«Кеше яраткан эшендә эшләсә – бәхет...»
Кече Ватан патриотлары. Габдулла Шамуков бәхетне нәрсәдә күргән
14 октября 2019
«БӘЛӘКӘЙ КОМИК»ТАН – СССРНЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫНА
Габдулла Шамуков 1909 елның 11 декабрендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең (ул чактагы Сембер губернасының Мәләкәс өязе) Әсән авылында укымышлы гаиләдә дөньяга аваз сала. Бабасы Фәттәхетдин мулла була, башлангыч дини белемне ул бабасыннан ала. Ләкин илдә вазгыять үзгәрә. Аның яшьлек еллары Бөек Октябрь революциясеннән соңгы елларга туры килә. Авыл мәктәбендә укыганда ук инде ул әдәбиятка тартыла. Шагыйрьләрнең әсәрләрен сәнгатьле итеп уку белән мавыга башлый.
Габдулланың җор теллелеге әнисе Гизенавал ягыннан күчкән булса кирәк, чөнки ул сәгатьләр буе мөнәҗәтләр көйли, Тукай әсәрләрен сөйли торган була. Булачак сәхнә остасы боларның барысын да үзенә сеңдереп үсә. Кечкенәдән күп китаплар укырга яраткан, ә үзенә ошаганнарын хәтта ятлап башкаларга да сөйләгән Габдулла. Әлеге хирыслыгын авылдашлары да үз иткән.
Истәлекләрдән күренгәнчә, Шамуковның сәхнәдәге тәүге образы – кыз бала роле. Мәләкәстә укыганда сәләтле малай драма түгәрәген дә җитәкләгән, димәк ул сәхнәне дә кечкенәдән белеп‑тоеп үскән. Татар Колмаеры авылында укыганда Габдулла пионервожатый булып та эшли (Татар Колмаеры урта мәктәбендә аның хөрмәтенә мемориаль такта куелган). Аның ялкынлы чыгышларын күргән иптәшләре: «Син киләчәктә артист яки язучы булачаксын!» – дип, малайның күңелен үсендерә. Юраган юш килә, диләр бит... Шулай килеп чыга ки: артистлыкка укырга кергәнче, сәләтле егет берара Уфада «Яңа авыл» газетасында эшли, башкорт телендә мәкаләләр язарга өйрәнә. Телләргә хирыслыгы, белемгә омтылуы исә аңа эрудит булып формалашырга мөмкинлек бирә.
Мәҗит Гафури фатихасы белән Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегендә белем алганнан соң, Габдулла Шамуков Башкорт дәүләт академия театрында эшли башлый. Биредә аңа «Бәләкәй комик» дигән кушамат та бирәләр. Әлеге кушамат (һәм амплуа) яшь артистны җитди образлардан берникадәр читләштерә хәтта. Тик аның сәләте, эчке омтылышы, зыялылыгы Әхмәт Фәйзинең «Тукай» әсәре буенча куелган спектакльдә тулысынча ачыла. Башкорт сәхнәсендә куелган әлеге әсәрнең даны бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Театр тәнкыйтьчеләре спектакльгә дә, Тукай образын сәхнәгә чыгарган яшь актер Габдулла Шамуковка да югары бәя бирә.
Халык шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты Габдулла Шамуков тормышында зур урын биләп тора. Шагыйрьнең әсәрләрен ул бәләкәй чактан ук сеңдереп үсә бит. Шуңа күрә, сәхнәдә Тукай образын тудырырга насыйп булгач та, аның әлеге эшкә дулкынланып, илһамланып алынганы табигый.
«Меңнәрнең йөрәгендә моң һәм җыр булып яңгыраган Тукай образы минем өчен дә бик якын һәм кадерле. Тукай ‑ минем шәхси һәм иҗат тормышымда тирән эз калдырган, мине бөтенләе белән биләп алган шагыйрь. Ул минем бик бәләкәй чагымнан ук хәтеремә сеңеп калган. Минем әнием, гади бер татар хатыны, Тукай шигырьләрен өзелеп ярата, аларны мөнәҗәт итеп көйли иде. Ә инде үсә төшеп, бабамның китаплар тулы кәрзиненә хуҗа булып алгач, миңа Тукайның шигырьләре белән тагын да якыннанрак танышырга мөмкинлек туды. Анда шагыйрьнең әсәрләре шактый күп иде. Мин андагы шигырьләрнең барысын да диярлек яттан өйрәндем. Шул көннән башлап алар минем аерылгысыз тормыш юлдашыма әверелделәр, бөтенләе белән минем хисләремне, уйларымны,акылымны биләделәр. Мине дә иҗат дөньясына чакырдылар».
«Мылтыклы кеше». Г.Шамуков,Ф.Халитов, режиссёр Ш.Сарымсаков репетиция вакытында
«Кол Гали». Г.Шамуков Актай ролендә
«Тукай». Г.Шамуков Тукай ролендә
«Әни килде». Рольләрдә – Г.Ибраһимова, Г.Шамуков
«Мылтыклы кеше».Г.Шамуков Ленин ролендә
Тукай образын тудыру – Габдулла Шамуковның драматик иҗатында гаять әһәмиятле этапны тәшкил итүче бер баскыч була. «Тукай образын иҗат иткәндә» дигән истәлекләрендәге тагын шушындый юллар, безгә беренче карашка җиңел генә күренгән актер һөнәренең никадәр газаплы, авыр һәм катлаулы икәнен дәлилли:
«Шагыйрьнең әсәрләрен укып, тамашачы каршында уңыш казануы бер эш. Әмма сәхнәдә шагыйрьнең үзен җанландырып күрсәтү – бөтенләй башка нәрсә. Габдулла Тукай – халыкның иң сөекле шагыйре. Халкыбыз күңелендә аның мөкатдәс образы яши, гаҗәеп сөйкемле, бөек һәм изге ул образ. Сәхнәдә гәүдәләндереләчәк Тукай өчен материал – мин үзем ләбаса, гади бер актер. Минем йөзем, күзләрем, тавышым, буем-сыным, килеш-килбәтем, кыяфәтем. Мин бит – җирдә яшәүче гади кешеләрнең берсе. Габдулла Тукай исә, гади кеше түгел – «көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез» ич ул. Мин, сәхнәгә Тукай булып чыгып, халык хыялындагы нурлы сурәтне бозармын, халкыбызның хисләрен рәнҗетермен, дигән уйлар белән борчыла башладым. Бу борчылу авыр бер чиргә әйләнеп китте. Мин хәтта актерлык кабилиятемә дә шикләнеп карый башладым. Сәхнәгә килүем дә бәлки саташу гына булгандыр...»
Мондый масштаблы рольгә яшь артист, әлбәттә, бар көче‑куәте белән алынган. Тукайның бөтен иҗатын диярлек барлап, укып, ятлап чыккан. Образ тудырганда артистның затлы нәселгә нисбәтле булуы да ярдәм итми калмагандыр. Бу урында Габдулла Шамуковның шәҗәрәсе Габделҗаббар Кандалыйга барып тоташканлыгын да билгеләп узарга кирәк.
Композитор Н.Җиһанов,артист Г.Шамуков,язучы Ә.Фәйзи
МӘСӘЛ ОСТАСЫ
СССРның халык артисты Габдулла Шамуков үзенең күпкырлы иҗаты белән дәрәҗәле сәхнә осталаларыннан шактый аерылып тора. Сәхнәдә Тукай, Ленин, Хуҗа Насретдин кебек киң диапозон таләп иткән һәм гаять җаваплы, катлаулы образлар тудыруы белән генә дә онытылмаслык эз калдырыр иде ул театр тарихында. Әмма ул үзен башка өлкәдә дә сынап карый. СССР Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла Шамуковның әдәби эшчәнлеге аерым соклануга лаек. Дөнья классикасы әсәрләрен тәрҗемә итү белән бергә, Габдулла Шамуков әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм шигырь төзелешенә кагылышлы теоретик хезмәтләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш.
Дөньядагы милләтләрнең әдәбиятында бармак белән генә санарлык булган мәсәл язу остасы да була ул. Крыловның мәсәлләрен татарчага тәрҗемә итеп кенә калмый, ә үзе дә татар мәсәлчесе булып таныла. «Парнас» дип исемләнгән мәсәлен укыганда, күңелдән бу фикер иясенең алдан күрү сәләте дә булган икән, дигән уй ялтырап уза:
Пьесалар тәрҗемә итү, сәхнәдәшләренең иҗатына багышлап тирән анализлы күпсанлы мәкаләләр язу, әле киртәләр куелган, тыелган чорда ук татарның шанлы тарихын, аның даһи шәхесләрен өйрәнү. Артист булу белән бергә алып барылган бу эшчәнлекне зур әдәби һәм фәнни, гыйльми хезмәтләр буларак бәяләрлек.
«Тукай» әсәре авторы Әхмәт Фәйзи, спектакльне тамаша кылгач: «Мин сәхнәдә чын Тукайны күрдем», – дип, Габдулла Шамуковка югары бәясен биргән.
Габдулла Шамуков башкорт сәхнәсендә эшләгәндә бер‑бер артлы көчле, якты, тамашачы күңелендә уелып калырлык образлар тудыра. Ә инде утыз җиде яшендә, Бөек Ватан сугышыннан соң, ул Казанга килә. Үзенең иң парлак вакытында Татар дәүләт академия театрында эшли башлый ул. Казан тамашачысы алдында беренче тапкыр Ульянов-Ленин образында таныла.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров өлкән сәхнәдәше турында җылы хатирәләрен яңарта:
– Габдулла абый – РСФСРда милли театрда Ленин образын сәхнәгә күтәрүче беренче артист. Ул Владимир Ленин ролендә сәхнәгә килеп чыгуга, бөтен тамашачы аягүрә басып кул чаба башлый иде. Сүзен сөйләргә ирек бирмиләр, кыяфәте шулкадәр охшаган була ки, хәтта бергә уйнаган артистлар да шакката. Габдулла абый болай дип әйтә торган иде: «Шулкадәр каушадым, ничек уйнаганымны хәтерләмим дә». Мин Мәскәүдә Ленин ролендә уйнаган артистларны да күрдем, ләкин тамашачының аларны аягүрә басып, алкышлап каршы алганын хәтерләмим.
Бу дан, абруй артист өчен иң зур сынауларның берсе дә була. Син шушы рольне уйнап, үзеңне бөек артист буларак исбат итәсең яки шуның белән бөтенләйгә сүнәсең ягъни. Артист өчен иң кадерлесе – Ленинның фикере һәм эчке темпераменты була. Ул үзенең бөтен көчен, сәләтен, акылын шуңа җигә. Габдулла абыйның тышкы кыяфәте Ленинга бик якын: зур баш, җыйнак гәүдә, кысылыбрак торган күзләр, борыны, эчке мөлаемлеге (руслар аны «внутреннее обаяние» диләр) тамашачы тарафыннан аны Ленин ролендә кабул итәргә бик нык ярдәм итә.
«…Безгә хәзер Ишәк хоры төзү кирәк,
Читләр кереп таркатмасын өчен хорны,
Шундый тәртип кирәк монда:
Кем дә кемнең тавышында
Чагылмаса Ишәк моңы
Андыйны без
Парнас тауга мендермибез…»
Нәфис сүз сөйләве белән дә танылган актерның радиодагы язмаларын театр уку йортларында осталык дәресе итеп кулланырга иде, ди бүгенге сәнгать белгечләре. Татарстан радиосы фондында, чыннан да, бәхетебезгә, диик, аның башкаруында күп кенә әдәби мирасыбыз үрнәкләре сакланып калган.
Киң кызыксыну сәләтенә ия булган шәхес гомере буена белемен арттырудан туктамый. 1952 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый, үзлегеннән күп укый. Габдулла Шамуковны якыннан күреп белгән замандашлары аның тирән белемле булуына соклануын белдерә.
Кич утырып сөйләшүләр вакытында ул татар тарихы сәхифәләрен еш искә ала торган була. «Сезнең буын бәхетсезрәк булды шул, сез татар тарихын да, аның ханнарын да, патшаларын да белмисез. Бәлки, дөньялар үзгәрер әле, тарихны гел яшереп ятмаслар», – дип өмет белдерә торган була Шамуков.
Киңкырлы иҗатчы, педагог булудан тыш, мөхтәрәм сәнгатькәр җәмәгать эшьләрендә дә актив катнашкан. Кыю фикерле, кирәк чакта таләпчән дә була белгән язучы-артист беренчеләрдән булып Сөембикә манарасы турында язып чыга.
1970 нче елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитетында аның татар халкы мәсьәләләрен кайгыртып йөрүләрен бүген дә сагынып искә алучылар бар. Тормышның һәр мизгеленнән тәм таба, бер минутын да бушка уздырмый торган була ул. Ихтыяр көче шундый куәтле булса да булыр икән кешедә: көне‑төне эшли, тәрҗемә итә, үзенә шөгыль таба белә. Кирәк икән, чын мәгънәсендә гыйльми мәкаләләр яза. Галиәсгар Камал театрының музей архивында сакланган язмаларны барлаганда, милләтпәрвәр артистның тел турында ачынып язганнарына күз төшә. Вакытлы матбугатта аның милләт, тел язмышына нисбәтле тирән фикерле, җентекле анализлы язмалары, әйтерсең лә, бүгенге көн халәтен тасвирлый.
«Татар халкы, сан ягыннан, Советлар Союзында бишенче урында тора. Һәм шул күпсанлы халыкның ана телендә бер генә махсус урта яки югары уку йорты да юк. Халык саны, Татарстанныкына караганда, күпкә азрак булган Союздаш җөмһүриятләр исә, андый уку йортларыннан файдаланалар. Бу бик яхшы. Тагын шунысы да бик әйбәт: бу җөмһүриятләрдә милли телне монда яшәүчеләрнең һәммәсе өйрәнә. Берничә тел белү шәхеснең карашын гына киңәйтә ләбаса! Нигә соң автономияле җөмһүриятләрдәге милләтләрнең теленә генә кимсетеп карыйлар?..
Милли мәктәпләрне тоташтан урыс теленә күчерүнең ялгыш адым икәнлеге инде хәзер үк ап-ачык. Аяныч хәлләр артык тирәнгә киткәләгәнче, бу хатаны төзәтергә кирәк. Тәкъдимне ерактагы төбәкләрдән көтәргә ярамый, чөнки кайберәүләр мәктәпләрне урыслаштыруга каршы чыккач, милләтчелектә гаепләп, аларның авызларын томалаганнар. Гаҗәп: ни өчендер «милләтчелек» тамгасы аз санлы халык вәкилләренә генә сугыла, ә партиянең Х съездында каралган төп мәсьәлә онытыла. «... Съезд үзенең төп һөҗүмен иң куркыныч күренешкә – «бөек урыс» шовинизмына каршы юнәлтә», – дигән сүзләр истән чыга».
ИСТӘЛЕКЛӘР
Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин истәлекләреннән:
– Иҗат биографиясе дә кызыклы аның. Үзе мишәр кавеменнән чыкса да, башкорт театрында башкортча сөйләп уйнаган. Аннан Камал театрына күчеп, зур артист дәрәҗәсенә иреште. Артист булырга җыенган яшьләрне татарча дөрес сөйләшергә өйрәтте. Мавыгучан кеше иде. Бер эшне дә өстән‑өстән генә эшләмәде. Бервакыт театрда шахмат уйнау модага керде. Спектакль барганда тәнәфес вакытында артистлар шахматка утыралар иде. Анда инде, әлбәттә, Габдулла абый да була. Уйнаганда берәр пешка отса, Берлинны алгандай сөенә, үзенекен «ашасалар», башын учлары белән кочаклап, коридор буйлап йөренә. Тәнәфестә кием алыштырырга кирәк булса, костюмер кызлар: «Габдулла абый, Габдулла абый», – дип янында сайрап торалар. Ул киенә‑киенә уйный. Шундый хәл дә булды, киенә‑киенә уйнаганда, режиссер ярдәмчесе радио аша: «Шамуков, сәхнәгә!» – дип кычкыра. Габдулла абый кальсоннан гына сәхнәгә атылып чыга, артистларның күзләре акая, тамашачы көлә. Габдулла абый югалып калмый: «Гафу итегез, мин тиешле формада түгел икәнмен», – дип сәхнәдән чыгып, чалбарын яхшылап киеп керә.
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй истәлекләреннән:
– Әңгәмәләрнең берсендә мин: «Габдулла абый, имеш, сез Кольцода озак кына вакыт трамвай көткәнсез икән. Трамвай көттереп кенә килгәч, сез, өйгә керәм дип уйлап, галошларыгызны асфальтта салып калдырып, трамвайга кереп киткәнсез, диләр. Шул дөресме?» – дип сорап куйдым. Ул башта рәхәтләнеп бер көлде. Аннары: «Шулай дип сөйлиләрмени? Булгандыр инде. Булгандыр... Ул чакта минем Сөембикә манарасының тарихын язып йөргән вакыт иде... Булды бугай шул...» – диде.
Татарстанның халык артистыЛуара Шакирҗан истәлекләреннән:
– Киң вә нечкә күңелле, кешеләргә яктылык, шатлык китерүче, ә үзе моңсу дәү клоун сыман яши күңелдә Габдулла абый. Йөрәгемне тырнап торган бер әрнү булып та яши. Беренчедән, кем-кем, ә инде беренче булып Тукайны сәхнәдә сурәтләгән, татарның тарихында да бик төптән «казынган», СССР Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла Шамуков ник соң Тукай бүләгенә тәкъдим ителмәгән?! Күпме пьесалар, Шекспирның әсәрләрен, Крылов мәсәлләрен тәрҗемә иткән, үзе дә шәп мәсәлче! Сүз уңаеннан, мәсәл язу остасы бармы бездә бүген? Көләрлек, акыл бирерлек күренешләр беткәнме әллә юкса?!. Бетмәс алар кешелек дөньясында. Ә менә шагыйрь талантын гына түгел, никадәр зирәклек, үткен акыл, психологик тоемлау, белем, җәмгыятьне, сәясәтне үтәли күрү һәм башка аерым фикерләү, күзаллау талантын да таләп иткән мәсәл язучылар сирәк. Юк, хәтта! Габдулла ага сирәк, кабатланмас шәхес иде! Нинди гаделсезлек! Нинди тар күңеллелек бу бездә! Бик аяныч... Гафу итеп булмаслык... Бәяләп бетермибез, сакламыйбыз шундый бөек талантларыбызны!..
«СҮЗНЕҢ ТӨСЕН КҮРҮЧЕ»
Сәхнә телен өйрәткәндә:
«Cүзнең төсе, авырлыгы, хәтта исе бар. Кайбер сүзләр кош мамыгы кебек җиңел, ә кайбер сүзләр кургаш сымак авыр була. Сүзнең тәэсир итү көчен тоеп сөйләргә кирәк... Сүздәге бөтен авазлар: тартыгы да, сузыгы да тамашачыга ишетелергә, аңлашырга тиеш. Авыз эчендә ботка пешермәгез. Сүзнең мәгънәсен үзең аңласаң гына, ул тамашачыга барып җитә», – ди торган була Габдулла Шамуков.
Габдулла Шамуков педагог буларак та зур уңыш казанган шәхес. Ул татар сәхнәсенә үзе шикелле үк киң һәм кыю фикерле, талантлы артистлар әзерләгән остаз. Шәүкәт Биктимеров, Ирек Баһманов, Айрат Арсланов, Наил Әюпов, Наил Шәйхетдинов, Рәсим Сәләхов, Илдар Хәйруллин, Дамирә Кузаева, Фирдәвес Хәйруллина, Луара Шакирҗанова.
Татарстанның халык артисты Хәлим ага Җәләлов та – аның талантлы укучыларыннан берсе. Менә ничек искә ала ул остазын:
– Ул кырык биш елдан артык Уфа, Казан театр училищеларында сәхнә телен укыта, сөйләү техникасын өйрәтә. Бу тәҗрибәле остазда дүрт ел укуымны үземнең бәхетем дип саныйм. Үзе дә менә дигән нәфис сүз остасы безгә сүзнең кадерен белергә, мәгънәсен аңларга, аның җегәрен, кодрәтен, тәмен тоярга өйрәтте. Шигырь, хикәя укырга өйрәтүенә тукталып тормыйча, мәсәлләр укырга өйрәтүен генә әйтеп үтәм. Үзе дә оста мәсәлче, Крылов мәсәлләрен иң шәп тәрҗемә итүче, күрәсең, мәсәл жанрын аерата якын күргәндер. Менә ул Ишәк булып сөйли, яки Төлке булып җавап бирә, һәм шунда яраткан остазыбыз күз алдыбызда тышкы кыяфәте, рәвеше, тавышы белән хәйләкәр Төлкегә, явыз Бүрегә, аңгыра Ишәккә әверелә дә куя. Чын әгәр!.. Аның хәрәкәтләре, йөреше, күз карашлары – нәкъ инде менә шушы мәсәлнең персонажлары. Мәсәлгә ул игътибарны да күбрәк бирде. «Мәсәл бит ул – тәмамланган драма әсәре. Аның идеясе дә, композициясе, образлары, конфликты да бар», – дия иде.
Сәнгать мөгаллиме укучыларында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп, зәвыкларын формалаштырып кына калмаган, артист буларак мөсәкыйль иҗат юлына баскач, тормыш киртәләрен җиңәргә дә өйрәткән.
Әдәбият, сәнгатьнең төрле тармакларында Габдулла Шамуков үзенең иҗат куәсен дәлилли. Нинди генә өлкәгә алынса да, һәркайсында үз сүзен әйтә алган сәнгать әһеле. Актер буларак, 50 елга якын сәхнә гомерендә татар театр сәнгате тарихында онытылмаслык бик күп образлар калдырган, төрле характерлар иҗат иткән ул. Замандашлары искә алганча, Галиәсгар Камал театрында барлык режиссерлар белән дә аңлашып эшләгән. Алар исә Габдулла агайны рольгә куюны, үз спектакленә алуны мәртәбә санаганнар. Ник дигәндә, даһи актерның сәхнә образларында халыкчанлык, гадилек, җылылык бөркелеп тора. Алар тормыш хакыйкате белән сугарылган.
Заманында татарны телевизор экраннары каршына җыя торган «Клад» нәфис фильмы бар иде. Халык язучысы Гариф Ахуновның Татарстан нефтьчеләренә багышланган «Хәзинә» романына нигезләнеп төшерелгән кинокартинада ул төп геройның карт әтисен, татар агасы Шәвәли образын башкара.
Г.Шамуков яшәгән йорт диварында мемориаль такта ачу тантанасы
Габдулла Шамуков 1981 елның сентябрь аенда 72 яшендә дәваланмый торган авырудан соң бакыйлыкка күчә. Тик, ни хикмәттер, Казанда бүгенге көнгә кадәр аның исеме белән аталучы урам, парк, хәтта музей почмагы да юк! Аның әтрафлы иҗат эшчәнлеген яктырткан, эксклюзив фотолардан, кызыклы материаллардан торган китап та эшләнелмәгән әле... Югыйсә, СССРның халык артисты, торгынлык елларында ук халкыбызның мәнфәгатьләрен яклап чаң суккан публицист, милләтпәрвәр көрәшче моңа бик тә лаек! Шулай да, ул бәхетле иҗат юлы узган дияр идем. Максатына киртәләрне җимерә-җимерә булса да барган, милләт язмышын кайгырткан бу зат. Әнә үзе дә бит бәхет төшенчәсен ничек шәрехли: «Кеше яраткан эшендә эшләсә – бәхет, уңышларга ирешсә – бу зур бәхет. Ә аның шул уңышларын күреп, вакытында бәяли белсәләр – бу инде иң зур бәхет!»
Добавить комментарий