Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Фәйзи Йосыпов – татар сүз сәнгате генералы

Фәйзи Йосыпов – татар сүз сәнгате генералы

Кече Ватан патриотлары

03 мая 2020

Сүз – адәм баласының рухи байлыгы. Сөйләмең никадәр дөрес, матур һәм итагатьле булса, башкалар арасында хөрмәтең дә шулкадәр арта гына бара. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, дигән борынгылар да. Әлбәттә, сүз үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт тә таләп итә. Быел республика җәмәгатьчелеге легендар нәфис сүз остасы, беренче татар конферансьесы Фәйзи Йосыповның 110 еллыгын билгеләп уза.
Сүз кодрәте аша халкыбызга милли әдәбиятны җиткерүдә гомере буе хезмәт куйган Фәйзи Йосыповның куәтле та-вышы бүген дә олы буын күңелендә саклана.
«МАТУР СӨЙЛӘҮЧЕ МАЛАЙ»
Фәйзи Йосыповның сәхнәдә чыгыш ясаган вакытларын күрмәсәм дә, университетны тәмамлап, «Казан» радиосында эшли башлагач, аның белән очрашып, тапшыру эшләгән идек. 90 яше якынлашканда да Фәйзи ага Бауман урамындагы «Чәй йорты»на төшке ашка йөри иде. Аны таныйлар, ул урам тутырып йөри, танышлары белән татарча сөйләшеп бара. Берочтан хәтер сандыгында сакланып калган хатирәләре белән уртаклаша.
Авылда яшәгәндә үк, Яуширмәнең җор телле Катәй бабай дигән кешесе аңа Тукай шигырьләре басылган китап бүләк иткән була. Һәфтиякне шартлатып укыган бала бу китапка бик нык куана. Андагы шигырьләрне күңеленә сеңдереп, авылдашлары арасында яттан сөйләп йөри башлый. «Матур сөйләүче малай» исеме тагалар аңа.
«Чистай районының бөтен дөньяга танылган Яуширмә авылында туганмын. Гаиләдә 12 баланың унбере малай, бер кыз тәгәрәп үстек. Ачлык елларында әти-әниебез дөнья куйды. Балаларның кайберләрен Уралда яшәүче олы абыебыз Гали сыендырды. Кайберәүләребезне Гаяз Исхакыйның энесе Хәсән Исхаков үзләренә алып кайтты. Ә аннары кеше булсын, укысын, дөньяга чыксын, дип Казандагы үксезләр йортына урнаштырды...», – дип яза Фәйзи Йосыпов бала чагы турында.
Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, педагогия техникумына укырга керә һәм Г.Камал театры актеры Касыйм Шамил җитәкчелегендә оештырылган балалар театрына йөри башлый. «Касыйм абыйга рәхмәт, ул мине артист ясады», – дигән иде Фәйзи абый үзе дә.
Балалар театры оештырган әдәби кичәләрнең берсендә Фәйзи Һади Так¬ташның «Нәни разбойник» шигырен укый. Автор үзе дә кичәдә катнашканга күрәме инде, егет дулкынлана, әмма сынатмый. Малайны Һади Такташ үзе дә мактый, җылы теләкләрен җиткерә. Галиәсгар Камал исә: «Тавышың көр чыга, чәчең дә бөдрә, сиңа артист булырга кирәк!» – дип, Фәйзине үсендереп җибәрә.
«Педагогия техникумында бер ел укыгач, театр техникумына күчкәндә имтихан тапшырасы бар иде. Миңа буең бәләкәй, дип бәйләнделәр. Кабул итү комиссиясендә Кәрим Тинчурин үзе утыра иде, мине урындыкка басты¬рып, сәләтемне күрсәтергә кушты. «Айть (сөйлә – М.К), малай!» – диделәр. Менә шуннан бирле, «айтәм» инде, тиздән туксанга җитәм, әле һаман шигырь сөйләүдән туктаган юк», – дип шаярта иде.
