
Алып кайта аны еллар безгә...
Кече ватан патриотлары. Роберт Әхмәтҗановны ни өчен «альбатрос» дип йөрткәннәр.
11 мая 2018
Роберт Әхмәтҗанов шигърияте безгә башка романтиканың бар лыгына ишарә итә. Кешелек яра тылганнан бирле аның тәүге асы лына сусаудан барлыкка килгән романтиканың. Шуңа да аның шигырьләрендә Табигать күкрә ген тутырып сулый, кош-кортлар, нәни бөҗәкләр, җәнлекләр үз та бигый халәтендә яши. Ә кешеләр асылыннан китәрәк барган саен үз йөзен, төсен, үзен югалта. Роберт Әхмәтҗанов шигърия тендә Табигать безгә әнә шул югалткан асылыбыз турында сөйләр, хәер, юк, сөйләр генә түгел, ә чаң кагар өчен хезмәт итә.

«РОМАНТИКА – АДӘМНӘРНЕҢ ЙӨРӘК КАНАТЛАРЫ...»
Тукта, ни өчен әлеге юлларга мөрәҗәгать итәм соң? Француз әдәбиятында, аның да богемага караган категориясендә, «яманлык җырчысы» («певец зла») буларак дан казанган Шарль Бодлер монда нигә кирәк, диярсез. Һәм хаклы булырсыз. Бу урында үзебезнең Миргазиян Юныска сүз биреп, аның публицистикасына мөрәҗәгать итсәк, мөгаен, дөресрәк булыр. Хәер, ул безне барыбер дә шул ук Бодлерга алып барып тоташтырыр, югарыда искә алынган «Альбатрос» шигыренә. Чөнки нәкъ менә дөнья океанын, диңгезләрен кичкән, бу тормышның нинди икәнен үз күзләре белән күреп белгән Миргазиян Юныс шагыйрь Роберт Әхмәтҗановны Бодлер шигырендәге образга тиңли, аны «татар шигъриятенең альбатросы» дип атый. Ничәмә- ничә еллар диңгез флотында хезмәт иткән әдип бу чагыштыруны юкка гына кулланмагандыр, дип уйлыйм. Ул альбатросларны да үз күзләре белән күргән, ә аннан да бигрәк милли әдәбиятыбызны дөнья контекстында ваемлап бәяли, чагыштырып карый алгандыр, шәт. Роберт Әхмәтҗановның «канатлары» безнең офыкларга сыешмый икәнне тойганга язгандыр «Альбатрос язмышы» дип аталган мәкалә-эссесын да...

«Талант мохиткә җайлаша алмый. Сыймый аның офыклары көндәлек тормыштагы прагматиклар калыбына. Зур талант һәр әсәрен бәгыренең иң сизгер, иң әрнүле почмагыннан сыгып чыгара...
Альбатросның очканын күргән кеше бу күренешне мәңге оныта алмый. Кайвакыт без романтика турында сүз куертабыз, ә үзебез аның нәрсә икәнлеген күз алдына да китерә алмыйбыз. Альбатросның океан киңлеге өстендә зәңгәр күктә йөзгәнен күргән кешегә романтиканың нәрсә икәнлеген аңлатуның кирәге калмый...»
Кайчандыр, әле узган гасырның 70 нче елларында гына, Роберт Әхмәтҗанов «романтика – адәмнәрнең йөрәк канатлары» дип язган иде. Бу урында укучыда «романтика» төшенчәсенә бүген салынган беркатлы һәм шактый попса төсмерен алган мәгънә калкырга мөмкин: Инстаграмдагы яисә башка социаль челтәрләрдәге ваниль постлар, җиңел һәм рәхәт тормышка омтылу, гел сөешү-үбешүдән торган, фотосессияләрдә «баллы» чагылышы теркәлеп калган мәхәббәт... җилбәзәклекне алга сөрү. Әмма бу тамырдан ялгыш күзаллау. Бу прагматизмга корылган заманыбызның төшенчәләрне алыштырып уйнавына, аларны үзенә яраштырып, яңа тышчага төреп күрсәтүенә, спекуляциягә әверелгән күренеш кенә нибары. Бүгенге көндә «мин – романтик» дип күкрәк сугучыларның күбесе асылда прагматизм категориясенә караучылардан гыйбарәт. Бигрәк тә – «романтик» блогерлар.
Роберт Әхмәтҗанов шигърияте безгә башка романтиканың барлыгына ишарә итә. Кешелек яратылганнан бирле аның тәүге асылына сусаудан барлыкка килгән романтиканың. Шуңа да аның шигырьләрендә Табигать күкрәген тутырып сулый, кош-кортлар, нәни бөҗәкләр, җәнлекләр үз табигый халәтендә яши. Ә кешеләр асылыннан китәрәк барган саен үз йөзен, төсен, үзен югалта. Роберт Әхмәтҗанов шигъриятендә Табигать безгә әнә шул югалткан асылыбыз турында сөйләр, хәер, юк, сөйләр генә түгел, ә чаң кагар өчен хезмәт итә. «Сарбай турында легенда» дип исемләнгән, жанрын билгеләү шактый зур кыенлык тудырган әсәрен генә алыйк:
Ә бит сүз, уйлана калсаң, бөтенләй дә Сарбай турында... дөресрәге дөньялыкның бер маэмае хакында бармый. Сүз инде космик гасырдан соңгы – виртуаль платформалар, роботлар, югары технологияләр камап алган, һәм үзләренең кайда башланып, кайда тәмамлануын ваемлаудан мәхрүм калган... адәми затлар турында бара.
...Очтың камыллы кырлар аша,
Үзең дә камыл төсендә –
күренмисең дә!..
...сикереп коймадан,
сары йомгактай,
очтың хуҗаң артыннан,
куып җиттең,
узып киттең –
гүләп торган
олы магистраль каршына!
Чакырдылар сине кирегә:
«Борыл болыныңа,
кайт яшел ишегалдыңа,
Сарбай!» – дип ялынды барысы да.
... Илләр гизәргә китүеңме
олы дөньяда,
кешедәй, күпне белеп?..
Имеш, син ятасың кайдадыр
гудрон юл читендә...
Ап-ак җаның
киткән... Айга менеп!
Моны беркем белдермәде,
сөйләмәде соңгы хәбәрләр,
сөйләмәде җилләр...
Иң кешелекле Сарбаем,
кайда син, җүләр?!
Кеше сүзен,
хуҗаң күңелен
күздән аңлый идең син, җаным!
Космик гасырда
кайбер бәндәләрдән
кешелеклерәк иде бит җаның...

Роберт Әхмәтҗанның шигырь стиле хакында «күбәләкле» дип әйтәсем килә. Эчендә күбәләк тырпылдаган сыман тоелган тере җөмләләргә юлыкканың бармы? Булса, чын шигырьгә юлыккансың, димәк! Ә чын шигырьгә юлыгу – сүз һәм хис кадерен белгән кеше өчен асыл бәхет ул. Яшерен-батырын түгел, инде ничә буын шагыйрьләре Роберт Әхмәтҗанның сүз куәтен, сүз сөрешен тоеп, аңардан өйрәнеп, шигърият күгенә күтәрелде.
Зөлфәт, шагыйрь, 2001 ел.

Әнә шул романтика яши Роберт Әхмәтҗанов шигъриятендә. Үзеннән соң дуамалланып җилләп, давыллап килгән. Киләчәккә кисәтү булып – ул безне тамырларыбыздан аерылмаска чакыра. Чын шагыйрьләргә, зур шагыйрьләргә хас булганча самими бер гасабилык, каударлык белән. Анда XVIII–XIX гасырларда Европада пәйда булган, деистик Аллага каршы куелган пантеистик карашлар һәм дөньяны тойгылар, хиссият аша кабул итәргә өндәгән Тере Аллага инануны алга сөргән романтизм чаткылары очкынлана, бии. Аның аша, полифония булып, Новалис, Гельдерлин, Байрон, Шелли, Китс, Блейк, Стендаль, Жуковский, Лермонтов, Тютчевлар яңгырап тора. Романтик рәсем сәнгате буяуларыннан соң, Роберт Әхмәтҗанов шигърияте полотносына иртә һәм соңрак иҗат иткән импрессионистларның палитрасы килеп кушыла. Нотр‑Дамны тәүлекнең төрле сәгатьләрендә армый-талмый киндеренә төшергән Моне кебек, ул да туган ягының табигатен шигырьләрендә берөзлексез сурәтли. Елның дүрт фасылында да, буяуларның һәм манзараның нюансларын үзгәртә-үзгәртә... Аңлашыла да, туган төбәк – кендек каны тамган урын, аңа мәңге көч-кодрәт биреп тора торган җир, аның дөнья моделенә беренче штрихларын сызган «Улей»:
Авылым –
Арышым,
син минем Парижым!
Үрләр аша миңа үреләсең,
солы кырларыннан карыйсың.
Карабодай тулы төклетура,
бәбәкләре зеңли ясмыкның.
Шул уйларда ничә көзгә кердем,
шул хис белән ничә яз чыктым!
Каенстан!
Урман башыннан ук күренәсең –
йөрәгемә матур утырган!
Әнә синең яңгыр басмаларың,
урамнарың –
минем Нотр-Дам!
Әнә зәңгәр инешең, шатлыгыннан
ташларына чаклы яктырган!
Авылым,
күтәреп куй хәтер пәрдәләрең,-
сагыну җиле иссен үрләрдән...
Алып китә мине еллар синнән,
суларында кала күләгәм...
Инешеңә иелеп, кояш белән
чәчен юа синең талларың.
Еллар аша күренә: шундый биек
күтәрелер икән таңнарың!..
Еллар аша күрәм кояшыңның
Камылларда чәчрәп янганын.
...Тау артыннан ишетәм туган якта
әрекмәнгә
тамчы
тамганын!
САРЫ КРУЖКА ҺӘМ БАХНЫҢ ХОРАЛЫ
Бу шагыйрьдә мине иң гаҗәпләндергәне – Европа һәм Көнчыгышның икесен үзендә бердәй эретеп укмаштырган гаҗәеп югары дәрәҗәдәге эстетика. Юкса, ни күргән ул үскәндә шул туган басу-кырларыннан, инешеннән, үрләреннән, каенлыкларыннан башка? «Тау артыннан» дигәне дә – калкулыктан узмый лабаса... Парижның исе дә килми без барып чыккан Иске Арышта. Тирес чүмәләләрен, барыбызның да авылларындагыча, гадәти рәвештә, брезент белән каплап куйганнар. Яз килеп җитә алмаган тайгак юллардан чанага җигелгән атлар уфлап йөген өстери. Җилдерер өчен яратылмаган аларның бәкәлләре дә, авыр йөк атлары бу. Үзләренең ферма белән ихата арасында гомер сөрәчәкләрен анык тоюларын күзләрендәге моңсу сирпелештән «укып алырга» мөмкин.

Ничек шундый шагыйрь ярала алган бу туфракта?! Әлеге сорауга җавапны, бәлки, мәңге дә таба алмам. Әмма эзләвемне дәвам итәм... Дәвам итәм, чөнки ул миңа тынгы бирми. Чөнки миңа җавап табарга берәү дә ярдәм итми. Ни туган-тумачасы, ни замандашлары, ни якташлары... Кабат шигъриятенә кайтып капланырга гына кала. Ә анда инде тоташтан Идел-Йорт, Татар Иле җәйрәп ята:
Мин кая барам?
Кояш чыгышыннан
баешына чаклымы?
Мин тик бер кунакмы?
Җирем нинди –
күксел туфракмы,
акмы?
Кемгә таянам?
Минем моңнарны үзенә кундырган –
тигәнәкме,
алтын куакмы?
Еракмы синең үткәнеңә?
Көткәнең нинди?
Кем нигезләре кемнәргә калмый,
уралмый утка кемнәр тәхете,
кемнәр бәхете...
Кем ярларын кемнәр кочмый?
Нинди кошлар
очмый кыйблага?..
Синең йөзне күрдем елгада.
Баш очында Итил‑су ага...
Балык Бистәсенең Туган якны өйрәнү музеенда безне көткәннәр иде. Әмма килеп керешебезгә кысанлык өчен гафу үтенделәр: «Вакытлыча әлеге бинага урнаштырып тордылар, шуңа фондларның да барысын чыгармадык, күбесе җыеп куелган хәлдә ята...» Әмма Роберт Әхмәтҗановның фондын ачып, иң түрдә аңа багышланган стенд ясап куйганнар. «Фонд» дигән сүз күңелемә башта җылы йөгертсә дә, стендка якынрак килгәч, йөрәгем кысылып куйды. Киштәләрдә аның китаплары тезелешеп тора, кулъязмалары, хатлары, юбилеена килгән телеграммалар таралып ята, менә аның фотосы, мактаулы бүләкләре барлыгын хәбәр итүче катыргылар, күкрәк билгеләре. Менә күзлеге, яраткан галстугы.
– Бездә тагын ике галстугы саклана, – дип, горурлык белән өстәп куя музей хезмәткәре Любовь Владимировна Ахунова.
Ә стендның иң түрендә Роберт Әхмәтҗанов шигъриятенең барлык күзәнәкләреннән саркылып торган кояш кебек, сап-сары, «Липтон» язулы кружка балкып утыра. Бу кружкадан шагыйрь чәй эчәргә яраткан...
Гаҗәпләндерде дә, сискәндерде дә ул мине. Акция буенча чәй тартмасы белән бергә сатыла торган гадәти, күпчелек өйләрдә очратырга мөмкин предмет булуы беләнме икән? «Безнең апа бәрәңге ашый икән бит?!» – дип гаҗәпләнгән үсмерләрчә, мин дә берара эстет Әхмәтҗановның тормышта шулкадәр гадәти нәрсәләрне үз итүенә аптырап тордым. Кинәт кенә миңа бу кружка, Тарковскийның «Солярис» фильмындагыча, Бахның хоралы астына һавада йөзә башлагандай тоелып куйды...
– Туганнары боларны безгә аның үлеменнән соң ук китереп тапшырды, – дип, чынбарлыкка кайтарды мине Любовь Владимировна. – Күрәсең, ул көндәлек тормышта бөтенләе белән талымсыз кеше булгандыр. Әйберләре дә бик аз. Чүп җыймаган... Яхшы мәгънәсендә...
Һәм аның сүзләре барысын да үз урынына «утыртып» куя: кешегә тормышта никадәр аз кирәк асылда! Шушылардан күбрәгенә аның ихтыяҗы да булмаган... Чәй эчәргә – кружкасы, ятып йокларга – караваты, рәешкә чыкканда кияргә бер‑ике пар костюмы, өч галстугы булгач, тагын ни кирәк?! Ул рәештән рәешкә йөрер өчен яратылган җан иясе дә түгел ләбаса! Аның төп урыны – өстәл белән урындык, ә иң табигый халәте – галәми ялгызлыгы.







Көзге кара төндә, мин – мосафир,
Үзем белән калгач бергә-бер,
Төн эченнән тавыш бирде бер кош:
«Сәлам!» – диде гүя кемгәдер...
Шомлы җилдә шаулап куйды әрем,
Җылымса җил урман куеныннан
Абагалар исен алып килде,
Мезозойлар чоры ягыннан.
Төн түренә очып барышы иде,-
Юл сорадым иптәш коңгыздан.
Карадым мин шунда нәкъ түбәмдә
Чаткыланып янган йолдызга...
Галәм коесында – талир тәңкә,
Өмет бирде сүнгән күңелгә:
Йөргән чакта шушы яссылыкта,
Юк, ялгыз түгел,
Ялгыз түгел кеше бу Җирдә!
ГОМЕР ТИРӘГЕНӘ ГЕНӘ ОРЫНЫП...
– Бигрәк чибәр, мәһабәт кеше булган. Затлы... – дип, соклануын белдерә Любовь Владимировна фондтагы фотографияләрне барлаганда. – Кызганыч, мин аның шигырьләрен оригиналда укый алмыйм, әмма искиткеч тирән, соклангыч шигърият дигәннәрен гел ишетәм. Дөрес, катлаулы да диләр... Андый талантларга яшәве авыр шул...
Гадәттә сәфәребез без язган шәхеснең кече ватанда калган туган-тумачасы, балачак дуслары, аны белгән кешеләр белән очрашып сөйләшүне күздә тота. Әмма Роберт Әхмәтҗанов очрагы монда да искәрмә булды. Аның китапларын һәм туганы турындагы хатирәләрне саклаган Рәйсә ханым да, ни кызганыч, без килеп төшкән көннәрдә каты хаста булып, «татарстанлы»ларны кабул итәрлек хәлдә түгел иде.
Дөньягызга килеп бәхетле мин,
Йа Ходаем, килеп шаккаттым! –
Гасырларын сабыр кичтем кебек,
Мизгеленә – бетте тәкатем!..
– дип язган иде Роберт Әхмәтҗанов «Гомер юлы» дигән бер шигырендә. Әнә шул шигырендәгечә, мизгел булып яктырып алган да ул, утлы көлтәсе безгә калган, әйтерсең. Иң гаҗәпләндергәне: үзе исәндә иҗатын да, шәхесен дә берәү дә ваемлап җиткерә алмаган кебек, хәзер дә «Роберт Әхмәтҗанов» дигән галәмгә орынырга, аны ачарга шикләнәрәк төшәләр шикелле. «Җәяүле күбәләк» шигырендәге образына ияреп, «Җәяүле Күбәләк» дип тә атадылар аны, татар поэзиясенә яңача тәнкыйди караш формалаштырырга омтылыш ясаган Илшат Вәлиулла аның иҗатын, Көнбатыш призмасында карап, Милан Кундераның атаклы романына ишарәләп, «чынбарлыкның түзеп булмаслык җиңеллеге» дип тә билгеләде. Ә Роберт Әхмәтҗанов барыбер дә ачылмаган галәм булып кала бирә. Лем һәм Тарковскийның «Солярисы» кебегрәк, безгә нидер әйтергә, нәрсәнедер аңлатырга, җиткерергә теләгән Океан, гүяки. Иң тирән яраларыбыз, иң якты хисләребез кайда яшеренеп ята да, хәтеребез нәрсә саклый – әнә шуларга җибәрә ул үзенең нурланышын.
Әмма без ул җибәргән сигналларны кабул итәргә әле бик үк әзер түгелбез бугай. Һаман да. Эзләреннән йөргәч, тормышын да, шәхесен дә күбрәк тоемлап, аңлап булыр иде шикелле. Әмма, юк, ул тагын да зуррак сер булып калды. Аскеза шагыйре булуына тагын да ныграк инанып, «гомер тирәгенең ябалдашы»на гына орынып кайттык. Аны тормышта түгел, ә Шигырьдә эзләр өчен. Бәлки, тапмас өчендер дә, әмма – барыбер эзләр...
Гомерем буе син канатым булдың,
Хыял илләренә чакырдың.
Яңгыр булып тәрәзәмә чирттең,
Син килүгә өем яктырды...
Киткән ярлар китте –
оныттылар,
Хәтерләмим мин дә күбесен...
Тик син калдың, тик син,
и Шигъриям, –
Онытылыр ярым түгел син.

«Әгәр Роберт Әхмәтҗан, бүтән берни дә язмыйча, бары «Солдатлар» исемле шигырен генә биргән булса да, исеме әдәбиятыбыз тарихына кереп калыр иде. Юк, хикмәт Фәтхерахман Әхмәдиевның йөрәк түреннән сызылып чыккан гаҗәеп моңлы көйгә җырлануында гына түгел. Әйе, ул шигырь, музыка канатларында гына күтәрелеп, сабан тургае кебек күңелләрне җилкендерә, йөрәкләрне дулкынландыра торган шигырьләрдән түгел. Роберт Әхмәтҗановның «Солдатлар» шигыре мөстәкыйль әһәмияткә ия, ул үзе музыка кебек ниндидер тылсымлы аһәңгә ия...
Мин шигырьнең бер серен тотып алдым бугай. Менә ул: шигырь унтугыз яшьлек лейтенантларны, унсигез яшьлек солдатларны шинельләренә төренеп мәңгелек йокыга талган балалар дип атый. Һәм шул «балалар» дигәнне төрле мәгънәләр салып кабатлап бара. Менә шушы зур шигъри табыш әсәрне тылсымлы итә. Харап инде, дияр, бәлки, укучы, нәрсәсе табыш? Кабатлыйм, табыш бу! Шул балаларны, шул аналарны үлеп ярата торган олы йөрәкле шагыйрьнең генә күңеленә, башына һәм каләм очына килә ала торган табыш әнә шул лейтенантлар, шул солдатлар аналарына соңгы минутларына кадәр бала булып калачаклар ич!..»
Ибраһим Нуруллин, язучы, 1995 ел.
ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ...
БЕЗНЕҢ ГАСЫР КЕШЕСЕМЕ?
– Чаллыда шигырь язып азапланучы бер мөтәшагыйрьдән сорагач, ул: «Роберт Әхмәтҗан... безнең гасыр кешесеме соң ул?» – дип сорау белән җавап бирде. Әйе, тугани, Роберт Әхмәтҗан Болгар заманнарыннан килгән безнең гасыр кешесе...
1960–1998 елларда аны бары тик бер фәрештә – шигърият кенә саклады һәм исән калдырды. 50нче еллар азагы–60нчы еллар башында татар шигъриятенә үзенең искиткеч чиста, беренчел сафлыктагы, кабатланмас метафора-чагыштырулары, ниндидер сюрреаль образлары, реаль чынбарлыктан читтәрәк торган кебек тоелган сабый шигырьләре, «Таш аргамак» поэмасы белән дулап килеп кергән Роберт Әхмәтҗанны елдаш-замандашлары, 30нчы елгылар, читкә тибәрде. Аны ничәмә-ничә тапкыр ул чакта чәчкә аткан төркемчелеккә тартып карадылар. Ул бер төркемгә дә кушылмады, озак еллар китапларын чыгара алмаса да, кумирлар тудыру һәм аларны мактап, премияләр алуга юл тотмады. Әдәби түрәлек аның иң куркыныч дошманнарының берсе булды. Бу шагыйрьлек белән сугарылган шәхсән позиция-яшәеш чыганагы иде.
Без, 40 нчы елгылар, барыбыз да диярлек, Роберт Әхмәтҗан шаукымында идек. Без аны хәтта табыну объекты – шагыйранә балбал, кумир ясарга да әзер идек. Әмма ул аңардан да баш тартты, хәтта мондый шаукымлы «түрәлек» – богемачылыктан да тартынды, күрәсең. Тумыштан бик тә тыйнак, ашыкмаган Роберт барыбер беркемгә дә охшамый торган үз богемасында калды. Мондый иҗади батырлык премияләр белән түгел, намуслы гомер, әрнүле язмыш белән аклана шул.
Айдар Хәлим, язучы.
1998 ел.
ШАГЫЙРЬ ЯЗЛАРЫН НИК САНЫЙ?
– Мин әле әлифбаны яңа өйрәнеп, икенче класска гына күчкән елны (1958 ел) әткәем Уфага эш белән баргач, гаиләдәге алты кешегә алты кызыл алма, ә миңа (миңа алма җитмәдеме икән инде?) Роберт Әхмәтҗановның «Егерменче яз» исемле шигырь китабын алып кайткан иде. Һәм мин, китап кулыма эләгүгә, татлы, сутлары сыгылып торган хуш исле кызыл алма турында бөтенләй оныттым.
Бүген, әлбәттә, көлке тоелыр, әмма ул чакта мине иң гаҗәпләндергәне китапның исеме булды: бу кеше ни өчен язларны санап бара икән дә, егерменче язда нәрсә булган?
Булган. Шагыйрь мине, нәкъ икенче класска кергәндә, мәхәббәт учагына ташлады. Мин ул китапны гел ераграк яшерә, аннан качып котылырга тырыша торган бер Мәҗнүн, юк, бер Ләйләгә әверелдем. Һәм... бераздан инде курку аша булса да, хакыйкатькә төшендем: мәхәббәттән качып котылып булмый...
Мин Роберт Әхмәтҗановның башка китабы булырга мөмкин, шигырь аннан да тәэсирлерәк була, дип уйлый алмый идем. Чөнки гомер язларының санаулы гына икәнлеген, сигез генә яшьлек кешегә мәхәббәттән качып булмаганлыгын төшендергән илаһи китап булды ул миңа тугызынчы язымда. Ул миңа: «Гражданнар, яз килә!» – дип, көзләрем саргаеп сулганда да, кышларым башына чал төшкәндә дә һаман оран салып торды һәм тора.
Нәҗибә Сафина, язучы.
1995 ел.
Добавить комментарий