Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Әбрар Кәримуллин: китап һәм милләт сагында

Әбрар Кәримуллин: китап һәм милләт сагында

Кече ватан патриотлары

03 июля 2020

Әбрар Кәримуллин – дөньякүләм танылган китап тарихы белгече, татар тарихы буенча йөзләгән хезмәт язган олпат галим. Исән булса, быел аңа 95 яшь тулган булыр иде. Ул милләткә татар китабының мең еллык тарихын язып калдырды. Шулай ук Ерак Көнчыгышта яшәүче татар мөһаҗирләренең тарихын һәм язмышын беренчеләрдән булып фәнни дәрәҗәдә өйрәнә башлаган галим буларак та беләбез без аны.
 «ЯҢА ЮЛЛАР АЧКАН КАҺАРМАН»
Шәкертләре белдергәнчә, яу кырыннан кайткан Әбрар Кәримуллин гомеренең соңгы елларына кадәр үзен чын хәр­биләрчә тота. Әгәр алар арасында солдат хезмәте узып укырга керүчеләр булса, галим-мөгаллим еш кына: «Как воен­ный военного, друг‑друга поймем! » – дип әйтә торган була. Һәрвакыт җитди, тәвәккәл остаз башкалардан да шуны таләп итә.
Бөек Ватан сугышы солдаты буларак, ул Курск дугасындагы сугышларда, Ук­раинаны, Венгрияне, Чехословакияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристла­рына каршы сугышка җибәрелә. Монго­лия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, ике тапкыр «Батырлык өчен» медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә. Өч тапкыр яралана. Авыр контузия алган егет 1947 елда гына туган ягына кайтып егыла. Сугыш яралары аны гомере буена сызлап бимазалый. Һәм ул гомере буена, аякларын мамык шәлгә урап, эш өстәле янында кыйбла­сына тугры калып иҗат итүен, милләт язмышындагы аяныч сәхифәләрне бар­лавын дәвам итә.
Бу шәхесне якыннан күреп белгән кешеләр аны үзенчәлекле холыклы, тиз кызып китә торган иде, дип искә ала. Милләт турындагы дискуссияләр вакытында да ул һәрвакыт үз фикерендә нык тора, башкаларга аның дөреслеген расламыйча чигенми.
Әбрар Кәримуллин татар халкының исемен һәм җисемен ачыклауга багыш­ланган күпсанлы китаплар авторы да. Ул күп еллар дәвамында китап белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсьәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, басмалар белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм дис­сертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр укый.
Китап галиме төрле халыкара фәнни конференцияләрдә һәм конгресслар­да катнаша, күп кенә халыкара оеш­маларга кабул ителә, берничә тапкыр «Елның атаклы кешесе» дип билгеләнә, чит илләрдә басылган энциклопедик сүзлекләрдә галим турында материал­лар басыла.
Милли яңарыш алып килгән 1990 нчы елларда Әбрар Кәримуллин Америка, Канада, Франция, Төркия архивла­рында эшли. Чит илләрдә гомер итүче милләттәшләр белән очрашып, татар мөһаҗирләре турында кыйммәтле материаллар туплый, аларны Татарстанга алып кайта. Ерак Япония белән элемтәләрне җайга сала, япон галимнәре белән таныша. Андагы татар тарихы турындагы шактый хезмәтләрне Ка­занда матбугат битләрендә киң катлам халыкка ирештерүдә үзеннән саллы өлеш кертә.
Тойо Бунко (Шәркыят көтепханәсе)фәнни хезмәткәре, Токио университеты профессоры Хисао Комацу татар гали­мен җылы сүзләр белән искә ала. Алар Әбрар Кәримуллин турындагы истә­лекләре белән бик теләп уртаклашты. Хисао Комацу хатирәләренә тукталып узыйк: «Мәрхүм Әбрар бәй белән бе­ренче тапкыр 1991 елның август ба­шында Казанда таныштым. Ул вакыт­та мин Төркестан һәм Россия мөсел­маннары арасында җәдитчелек, ислах хәрәкәтен өйрәнү белән шөгыльләнә идем. Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗа­ни һәм «Шура» журналы кебек темалар буенча тикшеренүләр уздырылуын белә идем. Үзбәкстан Язучылар берлеге чакы­руы буенча, Ташкентта булганнан соң, аларның киңәше белән туп‑туры Әбрар бәйгә килдем. Ул һәм аның хатыны мине бик җылы кабул иттеләр. Бер атнага якын аларның йортында кунак бул­дым. Әбрар бәй миңа Казан шәһәрен дә, Иске Болгар шәһәрен дә күрсәтте. Татар зыялылары, шул исәптән вафат булган профессор Миркасыйм Госма­нов белән таныштырды. Әбрар әфәнде ярдәме белән мин Казанның гыйль­ми һәм мәдәни мохитен белә алдым. Төнге поездга утырып Казаннан Мәск­әүгә киткәндә, Кинтә ханым минем өчен күп итеп өчпочмаклар әзерләде: Мәскәүдә һич тә ач йөрмәдем. Тагын бер нәрсә минем хәтеремә нык уелып калган. Поезд Казан вокзалыннан куз­галып киткәндә, микрофоннан бер дә көтмәгән тавыш ишеттем: «Бисмилләә­һир-рахмәәнир-рахииим». Дөресен генә әйткәндә, бу Советлар Союзының соңгы көннәрен яшәве иде. Токиога кайткач, Әбрар бәй белән хат язышуны дәвам иттем һәм без янә Казанда җыелган ха­лыкара конференцияләр вакытында оч­раштык. Аның танылган әсәрләреннән: «Татарлар: исеме һәм җисеме» дигән китабына мин «Тойо Гакухо» журна­лында (Шәркыят җыентыгы) китап та­нытмасы (рецензия) бастырдым. Аның «У истоков татарской книги: от начала
возникновения до 60‑х годов XIX века» кебек хезмәтләре тикшеренүчеләр өчен гомер-гомергә бик файдалы фунда­менталь чыганак булып калачак. Әб­рар бәй Бөек Ватан сугышында гына түгел, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә дә бетмәс-төкәнмәс батырлыкка ире­шеп, яңа юллар ачкан чын каһарман иде», – дип язды безгә Токио профес­соры.
ГЫЙБРӘТЛЕ ДӘ, ФАҖИГАЛЕ ДӘ ЯЗМЫШ
Замандашлары Әбрар Кәримуллин­ны татар теле өчен көрәшнең башында торган галим, диләр. Аның газета-жур­налларда дөнья күргән тирән фикерле язмалары, радио-телевидениедә яң­гыраган чыгышлары халкыбызда мил­ли үзаң тәрбияләүдә зур роль уйный. Милләт язмышына бәйле фикерләре әле бүген дә гаять актуаль булып кала бирә. Ана теле язмышын милләт язмы­шыннан аерылгысыз, дип санаган шәхес туган телгә нибары аралашу чарасы итеп кенә карамый.
«Телдән башка милләтне милләт итеп саклаучы бернинди көч тә, бер­нинди гамәл дә, бернинди юл да юк. Тел яшәгәндә генә милләт яши, телнең тормышта тоткан урынын милләт­нең яшәеше билгели, теле йомшара башлаган милләтнең киләчәге юк, ан­дый халык маңкортлашу юлына баса, юкка чыга, башка милләтләр үсеше өчен тирескә әйләнә. Милләт булып җитлеккән һәр халык моны бик яхшы аңлый һәм, шуннан чыгып, милли те­лен яклау, үстерү, аның тормышта тоткан ролен ныгыту өчен бөтен кө­чен бирә, аны күз алмасы кебек кадерли дә, яклый да, мактый да…», – ди ул үз чыгышларының берсендә.
«Үз анасын яратмаган кеше башка аналарны да ярата алмый. Үз туган теленә хөрмәте аз булган кешенең башка телләргә дә хөрмәте зур бул­мый. Үз туган теленә хөрмәте булма­ган кешенең үз ата-анасына, үз хал­кының әхлак нормаларына, халкының сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Милли нигилизм нигезендә вак, түбән хисләр, эгоизм, рухи, тарихи наданлык ята. Мондый ке­шеләргә үз шәхси мәнфәгатьләреннән тыш берни кирәк түгел – тел дә, го­реф‑гадәт тә…», – дип яза Әбрар Кәримуллин, тел турындагы ярсу хисләрен белдереп.

Галимнең фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлеге 700 гә якын эшне колачлый. Аның фәнни-тикшеренү те­малары – милли китап һәм төбәкнең китапчылык эше тарихы, татар халкы­ның килеп чыгышы, татар әдәбияты һәм аның Шәрык, Европа әдәбиятлары белән бәйләнешләре, тел тарихы, ар­хеография, этнография, топонимика мәсьәләләре һ.б.
Әбрар Кәримуллинның тормышын­дагы мөһим кыйбласы – татар китабы­ның тарихын өйрәнү. Алда әйтелгәнчә, татар милли китабының үсешен берен­че булып ул тикшерә, шушы үсешнең этапларын билгели, басма китапларның эчтәлеген системалаштыра. Әбрар Кә­римуллин раславынча, татарлар, дөнья­дагы төрки халыклар арасында беренче булып, хәреф җыю ысулы белән китап бастыруга керешә; татар тарихы, ягъни бу халыкның борынгыдан килгән язуы һәм бай кулъязма китап мирасы, әдәби традицияләре, мәктәп-мәдрәсәләре, галимнәре, әдипләре булу һ.б. моны ышанычлы рәвештә дәлилли.
«Академик Георги (Ио́ганн Го́тлиб – ред. иск.) ИделУрал буе татарлары турында язганда хәллерәк татар йортында, бигрәк тә сәүдәгәр, мулла­ларда шактый бай өй китапханәләре булуын искә ала. Казан ханлыгы чорын­да да, хәтта татарча басма китап барлыкка килгәч тә, бездә күчереп китап язу белән шөгыльләнүче оста­лар күп булуы тарихта яхшы билгеле. Кызганыч ки, ерак гасырлардан ул ки­тапларның абсолют күпчелеге безгә килеп җитмәгән. Татар кулъязма ки­табының тарихы гаять фаҗигале. Ничек кенә булмасын, ул бай кулъязма мирасның бер өлеше сакланып калган, хәтта Рим, Париж, Лейпциг, Вена һәм башка чит ил китапханәләренә барып җиткән, әле дә анда саклана», – дип яза Әбрар ага.

Инкыйлабка кадәрге татар китабы сан ягыннан, рус басмаларыннан тыш, бары тик латыш китабыннан гына ка­лыша, ә тиражы буенча рус китабыннан соң икенче урында тора. Әбрар Кәримул­линның үзенчәлекле фәнни трилогияне тәшкил иткән «У истоков татарской кни­ги» («Татар китабының башлангычы», 1971), «Татарская книга начала XX века» («ХХ гасыр башы татар китабы», 1974), «Татарская книга пореформенной Рос­сии» («Россиядә реформалар алдыннан татар китабы», 1983) хезмәтләре татар халкында инкыйлабка кадәр укый‑яза белүчеләрнең аз булганы турындагы уйдырмаларга чик куя. Тынгысыз га­лим татар әдәбиятының үзенә кадәрге тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калган, цензура тарафыннан тыелган күпсанлы ядкәрләрен фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә ала.
Библиограф милли китап теориясе үсе­шенә дә бик зур өлеш кертә. Беренче бу­лып ул хәзер илебездәге китап белемендә кабул ителгән милли китап концепциясен эшли. Әбрар Кәримуллинның хезмәтләре Татарстанда гына түгел, ә илебезнең бар­лык төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә киң таралыш һәм лаеклы бәя ала.
 
a3
Бер төркем иҗатчылар (сулдан уңга): Разил Вәлиев, Әбрар Кәримуллин, Равил Бохараев, утырган – төрек шагыйре Осман Төркәй. Лондон шәһәре.
 
Галимнең, күп вакытын сарыф итеп, иске басма татар китабы каталогларын яңартуы нәтиҗәсендә әлеге китап хә­зинәсен киң җәмәгатьчелеккә җитке­рү мөмкинлеге туа. Аның тарафыннан тел белеменә, фольклористикага, әдәбият белеменә, Татарстан тарихына караган библиографик күрсәткечләр күпләп тө­зелә. Нәкъ менә шушы хезмәтләрдән Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының сәнгать һәм фольклор бүлекчәсендә эшли ул. 1968 елда галим Татарстанда һәм аннан читтә эшләгән барлык (дәүләт, күчмә, колхоз-совхоз, халык) татар театрлары турында 8000 нән артык исемдәге татарча һәм русча документны үз эченә алган «Та­тар сәхнәсе: 1917–1967 нче еллар» дигән зур библиографик хезмәтен тәмамлый. Бу – татар театрының үзенчәлекле энциклопедиясе, илебездәге библиографиядә хәзер дә тиңе булмаган хезмәт.
1991 елдан Әбрар Кәримуллин – Та­тарстан Республикасы Милли китапханә­сенең фәнни киңәшчесе. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге аның җитәк­челегендә «1722–1917 нче елларда дөнья күргән татар басма китабының җыелма каталогы»н төзүгә керешә. Әлеге ката­логны бастырып чыгару – Татарстан­ның, Россиянең, төрки телле дәүләтләр­нең, шулай ук Европа һәм Американың зур китапханәләрендә сакланган иске басма татар китапларын барлап, теркәп кую дигән сүз.
Милли китапханә фондларында Әб­рар Кәримуллинның шәхси китапханә­сендәге, исән чагында үзе бүләк иткән китаплар тупланмасы да кадерләп сак­лана. Әлеге тупланма татар, рус, башкорт, инглиз, төрек телләрендә китапчылык фәненә, тел һәм әдәбият белемнәренә, тарихка, библиографиягә һ.б. караган дүрт меңгә якын китап һәм журналдан гыйбарәт. Галимнең вафатыннан соң, хатыны Кинтә Батыева фондка аның кулъязмаларын, хатларын, фоторәсемнә­рен һәм шәхси әйберләрен тапшыра.
Татарстан Республикасы Милли ки­тапханәсе, мәшһүр фән эшлеклесе Әб­рар Кәримуллин истәлегенә багышлап, 2003 елдан бирле ике елга бер тапкыр «Кәримуллин мемориаль укулары» фән­ни-гамәли конференциясен оештыра. 2012 елдан ул халыкара конференция дәрәҗәсен ала. Әлеге мемориаль укуларда тикшерелә торган мәсьәләләр даирәсе шактый киң.
УЛ КАЛДЫРГАН ЭЗЛӘР
1996 елда басылып чыккан «Язмыш, язмыш... » дигән китабы да авторның үз халкы язмышына багышланган. Мон­да чит илләрдә яшәгән милләттәшләре­безнең гыйбрәтле гомере һәм үзебезнең Татарстандагы милли-мәдәни, фәнни, әдәби һ.б. проблемалар яктыртыла.
1997 елда Әбрар Кәримуллинның татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышлан­ган «Тел – милләтнең сакчысы» дигән китабы дөнья күрә. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәеп актуаль проблемалар­ны ачып сала, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора.
Галимнең 2000 елда басылган «Без тарихта эзлебез» дигән китабында, исеменнән үк күренгәнчә, татар хал­кының тарихына, мәдәниятенә караган материаллар тупланган. Биредә автор татар халкының милли азатлык, тигез хокуклылык, мөстәкыйльлек өчен көрә­шен фәнни-публицистик рухта яктырта.
Иҗатта, фән дөньясында зур уңыш­ларга ирешкән, дөньякүләм абруй яулаган галим шәхси тормышында да түгәрәк бәхетле булган дип әйтә алмыйбыз. Бердәнбер улы Шамилнең яшьли дөнья куюы мәгълүм. Әмма тор­мыш иптәше белән алар гомер буена бер-берсен аңлап яшиләр. Күренекле китап белгеченең якташлары хәбәр иткәнчә, Әбрар Кәримуллинның ту­ганнары юк. Күршеләре һәм якын итеп йөргән, хатлар язышкан 80 яшьлек Фә­рия апа гына исән. Галимнең аңа атап язган хатлары Олы Нырты авылы китап­ханәсендә саклана. 2001 елның 25 ию­нендә бу китапханәгә ТР Министрлар Кабинеты карары белән академик Әб­рар Кәримуллин исеме бирелә. Шулай ук Байлар Сабасы бистәсендәге бер урам да Әбрар Кәримуллин исемен йөртә.
Сабада атаклы якташларын зур хөрмәт белән искә алалар. Ел саен галимнең туган ягында Әбрар Кәри­муллинга багышлап әдәби сәгатьләр, күргәзмәләр оештырыла. Быел да Та­тарстан Республикасы Милли китап­ханәсе белән берлектә, Әбрар Кәри­муллин исемендәге Саба район ки­тапханәсе күренекле якташларының юбилее һәм Саба төбәгендә туып‑үскән танылган шәхесләр истәлегенә рес­публикакүләм «Без тарихта эзлебез...» фәнни-эзләнү конференциясен үткәрү турында нигезләмә эшләнгән.
Остазлык бәхете дә тулы дип әйтә алабыздыр, чөнки күркәм шәкертләр калдырган Әбрар ага үз милләтенә. Академик Әбрар Кәримуллин җитәк­челегендә Татарстан фәннәр акаде­миясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын­да Г.Габделганиева, А.Габделхакова, Р.Вәлиуллин, Р.Сафиуллина, З.Гыйлә­җевлар тарафыннан татар китабының төрле аспектларына багышланган кан­дидатлык диссертацияләре уңышлы яклана.
Әбрар Кәримуллинга хәтле, рево­люциягә кадәр дә, Совет чорында да, һичшиксез, татар китабы тарихы буен­ча аерым эшләр башкарылган, ләкин аларны өйрәнелә торган теманың бө­тен күләмен үз эченә алган, тулы канлы хезмәтләр дип атап булмый. Галим­нең илебездәге китап белеме өлкәсенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
 
абрар
Токио университеты профессоры Хисао Комацу белән Болгар шәһәрлегендә. 1991 ел.
 
ҺӘММӘБЕЗ ӨЧЕН ДӘ – МӨГАЛЛИМ
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре:
– 1986 елның июль аенда мине В.И. Ленин исемендәге Рес­публика фәнни китапханәсенә (хәзерге Милли китапханәгә) директор итеп билгеләп куйдылар. Шулчак башыма иң беренче килгән фикер – Әбрар ага Кәримуллин белән киңәшү булды. Эшебезне ныклы фәнни нигезгә салу өчен, Әбрар аганы китап­ханәгә эшкә чакырдык. Ул капыл гына ризалашмады: «Моңа кадәр бу китапханә Обкомның агитпункты ролен башкарды. Әгәр ул чын мәгънәсендә Милли китапханә булып, халкыбызга хезмәт итә башласа гына, бу эшкә алынам», – диде. Безнең дә ниятебез шундый икәнне белгәч, ризалашып, китапханәнең фәнни консультанты булып эшли башлады.
Борынгы татар китапларын эзләп, без аның белән Киевка, Ташкентка, Бохара һәм Сәмәркандка, Мәскәүгә юл тоттык. Мин хәтта Америкага барып, АКШның Конгресс китапханәсе белән эшчәнлек итү турында килешү дә төзеп кайттым. Тора-бара, офыкларыбызны киңәйтеп, китап һәм китапханәләргә багышланган халыкара конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашу өчен Төркиягә, Англиягә, Канадага, хәтта Кытай­га да барып чыктык. Бергәләп көрәшә, тарткалаша торгач, китапханә өчен ВЛКСМ Өлкә комитеты йортын һәм тагын берничә өстәмә бина алуга ирештек. Китапханәнең төрле бүлекләренә таралган борынгы кулъязма һәм басма китапла­рыбызны бер урынга туплап, аларны фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу өчен, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге оештырдык. 1991 елда Канаданың Торонто каласында узган халыкара конференциядә Әбрар ага татар китабы тарихы турында рус телендә бик тәфсилле нотык тоткан иде. Әмма, тәрҗемәче булмау сәбәпле, аның эчтәлеген аңлаучы аз булды. Шунда ул: «Киләсе елда Англиядә узачак конференциягә хәтле мин, телне өйрәнеп, Кембридж каласында инглизчә чыгыш ясаячакмын», – дип сүз бирде. Казанга кайтуга ук инглиз теле курсларына йөри башлады һәм бер елдан соң Англиядә үз докладын инглиз телендә сөйләп шаккатырды. Ә аңа ул чакта 67 яшь иде! Гомумән, Әбрар ага Кәримуллинның бөтен тор­мышы милләт өчен игелекле гамәлләр кылудан, халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт итүдән гыйбарәт булды.
Айсылу Габделхакова, Казан мәдәният институтының Китап белем, китапчылык һәм документлар өйрәнү кафедрасы профессоры:
– Әбрар ага белән беренче очрашуыбыз 1990 ел башында булды. Ул безнең кафедрага килгән иде. Бәлки, бу фәнни
конференция яки түгәрәк өстәл булгандыр? Казан мәдәният институтының Библиография һәм китап белеме кафедрасына югары, статуслы һәм бик энергияле кеше керүен хәтерлим. Моны барысы да сизеп алганнар иде. Аңа кадәр, 1970 нче елларда, ул безнең кафедрада эшләгән булган, бу – Мәдәният институтының башлангыч еллары, ул исә күренекле китап бел­гече һәм библиограф сыйфатында чакырылган булган. Әңгәмә барышында фән, аннары аспирантура турында сөйләштек. Кафедра мөдире урынбасары Т.В. Абалимова Әбрар Гыйба­дулловичка минем кандидатлык диссертациясенең фәнни җитәкчесе булырга тәкъдим итте. Темасы шунда ук билгеләнде: «Революциягә кадәрге чорда татар балалар китабы». Әбрар ага бик кырыс, таләпчән җитәкче иде, хезмәтемнең нәтиҗәлә­ренә, сыйфатына карата үз фикерләрен белдергәндә, еш кына кызып китә торган чакларын да хәтерлим. Диссертация язганда еш кына аларның өендә кунак булырга туры килде. Ульяновлар урамындагы фатирын хәзер дә хәтерлим. Китап киштәләре – түшәмгә кадәр, як‑якта – каталог карточкалары тулган тарт­малар, зур язу өстәле. Җәмәгате чәй, пироглар белән сыйлый. Әдәбият, язучылар, журналларда басылган соңгы әсәрләр турында гәп куертабыз. Кинтә апаның: «Әбрар бик җиңел яза, диләр. Әмма бу алай түгел. Үзенә кирәкле төп сүзне тапканчы, бик күп кәгазьнең башына җитә ул», – дигәне бик хәтеремдә. Үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки фәнни һәм һөнәри эшчәнлегемне искиткеч кеше, талантлы остаз җитәкчелегендә башлап җибәрдем.
Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкаләтле вәкиле:
– Халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә нәрсә дә аның игътибарыннан читтә калмый иде. Ул татарның чын тарихын торгызу эшендә армый-талмый хезмәт куйды, зур исемнәр, акча, матур йортлар кебек тормыш ваклыклары аны гомумән борчымады. Ул үзен беренче чиратта милләтнең яклаучысы, агартучысы буларак күзаллады. «Татарлар: исемебез һәм җи­семебез», «Прототюрки и индейцы Америки: по следам одной гипотезы» һ.б китапларында ул татар халкының тарихына, мәдәниятенә караган материалларны яңа яссылыкта җиткерә алды, укучыларын уйланырга мәҗбүр итте. Әбрар ага үзенең бөтен барлыгы белән татар телен, гореф-гадәтләрен саклап калуны көнүзәк мәсьәлә итеп карады, ул күпләр әйтергә дә ку­рыккан фикерләрне укучыларына җиткерә алды, күпсанлы мәкаләләрендә күңел ярсуын язып калдырды. Мин бу мәшһүр шәхеснең соңгы укучысы булдым, татар дәреслекләренә ба­гышланган кандидатлык дессертациямне аның вафатыннан соң 3 ай үткәч якладым.
 