Фәйзи Йосыпов театр техникумының икенче курсында укыганда цирк артисты булып та эшләп ала. Бу юнәлешкә язучы Шәриф Камал фатиха бирә. Казан циркында 1927–1929 нчы елларда СССРның халык артисты Михаил Румянцев «Карандаш» образында чыгыш ясый. Менә шул легендар артист белән татар егетләре – Фәйзи – Кодрәбаш, Морзи – Каракаш та халык күңелен күтәрүдә хезмәт куя. Бу ике егетне «Фәйзи-Морзи дуэты» дип тә атыйлар.
1930 елда егет Казан театр техникумының режиссерлык, актерлык бүлеген тәмамлый. Фәйзи Йосыпов Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Кәшифә Тумашева, Гомәр Дәвишев кебек татар сәнгатенең күренекле вәкилләреннән белем ала. Техникумнан соң ул күпмедер вакыт театрда эшли. Аннан Кызыл Армия сафларына алына. Хезмәт иткән вакытта да, сәхнәдән аерылмый, үзешчән сәнгатькә җитәкчелек итә, чыгышлар ясый.
Беренче укчы татар полкында хәрби хезмәтен тутырып кайткач, ике ел Мәскәү эстрадасында эшли. Анда ул рус эстрадасы осталары Смирнов-Сокольский, Илья Набатов, Аркадий Райкин, Ирма Яунзем иҗатлары белән якыннан таныша, күренекле сүз остасы Владимир Яхонтов чыгышларын тыңлый. Мәскәү эстрадасында талантлы җырчылар Наилә Рәхмәтуллина һәм Асия Измайлова белән бергә иҗат итә. Аңа Фәйзулла Туишев белән гастрольләрдә булырга, беренче профессиональ җырчыларыбыз Фәттах Латыйпов концертларында катнашырга туры килә. Фәйзи ага атаклы татар җырчылары Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Гөлсем Сөләйманова, Сара Садыйкова концертларында алып баручы була.
1937 елда Татар дәүләт филармониясе оештырылгач, Фәйзи Йосы¬пов шушы коллективның артистына әйләнә. Аның гастрольләргә бай иҗади эшчәнлеге биредә башлана. Республика сәхнәләрендә танылган сәнгать остала-ры катнашында концертлар алып бара, профессиональ яктан да, репертуар туплау өлкәсендә дә иҗади тәҗрибә туплый. Татар әдәбияты әсәрләреннән тыш, Фәйзи Йосыпов репертуарында Владимир Маяковский, Александр Твардовский әсәрләре дә урын ала.
10.Фәйзи Йосыпов җитәкчелегендәге филармония артистлары бригадасы. Сталинабад шәһәре. 1957
Фәйзи Йосыпов җитәкчелегендәге артистлар бригадасы гастрольләрдә. Сталинабад (хәзер – Дүшәнбе, Таҗикстан) шәһәре, 1957 ел.
БЕЛЕШМӘ:
Фәйзи (Фәйзрахман) Йосыпов Чистай районының Яуширмә авылында 1910 елның 24 декабрендә күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Сәяр, әнисе Нурҗамал исемле. Унбер яшендә ятим калгач, ул Казан балалар йортында тәрбияләнә. Казан театр техникумында укый. 1930 елда Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Армиядә хезмәт итә, аннан соң ике ел дәвамында Мәскәү эстрадасында эшли. 1937 елдан Казанда Татар дәүләт филармониясе оештырылгач, шунда эшкә урнаша. 1939 елда Мәскәүдә эстрада артистларының I Бөтенсоюз конкурсында дипломант исеме яулый. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. 4 ел сугышта катнашканнан соң, кабат татар сәхнәсендәге хезмәтен дәвам итә. 1957 елда аңа «ТАССРның атказанган артисты» исемен бирелә.
2001 елда 91 яшендә бакыйлыкка күчә.
ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ
1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. Ленинград фронтына эләгә. Туплар атудан тынып торган арада фронттагы солдатлар каршында чыгышлар ясый.
Фронттан кайткач, артист тагын авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөреп, концертлар куя. Ягымлы, көчле тавышка, тапкыр сүзгә, тамашачы белән аралашу, импровизация осталыгына ия булып, нәфис сүзнең тәмен белеп, сүз сәнгатен тамашачы күңеленә ирештереп, халык мәхәббәтен яулый.
«Шигырьме ул, прозамы, куплет яисә такмакмы, хәтта буффонада һәм клоунада әсәреме, әгәр алар кешене ышандырырлык итеп башкарылса, эстрада өчен берсе дә хилаф эш түгел. Бары тик чынбарлыктан читкә китмәсеннәр дә, якты киләчәгебезгә хезмәт итсеннәр. Шул чагында эстрада жанрының бу төре әйбәт, тегесе начар дип әйтергә урын калмый». (Фәйзи Йосыпов сөйләгәннәрдән)
Чордашлары Фәйзи Йосыповны киң эрудицияле шәхес буларак еш искә ала: «Сөйләшеп туймаслык гаҗәеп бер кеше иде. Г.Тукай исемендәге Та¬тар дәүләт филармониясендә озак еллар эшләү дәверендә ул Россияне аркылыга-буйга йөреп чыкты. Репертуары гаять бай, аның башкаруында Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Әнгам Атнабаев, Салих Баттал әсәрләре тамашачы күңелендә аеруча дулкынла¬ну хисләре тудыра. Гомеренең азагына кадәр җор телле, шаян холыклы сәхнә генералы булып кала бирде» – дип яза үз истәлекләрендә Татарстан һәм Рос¬сиянең халык артисты Айрат Арсланов.
Фәйзи Йосыпов татарның бик күп данлыклы кешеләрен күреп, алар белән аралашкан. Бу җәһәттән ул, шагыйрь әйтмешли, илче дә. Аларның һәркайсы турында хатирәләрен яңарта. «Авылда Хәсән абыйда укыганда, Гаяз Исхакый авылга кайткан иде. «И, канәтләр», – дип, без ярлы крестьян балаларына рево¬люция турында сөйләде кебек. Сүзләре хәтердә калмаган. Ә менә сары мыегы истә... Муса (Муса Җәлил. – Ред.) мине кызлар белән танышырга өйрәтте. Кызлар янына беренче мәртәбә ул алып барды. Бик үткен, зыялы кеше иде, шигырьләрен сәхнәдән күп укыдым».
портрет. Ф. Юсупов
Иҗат бәхете ялкынлы булса да, шәхси тормышында аны фаҗигале язмыш озата бара, ләкин ул беркайчан да уфтанмый шикелле. «Гаилә тормышым бик катлаулы булды минем. Өч тапкыр өйләндем, өч хатыным да үлде. Дүртенче тапкыр өйләндермәкчеләр иде, Айрат Арслан каршы чыккан. Ике улым бар иде. Берсе вафат инде. Менә шуның улы белән яшәп яткан көнем. Ике бүлмәле фатирда бишәү яшибез. Сугышта катнашып, ут эчендә йөргән кеше мин. Пенсияне әйбәт алам, Аллага шөкер!»
Безнең халыкта җор телле, чичән кешеләр элек-электән булган. Алар бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында чыгыш ясаган. Андый кешеләрне туйларда «мәҗлес күтәрүче, табын атасы» итеп билгеләгәннәр.
Профессиональ эстрадага килсәк, беренче татар актеры Ильяс Кудашев-Ашказарскийның төрле концертларда нәфис сүз сөйләгәне мәгълүм. Шәрык клубында Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев үзләренең шигырьләрен укыган. Күренекле трагик актер Мохтар Мутинның да русча һәм татарча декламация сөйләгәне билгеле. Һади Такташ, Гадел Кутуй да үз шигырьләрен сәнгатьле итеп укучы трибун шагыйрьләр булган. Ә инде профессиональ рәвештә нәфис сүз белән шөгыльләнүчеләрдән язмабыз герое Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдиннарның иҗат лабораториясе җентекләп өйрәнүгә лаек. Һәрбер сүзгә җанлы сулыш өреп, һәрбер сүзнең тәмен тоеп, тамашачы күңеленә җиткерә алган, сүз сәнгатенә чын мәгънәсендә табынган осталар буыны бит алар! Әле үзләреннән соң лаеклы алмаш тәрбияләгән чын остазлар да. Айрат Арсланов, Рәшит Сабиров – Фәйзи Йосыповның сәхнәдәшләре һәм шәкертләре...
«Битемдә никадәр җыерчык бар, гомеремдә шулкадәр концерт бирдем, 1000 гә кадәр санадым, аннан арыдым. 75 ел гомерем сәхнәдә кеше көлдереп үтте, әмма үземнең кеше көлкесенә кал-ганым булмады. Көлә белгән кеше генә озак яши, озак яшәүнең тагын бер сере – кешеләрне ярата белүдә. Аннары алар үзеңне дә синнән артыграк итеп яраталар. Тирә-юньдәгеләр белән һәрва¬кыт дус яши белергә кирәк. Бер берең белән аралашып, хәл әхвәл белешеп яшәргә, кеше елаган вакытта кушылып еларга, җырлаганда җырларга кирәк. Яшьләргә яшьнәп яшәргә! Бернәрсәгә дә бирешмәскә, кайгыларга, авырлык¬ларга баш имәскә. Яшьлек бер генә килә, ике килми», – дия иде дип, искә алалар аны якташлары.
Фәйзи Йосыпов, сәхнәдә армый-талмый 75 ел буе хезмәт итеп, ана телебез, матур әдәбиятыбыз сагында көч куя. Яуширмә авылында һәвәскәр артистлыктан башланган сәхнә юлы халкыбыз йөрәгендә лаеклы урынын алды һәм, чыннан да, татарча сәнгатьле сөйләмнең генералы итеп танытты!
К.Габидуллин, Әлфия Авзалова,Ф.Йосыпов
Филармония артистлары: К. Габидуллин, Әлфия Авзалова, Фәйзи Йосыпов.
МӘЗӘКЧЕ ТУРЫНДА
МӘЗӘКЛӘР...  «КҮР ӘЛЕ СИН, Ә?»
Танылган җырчы Габдулла Рәхимкулов йоклаганда бик нык гырлый иде, диләр. Аның бу гадәтеннән тәмам туеп беткән Фәйзи Йосыпов гастроль вакытында моның белән бергә фатир төшмәскә тырыша. Бервакыт поездда: «Берәр кич булса да тынычлап йоклармын», – дип, икенче вагонга кереп урнаша. Яшь артистлар Фәйзи аганы кызык итәләр: тавыш операторын күндереп, Габдулла Рәхимкуловның гырлау тавышын магнитофонга яздырып алалар да Фәйзи аганың күрше купесыннан язманы «яңгыраталар». Үзәгенә үткән гырлауны ишетеп уянган конферансье узалдына болай дип куя:
– Кирәк бит, ә? Бу Апушның гырлавы күрше вагоннан да ишетелә икән...
ФӘЙЗИ БАБАЙ ТЕАТРЫ
Элегрәк гастрольләр өчәр айга сузыла торган була. Артистлар бер-берсеннән ялыгып, алҗып бетә, гаиләсен сагына. Татарның беренче нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов озын озак сәфәрләрне «җанландырыр» өченме, кызык ясапмы, бригададагы ар¬тистлар арасына үзе үк «чөй кагып», аларны әрләштереп йөри икән. Эш болай була. Район үзәкләренең берсендә ул кунакханәдә Сара Садыйкова янына килә дә куе, матур тавышы белән:
– Саруш, синең турыда Зифа нәрсә ди бит әле... Сара хәзер көйләрне элеккегечә ма¬тур язмый инде, кайнарлыгы суынды, бетте, ди. Шулай дип тора, малай!
Сара ханым, табигый ки, ачуланып, борчылып кала. Фәйзи ага исә, бүлмәсенә барып, Зифа Басыйрованы эзләп таба:
– Карале, Зифакаем! Сара нәрсә ди бит әле... Бу Зифа көйләремне бозып җырлый. Әй, җырчы түгел инде, ди. Менә!
Кайнар темпераментлы Зифа ханымның да бу сүзләрдән саруы кайный башлый. Ике хатын бер-берсен табып әрләшә кала, Фәйзи ага кармакларын ала да, мыек ас¬тыннан гына елмаеп, су буена балыкка китеп бара. Ул әйләнеп кайтканчы, зыялы ике ханым әйтәсен әйтеп, эшнең хикмәтенә төшенеп, аңлашып, инде суынып, дуслашып та өлгерәләр һәм «болгатучы»ны көтәләр. Ишектән күренүгә үк, Фәйзинең өстенә ябырылалар. Фәйзи бабаң да эшнең шу¬лайрак бетәсен чамалаган күрәсең, йөрәген тотып идәнгә утыра. «Уф, әллә нәрсә булды, күз алларым караңгыланды, үләм ахры!» – дия-дия, валидол төймәсен кулында әвәли дә тегеләр күрмәгәндә генә колак яныннан артка чөеп җибәрә. Янәсе, авызына капты! Ханымнар тынычланырга мәҗбүр була. Фәйзи ага исә судан коры чыга. Башка чакта андый хәл булса, артистлар башта: «Фәйзи сөйләдеме моны?» – дип сорый торган булып китәләр.
«ИЛҺАМ ШАКИРОВ КУШТЫ»
1996 елның февраль аенда Түбән Кама шәһәренең мәдәният сараенда Казан артистларының «Йолдызлар сәламе» дип аталган зур концерты бара. Сәхнә ве¬тераны, нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов беренче бүлектә аракы эчүгә каршы языл¬ган бер шигырь сөйли. Программа буенча икенче бүлектә дә аның чыгышы була. Инде 86нчы яше белән барган аксакалның хәтере сыната – ул алдагы шигырен тагын бер кат сөйләргә тотына. Тамашачы аптырый, пы¬шылдаша, көлә башлый. Фәйзи ага эшнең нидә икәнлеген сизә, әмма берни булмаган¬дай, әсәрне ахырына кадәр сөйләп чыга да:
– Җәмәгать, сәхнә артында Ил¬һам Шакиров миңа: «Фәйзи абый, халык бит хәзер бик каты эчә, син бу шигыреңне тагын бер кабатлап сөйлә, аз гына булса да файдасы тияр, бәлки!» – дип, мине тагын сөйләргә күндерде, – дип шома гына үзенең ялгышын төзәтә.
Бу тапкырлыгына сокланып, тамашачы Фәйзи аганы кайнар алкышларга күмә.
ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ...
Рамил Курамшин, Татарстанның халык артисты, баянчы:
– Филармониядә эшли башлаган елны ук миңа Фәйзи абый белән бергә гастрольгә чыгарга туры килде. Шун¬дый мәшһүр артистның беренче булып мине сәхнәгә алып чыгуын һәрвакыт горурланып искә алам. 1970 ел аза¬гында 60 яшен тутырган Фәйзи абый лаеклы ялга чыкты, ләкин шуннан соң да әле ул байтак еллар дәвамында сәхнәдән китмәде, аны гел концерт¬ларга, гастрольләргә чакыралар иде. Ул үзенең бай тормыш һәм сәхнә тәҗ¬рибәсен, иренмичә, яшь буын артист¬ларга тапшырырга тырышты. Сәхнәгә алып чыгу дигәннән, тагын шуны әйтәсе килә: концертны алып баручы буларак, Фәйзи абыйның артистлар¬ны сәхнәгә чакыруы үзе бер сәнгать иде. Аның илһамлы вә дәртле сүзләре сиңа шундый көч һәм ышаныч бирә ки, үзең дә сизмәстән, сәхнәгә күктән иңгән фәрештә кебек килеп чыгасың. Фәйзи абый белән гастрольгә барсаң, моңсулану, кәефсезлек турында оныт! Ул гастрольдә инде Фәйзи абый «атмос¬ферасы» хакимлек итә: мәзәк сөйләү, дисеңме, юк кына нәрсәдән дә көлке табып шаярумы, артистлар арасында булган төрле хәлләрне искә төшерүме... Без, филармония музыкантлары, Фәйзи абыйны, үз итеп, «генерал» дип йөртә идек. Дүрт ел буена фронтта булган карт солдатка бу кушамат, әлбәттә, ошый иде, алай гына да түгел, кай¬чакта ул «образ»га кереп китеп, безгә, хәрбиләргә, боерыклар да биргәли иде, ә без бик «тырышып» аларны үти идек.
1975 елның декабрь аенда Үзбәкс¬танда гастрольдә йөрибез. Бер ра¬йон үзәгендә клубка килеп төшкән идек, ул бөтенләй ягылмаган, салкын икән. Нишләргә? Шунда Фәйзи абый: «Егетләр, бу салкында концерт куя ал¬мыйбыз, дип борылып китсәк тә, безгә берни әйтә алмыйлар, әлбәттә. Ләкин ике өч елга бер мәртәбә генә татар концертын карарга мөмкинлеге булган милләттәшләребезне шул бәхеттән мәхрүм итү гөнаһ булыр бит. Авыр булса да, тырышыйк инде. Ходай кар¬шында савабы булыр», – дигәч, без ак¬сакалыбыз сүзләре белән ризалаш¬тык. Тамашачы безгә салкын клубны җылытырлык итеп көчле алкышлар бүләк итте һәм, мең рәхмәт әйтеп, озатып калды.
Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы:
– Фәйзи Йосыпов – телебезне сак¬лауда үзеннән биниһая өлеш керткән шәхес. Аны бүген дә өлкән буын тама¬шачылар сагынып, яратып искә ала. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов концертларын алып барганда сөйләгән шигырьләре, юмористик хикәяләре бүген дә колакта чыңлап тора. Аның тавышы да көчле, дәртле иде. Йоклаган күңелләрне уя¬тып җибәрә иде. Казандагы Бауман урамының бер башында Фәйзи агай кем беләндер сөйләшсә, урамның икенче башында да ишетелеп тора торган иде. Ул сәхнәдә дә, урамда да, кешеләргә татар теленең матурлыгын, затлылыгын зур горурлык белән про¬пагандалады.
Фәйзи Йосыпов кеше буларак та та¬тарның затлы, чын аксакалы булды. Ул сәхнәгә нәфис сүз өлкәсендә иҗат итәргә килгән яшь артистлар белән үзе¬нең озак еллар туплаган тәҗрибәсен бик теләп уртаклаша иде. Шәхсән үзем дә аңа бик рәхмәтле. Минем күңелемдә иң матур хисләр генә калдырган олы шә¬хес ул. Аны сәнгатебезнең барлык артист¬лары да яраттылар, бүген дә сагынып искә алалар, «безнең Фәйзи», диләр.
Ләлә Зарипова, Чистай районының Яуширмә авылы китапханәчесе:
– Фәйзи Йосыповлар гаиләсе, Гаяз Ис¬хакыйлар белән күршеләр булып, тату, дус яшәгән. Гаязның әнисе Камәрия әби Фәйзинең кендек әбисе булган. Дөнь¬яга Фәйзи Йосыпов кычкырып, елап туа. Шунда Камәрия әби: «Һәй, бу баланың тавышы, бөтен дөньяны яңгыратырлык! Йа Раббым, яңгыратсын, бәхете, тәүфый¬гы белән туган бала булсын!» – дигән. Менә шушы сүзләр аңа сәхнә юлына хәер-фатиха булгандыр да инде.
Авыл аксакаллары истәлекләреннән:
– Гаяз Исхакыйның әтисе Гыйләҗет¬дин мулла бик укымышлы, гыйлемле кеше була, авылда мәдрәсә ачып, ба¬лалар укытуны оештырып җибәрә. Әхмәтхәсән (Гаяз Исхакыйның энесе) – Фәйзинең беренче укытучысы. Сигез яшендә мәктәп сәхнәсендә шигырьләр сөйли, спектакльләрдә катнаша. Аның сәхнә теле Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре белән ачыла.
Кызганыч ки, Яуширмәдә Йосыпов¬лар нәселеннән беркем дә калмады, туганнары да авылда юк инде.
Фотолар Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музееннан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: