Гаяз Исхакыйны замандашлары ничек истә калдырган
Кече ватан патриотлары
12 октября 2018
1878 елның 23 февралендә (иске стиль белән – 10 февральдә) Казан губернасы Чистай өязенә кергән Яуширмә авылында зыялы гаиләдә дөньяга килә ул. Замандашлары әйтүенчә, әтисе Гыйләҗетдин «Чистай тарафларында гыйлеме белән шөһрәт тапкан» мулла, әнисе Камәрия исә ул якларда шулай ук белеме һәм азатлык идеяләре белән танылган Морат мулла улларының берсе – Мөслимвәли хәзрәт кызы була. Кайбер балалары дөньядан иртә китү сәбәпле, Гыйләҗетдин белән Камәрия бөтен өметләрен кечкенә Гаязга баглый: аңа гыйлем һәм тәрбия бирүне приоритет итеп куя. Гаяз үзе дә бик зирәк булып чыга, яшьли үзе кебек балалар арасында үткенлеге белән аерылып тора. Инде биш яшендә өйләрендә укырга-язарга өйрәнеп, әбисе Мәхфүзә остазбикәдән «Иман шарты»ннан сабак ала һәм гарәп китапларыннан ул вакытта танылган «Кырык хәдис»кә җитә. 1890 елда Чистайның «Камалия» мәдрәсәсенә укырга керә, 1893 елда Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә күчә. Тиз арада мәдрәсәдәге иң яхшы укучы шәкертләрнең берсе булып таныла. Ул һич тә мәдрәсә программасы белән канәгатьләнми, үзлегеннән белемен күтәрү белән шөгыльләнә. Төрки дөньяда танылган «Тәрҗеман» газетасын даими укып бара, төрек телендәге әсәрләр белән таныша. 1897 елда, остазы Һади Максудига ияреп, Печән базары мәхәлләсенә, аннары Яңа бистәдә Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт ачкан мәдрәсәгә күчә, анда бераз акча эшләү нияте белән хәлфәлек тә итә башлый.
Шул чакта аңарда рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән танышу ихтыяҗы туа. Ә моның өчен рус телен әйбәт белергә кирәк була. 1898 елда ул рус мәктәбенә укырга керә. Татарлар арасында миссионерлык итү нияте белән ачылган Татарская учительская школа алдынгы карашлы татар яшьләрен үзенә җыйган уку йорты буларак билгеле. Гаяз Исхакый белән бергә анда Һади Максуди, Хөсәен Ямашев, Гафур Колахмәтов һ.б. татар дөньясының әйдәп баручы көчләренә әвереләчәк шәхесләр укый. Биредә Гаяз үзенең белем алу даирәсен киңәйтә бара. Рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән ныклап кызыксынып китеп, Иван Тургенев, Лев Толстой, Ги де Мопассан, Оскар Уайльд кебек күренекле әдипләрне үзләштерә. Алар аның рухи дөньясын, эстетик зәвыгын баетып, үстереп кенә калмый, әдәби иҗат белән шөгыльләнү теләген дә тудыра. Ул яза башлый. Нәтиҗәдә, әлеге мәктәптә укыган елларында булачак әдипнең беренче иҗат җимешләре – «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900), «Бай углы» (1903) повестьлары, «Өч хатын берлә тормыш» (1900) пьесасы дөнья күрә.
1902 елда Исхакый Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә.
К и е р е н к е м ө г а л л и м л е к эше белән бергә, Исхакый мәдрәсәнең җәмәгать тормышында да актив катнаша. Ашханәдә, йокы бүләмәләрендә тәртип урнаштыра. Шәкертләрнең аң-белемен арттыру максаты белән яңа фәннәр укытуны кертә, атна саен әдәби кичәләр уздыра. «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салган Әхмәт Хөсәеновның васыятьнамәсен раслау комиссиясе әгъзасы буларак, әлеге бай васыять итеп калдырган ярты миллион сум акчаны мәгариф эшләрендә файдалануда катнаша.
Аның һәр нәрсәдә гаделлеккә, хакыйкатькә омтылуы шәкертләргә бик нык тәэсир итә. Актив һәм инициативалы шәхес буларак, Исхакый үз тормышыннан канәгать булып, йокымсыраганрак хәлдә яшәгән мәдрәсәне уятып җибәрә һәм аның яшәешенә заман рухы өрә. Үз җайларына яшәргә күнеккән мөгаллимнәргә Исхакыйның мәдрәсә тормышын болай «болгатып» җибәрүе, аларның тынычлыгын алуы ошамый, әлбәттә. Һәм алар үзе дә тынгысыз, башкаларга да тынгы бирмәгән бу «ала карга» мөгаллимнән тизрәк котылу ягын карыйлар. Исхакый мәдрәсәдән чыгарыла, кабат эшсез кала. Шушы арада ул «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен төгәлли һәм аны дөньяга чыгару эшенә керешә.
1903 елның җәендә Исхакый Казанга кайта һәм университетка керергә әзерләнә башлый. Әмма аның бу теләгенә әти‑әнисе каршы чыга һәм аны көчләп диярлек авылга алып кайтып китәләр. 1904 елда ул кабат Казанга китә һәм көчәеп киткән революцион хәрәкәттә катнаша башлый. Шул ук елны Чистайдан сайланган мөселман делегатлар составында Петербургка бара. 1905 елның октябрендә Исхакыйны «Казан мөхбире» газетасына эшкә чакыралар. Әмма ул газетаның мәсләге белән килешеп бетми. Үз мәсләгендә, үзе теләгәнчә язар өчен фикердәшләре белән үз газеталарын чыгару ниятенә килә. Башта «Хөррият» исемле яшерен газета чыгаралар, әмма ул бераздан ябыла. Аннары «Таң» исемле газета чыгару теләге туа. Аңа рөхсәт сорап хакимияткә мөрәҗәгать итәләр. Ике айдан соң рөхсәт бирелмәве турында кәгазь алалар. Шуннан соң Гали Путиляков дигән танышлары нәширлегендә «Таң йолдызы» исемле газета чыгаруга рөхсәт сорыйлар. Бу юлы аларның үтенече канәгатьләндерелә. «Таң йолдызы» исеме алса да, газетаны көндәлек тормышта «Таң» гына дип йөрткәннәр, ә аны чыгаручы социалист-революционерлар тарихка «таңчылар» булып кереп калалар. Газетаның рәсми мөхәррире Сәгыйть Рәмиев була. Исхакыйга исә бу вакытта полициядән качып яшәргә туры килә. Нәкъ менә ул газетаның төп юнәлешен һәм эчтәлеген билгели. «Таң йолдызы» 1906 елның 18 маенда чыга башлый. Аның битләрендә Исхакый үзенең иҗтимагый-сәяси омтылышларын чагылдырып килә.
ӘДӘБИЯТ ИНСТИТУТЫ ЫСУЛЫНДА ЭШЛӘДЕМ...
«Мәдрәсәдә бер‑ике атнадан соң дәресләр башланды һәм мөгаллимнәр дәресләрне үзләренә бүлеп алып, калганнарын миңа бирделәр. Бөтен сыйныфларда хисап, һәндәсә, гомуми тарих, табигать, әдәбият дәресләре – һәммәсе миңа эләкте. Башка мөгаллимнәрнең дәресләре көн дә өч, бик күп булса, дүрт сәгать булса һәм атнаның бер көне буш булса, миңа атнаның бөтен көннәренә алтышар сәгать дәрес туры килә һәм бөтен көннәрем иртәдән ахшамга кадәр мәдрәсәдә мәшгуль иде (өйләгә кадәр дүрт, өйләдән соң ике дәресем бар иде). Моннан башка атнаның ике көнендә, нәүбәтче буларак, кичләрен дә мәктәптә калмакта идем.
Бу программа аз кеби, әүвәлге мәдрәсәнең бер почмагына өелгән китапханәне тәртипкә салып кулыма алдым һәм югары сыйныф укучылары белән әдәбият институты ысулында эшли башладым».
Гаяз Исхакый истәлекләреннән.
«Таң йолдызы» киң яктырткан «Мөселман иттифакы» съездында әйдәп йөрүчеләрнең берсе дә Исхакый була. Берничә мәртәбә чыгыш ясап, ул үзен хезмәт халкы мәнфәгатьләрен кыю яклаучы итеп күрсәтә. Матбугат битләрендә, һәртөрле җыелышларда, митингларда патша хакимиятенә каршы чыгышлар ясый. Хакимият аны эзәрлекли башлый. 1906 елның 30 октябрендә Исхакый дусты Сәгыйть Рәмиев фатирында кулга алынып төрмәгә ябыла. 1907 елның октябрендә ул Архангель губернасына өч еллык сөргенгә җибәрелә. 1908 елның урталарында сөргендәге ике яһүд белән көймәдә Пинегадан качып Петербургка юл тота. Тиз арада «Теләнче кызы»ның икенче өлешен яза, Пинегада языла башлаган «Кыямәт» комедиясен төгәлли һәм «Җәмгыять» комедиясен иҗат итә.
УНӨЧЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ
Җәйге бер көндә (Исхакый бик авыру иде инде ул чакта) аңа манка пешереп бирдем, чөнки ашказаны фәкать йомшак ризыкларны гына сеңдерә ала иде. Ашаганнан соң, «ашказаным авырта» дип, караватка ятты. Мин аңа ашказанына тигән ризык ашатканыма бик борчылдым. Шуны әйткәч: «Борчылма, кызым, минем авыртуларым аннан түгел», дип, мине юатты. Сөргеннән качканнан соң тормышында булган бер вакыйганы сөйләде: «Рус төрмәләрендә сәяси тоткыннар унөченче дәрәҗәдә иде. Алардан алда мошенниклар, караклар, кеше үтерүчеләр килә иде. Аш‑су таратканда башта аларга бирәләр, шулай итеп, унөченче чиратка җиткәндә, инде һәр табактан унике кеше ашаган, һәр кашык унике авызга кереп чыккан була. Табигый ки, һич тә юылмаган килеш... Төрмә ашлары бик тә рәтсез булуга карамастан, ашказаныбызга җылы берәр нәрсә ашарга мәҗбүр идек. Мин төрмәгә эләккәннең беренче өч көнендә табак-кашыклардан җирәнеп ашамадым. Аннан соң инде чарасызлыктан ашарга мәҗбүр булдым».
Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай истәлекләреннән.
1909 елның язында Исхакый яшерен рәвештә Төркиягә барып чыга. Истанбулда «Тормышмы бу?» романын яза. 1909 елның көзендә яшерен рәвештә Төркиядән Петербургка кайта. Хакимияттән качып яшәргә мәҗбүр булуы белән бергә аның матди хәле дә авырлаша. Язылган әсәрләрен бастырып чыгара алмый. Рус әдәбияты һәм мәдәнияте белән ныклап кызыксынып китә. Рус язучыларының әсәрләрен күпләп укый, аларның һәртөрле җыелышларына йөри, конференцияләрдә катнаша, вольный университетларда үзен кызыксындырган фәннәр, бигрәк тә юриспруденция һәм фәлсәфә буенча лекцияләр тыңлый. Болар аның рухи культурасын тагын да үстерә. 1910 елның язында ул шулай ук яшерен рәвештә Финляндиягә чыга һәм анда җәен уздыра. Финляндиядәге милләттәшләренең җылы мөнәсәбәте аның күңелен күтәреп җибәрә. Һәм монда ул тагын дәртләнеп иҗат эшенә керешә, нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә «Мулла бабай» романы, «Фамилия сәгадәте» исемле хикәяләр циклы языла.
Финляндиядәге милләттәшләренең үзенә бик җылы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләреннән дәртләнеп, Исхакый анда чакта язылган әсәрләрен бастыруны оештыру белән дә шөгыльләнә. Аерым алганда, ул Казандагы «Гасыр» нәшрияте белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыра һәм әлеге нәшрият хуҗалары аның «Сайланма әсәрләр»ен чыгарырга алына. 1910 елның көзендә Исхакый янә Истанбулга килә һәм анда бер‑бер артлы «Сөннәтче бабай», «Кияү» повестьларын, «Шәкерт абый» хикәясен яза. Исхакыйның Истанбулдагы кыска вакытлы, әмма шактый нәтиҗәле иҗатының йөзек кашы «Зөләйха» трагедиясе була.
1913 елның мартында Россиядә Романовлар хакимиятенә 300 ел тулу уңаеннан сәяси тоткыннарга амнистия игълан ителә. Шушы амнистиягә эләгеп, 4 апрельдә Исхакый да азат ителә. Бу хактагы хәбәр тиз арада киң таралыш ала һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан шатланып кабул ителә.
«УЛ ПЕТЕРБУРГТА БУЛЫРГА ТИЕШ...»
«Амнистиянең файдасы аңа да тия, бары тик Петербургта яшәү шарты белән ул сөргеннән азат ителә. Казанга кайтыр өчен әле 7–8 ел көтәргә кирәк була. Шуңа да карамастан, беренче эше итеп, качып‑посып булса да, туган ягына кайту мөмкинлеге таба. Казанда аны туганнары һәм таныш-белешләре шатланып каршы алып, шәһәр буйлап ябык арбаларда йөртәләр, ябык пәрдәләр артында кунак итәләр. Кичләрнең берсендә театрда аның пьесасы куела. Казан мөселманнары Гаязның шәһәргә килүен һәм кич театрда булачагын ничектер белеп алалар. Тамаша башланыр алдыннан, залда утлар сүндерелеп, Исхакыйны яшертен генә ложага алып керәләр.
Килгән халык моны күреп‑белеп ала да бик каты кул чаба башлый. Әлбәттә, рус полициясенең спектакль башланмас борын ук алкыш кубудан шикләнәчәге билгеле. Шуны истә тотып, режиссер Габдулла Карый ложага йөгереп керә дә Гаязга: «Тизрәк халыкка сәлам бир, юкса жандармнарның шиге тагы да артачак», – ди. Исхакый ложаның пәрдәсен бераз ача төшә дә халыкны сәламли. Тамашачылар аягүрә басалар, кул чабулар көчәя. Ул арада спектакль башланып та китә. Жандармнар бу кадәр алкышланган кешенең, һичшиксез, Гаяз Исхакыйдан башкасы булмавын тәмам аңлыйлар. Габдулла Карый, янә Гаяз янына килеп, театр бинасын полиция камап алганын, мөмкин кадәр тизрәк качарга кирәклеген әйтә.
Спектакль тәмамлана, әмма тамашачылар язучының кайдалыгын, полициядән кача алмавын белмиләр бит әле. Даһи режиссер Габдулла Карый артистларга, яңадан сәхнәгә чыгып, ни булса да уйнарга, тамашачыларга исә таралмаска куша. Исхакыйны мең бәла белән сәхнә артына алып чыгалар һәм, өй түбәләреннән йөреп, ышанычлы фатирга яшерәләр. Гаязның театрдан исән‑имин китә алу хәбәре килә, һәм халык тарала башлый. Полиция, залга кереп, «Исхаков, Исхаков» дип күпме эзләсәләр дә, билгеле, аны таба алмыйлар. Габдулла Карыйдан сорау алалар, ул исә, Гаяз Исхакыйны күрмәдем, хәзерге вакытта ул Петербургта булырга тиеш, дип, тыныч кына җавап бирә».
Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай истәлекләреннән.
1917 елгы Февраль революциясен Исхакый зур өметләр белән хуплап каршы ала. Һәм аның бу өметләре аклана да башлый. Барыннан да элек, ул күптән хыялланган сүз иреге бирелә, матбугатка цензура бетерелә. Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Исхакый ике ел элек хакимият тарафыннан тыелган «Ил» газетасын кабат чыгара башлый. Һәм, ниһаять, моңа кадәр рәсми рәвештә тыелып килгән «Зөләйха» пьесасына да сәхнәгә юл ачыла. Ул беренче тапкыр «Сәйяр» труппасы тарафыннан күренекле артист һәм режиссер Габдулла Кариев бенефисы рәвешендә 1917 елның 17 мартында Казанның Зур драма театры сәхнәсендә күрсәтелә. Җәмәгатьчелек бик җылы кабул иткән бу спектакль матбугатның да игьтибарын бик тиз җәлеп итә.
Исхакый Казанга «Зөләйха» спектаклен карарга Мәскәү «Мөселман комитеты» рәисе сыйфатында Россия мөселманнарының беренче съездын әзерләү белән шөгыльләнгәндә килә. Россиядә Февраль революциясе тудырган шартларда татар милләтенең алга барыр юлларын билгеләячәк бу съезд эшендә ул үзенең иҗаты белән катнаша һәм аңа күтәренке рух бирә. Икенче съезд шул ук елның августына кадәр үткәрелергә тиеш була. Һәм ул июнь аенда Казанда үткәрелә. Әмма илдә иҗтимагый-сәяси хәлнең киеренке һәм катлаулы булуы аркасында, анда Урта Азия, Кавказ һәм Кырым вәкилләре катнаша алмый. Шунлыктан икенче съезд Идел‑Урал төбәге мөселманнарын, ягъни татарлар белән башкортларны күздә тотып эш итә.
Икенче съезд белән бер үк вакытта Казанда мөселман руханилары җыены һәм Бөтенроссия мөселманнарының хәрби cъезды да эшли. Һәркайсы үз мәсьәләләрен тикшергәннән соң, өч съезд бергә берләшеп, Идел‑Урал өчен милли- мәдәни мөхтәрият игълан итәләр. Аның төп кануннарын билгеләү өчен Милли мәҗлес чакыру турында карар кылына.
Милли мәҗлес инде бөтенләй яңа иҗтимагый-сәяси шартларда, илдә Октябрь революциясе булып, хакимият большевиклар кулына күчкәч үткәрелә. Ул Уфада 1917 елның 22 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшли. Анда тикшерелгән күпсанлы мәсьәләләр арасында иң мөһиме ничек итеп милли дәүләтчелекне төзүгә кагылышлысы була.
Әмма большевиклар татарларның милли азатлык һәм мөстәкыйльлек хәрәкәтенә чик куялар. Милли мәҗлес белән Милли идарәнең качып котыла алган депутатлары һәм әгъзалары Себердәге Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә барып чыгып, анда кече Милли мәҗлес оештыралар, Милли идарәнең эшен дәвам итәләр. Биредә Исхакый «Маяк» исемле милли газета чыгара башлый. Шушы шәһәрдә әдип үзе туган илендәге соңгы әдәби әсәре дип исәпләнгән «Юлсызлар» пьесасын яза.
Кызылъяр шәһәреннән китеп, ул большевиклар кулыннан котыла алган татар милләтчеләре белән бергә 1918 елда Ерак Көнчыгыштагы чикне үтеп чыга. Шуннан инде аңа ватанына үзе исәндә кире әйләнеп кайту насыйп булмый…
ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ...
«Берлинда яшәгән чакта илдәш шәкертләр катнашы белән узган җыелышта «Олы кешенең олы көне» дигән хикәясен укыды ул. Һичшиксез, әсәрнең төп каһарманы – Гаяз Исхакый үзе. Сюжет буенча, танылган бер язучы зур бер чакырулы мәҗлестә катнаша. Анда җыелган кешеләр аны алкышлыйлар, зурлыйлар. Һәммә кеше язучыны үз өстәлләренә килеп утыруын сорап әйтерсең бер‑берсе белән ярышалар, һәр өстәлдә чәй белән сыйларга атлыгып торалар. Ләкин язучы берничә көн ашамаган булса да, бу чәйдән бик тиз туя. Ахыр килеп, өенә кайткач, караваты астындагы буш шешәләрне чыгара, боларны кибетчегә биргәч, күпмерәк акчага тиячәген хисаплый. Һәм сөенә, чөнки ул акчага, ичмасам, бер көнлек ризык ала алачагын белә. Һәрхәлдә, хикәянең төп сюжеты Исхакыйның шәһәрдән шәһәргә ялган паспорт белән каңгырап йөрүе фактларына нигезле булса кирәк. Мәсәлән, Петербургта ул айларча шундый шартларда яшәгән».
Сәгадәт Чагатай истәлекләреннән.
«1934 елда Гаяз Исхакыйның Харбин шәһәренә килүен халкыбыз көтеп тора. Мин бишьеллык башлангыч татар мәктәбенең соң сыйныфында укыйм. Яшем – унике. Безнең кебек мәктәп яшендәге балаларга Исхакыйның әсәрләре хакында әдәбият дәресләрендә мәгълүмат бирелгән булса да, балалык бит, безгә кызыклысы Исхакыйның нинди булуы иде.
Әхмәт Лаиш, озын буйлы, эре гәүдәле, шәһәрдә танылган спортчы булганга, Исхакыйның шәхси сакчысы итеп билгеләнгән иде. Чөнки Исхакыйның фикерләренә каршы булган рус монархистлары аңар каршы хәрәкәт итәләр иде. Рус монархистлары «бер бүленмәс» Россия фикерләрендә иделәр вә Исхакыйны Руссияне бүләргә теләүче бер кеше итеп күрәләр иде.
Автомобильләр килеп җитте. Исхакый да автомобильдән чыкты. Халык бертавыштан: «Хуш килдегез, хуш килдегез, исән-саумысыз!» – дип әйтте. Соңра халык бинага керде. Шунда ярты сәгать калып, халык белән күрешкәч, Исхакый шәһәрнең иң яхшы отеле «Модерн»га оешманың картлары белән бергә китте. Балалар күңелендә исә чәчләре агарып бара торган, көләч йөзле, урта буйдан озынрак, тулы гына гәүдәле Исхакый хатирә булып калды.
Оешма бинасының зур залында җыелышлар була башлады. Исхакый җыелган халыкка тарихыбызның борынгы вә шанлы булуын, бүгенге хәлебезнең сәбәпләрен, киләчәктә нинди юлдан барырга тиешлекне аңлатты. Ул һәркем аңлый алырлык татар телендә, кайбер вакыт арага кызыклы сүзләр дә кыстырып, ике‑өч сәгать һичбер язуга карамыйча сөйли, вә бу сөйләүләр тыңлаучыларны һич арытмый иде».
Садри Максудиның кызы,
Төркия дипломаты, тарихчы Гадилә Айдә истәлекләреннән.
«Берлинда яшәгән бик мәшәкатьле, михнәтле көннәрдән берсендә мин аңа: «Син нәкыш сәнгатен аңлыйсың бит, бар музейга, ачылып китәрсең», – дип әйтеп карадым. Әмма ул минем тәкъдимемне кире какты: «Юк, кызым. Мин бик күп музейларны карадым. Луврда да бик күп сәнгать шаһ әсәрләрен күрдем-күзәттем. Хәзер ул музей дигән нәрсә газапларыма (нервларыма) тия. Алга киткән милләтләр иске‑москы чүпрәкләрен, тишекле-тошыклы башмакларын да күргәзмәгә куя, шулай итеп мәдәни үзенчәлекләрен саклый. Без исә һәртөрле хокуктан мәхрүм, хәтта җаныбызны да саклый алмыйбыз».
Гаяз Исхакыйның бик аз билгеле якларыннан берсе – рәсем сәнгате белән кызыксынуы. Ул бу сәнгатьне бик яхшы аңлый иде. Зур калаларда ачлы‑туклы яшәп, урамда күренеп, полиция күзәтүенә һәм эзәрлекләвенә дучар булудан курыккан качак әдип бераз юану-тынычлану максаты белән музейларга еш кергәләгәндер».
Сәгадәт Чагатай истәлекләреннән.
«Берлиндагы татарлар һәр якшәмбе көнне безнең өйдә җыелыша иде. Иң азы 20–25 кеше була иде. Минем әнием Камилә ханым өйлә ашы өчен егерме кешелек итле, кишерле пылау пешерә, тау кебек пылау өстәлгә килә иде.
Аш ашау вакыты бик күңелле була иде. Моның шулай булуында Гаяз Исхакыйның роле зур иде. Чөнки иң күп сөйләшкән кеше ул. Өй иясе булган әтием күп сөйләшми, башкаларны тыңлый. Гаяз әфәнде исә, җыелышның рәисе кебек, анекдотлар сөйли, көлдерә иде. Күп еллардан бирле күрмәгән кызы белән кавышу да Гаяз әфәндене ул вакыт шат вә кәефле иткән булыр.
Тагын бер хатирәм Истанбул белән бәйле. Бей углы кварталында ничектер Гаяз Исхакыйны очраттым. Кулында савыт белән катык. «Моны кая алып барасыз?» – дигән соравыма каршы: «Сихәтем өчен докторлар катык тәүсыя иттеләр, – диде. – Көн саен катык ашыйм». Бу 1951–1952 еллар булгандыр. Ашказаны авыруы инде башланган иде. Моны ул әтиемә Япония белән Кытайдагы ашлардан дип аңлаткан иде.
Тагын моны да әйтим. Гаяз әфәнде балаларны бик ярата, алар белән сөйләшә белә иде. Әтиемнең: «Гаязга турун күрергә насыйп булмады. Шуңа күрә балаларны сөя», – дигән сүзләре хәтеремдә калган».
Маһирә Байчура истәлекләреннән.
Добавить комментарий