Ирем тренер булып эшли. Аның шәкертләре арасында бик тә сәләтле ба­лалар бар, бүген алар – аның азарты.
ИКЕ ФЛАГ АСТЫНДА
Минем спортны ташларга теләгән чакларым бар иде. Ул мизгелләрнең берсе Пекиндагы «алтын» Олимпиа­дам алдыннан булды. 2008 елның ул гыйнвар аен бик яхшы хәтерлим. Күнегүләр бик авыр бирелә, көн саен моны дәвам итәргәме-юкмы икән дип шикләнә идем. Шунда без Миңнулла Чинкин белән миңа яңа тренер белән шөгыльләнеп карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Шулай итеп, Россия җыелма командасы тре­неры Геннадий Суворов минем яңа остазым булды. Түземлелектә аннан оста зат юктыр! Аңа килергә бик үк теләмиләр дә – ул кадәр йөкне һәркем күтәрә алмый. Төркемдә без ике кыз идек – мин һәм Аня Альминова (Россия һәм Европа чемпионы – ред.иск.). Безнең өчен искәрмәләр юк – башкалар кебек үк шөгыльләнәбез. Кургаш тутырган капчыклар күтәреп йөгермибез йө­герүен, әмма барыбер зур түземлек кирәк – бөтен көчебез белән малайларга «ябышабыз», артта калмаска тырышабыз. Яңа кешеләр, методикалар... Кызыксыну барлыкка килде, озакламый беренче нәтиҗәләр дә. Тагын ярты ел шөгыльләнүләр, һәм мин Пекиндагы Олимпиадада «алтын» яулый алдым. Дөрес, чак кына коры калмадым мин аннан....
Исемдә, почёт әйләнәсен ниндидер күтәренкелек, эйфория белән уздым, янәшәмдә – шундый ук халәт­тә – Катя Волкова (Пекин Олимпиадасында бронза призер – ред.иск.). Беренче өч йөз метр план буенча барды – минем кулда Россия флагы җилферди. Инде финишка якынайганда Татарстан группасын күреп алдым. Барысы да шундый бәхетле! Миңа кемдер тагын бер постау – Татарстан флагын – сузды. Менә без Катя белән йөгерәбез, ә ул безнең арабызда җил­ферди. Әмма стадионнан чыгуга, безне көтелмәгән хәл каршылый – җиңү скандалга әверелергә мөмкин иде. Уен кагыйдәләре буенча ике флаг астында йөге­рергә ярамый – моның өчен дисквалификация ясарга да мөмкиннәр икән. Бәхеткә, без җиңелчә курку белән котылдык.
БУЛАЧАК АЛМАШ
Июнь ахырында «Динамо» стартларында кросс йөгерәчәкмен. Дистанцияләре – чикләнгән урында бер һәм өч километр. Бу бик зур ярышлар. Катнашучы­лар – очсыз-кырыйсыз, хәтта Россия чемпионатында да ул кадәр җыелмас. Бер ярышта уналтышар кеше. Көндәшләрме? Илнең бөтен җыелма командасы килә инде!
Мин «Динамо» өчен 17 яшемнән бирле йөгерәм. Россия җыелма командасы составында бүген чык­мыйм диярлек: сборларга барып булмый – кызым озакламый укырга керә. Быел ил чемпионатында йөгерергә телим, әмма үз дисциплинамда түгел, «шома» биш километрны. Стипль-чез, ни дисәң дә, даими шөгыльләнүләрне таләп итә. Ә мин торган саен иремнең уңышларына күбрәк игътибар итәм. Бөтен тормышымны спортка багышладым, артымда зур тәҗрибә – бәлки миңа да тренер карьерасы ту­рында уйларга вакыт җиткәндер?
«Татарстан Респу­бликасы алдын­дагы казанышлар өчен» ордены белән ТР дәүләт­челеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә, икъ­тисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спорт­ны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әле­ге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.
Гөлнара Галкина-Сәмитова – Олимпия уеннары тарихында стипль-чезда (каршылыклар аша 3000 метрга йөгерү) беренче чемпион. Ул үзенең беренче дөнья рекордын 2003 елда, җиңел ат­летика буенча Россия чемпионатында, икенчесен – тагын бер елдан Грециядәге халыкара ярышларда, ә өченчесен инде Пекиндагы Олимпиадада куйды. Хәзерге вакытта дөньяның экс-рекордсменка­сы санала, әмма Олимпия уеннарында Гөлнара рекордын әле бер­кем дә уза алмады. 1999 елдан «Динамо» җәмгыяте өчен чыгыш ясый, полиция майоры званиесенә ия.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: