Туган ягы – карлы бишек
Гомәр Бәширов эзләре буйлап
Ул үзенең ХХ гасыр белән яшьтәш булуына горурлана иде, дип искә ала каләмдәшләре һәм чордашлары. Улы Зөфәр абый исә ни өчен озын гомерле булуының серенә төшенәсебез килсә, ул әйтеп калдырган сүзләрне искә алырга өнди: «Гомерем буена берәүдән дә көнләшмәдем, шуңа озак яшәдем». Юлыбыз Арчага – Гомәр Бәшировның «яшел бишеге»нә. Хәер, бу очракта «карлы бишеге»нә дисәк, дөресрәк булыр.
«БЕЗ СИНЕҢ БЕЛӘН ТУГАННАР – ОНЫТМА...»
Гомәр Бәшировның туган авылы Яңасала безне 30 градуска якын салкыннары белән каршы алды. Агачлар бәсле ябалдашларын көчкә күтәреп утыра, һавадан сыкы ява, кар җем‑җем килә, шыгырдап тора. Арча Әдәбият һәм сәнгать музее директоры Шәфигулла Гарипов белән чатнама салкын кышкы һаваны ярып Яңасалага җилдергәндә, тирә-яктагы матурлыкка соклануымны яшерә алмадым. Ә Шәфигулла абый, үз чиратында, табигатьнең кодрәтенә ишарәләде:
– Киләсегезне белгәндәй, чын-чынлап кышкы көн белән каршылый безнең яклар үзегезне! Соңгы елларда кыш бик юаш бит, ә менә Гомәр абый, Гариф ага, Мөхәммәт абзыйлар үскәндә шушындый өтеп ала торган кышлар булган. Әле без үскәндә дә шулай иде...
Яңасала урта мәктәбендә безне тулы бер делегация көтеп тора булып чыкты: җирле үзидарә башлыгы Айрат Сафин, язучыны гомер-гомергә белгән авылдашлары Гөлсәрия Миңнебаева белән Оркыя Мөхәммәтҗанова, клуб мөдире Гөлназ Касыймова, китапханәче Фәридә Борһанова һәм укытучы Венера Сафина. Мәктәпнең Гомәр Бәшировка багышланган музей-бүлмәсенә уздык.
– Үзебезнекеләр генә түгел, ә Татарстанның башка районнарындагы мәктәпләрдән дә киләләр, – дип сөйләп китте Фәридә ханым музей турында. – Монда Гомәр ага үскән чордагы атмосфераны тудырырга тырыштык: йорт җиһазлары, көнкүреш әйберләре шул елларга карый. Аның турындагы чыганакларны, истәлекләрне тупладык, матбугатта басылган һәр язманы берәмтекләп җыябыз. Шәхси әйберләре бар, менә, бюсты тора... Киләчәктә интерактив музей итеп эшлисе килә, билгеле...
– Ә Гомәр Бәшировның кем икәнлеген мәктәп укучылары беләме соң? – дип төпченәм.
Сүзгә Венера ханым кушыла:
– Белмичә! Әлбәттә, беләләр! Якташ язучыларыбыз, дип, аларга кечкенәдән безнең төбәктә туып‑үскән әдипләрне өйрәтәбез. Әсәрләрдән өзекләр ятлыйбыз, инсценировкалар әзерлибез. Гомәр Бәшировның туган як табигатен, үзенең балачагын яктырткан «Туган ягым – яшел бишек» әсәрен яратып укыйлар.
– Ә сезнең хәтердә нинди булып саклана Гомәр Бәширов? – дип кызыксынам.
Сүзгә Гомәр Бәшировның иң өлкән якташы Гөлсәрия Миңнебаева кушыла. 90 яшен тутырып килгән бу мөлаем да, кырыс та әбекәйнең әдәбиятны, шәхесләрне белеп сөйләве, мантыйгы, зиһене хәйран калдыра:
– Хәерниса апа исемле якын туганының йортына кайтып йөрде ул, безгә күрше генә иделәр. Кайтканда безгә дә керми калмый, әлбәттә. Бик тыйнак, гаҗәеп итагатьле, ипле кеше булды Гомәр ага. Шулай ук беркайчан да артыгын әйтми торган сак сүзле кеше булып истә калган. Заманы да шундый иде, профессиясе дә шуңа күнектергәндер – следователь булып эшләде бит. Аларга артыгын сөйләшү ярамаган да, килешмәгән дә. Мин үзем 5 ел китапханәдә эшләдем. Гомәр ага кайткан вакытта китапханәгә сугылмый калмый иде. Туган нигезе ләбаса...
– Гомәр аганың туып‑үскән йорты урынында төзелгән иде безнең китапханә, хәзер дә тора, әмма аны яңартасы бар инде, – дип элдереп ала сүзне икенче якташы Оркыя Мөхәммәтҗанова. Ул нигезне узышлый безгә Шәфигулла абый күрсәтеп киткән иде. – Китапханә авыл халкына күп еллар хезмәт итте. Гомәр ага үзе дә анда очрашуларга кайта иде, бик күп китаплар бүләк итте...
– Туган ягын бик яратты Гомәр ага, кайткан чакта басу-кырларны, урманнарны әйләнми калмый иде, – дип янә сүзгә кушылды Гөлсәрия Миңнебаева. – Чүнниккә менә, авылдашлары белән күрешеп гәпләшә, чишмә буйларына төшә. «Без үскән чактагы кебек тора һаман да» дип нәрсәләргәдер сөенә, нәрсәнедер тапмаса, үзгәрешләр барын күрсә, сораша, кайчак моңаебрак та кала... Бидә елгасының бер ягыннан чыгып китә иде тирә-якларны урап кайтыр өчен, икенче ягыннан кайтып керә... Олыгая төшкәч, улы Зөфәр абый белән кайтып йөрде. Зөфәр абый Гомәр аганың үзен дә, авыл табигатен, кешеләрен дә бик күп итеп карточкага төшерде... Бер сәяхәтне һич онытасым юк. Елга буйлап барганда, Гомәр ага, кинәт тукталып: «Гөлсәрия, без бит синең белән бабаң ягыннан туганнар», – диде. Аннан өстәде: «Мин мулла нәселеннән булгач, артык төпкә кереп китеп, бу хакта сөйләп тормыйм, әмма онытма безнең туган икәнне». Аралашуда ягымлы иде Гомәр ага, беркайчан да кемгәдер каты бәрелгәнен хәтерләмим. Балалар белән – балаларча, олылар белән олыларча сөйләшә белде.
Арча Әдәбият һәм сәнгать музее директоры Шәфигулла Гарипов – музейның Гомәр Бәшировка багышланган почмагында.
Сулдан уңга: Гомәр Бәшировның авылдашлары – Гөлсәрия Миңнебаева, Оркыя Мөхәммәтҗанова; клуб мөдире Гөлназ Касыймова, китапханәче Фәридә Борһанова, Яңасала җирле үзидарә башлыгы Айрат Сафин.
Гомәр Бәширов Яңасалада әтисенең йорт нигезе урынында. Аның артында төзелеп килүче китапханә бинасы. 16 июнь, 1982 ел.
ӘДӘБИ МИФ, ЯКИ ҖИДЕГӘН ЧИШМӘНЕҢ СЕРЕ
Әңгәмәбез җыр-шигырь белән үрелеп барды. Оркыя Мөхәммәтҗанова Гомәр Бәшировка багышлап язган шигырьләрен укыды, Айрат әфәнде гармунын тартып җибәреп, клуб мөдире Гөлназ ханым «Җидегән чишмә»не сузды, без исә кушылып җырладык. Җыр тәмамлануга, Гөлсәрия апа, җитдиләнеп китеп, әдәби дискуссиягә күчте:
– Сеңлем, син үзең дә яза торган кеше булгач, яхшы аңлыйсыңдыр: Гомәр ага бит ул – гаҗәеп олпат шәхес. Аны кайта‑кайта укыйсың, барыбер бөтен катламнарын ачып бетереп булмый.
– Ә хәзерге язучылар алай түгелме? – дип елмаям.
Гөлсәрия апа да елмая, әмма елмаюында моңсу чаткылар чагылып китә:
– Хәзергеләр, балам, никтер ашыга-кабалана, шуңа да сай йөзәләр, өстән каймагын гына сөзеп алмакчы булалар. Эчтәге, тирәндәге агымга төшеп җитә алмыйлар... Ә Гомәрнең, Гарифның, Мәһдиевнең әсәрләрендә безнең тормышның нигезе ята, аларда бөтенесе дә озак еллар күзәтеп, озак вакытлар уйлап йөреп язылган... Без яшәгән тормышның төплелеге, чынлыгы ялтырап өстә түгел, тирән төпкелләрдән чишмә суы кебек яшерен тибеп ята иде...
Шушы урында сүзебез Җидегән чишмәгә әйләнеп кайта.
– Аның өеннән ерак түгел генә чишмә бар, без шул чишмәне мәктәп укучылары белән тазартып, аңа «Җидегән чишмә» исеме бирдек, – ди Оркыя апа. – Авыл халкы аны бик яратты, суы тәмле, сихәтле...
– Туктагыз әле! – дип гаҗәпләнәм. – Җидегән чишмә – Гомәр Бәшировның балачак чишмәсе түгелмени?! Димәк, ул әдәби миф, язучы уйдырмасы булып чыга инде?
– Юк, юк, һич уйдырма түгел! – дип кырт кисә Гөлсәрия апа. – Чынлап та бар ул чишмә!
Бу урында алар, дәррәү кубып, кайсы чишмәнең Җидегән чишмәгә прототип булуы хакында бәхәсләшә башлыйлар: борынгы Кабак тавы чишмәсеме, әллә Ат чишмәсеме? Ахыр чиктә, Яңасаланың иң өлкән вәкилләреннән булган Гөлсәрия апа версиясе җиңеп чыга: Кабак тавы чишмәсе, дигән фикергә килә авылдашлар.
– Ат чишмәсен минем Мостафа бабам төзекләндерде, ул чишмә бөтен фермага берәү иде, – дип сөйләп китте Гөлсәрия апа. – Анда алты улак куйдылар, атлар кинәнеп, ләззәтләнеп су эчә иделәр, бахырлар. Хәзергедәй хәтеремдә: сугыштан исән‑имин килеш бердәнбер бахбай кайтты – Буденный. Кайткач та, туган чишмәсе суын эчеп туя алмады малкай... Ә менә Гомәр ага кечкенәдән суын эчеп үскән, әсәрендә сурәтләгән Кабак тавы чишмәсе бүген юк инде ул, балам, аның суы, кибеп, төпкә китте, юнәлешен үзгәртте ул...
– Мондый хәл еш булып тора, – дип сүзгә кушыла җирле үзидарә башлыгы Айрат әфәнде, – әмма төптә алар барысы да бер чыганакка барып тоташалар. Билгеле бер вакыттан соң чишмә яңа урында бәреп чыга.
Шәфигулла абый да куәтли бу сүзне:
– Менә шуңа да Гомәр ага үзенең әдәби чишмәсен «Җидегән» дип символик исем белән атаган да инде. Авылының чишмәләрен бер чишмәгә җыйган...
Шулай итеп, без, «татарстанлылар», Җидегән чишмә серенә дә төшендек, аның суын да татып карадык. Чынлап та бик тәмле! Бу яклардан узарга туры килсә, киңәш итәбез: Яңасалага сугылып, Җидегән чишмә суын татып карагыз.
Гомәр Бәшировның Яңасала мәктәбе музеенда саклана торган шәхси әйберләре һәм бюсты.
«Кичә «Җидегән чишмә»нең корректурасын, яңадан эшләп, нәшрият-ка илтеп бирдем. Беренчесендә изгеләр чишмәсе һәм аның янына җыелучылар хакында, аларны куып җибәрүчеләр хакында сүз кузгатылган, берничә бит шуңа багышланган иде. Аны бирергә котлары очты. Корректураны Министрлар Советы янындагы дини культлар идарәсенәме, каядамы җибәрделәр. Анда исә «изгеләр чишмәсе һәм анда җыелучылар хакында язарга ярамый, алар хакында Үзәк Комитетның махсус карары бар, Бәшировның бу әсәре әнә шул карарга каршы килә», дигән язу җибәрделәр. Димәк, рәсми рәвештә миңа изгеләр чишмәсе дип әйтеп язарга рөхсәт итмәделәр. Ә минем әсәрдә мин ул изгеләр дигән нәрсә юк сүз, ул тирәдә бертөрле изгеләр дә булмаган, бу тирәдә терлек асраучылар яшәгән, халык ул чишмәләргә файдалы булган өчен генә изге дип исем кушкан, дигән фикерне раслый идем, чишмәләрне «изге» исеме тагылган өчен генә харап итәргә ярамый дигән нәтиҗә бирә идем. Рәсми рәвештә тыелганлыктан, башкача итеп үзгәртергә туры килде... Бер кызып киткәч, мин аны бөтенләй яңадан редакцияләп чыктым. «Җидегән чишмә» дигән җыр керттем».
Гомәр Бәшировнең көндәлегеннән, 8 февраль, 1977 ел.
«...Кайчан да булса яхшы әсәр булып танылачагына ышанып яшим. Бу китапта табигатькә мәхәббәт мәсьәләсе шактый киң итеп куелган. Анда табигатьнең хәзерге матурлыгы бирелгән. Бераздан ул табигый матурлык табигатьнең үзендә калмаячак, әсәрдә исә ул саклана. Бу әсәрдәге минем яраткан образларым – Гайнан, Минһаҗ, Җәүһәрия, Шәүрә, Язидә, Сәед – безнең әдәбияттагы бер образны да кабатламыйлар. Димәк, аларның әдәбиятта яшәми хәлләре юк».
Гомәр Бәширов көндәлегеннән, 1 октябрь, 1979 ел.
Гомәр Бәширов хәрби формада. 1920нче еллар.
Г.Бәширов белән Ю.Вацик Арчадан ерак түгел Казанка аша салынган күпердә. 15 май, 1927 ел.
КЕМ УЛ ГАЙНАН, ЯКИ ӘСӘР КАҺАРМАННАРЫ КАЙДАН АЛЫНА?
Гомәр Бәширов һәрчак үзенең реалист язучы икәнлегенә басым ясый. Язучы, журналист Рафаэль Мостафин Гомәр Бәшировка багышланган хатирәләрендә аның үзен хәтта консерватив реалист дип ассызыклавы турында әйтә. «Консерватив», димәк ки, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, рус әдипләреннән Лев Толстой, Иван Тургенев традицияләрен дәвам итүче, дигән сүз. Мостафин искә алганча, Гомәр Бәширов модернизм, постмодернизм кебек төшенчәләргә зур шик белән караган. Ул хәтта язучының мондый сүзләрен дә мисал итеп китерә: «Мине алардагы җилбәзәклек пошаманга сала, һәрчак нәрсәдәндер көлү, вакыты-вакыты белән хәтта мыскыллау, сүгенү. Авторитетларны танымау, ирония, скепсис – болары бөтенләй шаккатыра. Алар өчен изгелек белән хәшәрәтлек арасында аерма юк. Бу миңа үтә чит нәрсәләр...»
«Консерватив реалист» Бәширов романнарында әдәбият галимнәре аның замандашларын да, авылдашларын да таба.
– Ә сез үзегез, – дип кызыксынам җыелган авылдашларыннан, – Гомәр Бәшировның яңа әсәре басылып чыккач, аны укыганда үзегезне таный идегезме?
– Танымыйча, кызым! – дип, дәртләнеп сүзгә кушыла Гөлсәрия апа. – Гомәр ага бит ул геройларын бик оста итеп, җентекләп, детальләп сурәтли иде. Аның бер романында минем Мостафа бабай да бар, ничек инде мин аны танымыйм ди! Койган да куйган бабам инде менә, карточкадагы кебек...
– Кешеләрне романга керткәне өчен аңа ачуланган якташлары булмадымы соң?
– Юк, киресенчә, – дип елмая Оркыя апа, – горурлана идек. Гомәр ага бит ул урынсызга эшләми иде бер эшен дә. Аның әсәрләрендә яманлык, усаллык юк...
– Гомәр ага кешеләрне бик яхшы тоя торган иде, – ди Шәфигулла абый. – Аның белән күп тапкырлар аралашырга насыйп булды. Шулай ук Гариф ага, Мөхәммәт Мәһдиев белән дә... Алар теге чорның затлы кешеләре иделәр. Кызын авылга укытырга җибәрүен генә алыгыз... Хәзерге заманда исеме бөтен Союзга танылган, Сталин премиясен алган кайсы кеше шулай эшли, йә?! Гадилеге дә затлылыктан килә торган сыйфат. Беркайчан да нинди авыр шартларда үскәннәрен, ничек кеше булганнарын онытмадылар алар. Гомәр абыйның язмышын үзегез беләсез: бәләкәй чагында ук тегүче ярдәмчесе булып йорттан-йортка йөргән, авыру әтисе урынына хуҗалыкны җигелеп тарткан кеше бит ул...
Менә шулай кул арасына керә башлаган малай тора-бара, тәвәккәлләп, укытучы булыр өчен сынау тота. Үзлегеннән рус телен өйрәнә. Кызыл Армия сафларына алынып, Врангель, Махно гаскәрләренә каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша. Армиядән кайткач, Эчке эшләр халык Комиссариатының Казандагы бер еллык махсус мәктәбендә укып, соңыннан дүрт елдан артык Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1929–1932 елларда Балтачта һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе, судьясы вазыйфасын башкара. Шуннан соң гына язучылыкка таба юл яра – «Кызыл Татарстан» республика газетасына барып урнаша...
– Ә «Җидегән чишмә» романының прототибы кем икәнен беләсезме, сеңлем? – дип, мут елмаеп, уйларымны таратып җибәрде ул арада Шәфигулла абый. Мин уйга батып торган арада сүзен дәвам итте. – Аны әллә ничә төзәтеп яза бит Гомәр ага, җиде ел буена эшли... Героеның исемен дә берничә мәртәбә алыштыра. Роман язылган көннәрнең берсендә, авылга кайтканда, колхоз рәисе аны йөртер өчен үз шоферын билгели – Каенсардагы Гайнанны. Йөртә Гайнан Гомәр аганы кырлар, басулар буйлап, көне буе йөриләр. Сөйләшеп китәләр... Бик ошатып кала Гайнанны Гомәр ага. Казанга кайтып, әсәрен кабат редакцияләгәндә, героеның исемен, һич тә икеләнмичә, Гайнанга алыштыра.
«НАМУС» НАМУССЫЗЛАНА», ЯКИ «УҢГАН КИЛЕН НӘФИСӘ»
1943 елның 1 августындагы көндәлек язмасында мондый юллары бар: «Намус» дигән бер хикәя язмакчы булам. Сызмалары бар инде, хикәясе кайчан язылып бетәр, Алла белсен...» Тора‑бара ул хикәянең артык җәелеп китүе, зуррак күләмне таләп итүе хакында яза. Теркәп барган тормыш елъязмасының һәрберсендә диярлек «Намус» турында сүз чыкмый калмый. «Намус», намуссызланып, һаман бетми әле...» – дип, хафа белдергән урыннар да бар, күңел күтәренкелеге кичереп, дәртләнеп, планнарын теркәгән җирләре дә. Ничек кенә булмасын, якташы Гөлсәрия апаның сүзләре хак: Гомәр Бәширов әсәрен, «өстәге каймакны гына сөзмичә», «тирәндәге агымнарны» актарып язуны кирәк дип саный. Бу аның Бөек Ватан сугышы елларындагы эчке бер көрәшенә, намус эшенә әверелә. Улы Зөфәр абыйның бу елларга кагылышлы бер истәлеге бар. Анда ул, салкын фатирда, телогрейкага төренеп, әтисенең киләчәктә СССР һәм дөнья күләмендә танылачак әсәрен язып утырган чакларын хәтердә яңарта. Нәни песиебез әтинең телогрейкасы эченә кереп җылына иде, ә әти эшен дәвам итә, дигән урыны хәтергә аеруча уелып калган.
«Бу әсәр – минем иҗатым да, мәктәбем дә. Бер үк вакытта язам һәм үземнең иҗат көчемне арный, ныгыта, үстерә барам кебек. Көрәшсез булмый... Бер генә теләгем бар: авырып аяктан егылмасам иде. Авырып китсәм, миңа чир үзе түгел, әсәремне вакытында бетерә алмавым коточкыч азап булачак... «Намус»ны бетерә алмыйча үлеп китсәм?!.. Күңелемдәге иң изге тойгыларымны, туган илем, халкым турында иң кадерле уйларымны шунда әйтеп бирә алсам иде».
Гомәр Бәширов көндәлегеннән, 31 август, 1944 ел.
1948 елда дөнья күргән «Намус»романын 1949 елдан башлап һәр елны диярлек Сталин премиясенә кандидат итеп куялар, әмма ул узмый. Романның рус теленә тәрҗемәсен тоткарлыйлар, соңыннан аны хурлап язып та чыгалар. Гомәр Бәширов үзе «миңа аның халык тарафыннан яратып укылуы да бик җитә» дия торган була. «Намус»ның язмышын Иосиф Сталинның көтмәгәндә-уйламаганда, төн уртасында, Казанга өлкә комитетына шалтыратуы хәл итә. Монысы инде – билгеле, хәтта ки үзенә күрә бер мифка да әйләнгән тарихи факт.
Яңасалалылар белән хушлашып, юлга кузгалабыз – Шәфигулла абый җитәкчелек иткән Арча Әдәбият һәм сәнгать музеендагы Гомәр Бәширов почмагын карыйсыбыз, архивларны актарасыбыз бар. Юлда кайтканда, «Намус» романы турында сүз чыга.
– Нәфисәнең прототибы кем дип әйтә аласыз? – дип сорыйм Шәфигулла абыйдан.
– Минемчә, Нәфисә образына Гомәр ага татар хатын-кызларында булган иң асыл сыйфатларны мулдан салган, ул бер генә кешедән күчереп алган каһарман була алмый. Монда аның балачагын ямьләгән әнкәсе дә, туганнан туган апа-әбекәйләре дә бардыр, бай йортлардагы ханымнар да, Кәримә ханым да...
Шәфигулла абый фикеренчә, «Намус» романының, тәрҗемәләре без белгәннән дә күбрәк. Музейга кайткач, төрле елларда һәм илләрдә бу китапның чыккан тышлыкларын җәеп-таратып салдык: төрекчә, венгерча, кытайча, полякча һ.б.
«Нәфисә» бик уңган килен булып чыкты. Татар башы белән бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыкты. Аны хәзер Польшада, Чехословакиядә яисә Венгриядә генә түгел, хәтта Австралиядә һәм Һиндстанда да беләләр. Китте Нәфисә килен, үзенең салкын әйрәннәре, колак артыннан бәйләнгән җиңел яулыклары белән генә түгел, совет хатынының бай рухи дөньясы, үз мәхәббәте, үзенең коммунистик морале, чын, саф мәхәббәте белән бөтен дөньяның эшчән кешеләренә безнең коммунистик моральне өйрәтеп йөри. Немец укытучысы, аннан безнең илдә чын мәхәббәткә карашны өйрәнәм, ди. Ул Сиднейда бер эшче гаиләне дулкыландырган, ул Болгариядә кемнәрнедер хезмәткә коммунистик карашның ничек булырга тиешлеге турында уйланырга мәҗбүр иткән».
Гомәр Бәширов көндәлегеннән, 10 февраль, 1953 ел.
– Сталин үзе хуплаган һәм шалтыратып мөнәсәбәт белдергән әсәрләр дә, аның илтифаты тәтегән язучылар да бармак белән генә санарлык бит Союзда, – дип, сүзен дәвам итә Шәфигулла ага. – Гомәр аганың Сталин премиясе лауреаты икәнлеген онытмыйлар иде туган ягында, түрәләр бигрәк тә.
«ТЕРЕ ЛЕГЕНДА ИДЕ УЛ БЕЗНЕҢ ӨЧЕН...»
Артык «кызыл», Совет властена дан җырлаган язучыларны, системага каршы барып, лагерьларда черегән «башка»лары белән чагыштырып, беренчеләренә өстенлек биргән чакларым булды. Әмма тора‑бара аңладым: татар язучысы, нинди генә системага карамасын, никадәр генә «кызыл» булмасын һәм империя сәясәтенә ничек кенә яраклашмасын, язганнары белән барыбер милләтенең йөзен билгеләүче, телен саклаучы, кыйбласын күрсәтүче булып кала бирә. Әнә бит «татар башы белән дөнья гизде» ди Бәширов Нәфисәсе хакында. Ә бит Нәфисә асылда бөтен дөньяга татар көнкүрешенең, рухи кыйммәтләренең нәрсә икәнлеген күрсәтә, коммунистик тышчага төрелеп бирелсә дә, ул үз милләтенең матур бер каһарманына әверелә.
– Ә халык өчен Бәшировның Сталин, Ленин премияләре иясе булуы әһәмиятле булдымы икән соң, – дип, риторик сорау белән үземә мөрәҗәгать итәм.
Шәфигулла абый исә аны да җавапсыз калдырмый:
– Булмыйча, ул чорда бит язучының дәрәҗәсе гаять олы иде, ә монда, гап‑гади авылдан чыккан булуына карамастан, Союз күләмендә танылган, Сталин үзе бәяләгән шәхес, уен эшмени?! Гомәр агага тере легендага карагандай карый идек без...
Арчадан кузгалып, юлда кайтканда, Шәфигулла абыйның тагын бер сүзе колагымда яңгырап торды:
– Гомәр ага, чорның нинди икәнлеген аңлаганга, үзен гомере буена крестьян, гади авыл мужигы гаиләсендә туып-үстем, дип сөйләсә дә, асылда кем икәнлеген белә иде. Ул алай беркатлы гына дип уйларга ярамас. Гөлсәрия апа сөйләде бит, әнә... Нәселләре затлы булган аларның. Кешенең шәхесе – туфрактан, нәселдән, токымнан бит ул...
Менә шуңа кайтабыз да без Кече ватанга, дип уйлап, үзалдыма ел-маеп уздым Арча белән Казан арасындагы калган чакрымнарны...
«Кичә фронттан кайтып төштем... Сугышны күрдем, аның кешеләрен күрдем. Авыр яклары да күп булды, түздем. Түземлек дигәндә, ул миндә Аллага шөкер бит, җитәрлек. Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк... Поездда кайтканда төрле халыкларның сугышта ничек катнашулары турында сүз чыгып китте дә, бер украин егете болай диде: «Татарларны миңа сугышның иң хәтәр урыннарында очратырга туры килде. Алар – куркусыз халык». Үз халкың турында шундый куанычлы сүзләр ишетү бик күңелле...»
Добавить комментарий