БЕЛЕШМӘ:
Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Саба районы Чәбия Чүрчи авылында туа. Әтисе Гый­бадулла – крестьян, соңрак агроном булып эшли, 1947 елда сугышта алган яраларыннан вафат була. Әнисе Сафия укытучы булып эшли. 1930 елда коллек­тивлашу вакытында әнисен үтерәләр.
Әбрар якын‑тирә авылларда укып, 1941 елда урта мәктәпне тәмамлый. Егетнең югары белем алу турындагы хыялларына сугыш үз төзәтмәләрен кертә. Ул колхозда тракторчы ярдәм­чесе, бухгалтер, укытучы булып эшләп ала. 1943 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Житомирда хәрби училище курсларын тәмамлагач, миномет навод­чигы итеп фронтка җибәрелә.
Сугыштан соң, 1948 елда, ул Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, университетның фәнни китапханәсендә эшли башлый: китапханәчедән башлап, фәнни эшләр буенча директор урын­басары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1978 елда докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы исе­мен ала. 1991 елдан – Татарстан Милли китапханәсенең фәнни консультанты.
Әбрар Кәримуллин – Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъза­сы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исе­мендәге Дәүләт премиясе иясе, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты (1995). ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Әбрар Кәримуллин 2000 елның 18 сен­тябрендә бакыйлыкка күчә.
 
 
 
Фотолар автордан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: