Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Саҗидә апа» исемле тыюлык

«Саҗидә апа» исемле тыюлык

Татар шигъриятендә ир-ат шагыйрьләр тәхет тоткан чакта килә дә шигърияткә Саҗидә апа, берни дәгъваламый, дауламый гына, тыныч-тыйнак рәвештә алар янәшәсендә урнаша.

23 ноября 2016

Минем өчен Әлмәт, беренче чиратта, Саҗидә Сөләйманова шәһәре. Дөрес, тумышы белән ул – Башкортостанның Яңавыл авылыннан. Яшьлек еллары да шунда узган булачак шагыйрәнең: монда Уфа педагогика университетында укыган ул, авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. Әмма аны Саҗидә Сөләйманова иткән шәһәр – Әлмәт.

%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-2

Саҗидә Сөләйманова. 1965 ел.

«Кеше барыбер кошлар нәселеннән...»
Кечкенәдән безнең өйдә бик сак кына, үз итеп искә алына торган бер исем бар иде – «Саҗидә апаң». Бәләкәйрәк вакытта, әле дөньяны бик үк аңлап бетермәгәндә, Саҗидә апа дигән еракта яши торган туганыбыз бар икән, шуны искә алалар, дип уйлый идем. Ул апаны китап-журналга мөкиббән булган, өебездән олы бер китапханә ясаган почтальон әбием аеруча үз итә. Кайчак аның шигырьләре басылган газета-журналларны да алып кайта. Андый көнне Саҗидә апаның шигырьләре кулдан-кулга йөри, аның турында сөйләшеп сүзләре бетми олыларның.
Һәрчак әдәби дискуссияләрдән кайнап торган өебездә Саҗидә апа турында беркайчан да кычкырып сөйләшмиләр иде. Тыныч кына, сак кына, бераз моңсулык, сагыш та кушылган була ул саклыкка. Моңарчы аяк атламаган серле, таныш түгел тыюлыкка кергәндәй хис итә идем балачакта үземне. “Саҗидә апа” дип аталган ул тыюлыкта язылмаган махсус кануннар бар, дип.
Аның шигырьләре кайда барсаң, шунда килеп чыга иде һавадан – Әби урманына менеп җиләк җыябызмы, Олы болында печән күбәлибезме, Түгәрәк чирәмдә көтү көтәбезме, көзләрен, куркуы күзенә чыккан яшь бәрәннәрне акыртып-бакыртып, ихатадагы өстәлгә сузып яткырып кыркыйбызмы...
Сагышлар йөздә чагыла,
әйдә, бер сөйләсеннәр!
Сагына дисә дисеннәр,
ялына димәсеннәр... 
Соңыннан белдем: әбиемнең авыз эченнән генә өзлексез көйләп йөргән бу җыруы «Җырланмаган җырлар» поэмасыннан икән. Ә көтүдәге сарык-сыерларны төшке челләдә Мишәгә алып төшеп, хәл алырга туктагач, канатлары белән җилне сөзеп уйнаклаган карлыгачларны, йә булмаса карчыга очышын  күзәтеп ятканда, менә бу юлларны бабам кабатларга ярата иде:
Кеше барыбер кошлар нәселеннән!
Төшләремдә очам кош булып.
Ничә очып, ничә мәтәлсә дә,
Кеше барыбер сайлый кош юлын...
«Бигрәк тормышчан итеп яза шул Саҗидә апаң, - ди иде өлкәннәр. – Аның шигырьләрендә без барыбыз да бар...» Җырга һәвәс әбием аның «Туй җырын» туйларда аргыш булып йөргәндә, кияү белән кәләшкә атап, махсус җырлый иде. Ә сагышлырак чакларында Гүзәлия җырын, «Ах, җаныем Бибисара», «Урсал тауда»ны көйли. Мәктәптәге бер генә чыгарылыш бәйрәме дә Саҗидә апаның сүзләренә Мәсгут Имашев язган «Саубуллашу вальсы»ннан башка узмый. Кыскасы, гаиләбезнең генә түгел, авылыбызның да күзгә күренмәгән почетлы гражданины иде Саҗидә апа.
img_7938
Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликовның киленнәре Асия апа.

Килен – кайнана туфрагыннан
Боларны Әлмәткә барганда Саҗидә Сөләйманованың килене Асия апага сөйләп барам. Ул исә үз тәэсирләре белән уртаклаша:
- Миңа бит аны исән чагында күрү насыйп булмады. Без Әнвәр (Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликовның улы. – Авт.) белән әнинең үлеменнән соң шактый вакыт узгач таныштык. Әмма бу очрашу очраклы булмагандыр, дип уйлыйм. Саҗидә Сөләйманованы үсмер елларымнан ук укып туялмый идем. Кулыма аның «Кызыл каурыйлар» җыентыгы кергән чакны хәтерлим. Чыгарылыш сыйныф, беренче гашыйк булу, мавыгулар чоры, романтика... Һәр шигыре гел минем хакта кебек тоела иде!
- Ә Әнвәр абыйның Саҗидә Сөләйманованың улы икәнен белми идегезме? – дип сорыйм.
- Аннары белдем инде, - дип елмая Асия апа. – Язмыш миңа Саҗидә Сөләйманованы икенче тапкыр бүләк иткәндәй булды. Моңарчы мин аның язмышының тышкы катлавын гына белә идем бит – шигъриятен, аның турындагы истәлекләрне. Ә монда ул шигъриятне тудырган яшәеше, тормышы эченә, син әйтмешли, «Саҗидә Сөләйманова тыюлыгына» тирәнгәрәк үтеп керү насыйп булды. Чынлап та, тыюлык ул, чөнки әни тормышта бик тәрбияле, тыйнак кеше булган. Гади дә, бер үк вакытта бик мәгънәле дә яшәгәннәр алар. Менә шуннан соң мин аның иҗатын икеләтә хөрмәт итә башладым. Әнинең: «Тормыш, исәнме!» - дигән сүзе минем өчен бөтенләй башкача яңгырый башлады. Иҗатчы буларак, нинди нык, көчле рухлы, шул ук вакытта, нәфис-нечкә булса, хатын-кыз буларак та, шундый ук була алган бит ул.
Безне Казанда озатып калганда, Әнвәр абый, әнисенең юбилена «Рухият» фонды ярдәме белән нәшер ителгән «Саҗидә Сөләйманова – шигъриятнең күкчәчәге» дип аталган бик затлы, саллы китапны тапшырып, болай дигән иде:
- Асия әни турында миннән дә күбрәк белә хәтта, ул бит аның иҗатына чын-чынлап гашыйк кеше. Ул сезнең өчен миңа караганда да яхшырак гид булачак.
Ул хаклы булып чыкты. Юлда китапны актара-актара, истәлекләргә күмелә-күмелә барганда, шуңа шаккаттым: Асия апа белән Әнвәр абый әниләре белән әтиләренең тормышына кагылышлы һәр фактны, һәр детальне җентекләп энә күзеннән үткәргәннәр, истәлекләр, хатлар, багышлаулар – китапта алар барысы да, хәстәрләп тупланып, тиешле урынына урнаштырылган.
Әлмәткә без 3 октябрьдә, Саҗидә апаның туган көнендә түгел, ә бераз соңарып, 4се килеп төштек. Зиратка кердек. Монда Саҗидә Сөләйманованың шигырьләрендә тәлгәш-тәлгәш булып янып торган балан-миләшләр сыгылып утыра. Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликовның янәшә торган каберләрен ачык китап рәвешендә эшләнгән таш тоташтыра – аның һәр ике битендә икесенең дә шигырьләре уеп язылган. Алар һаман да шигырь аша аралашадыр шикелле.
Сүз уңаеннан: Әдип абый Маликовка бу елның августында 95 яшь тулган булыр иде. Менә шундый парлы юбилей...
Мин туганчук яңа йолдыз туган,
Женьшень үскән, көмеш табылган.
Миннән башка көзге бер яфракка
Ятим булыр иде табигать...
- Әнинең шигъриятендә нәкъ менә шушындый көз яши – кып-кызыл сусыл миләшләре, баланнары белән, - дип әйтеп куйды кинәт Асия апа, караташ китапны өстенә сибелгән яфраклардан чистарта-чистарта. Һәм шул вакытта мин аның үзенең дә Саҗидә Сөләймановага охшаган булуын абайлап алдым. Үзенә дә әйттем.
- Миңа еш әйтәләр бу хакта, - дип елмайды ул. – Әнвәр дә башта ук әйтте...
- Күрәсең, халыкта «Килен кайнана туфрагыннан» дип юкка әйтмиләрдер, - дип елмаям җавап итеп.
%d0%b0%d1%81%d0%b8%d1%8f-%d0%b0%d0%bf%d0%b0-%d0%b2-%d1%81%d0%b8%d1%80%d0%b5%d0%bd%d0%b5%d0%b2%d0%be%d0%bc
Әлмәт язучылары һәм театр әһелләре.

«Исәнме, Әлмәт, исәнме!»
«Кече Ватан патриотлары» проекты кысаларында без, гадәттә, иҗатчының якташлары, туганнары белән очрашабыз. Саҗидә апа шәһәренә кайткач, билгеле инде, язучылар һәм мондагы сәнгать әһелләре белән дә очрашмый китеп булмый иде. Шуңа киләсе маршрутыбыз – ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге булды. Ә ул Әлмәт дәүләт драма театры бинасында урнашкан. Дөресен генә әйткәндә, Әлмәттә язучылар белән театр әһелләре үзара бик якын аралашып, дус-тату булып яшиләр, дип беләбез. Биналары да – уртак, күңелләре дә бер-берсе белән бәйләнгән. Ә бит бу күркәм традицияне дә заманында Саҗидә апа, Әдип абыйлар урнаштырган икән.
Ул заманда нефть һәм яңа төзелешләр үзәге булган Әлмәттә талантлы, затлы язучылар плеядасы яши һәм иҗат итә. «Әлмәттә иҗади элита барлыкка килгән чор», - дип атыйлар аны әдәбият белгечләре. Язучы Шамил Маннапов сүзләренә колак салыйк:
- Әдип Маликов нефть төбәгендәге яшь талантларны барлап, аларны берләшмәгә оештырган, соңыннан ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген ачуда башлап йөргән. Бу оешма белән шактый вакыт җитәкчелек тә итте ул. Республикабыздагы әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнады бу гаилә. Аларның киң күңелле булуы, риясыз ярдәме белән әлеге төбәктән Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова, Гәрәй Рәхим, Альберт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев, Газиз Кашапов, Рәшит Әхмәтҗанов, Җәүдәт Дәрзаман һ.б. язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, журналистлар үсеп чыкты. 1957 елда, Әдип абыйның «кодалавы» буенча, Әлмәткә гаиләсе белән Казаннан Гариф Ахунов күченеп килгәч, иҗади рух тагын да көчәя.
%d1%8e%d0%bd%d0%b0%d1%8f-%d1%81%d0%b0%d0%b6%d0%b8%d0%b4%d0%b0-3
Гаилә. Олы уллары Илдар белән. 1953 ел.

Әнвәр абый белән Асия апа туплаган истәлекләрнең кайберләренә дә күз төшерик:
- Әдип белән Саҗидәнең кунакчыл йорты бөтен Әлмәт зыялыларын җәлеп итүче үзәккә әверелә. Аларда Казаннан килгән язучылар, композиторлар да, якын-тирәдәге башлап язучылар да куна кала. Мөстәкыйль рәвештә пианинода уйнарга өйрәнгән Саҗидәгә кушылып, татар җырларын җырлый алар. Дәртләнеп биегәннән агач идән сайгакларында үкчәле туфли эзләре уелып-уелып кала.
- Саҗидә – бер дигән аш-су остасы. Ул татар кухнясының пәрәмәчтән башлап чәкчәккә кадәр, мөгаен, бөтен ассортиментын телеңне йотардай итеп әзерли беләдер. Өйдә ясалган соклар, компотлар янына кышка әзерләнгән кетердәп торган кыярларны, тозлы помидорларны да кушсаң... Ә һәр табынның түрендә патша булып бәлеш утыра. Бәлеш пешерү буенча «мастер-класска» иптәш хатыннары да килгәли, тик «барыбер синекедәй үк тәмле чыкмый» дип зарланалар.
Саҗидә Сөләйманова иҗатының иң дөрләп, күкрәп киткән еллары бу. Укытучы, лектор, радиода тапшырулар алып баручы, шагыйрә. Әни һәм Әдип Маликовка тормышта да, иҗатта да ныклы терәк булган хатын. Командировкалар, алсыз-ялсыз, кайнап торган тынгысыз хезмәт атналары. Иҗатка төннәр кала...
Исәнме, Әлмәт, исәнме!
Җан атып кайтып киләм.
Ни гомер тәбрикләмәдем
Хәерле иртәң белән.
Инанган һөнәрем синдә,
Уяу үткән төннәрем,
Һәр өйдә миңа сүз биргән
Радио дулкыннарым...
Татар шигъриятендә нигездә ир-ат шагыйрьләр тәхет тоткан чакта килә дә шигърияткә Саҗидә апа, берни дәгъваламый, дауламый гына, тыныч-тыйнак рәвештә алар янәшәсендә урнаша. Халык күңеленә үтеп керә. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмнең фикере бик хак тоела бу җәһәттән – ул  Саҗидә Сөләйманова биеклеген ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә күрде:
- Саҗидә апа шигърияткә соң килде, олыгаеп, эченнән әрнеп, янып... Өлгергән, шигъри образлар белән тәмам тулышкан иде инде ул. Җиде-сигез ел эчендә шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-3
Мәскәүдә Татар әдәбияты көннәрендә. 1964 ел.

Бөтен Союзга танылган шагыйрә
Әлмәттәге язучылар бүлегендә безне шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина каршы алды. Чәй табыны корылган, абзыйлар җыелган иде. Иң беренче булып язучы Әсгать абый Сәлахов сүз алды. Ул әле Саҗидә апаны «Знамя труда» газетасында һәм радиода эшләгән чакларыннан ук хәтерли.
- Саҗидә апа белән беренче тапкыр 1965 елда «Знамя труда» газетасында эшли башлагач очраштым. Аңарчы Әдип абыйны белә идем, Саҗидә апа турында әле – ишетеп, шигырьләрен укып кына. Әдип абый белән бергә күреп аны. Саҗидә апа бик ачык, аралашучан кеше иде. Безнең редакциядә эшләүче Иван Винокуров белән Клара Васюхинаны һәм мине үз итте ул, дуслашып беттек. Винокуров Саҗидә апаның шигырьләрен русчага тәрҗемә итә иде. Мине татар малае булганга үз иттеме икән инде Саҗидә апа, белмим. Кешеләргә карата бик сизгер, сак иде ул.
Ул инде каты авырый башлагач, берсендә хәл белергә килдек. Кердек, утырдык. Саҗидә апаны танымадык. Озакламый ул китеп тә барды. Халык бик күп җыелган иде – озатырга килүчеләр. Аны бик хөрмәт итәләр иде әлмәтлеләр.
Бөтен Советлар Союзы яратып укый иде Саҗидә апаны. Аны нәкъ менә рус шагыйрьләре, язучылары күтәреп алды бит, тәрҗемә иттеләр, ул алар белән хатлар алышып яшәде. Әлмәттә торып, тугандаш республикалардагы тәрҗемәчеләре белән аралашып торды.
Хезмәт геройлары турында очерклар эшләде ул газета өчен. Ә хезмәт батырлары Саҗидә апаның кешелеклелегенә сокланып, аңа рәхмәтле булып яшәделәр – ул чакта иҗатчылар әле җирдән, туфрактан, кешеләрдән, халыктан аерылмаган иде.
«Расхут миннән», яки Нобель премиясенә кем лаек?
Әлмәттә яшәүче тагын бер язучы, табигать турындагы 50дән артык китап авторы Альберт абый Хәсәнов чәй мәҗлесебезне үзенең юморы белән ямьләп утырды. Заманында ул «Татарстан» журналының корреспонденты булып та эшләгән икән.
img_7903
Миңзифа Әхмәтшина белән Альберт Хәсәнов Саҗидә Сөләйманованың юбилее уңае белән "Рухият" фонды бастырып чыгарган "Саҗидә Сөләйманова: Шигъриятнең күкчәчәге" китабын карыйлар.

- Саҗидә апа бик ярата иде мине. Чөнки мин яратмаслык кеше дә түгел – партия взносын гел вакытында түләп бардым, 50 ел дәвамында бер хатын белән яшәдем, - дип шаяртуын дәвам итте ул. – Әдип абый белән Саҗидә апаларга мин бик яшьли барып эләктем. Әдип абый мине кунарга алып кайта иде өйләренә.
Казанда һәр елны әдәби ел йомгаклары уза иде – ду килә идек җыеннарда. Ул чыгышлар, ул бер-беребезне тәнкыйтьләү, фикер алышу... Саҗидә апа белән Әдип абый да киләләр, әлбәттә. Без, бер төркем яшьләр - Рәшит Әхмәтҗанов, Әхмәт Рәшитләр, Разил Вәлиевләр... -  җыеннардан соң, мәҗлес оештыру ягын карыйбыз. Саҗидә апа мине яшертен генә чакырып ала да, учыма акча йома: «Альберт, - ди, - бүген дә яшьләрнең мәҗлесен оештыр, менә, расхут миннән...» Мин инде очам, хәстәрлим берәр бүлмәдә.
Әдип абый бит дәрәҗәле, өлкәнрәк кеше, ул, билгеле инде, олпатрак язучылар белән утыра. Саҗидә апаның исә яшьләрне күрәсе, аларны тыңлыйсы килә. Күңеле безгә тарта... Ул, җай гына тегеләр яныннан чыгып китеп, яшьләр янына кереп утырырга ярата иде. «Бәхәсләшегез, диспутлар оештырыгыз, шигырь укыгыз... тыңлавы рәхәт», - дия иде. Аңа тусовка кирәк иде.
- Ә үзе катнаша идеме соң бәхәсләргә? – дип төпченәм Альберт абыйдан.
- Катнашмый ди! Әлбәттә, катнаша! Анда бит, күз алдыңа китер, сеңлем, һәммәсе Нобель премиясен алырга бер мин лаеклы, дип янып торган 10-15ләп җегет. Хатын-кызлардан – бер Саҗидә апа. Ул бик хөр фикерли иде, шуңа да аңа яшьләр белән кызык булгандыр... Әле бит аның артыннан гына китте – хатын-кыз язучыларның әдәбиятка килүе, аңа кадәр юк иде.
...Җирләгәндә, муеныбызга ак сөлгеләр асып, Рәзим Вәлиуллин белән аны зиратка кадәр күтәреп бардык. Бик матур кояшлы, якты көн иде ул. Саҗидә апаның үзе кебек, - дип җөпләде сүзен Альберт абый.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-1
Саҗидә Сөләйманова (уртада),оныгы Гөлнара белән каенанасы Рауза (сулда), әнисе Галимә. Югары Тәтешле, 1965 ел, август.

«Хәерле юл, Луиза!»
- Әни бит ул театрны искиткеч яраткан, премьераларны калдырмаган, актерлар турында язган, чын мәгънәсендә театралка булган, - дигән иде Асия апа, театрга кергәч үк. Аның сүзен Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанова элдереп алды:
- Әле нинди генә!.. Мин Саҗидә апаны беренче тапкыр 1964 елда күрдем. Безнең театрда спектакль премьерасы иде. Икенче көнне репетициягә җыелдык, шунда миңа әйтәләр: «Сине шагыйрә-ханымның күреп-сөйләшәсе килә», - диләр. Мин инде каушап калдым. Саҗидә апа күз явын алырдай ап-ак костюмнан иде. Дулкынлануымны сизеп, күрәсең: «Мин гап-гади сораулар бирәчәкмен», - диде. Җавапларымны кассетага яздырып алды да, радиодан тапшырачакмын, диде. Ә аннары Әлмәт газетасында минем хактагы мәкаләсе басылып чыкты, «Хәерле юл, Луиза!» дип атала иде ул.
Ул чакта язучылар театр белән кайнашып яшиләр иде – уртак кичәләр уздыру, дисеңме, кунакка йөрешүләр, спектакльне кабул итү вакытындагы бәхәсләр, фикер алышулар. Премьераны бер язучы да калдырмый иде. Үтә бер-ике көн, газетада аларның тәнкыйть мәкаләләре дөнья күрә.
Ул чакта бездә Гамил Афзал, Гариф Ахунов, Рафаэль Төхвәтуллиннар яши иде. Гариф абыйның «Утлар яна учакта» пьесасын куйган чагыбызны һич онытмыйм. Мин анда Гүзәлияне уйнадым. Спектакль өчен Саҗидә апа махсус «Гүзәлия җыры»н язды, Мәсгут абый көен иҗат итте. Ул җырның халыкта ничек популяр булып китүен белсәгез!
Саҗидә апа мине өйләренә чакыра иде дә: «Яз син, Луиза, театр турында яз», - дип өнди. Мин куркам, кая инде! Шулай кыстый торгач, язып карадым. Саҗидә апа мине баштарак төзәтте, аннары мактады. Үтте микән атна-ун көн, «Социалистик Татарстан» газетасында минем мәкаләм чыккан!
Хәзер уйлап карыйм да гаҗәпләнәм: өй, гаилә, балалар, шигърият, укыту эше, радио, командировкалар... Ничек аның безнең белән утырырга да вакыты калган да, күңеле җиткән?!
Әдип абый белән Саҗидә апа безнең туебызда да булдылар. Саҗидә апаның бүләген һаман да кадерләп саклыйм. Ул миңа бик матур сылу кыз сынын бүләк итте: «Луиза, бу статуэтка сиңа, дөресрәге, син уйнаган Баянсылуга охшаган, ул сезгә бәхет китерсен», - дигән иде.
Җирләр алдыннан бер үзәк өзгеч мизгел хәтеремә уелып калды: Саҗидә апаның күз кабаклары өстенә, ачылып китмәсен, дип, биш тиенлек акчалар куйганнар иде. Әдип абый шуларны күреп алды да, ачыргаланып: «Алыгыз, өч тиенлеккә алыштырыгыз, биш тиенлекләр аның күзләре өчен артык авыр», - диде. Шул сүзләр һаман колагымда яңгырап тора...
«Ә мин Саҗидә булам...»
Эстафета Луиза ханымнан Әлмәт дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйловага күчә. Фәридә апа балачагына сәфәргә кузгала:
- Миңа 8-9 яшьләр чамасы булгандыр. Әлмәткә Фатыйма апабызга кунакка килгән чагым. Менә ул мине Белоглазов урамындагы дус кызларына ияртеп алып китте. Кечкенә генә “хрущевка” иде ул, анда берничә ханым бар. Алар барысы ничектер бик якты, ягымлы, нурлы иделәр. Соңыннан гына белдем: берсе Саҗидә Сөйләманова булган икән.
Саҗидә апаны икенче тапкыр 1979 елда, яшьнәп торган май аенда, «Татарстан» кунакханәсендә очраттым. Миңа ул чакта 19 яшь, университетка укырга керергә килгән вакытым. Карыйм: күрше бүлмәдә бик тыйнак, сабыр гына апа яши. Гаҗәеп матур үзе... Ыспай итеп тарап, җыеп куелган алтынсу чәчләрен, зәңгәр күзләрен хәтерлим. Моңсулык бар иде ул күзләрдә... Болардан да бигрәк, аңардагы затлылык җәлеп итте – үзен тотышында да, сөйләшүендә дә. Хәтта гәүдәсен төз, туры итеп йөртә белүендә үк.
Без сәлам бирештек, бер-ике җөмлә алыштык. «Мин дә Әлмәттән, Саҗидә буламын», - дигән иде ул ханым. Мин әле ул чакта әдәбияттан шулкадәр ерак кеше...
Ул һәр иртәдә иртүк торып каядыр чыгып китә иде, кичләрен соң гына кайтып керә. Ишектә очрашабыз да, сәлам бирешәбез, хәл-әхвәл белешәбез. Аның янына үзе кебек үк сөйкемле, аңа бик тә охшаган егет килеп йөри иде, соңыннан мин аның улы Әнвәр булуын белдем. Без янәшә биш көнләп яшәгәнбездер. Күп еллар узгач кына мин аның халыкның яраткан шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова булуын белдем.
- Әнинең бик нык чирләгән вакыты булган инде ул, - дип уфтанып куйды, тыңлап бетергәч, Асия апа. – Гомеренең һәр көне санаулы чагы...
Йөгерә-атлый киләм җәйләүләргә таба,
җәяүләргә кала, җәяүләргә кала,
сыгылмагыз әле, сабыр канатларым,
бер йотымга сусап, көтәдер атларым.
«Имза куелмаган беркетмә»
Саҗидә апа, операцияне Казанда ясатырга киңәш итсәләр дә, Әлмәттәге хирургны – Виктор Поляковны сайлый. Беренче операцияне аңа 1975 елның 11 мартында ясыйлар. Шуннан соң, ул тернәкләнеп китә, аңа иҗат дәрте кайта. 1976 елда Саҗидә Сөләйманова табиблар тормышы турында чәчмә әсәр язарга ниятли. Поляковка үтенеч белән мөрәҗәгать итә: ул ясаган операцияләргә кереп утырырга теләвен белдерә.
Әдип Маликов истәлекләреннән:
- Менә ишеттегезме? – ди Поляков, янында торган табибка карап, - гаҗәеп хәл. Мондый пациент минем өчен яңалык.
Поляков уйга кала. Саҗидәгә ак халат бүләк итә, үтенеченә уңай җавап бирә.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-13
Язмышларны күңел күзе аша
үткәрергә -
Шигърияткә килә хатыннар.

Саҗидә Сөләйманованың Виктор Поляковның шулай ук яман шеш авыруыннан вафат булган әнисенә атап язылган «Хирургның әнисенә хат»ы да, «Гөлбадран» повесте дә татар укучысына яхшы таныш. Әсәр «Казан утлары»нда басылып чыкканнан соң, редакциягә хатлар агыла. Менә шундый хатларның берсе:
- «Гөлбадран» повестен язуыгыз өчен Сезгә нинди генә теләкләр теләргә соң?! Ничек сез шулай врачлар эшен тирәнтен белә алдыгыз, әллә үзегез врач булып эшлисезме? Кешеләргә үлмәс әсәр бүләк иткән кешенең бәхетле булмаска хакы юк, - дип яза Казаннан Гөлгенә Булатова.
1978 елның көзендә авыру үзен кабат сиздерә башлый. Саҗидә апаның хәле аеруча авырайган көннәрнең берсендә Виктор Поляков Казанга, Татарстанның баш хирургы Михаил Розенгартенга шалтырата. Хәлне аңлап, Розенгартен кичекмәстән самолетка утырып Әлмәткә оча. Ул шагыйрә белән беренче очрашуын болай искә ала:
- На больничной койке, одиноко стоявшей в неуютном кабинете Полякова, лежала моложавая женщина с нежной, почти прозрачной бледной кожей. На ее лице не было ни тени страдания, ни тревоги… Только огромные голубовато-карие глаза (да, у нее был такой редкий цвет) вопросительно и печально смотрели на меня…
Сознавая фатальность исхода, помню, не то мне, не то себе она тихо сказала почти в стихах:
- Жаль!.. Как много хочется в стихах мне изложить, сказать и долюбить.
Сажида понимала, что живет на одолженное время…
Гомеренең соңгы елында янәшәсендә булган һәркем – туганнары да, дуслары да, каләмдәшләре дә – аның рухы белән көчле, сабыр булып калуы турында сокланып сөйлиләр.
- Хәлләнә башлагач, Саҗидә миннән кәгазь-каләм сорап алды. «Шигырь туарга азаплана бит әле», - дип язган Әдип Маликов.
- Кайчак уйлавы да куркыныч: кешегә шушындый язмыш дөньяны дәвалый алырдай шигърият калсын өчен биреләме икән әллә... – дигән иде бер туганыбыз, Саҗидә Сөләйманова турында, үзенең хәле инде кыл өстендә булганда.
Фәлән вакыт гомерең калган, диеп,
Син куркытма, доктор, өркетмә, -
Күреп торам: язмыш өстәлендә
Имза куелмаган беркетмә.
Мендәр астында Саҗидә апаның китабы булды. Ахыргача.
99174
Вөҗдан сынавы, яки Дәвам
Ике операция арасында Саҗидә Сөләйманованың поэзиясе ике тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим ителә һәм шушы хәлләрдән соң бер шагыйрь Саҗидәгә сорау бирә:
- Дошманнарың бармыни соң? Без бит синең поэзияңә гашыйк...
- Лаеклы дошманнарым юк, - дип җавап бирә моңа Саҗидә, - ә астыртын аяк чалучы кара көнчеләр бар, - дип искә ала «Гомер мизгелләре» китабында Тукай премиясе тирәсендә барган матавыкларны Әдип Маликов.
- Китапны әзерләгәндә, бу «искергән» теманы кузгатмаска тырышып карасак та, барып чыкмады, - ди Асия апа. – Әмма ул китапның укучысы бу хакта бар дөреслекне белсен, кешеләрнең позициясеннән хәбәрдар булсын өчен генә эшләнде.
Саҗидә апаны мәртәбәле бүләккә үзе исәндә – ике тапкыр, үлеменнән соң янә бер тапкыр тәкъдим итәләр. Үзе исәндә дә, үлеменнән соң да – барып чыкмый. Минем үзем өчен бу сорау озак еллар буена ачык булып калганга, Асия ападан төпченүемне дәвам иттем. Әмма ул, ягымлы гына, сабыр гына, ләкин артык сорауларга урын калмаслык итеп кистереп куйды:
- Мин бу мәсьәләне бүген кайтарып сөйләшеп утыруны кирәк тапмыйм. Әни бик тыйнак, булганына шөкер итә белә торган кеше булган. Аның өчен шигъриятенең, шәхесенең халык тарафыннан ничек яратып, ихтирам күрсәтеп, югары кабул ителүен белү премияләрдән югарырак бәя булыр иде. «Татнефть»нең «Рухият» фонды Саҗидә Сөләйманова исемен мәңгеләштерүдә никадәр көч куя – юбилеена менә дигән китабын чыгардык, Әлмәттә аның бюсты тора, аның исемендәге урам бар, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия булдырылды, аның стипендиясе бар... Бу соң шатлык түгелмени?! Әни, исән булса, бик бәхетле һәм рәхмәтле булыр иде, миңа калса...
Бу хакта язучы Госман Садә болай дип язып чыккан иде:
- Тукай бүләгенә тәкъдим ителеп тә, шушы олы бүләккә ия була алмыйча, бу дөнья белән бәхилләшкән Саҗидә апа! Менә гаҗәп! – бүген исә ул үзе каләмдәшләренә, әдәбиятка юл яручы яшь буынга үз исемендәге бүләкләрен өләшә.
Һәм бу чынлап та дөрестер: ике язучы яшәгән кечкенә генә фатирга Әлмәтнең иҗат дәрте белән типкән бөтен йөрәге, кулына каләм алган яшьләре сыя, шунда үзенә канатлар алып, ныгып чыга алган икән, димәк, бу матур традиция һаман да дәвам итә. Саҗидә апаның йөрәгенә сыя алар – аның дәвамчылары.
Исеме – мәңгелек
23
Саҗидә Сөләйманова премиясе стипендиатлары шагыйрәнең улы Әнвәр Маликов белән.

 
Саҗидә Сөләйманованың 80 яшьлек юбилее уңае белән «Татнефть», шагыйрәнең исемен мәңгеләштерү, хәзерге әдипләрнең талантын билгеләп үтү, әдәбиятка яңа аяк баскан иҗатчыларны үстерү, аларга матди ярдәм күрсәтү максаты белән, әдәби премия булдырды. Премия поэзия, проза һәм драматургия төренә караган, һәм соңгы ике ел эчендә дөнья күргән әсәрләр өчен бирелә. Номинантлар ТРның Язучылар берлеге тарафыннан тәкъдим ителә һәм «Татнефть» ГАҖнең «Рухият» фонды шурасы тарафыннан раслана. Һәр елның октябрь аенда Әлмәт шәһәре бәйрәм кабул итә – С. Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасы Казанда узган Тукай бәйрәменә тиң төсмер ала биредә.
Бәйрәм С. Сөләйманова бюстына чәчәкләр куюдан һәм шигъри митингтан башлана. Аның исемендәге премияне алган һәм булачак лауреатлар, стипендиатлар чыгыш ясый. Бәйрәм Әлмәт дәүләт драма театры коллективы белән берлектә оештырыла – кичен театр сәхнәсендә инде чып-чын театральләштерелгән тантана башлана. Бу церемониядә Әлмәт муниципаль районының хакимияте дә, «Татнефть» ГАҖнең җитәкчелеге дә, «Рухият» фонды вәкилләре дә катнаша. Артислар С. Сөләйманова иҗатын һәр елны кабатланмас, яңача итеп, сәхнәдән тәкъдим итә. Тантанага шагыйрәнең якташлары да чакырыла – Башкортостанның Янавыл һәм Тәтешле районнарының вәкилләре бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары исәпләнә.
«Татнефть» Компаниясенең Генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев әйтүе буенча, премияне алырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара, бу, әлбәттә, аның абруе үсүе турында сөйли. С. Сөләйманова премиясенең беренче карлыгачлары булган стипендиатлар инде югары уку йортларын тәмамлап, Татарстанда гына түгел, ә Россиядә, хәтта чит илләрдә дә иҗаты белән танылып өлгерде. «Аларны зур әдәбият мәйданына озатканда, өметләребез зурдан иде. Хәзер уңышларын ишетеп куанабыз», - дип, шатлыгы белән уртаклашты «Рухият» фондының директоры Флюра Шәйхетдинова.
Бүгенге көнгә С. Сөләйманова премиясенә ТР Язучылар берлеге әгъзасы булган, татар һәм рус телләрендә иҗат итүче 65 язучы лаек булды. «Премиянең географиясе елдан-ел киңәя, - ди Флюра Шәйхетдинова. – Татарстанда яшәп иҗат итүче каләм әһелләренә генә бирелми ул, безнең лауреатлар арасында Башкортостанда, Ульяновскида, Ижауда, хәтта Төркиядә яшәүче язучылар да бар». Стипендиатларга килсәк, Татарстанның 85 гуманитар һәм техник ВУЗлары, техникум һәм колледжларында белем алучы студентлар бу.
2015 елда, премияне оештыруга 10 ел тулу уңае белән, «Татнефть» аның акчасын арттыру турында да карар кабул итте.

%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-5
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-6
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-10
Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары һәм стипендиатлары шагыйрә бюстына чәчәкләр куя, шигырь укый.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: