Язмыш баганасы
Кече Ватан патриоты - Әхсән Фәтхетдинов иҗаты
28 мая 2020
ФӘЛСӘФӘЧЕ РӘССАМ
Әхсән Фәтхетдиновны милли тамырлар, татар рухы һәрвакыт дулкынландырып, үзенә ымсындырып торган, күрәсең. Түбән Тагил пединститутын тәмамлаганнан соң шунда ук рәсем сәнгате кафедрасында укытучы булып эшләгән 30 яшьлек рәссам Татарстанга кайтып төпләнә һәм Түбән Кама каласында яшәп иҗат итә башлый, фольклор материалларына нигезләнгән әсәрләрен халыкка таныта. Сәнгатьнең бу өлкәсе зур талант, уңганлык, сабырлык һәм үзенчәлекле фикерләү таләп итә, шуңа күрә Әхсән Фәтхетдиновның иҗаты башкаларныкыннан үзгә. Аны без «фәлсәфәче рәссам» дибез.
«Рәссам булу сезгә кайдан килгән, дип сорыйлар кайчак. Миңа тормыш бүләк иткән әти белән әнидән, дип җавап бирәм. Эш сөюем, тырышлыгым – бу дөньядан бик иртә киткән әнием Мәгъмурәдән, ә рәсем ясау сәләте – урманчы, умартачы, балта остасы, бакчачы һәм башка бик күп һөнәрләргә ия әтием Сарыймнан», – дип яза Әхсән Фәтхетдинов автобиографиясендә.
«Рәсем ясаучы», «Ияләр иясе», «Җеннәр ясаучы рәссам» – бу исемнәрне Түбән Кама халкы Әхсән Фәтхетдиновка яратып, үз итеп таккан. «Ап-ак чәчләре һәрдаим халык арасыннан күренеп-күренеп китә иде. Чалбарына кыстырылмаган ак күлмәге милләтебезнең аклыгын билгели торган төс. Шул ак төсләр аркылы ул чиста күңел көрлеге белән иҗат итте», – ди аның хакында шәһәрдәшләре. 2016 елда Түбән Камада Әхсән Фәтхетдиновның музей‑йорты оештырылды. Биредә аның иҗаты, фәлсәфәсе белән якыннан танышырга мөмкин.
Рәссамның беренче эшләре – шәһәр һәм авыл пейзажлары, төрле натюрмортлар, портретлар. Ул теге йә бу темага багышланган серияләр иҗат итә. Шундыйларның беренчесе – «Шүрәле» циклы – 50дән артык агач сынны үз эченә ала. Аның икенче сериясе 10 картинадан гыйбарәт. Алар «Тукай шигырьләре», «Халык шагыйре», «Тукай кабере» һ.б. дип исемләнгән. Халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигырьләренә таянып иҗат ителгән «Татар зираты» рельефлы сыннар төркеме татар халкының кире кайтмас югалтулары һәм газаплары өчен тирән борчылу хисләре белән сугарылган. «Үксегән чаклары да, иҗат һәм шатлыгыннан күк катларына менәрлек үсенгән чаклары да булгандыр. Һәрхәлдә, бүгенге милли сынлы сәнгатебезнең асыл бер өлешен тәшкил иткән әсәрләрне шушы шәһәрдә иҗат итте Әхсән», – ди аның хакында шагыйрь дусты.
Әхсән Фәтхетдинов Равил Фәйзуллин белән еш аралашып яшәгән. Күрешми торганда кылкаләм остасы үзенең шагыйрь дустына хатлар язган. Ул хатларда фәлсәфәче рәссамның күңелен сыкраткан, киндергә төшми калган уй-кичерешләре, милләт, сәнгать турындагы уйланулары «түгелгән». Әлеге хатларны ул, Казанга килгәч, адресатының үз кулына тапшыра торган була, чөнки хатларның күләме амбар кенәгәсе чаклы – машинкада 70–80 биткә җиткәннәре бар. Андый хатлар Равил Фәйзуллинда кырыклап саклана.
«... Күптәннән бирле күрешкән, сөйләшкән юк бит. Ул инде синең Тукай бәйрәменә килүеңне сизеп, сагынып көткәнгәдер, синең янда минем бит күңелем нечкәрә. Шуның өчен дә хатларымны да сиңа гына язам. Минем башка язмаларым да юк. Бер генә үтенечем бар: син аларны сакла әле. Еллар узгач, синең янга килеп шуларны укып утырырмын. Үткәннәрне искә төшерермен. Әгәр инде сиңа бик кирәк димәсәң, бер килүдә алып та китәрмен. Бары тик кешегә йөк кенә буласым килми...
21 июнь, 1986 ел».
Рәссамның 50 эштән торган «Ияләр» циклы халык тарафыннан аеруча яратып кабул ителде. Ул татар сәнгате тарихында беренче тапкыр мәдәниятебезнең мәҗүсилек чорына мөрәҗәгать итте. «Ияләр» – халык авыз иҗатына юнәлдерелгән. Автор раславынча, аларның төбендә фани дөньяда һәрнәрсәнең иясе, сакчысы һәм хуҗасы бар дигән фикер чагылыш тапкан. Сынчының «Ияләрен» карап, хәтта дәваланучылар да бар икән.
«Иҗат иткәндә минем йөрәгем дулкынлана. Хисләр дөньясына чумам. Мин тыныч күңел белән бернәрсә дә ясый алмыйм. Менә шушы күңел дулкыннары кайчагында тамашачыга да барып җитә торгандыр. Кешене уйланырга мәҗбүр итә алсам, мин бәхетле», – дигән иде сынчы-рәссам шәхсән үземә бер әңгәмә вакытында.
БИОГРАФИК БЕЛЕШМӘ
Әхсән Фәтхетдинов 1939 елда Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылында туган. Урта белемне рәссам ике педагогика училищесында ала: беренче өч курсны Самара өлкәсенең Камышлы училищесында укый, дүртенче курсны Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә төгәлли. Бер ел укытучы булып эшли. Чиләбе өлкәсенең Снежинск каласында армия хезмәтендә була.
1961 елны Әхсән Фәтхетдинов Түбән Тагил пединститутының нәфис графика факультетына укырга керә, аны 1966 елда тәмамлый. Рәсем сәнгате кафедрасы ассистенты итеп калдырыла, өч ел композиция һәм рәсем сәнгате укыта.
Рәссам 30 яшендә Татарстанга кайтып төпләнә һәм Түбән Кама каласында яшәп иҗат итә. Әхсән Фәтхетдинов – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм ТРның халык рәссамы.
Заманында ул онытылып барган «Моң» һәм «Ияләр» дигән сүзләрне үз иҗатында кулланды. Гел үсештә, гел иҗади үрләр югарылыгында торырга яраткан Әхсән Фәтхетдинов халыкка «Баганалар» һәм «Тәрәзәдәге атлар» сериясен дә бүләк итте. Багана сүзенә ул зур мәгънә сала. Биредә ул багана
га рухи яктан да, физик яктан да якын килгән. «Мин баганаларны терелттем. Баганалар да кеше язмышы кебек. Баганалар да озак яшәми. Алар чери, югала, ава. Кеше дә шулай бит...», дия торган иде автор.
Чыннан да, Әхсән аганың хезмәтләрен тыныч күңел белән генә карап булмый. Моңсу күзле атлары елатырга, мөгезле Шүрәлесе елмаерга, «Үзем белән икәү» дигәне уйланырга мәҗбүр итә. Биредә агач һәм рәсем сәнгатенең табигый бөтенлектә берләшүе, ягъни синтезы күзәтелә. Аның күргәзмәләренә яшьләр, балалар да яратып йөри.
ИЯЛӘР ИЯСЕ
«Бүген вөҗдан хәлләре начар тора. Мине иң борчыган нәрсә – халык язмышы. Бер эшемә мин: «Дөнья төрлелеге белән матур» дип куйган идем. Бу Аллаһының бүләгедер инде. Ә соңгы вакытта бөтен нәрсәне берләштерә башладылар. Элитаның халыктан артык аерылуы халыкны эш атына әверелдереп бара. Байларның баюы, элитаның халыктан аерылуы борчый мине. Без революцияләр, сугышлар аша үттек. Халык кырылды, фаҗигаләр зур булды. Хәзерге заманда тагы да көчлерәк сынау – акча белән сыналу чорына кердек. Минемчә, бу адәм баласының акрынлап (ә бәлки, тиздер) эчтән таркалуы дип уйлыйм. Шуның өчендерме, минем иҗатым, башлыча, әхлакый темаларга кагыла. Ияләр саклый. Ә кешенең эчендә Багана булырга тиеш. Булмаса, ул аны үзе куярга тиеш. Кайда укыган, кайсы чишмәнең суын эчкән – менә боларның һәммәсен дә барларга кирәк», - дип яза рәссам.
«Казан утлары» журналы редакциясендә очрашу.
«Көн аяза».
Әхсән Фәтхетдинов иҗат иткән «Ияләр» циклы аеруча зур абруй казанды. 50 әсәрдән гыйбарәт әлеге шәлкем лаеклы бәясен дә ала – аның өчен ул Габдулла Тукай премиясе лауреаты булды.
«Татар фольклоры буенча, безнең тирәдәге һәммә нәрсәнең иясе, сакчысы, хуҗасы бар. Ияләр ташларны ватылмасын, суларны пычранмасын, тауларны җимерелмәсен өчен саклыйлар. Мәҗүсилек дип йөртелгән чорда кешеләр агачларга, ташларга, күлләргә табынганнар, димәк, алар табигатьне саклаганнар. Ияләр үлемсез... Алар кешелекне бертуктаусыз озатып баралар, кабат‑кабат әхлакка чакыралар», – ди һәр нәрсәнең асылын тоярга омтылган сизгер рәссам.
Әхсән Фәтхетдинов иҗатта гына түгел, тормышта да үзенчәлекле, шаян шәхес була. Аны татарның танылган сәнгать әһелләре дә үз итә, аның рәссам турында халык арасында мәзәкләр чыккалый. Мисал өчен, шуларның берсе. Җырчы Илһам Шакиров белән каядыр барышлары икән. Әхсән Фәтхетдинов, ялкынланып, мәшһүр җырчыга нидер сөйли... Әңгәмәдәше аны тыңлый-тыңлый йокымсырап китә. Уянып күзен ачса, рәссам, кычкырып-кычкырып, «Иске кара урман»ны суза икән. Илһам Шакиров түзми, җырламаска боера. «Әллә сиңа гына җырларга дигәнме?» – ди Әхсән. Илһам, машинаны туктатып, аны төшереп калдырган, имеш. Соңыннан шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка да бу вакыйганы сөйләп аңлаткан: «Мамадышка килеп җитәбез. Мин йокыдан айнып китсәм, кайдадыр таулар ишелә, сулар шаулап ага, сыерлар мөгри, сарыклар кычкыра кебек. Нәрсә булган, ахырзаман мәллә, дисәм, Әхсән «Кара урман»ны җырлый икән», – ди.
Агач уймалар остасының иҗаты – агач белән рәсем сәнгате синтезы. Картиналары кебек үк, аларның рамнары ук үзенчәлекле. Алар традицион формасын югалталар, тәрәзә, ишекләрне хәтерләтә башлыйлар. Нәкышче картиналарын әйләнә-тирә дөньяга органик рәвештә тәкъдим итә.
Ун агач сыннан гыйбарәт «Кимсетелгәннәр» сериясе репрессия корбаннарына багышлана. Агачны уеп эшләгән «Тәңре», «Сугыш елы атлары», «Җирсү», «Кара урман», «Төнге җәнлек» һ.б. әсәрләрен дулкынланмый гына карау, өйрәнү мөмкин түгел. Әхсән Фәтхетдиновның әсәрләре Татарстанның күпсанлы музейларында урын алган. Чит илдәге шәхси коллекцияләрдә дә рәссамның эшләрен табарга мөмкин. Фәлсәфәче рәссамның һәр хезмәте гомумкешелек идеяләре белән сугарылган, шунлыктан алар дөньяның һәр халкына, һәр кешесенә дә якын, газиз, тансык.
Розалина Шаһиева, сәнгать белгече:
– Әхсән Фәтхетдинов иҗаты – җилләр, һәлакәтләр, традиция ташкыннары, халык бәләләре һәм фаҗигаләре, кешеләрнең сыкранулары белән тоташудан туган сәнгать; аның табигать киләчәге, гомумцивилизация, милләт, дәүләт, этнос хакындагы хәсрәтле уйларының чагылышы. Нәкъ шушы сыйфатлар аны нинди дә булса аң тарлыгыннан, чикләнүләр, заман кысалары, базар исәп-хисапларыннан өстен булган фидакарь фикер иясенә әйләндерде. Безнең сәнгатьтә моңарчы күрелмәгән, мәгънәсе тапталмаган чор проблемалары хакында күрәзәлек иткән хикмәт-гыйбрәт тулы әсәрләр иҗат итүгә китерде; чын мәгънәсендә халык мәнфәгатен кайгыртучы, хөр күңелле, тирән сәяси акыллы халык рәссамы итеп танытты. Татар халкының рух менталитетына тиң сәнгать булдыруда күрсәткән фидакарьлек һәм фанатизм аны табигый рәвештә Татарстанның үз юлы, хөррият, суверенитет өчен барган көрәш юлына бастырды. 1990 нчы еллардагы вазгыятьнең сәнгати символикасы булып яңгыраган мифологик образлар пантеоны – «Ияләр» дастанына алып чыкты. Ул аның яңа эстетикасының формуласы, ачышы һәм иҗади җиңүе!
Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре:
– Әхсән югары кимәлдәге талант иясе иде. Ул дәрәҗәле мөнбәренә авыр һәм газаплы юл үтеп, танылу-танылмау баскычлары аша күтәрелгән шәхес. 1980 нче елларда башланган дуслыгыбыз, аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Әхсәннең Казанда оештырылган беренче күргәзмәсендә танышкан идек. Ул әдәбият һәм поэзия яратты. Мин аңа шигырьләр җыентыгымны бүләк иткән идем. И сөенгән инде ул аңа! Шуннан ул мине якын итә башлады. «Зират. Кабер ташлары» идеясе шуннан туды булса кирәк. Ул 60–70 агачка шигырьләремне чокып мәңгеләштерде. Әхсән белән безне иҗади намус бәйләгәндер: минем поэзия дә, аның эшләре дә намуска нигезләнгән. Сафлык һәм ихласлык хас иде аңа.
Ике хәзинә бар дөньяда: саклагыз!
Каберстан аның берсе. Гел гөлдә булсын!
Катапханә икенчесе. Күңелдә булсын!
Базар болай да калыр...
Уй-ниятләребез бер дулкында тибрәнгәндер.
Әсхәннең хатыны рус милләтеннән иде, балалары булмады. Күп вакытын ялгызлыкта, остаханәсендә үз‑үзе белән сөйләшә-сөйләшә иҗат итә иде. Ялгызлык аңа дөньяны үзенчә аңларга ярдәм иткәндер... Ә Казанга минем янга килә. Аккош күлендәге йортымда рәхәтләнеп фикерләшә идек. Дөресрәге, ул сөйли, мин күбрәк аны тыңлыйм. Туктамыйча сөйли, мин башка бүлмәләрдән йөреп керәм, ә ул һаман сөйли. Әхсәннең миңа язган хатларын дөньяга чыгарасым килә. Соңгы вакытта аның хатларын редакциялим, дөресрәге кыскар
там. Фәтхетдиновның рәссам буларак кына түгел, чын фикер иясе икәнен дә күрсәтәсем килә. Бу бөек кеше алдында бурычымны үтәргә телим. Миңа ышанып язган бит ул. Андый чиста кеше юк. Ул сабый да, хаким дә иде. Ияләрнең иясе. Ияләр дә күренеп йөрми бит. Әхсән – Табигать баласы.
Рауза Солтанова, сәнгать белгече:
– Әхсән Фәтхетдинов иҗаты – хәзерге татар сәнгатенең иң якты феноменнарыннан берсе, ул халык аңына үтеп кергән мифологиянең катлаулы дөньясын сәнгатьчә аңлау буларак үстерелә. Ул монументаль-декоратив сәнгатькә дә, скульптурага да, станок рәсеменең төрле жанрларына да зур өлеш кертте. Бу сәләхиятнең чыганагы, барыннан да элек, татар рәссамының авылы ядкәрләре белән аерылгысыз бәйләнештә булуында, алар бөтен татар мәдәниятендә рухиятнең тотрыклы нигезе булып тора. Кабинетымда Әхсән Фәтхетдиновның миңа бүләк иткән эшләренең берсе эленеп тора. Ул аны миңа 2010 елда «Галәм диннәре әхрамы» галереясендә шәхси күргәзмәсен оештырган вакытта бүләк иткән иде. Бу композиция агачтан эшләнгән, анда Равил Фәйзуллинның «Бу дөньяда гомер түгел, кабатланмый төшләр дә» дигән сүзләре язылган. Ул миңа әлеге үзенчәлекле рәссам турында гел искә төшереп тора һәм беркайчан да ялкауланырга ирек бирми.
Рөстәм Галиев, Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры җитәкчесе:
– Табигый, чиста күңелле кеше иде ул. Халкын да, илен дә бәхетле итәргә теләде, төссез, телсез, шаулы дөньядан игелек, әхлак, хаклык, матурлык таләп итте. Остаханәсендә Әхсән абый халык җырларын көйли‑көйли эшләде. Әйе, халык җырларына мөнәсәбәте үзгә булды. Алар турында сөйләргә тотынса, бик озак, фәлсәфи якларына басым ясап, ялкынлы эчке кичерешләрен тезеп китә.
Әхсән абый – бик уңган кеше. Ул тәүлекнең 24 сәгатен эшләп уздыра. Төп хезмәт урыны – бакчасы, ә остаханәсенә кирәк булган өчен генә, сирәк йөри. «Ияләрем бакчада «туды», – дия иде.
Төрле чакларын күрергә туры килде: усал, кәмит, йомшак, баладай самими. Берәр җитди эшкә тотынса, үз эченә бикләнә, «телсез» булып кала.
Гомеренең азагында иҗат иткән җансыз баганаларга җан кертеп, дөньядан китеп барды ул. Циклның фәлсәфәсе шул: дөньядагы барлык баганаларның да үз язмышы бар. Ә Әхсән баганасы – биек, чиксез, очы‑кырые күренмәгән шәфәкъ.
Бу дөньядан бакыйлыкка күчергәндә, аны гүргә үзем иңдердем. Һәм соңгы баганасын үз кулым белән утыртып калдырдым, Әхсән абыйга дога кылдым.
Фотолар Әхсән Фәтхетдиновнең шәхси архивыннан алынды; Александр Ефремов
Добавить комментарий