Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кадыйр Cибгатуллинга – Кече Укмаска

Кадыйр Cибгатуллинга – Кече Укмаска

Кадыйр абыйда җанга ятышлы затлылык бар иде. Тыңлый һәм, аннан да бигрәк, ишетә белә иде ул. Бәйсез кеше иде, хөр, үзфикерле.

09 марта 2017

15 февральдә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Аның кече ватаны – Балыклы Чүкәй авылы, балачагы Кече Укмаста үткән. Нәкъ менә шунда – сабый чакта тәпи эзләре калган туфракта җирләнгән дә ул. Әйе, гомере буе җирсеп, җырларында данлап яшәгән туфракта.
img_1265
«Җир үзенә тарта...»
60нчы елларда совет шигъриятендә, шулай ук Татарстан поэзиясендә дә, өр-яңа буын пәйда була. Болар үзләренә кадәрге буын шагыйрьләренә охшамаган: башкача фикерлиләр, тел-стиль белән экспериментлар ясап карыйлар һәм дөньяга караш-мөнәсәбәтләре дә күпмедер дәрәҗәдә бәхәсле тоела ул чакта. «60нчы елгылар» арасында талантлы яшь шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин да була. Без аны Хәсән Туфанның үзеннән фатиха алган сүз остасы икәнлеген беләбез.
Кадыйр Сибгатуллин үзе дә остазы дип Хәсән Туфанны саный. Менә, яшь шагыйрьгә олпат әдипнең язган бер хатыннан өзек: «Кадерле Кадыйр! «Беренче карлыгачлар»дагы шигырьләреңне күздән кичергәннән соң, «…Шатланып мин кысам кулыңны. Иңеңә канатлар үссеннәр» диясем килә сиңа. Шигырьдә үз телең, үзеңә хас үзенчәлегең бар. Шуңа күрә үзсүзсле кеше булырга теләвең табигый хәл ул. Туачак җырларыңа «Тузан ерып» каршы бар, әйдә, энекәш!..»
Шагыйрьләрнең тормышын туу белән үлем чикләренә генә сыйдырып булмый. «1942-1994» - гәрчә шушы еллар аралыгында яшәгән һәм иҗат иткән булса да язмабызның каһарманы. Чөнки  шагыйрьнең сүзе ул үзе фани дөньяны калдырып киткәннән соң да яши, кешелекне сискәндерүен, дулкынландыруын дәвам итә. Гади генә булуына карамастан, тетрәндерә:
Ак мендәрдә түгел, әни мине
Тапкан, камылларда тәгәрәп.
Шуңа күрә җир үзенә тарта –
Буйларыма кадәр тәбәнәк.
Кадыйр Сибгатуллин иҗат гомеренең күп өлешен Балык Бистәсе районында уздыра. «Октябрь юлы» (хәзер ул «Авыл офыклары» дип атала. – Ред.) исемле район газетасында күп еллар дәвамында журналист булып эшли. «Кече ватан патриотлары» Кадыйр Сибгатуллинның 75 яшьлек юбилее алдыннан шагыйрьнең туган ягына юл тотты. Каһарманыбызның туганнары, дуслары, коллегалары һәм, әлбәттә инде, якташлары белән очрашып сөйләшер өчен.
img_1401
«Туганыма һәм дустыма»
Кадыйр Сибгатуллинның Илдар Әхмәтгалиевкә бүләк иткән китапларының барысына да шулай дип язылган.
- Хәдичә апам Кадыйр абыйның туганында – Вахитта кияүдә иде. Әнием Гайнелхәят Хәлиловага – үзенең беренче укытучысына – Кадыйр абый һәрвакыт китапларын «яраткан укытучыма» дип язып бүләк итә иде. Ул минем тормышымда һәрчак булды – туганнан башлап. Ә инде исәя төшкәч, мин ул мөдир булып эшләгән авылыбыз клубына еш кереп йөри башладым. Шахмат уйнарга. Кадыйр абый өйрәтте мине ул уенга. Әле тагын укырга китаплар да бирә иде, ул бит, мөдирлек белән беррәттән, китапханәче дә иде.
8нче сыйныфны тәмамлагач, мин Арчага укырга киттем. Армия хезмәтен үтәп, Кече Укмаска яңадан әйләнеп кайткач, дуслыгыбыз дәвам итте. Соңыннан, нәкъ аның шикелле, Балык Бистәсенә күчендем һәм кабат аңарга китап укырга йөри башладым. Бу юлы инде китапханәгә түгел, өенә. Хәер, аның өендәге китапханә дә клубныкыннан ким түгел иде.
Туры сүзле, намуслы кешеләргә яшәү беркайчан да җиңел булмаган, ә 70нче елларда – бигрәк тә. Кадыйр абыйның район газетасында эшләгән чагындагы бер очракка тукталып узасым килә. Шулай бервакыт аны халык контроле комитеты рәисе чакыртып ала да үзенә доклад эшләп бирүен сорый. Текстны кычкырып әйтеп тора, Кадыйр абый язып бара. Кинәт болай дип әйтеп куймасынмы рәис дигәнебез: «Менә бу урында җәяләр эченә «алкышлар» дип язып куй». Шуннан яздыруын дәвам итә, ара-тирә әйтеп куя: «көчле алкышлар», «залдан «дөрес!» дип кычкырган хуплау тавышы». Бу хәл өч тапкыр кабатланганнан соң, Кадыйр абыйның түземе төкәнә: «Бу генераль секретарь тотасы речь түгел ләбаса!» - ди ул. Табигый ки, доклад бу ахмаклыкларны кертмичә генә языла. Кадыйр абый андый очракларда җүләр белән бәхәсләшүнең мәгънәсе юк, дияргә ярата иде. Әмма кайбер мөһим очракларда үз карашыннан, фикереннән тайпылмады ул, нык тора иде.
Тагын бер очрак: кайсыдыр республика басмасының редакторы әйтә икән Кадыйр абыйга: «Син шигырьләрне теләсә кайда – хет бәдрәфтә яз». Кадыйр абыйның моңа җавабы кискен булган: «Ә син аларның сасысыннан курыкмыйсыңмы соң?» Шуннан соң Кадыйр абыйның иҗатына ул басмада юл ябылган.
img_1410
Шагыйрьнең җанлы почмагы
Кадыйр Сибгатуллин музее өчен Балык Бистәсенең 1нче номерлы гимназиясендә экспонатларны күптәннән җыйганнар инде, ә музейны нибары 2001 елда гына ача алганнар. Музей җитәкчесе, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Мифтахова болай дип сөйли:
- Кечкенә генә булса да, җанлы ул, бирегә даими балалар кереп йөри. Алар Кадыйр Сибгатуллинның иҗатын беләләр һәм яраталар. Ә бит бу – иң әһәмиятлесе. Тобольскиның якташлык җәмгыяте дә безнең музей белән тыгыз элемтәдә тора. Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты халыкка якын, ул һәр кешенең йөрәгенә үтеп керә, ул һәр кешегә аңлаешлы.
%d1%80%d0%b0%d0%bc%d0%b7%d0%b5%d0%bb%d1%8c-%d0%b3%d0%b8%d0%bb%d0%b5%d0%bc%d1%85%d0%b0%d0%bd%d0%be%d0%b2-2
- АНДЫЙ КЕШЕЛӘР ОЗАК ЯШИ АЛМЫЙ
Рәмзил Гыйлемханов, дусты һәм коллегасы
- ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ Кадыйр үзе эшләгән «Октябрь юлы» газетасыннан безнең колхозга командировкага килеп төште. Безгә дигәнем, Балык Бистәсе районының Биектау авылына. Ул чакта мин анда мәктәптә лаборант булып эшли идем. Кичке якта, гадәттәгечә, журналист клубта авыл халкы белән очраша бит инде. Әнә шунда таныштык. Мин Кадыйрны кунарга үзебезгә чакырдым. Өйдә әни өстәл хәстәрләде. Кич буе сугыш чоры михнәтләре һәм сугыштан соңгы елларның матавыклары турында сөйләшеп утырдык.
Командировка атна буе дәвам итте, һәм алдагы кичләр минем өчен барысы да бер кичтәй узды. Җанга рәхәт әңгәмәләр белән тулы кичәләр. Кадыйр Балык Бистәсенә киткәндә, миңа газета өчен материал әзерләргә тәкъдим итте. Без аның белән еш очраша идек. Командировкаларга чыкканда, ул бер генә көнгә түгел, озаккарак килеп, материалларны җентекләп әзерли  иде. Мәсьәләнең төбенә төшмичә тынычланмый. Бәлки, шуңа да язмалары кызыклы килеп чыга иде Кадыйр абыйның.
Мин дә, Балык Бистәсенә йомыш белән килеп чыгам икән, туп-туры аның өенә, йә редакциягә юл тотам. 1972 елның 8 маенда ул мине армиягә озатты. Мин хезмәт иткән чакта без гел хат алышып тордык, кайтуымның беренче көнендә үк Кадыйр редакциядә эш тәкъдим итте: «Теләмәсәң, мәҗбүр итәрбез, булдыра алмасаң, өйрәтербез», - дигәне хәтердә. Һәм өйрәтте дә. Минем Татарстан һәм Россия Журналистлар союзы әгъзасы булуым – аның миңа күрсәткән илтифаты нәтиҗәсе. Югыйсә, кем инде мин аңа, йә? Бөтенләй чит кеше бит! Ә ул мине энекәшедәй якын күрде.
Ике ел буе без редакциянең хатлар бүлегендә – бер кабинетта утырып эшләдек. Чын ир-егет иде Кадыйр – үзен дә яклый белә, башкалар өчен дә утка керергә әзер. Шундый үткен итеп яза иде мәкаләләрен, үзенә зыянга булмаса ярый инде, дип пошынабыз. Әмма тормыш шартлары бездән өстенрәк, ә номенклатура – алардан да өстен. Озын сүзнең кыскасы, миңа редакциядән китәргә туры килде. Әмма Кадыйр белән дуслыгыбыз аңа карап туктамады, без аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек.
Ул чынлап та дус була белә иде! Кешеләрне тыңлый белә – аларның кайгыларын, борчуларын да, шатлыкларын да уртаклаша. Йөрәгенә бар да сыя иде аның. Андый кешеләр озак яши алмый.
%d0%b0%d0%bd%d0%b8%d1%81%d0%b0-%d1%84%d0%b0%d0%b7%d0%bb%d0%b5%d0%b5%d0%b2%d0%b0-1
- БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЕ МИҢА БАГЫШЛАНГАН ИДЕ
Әнисә Фазлыева, туганнан туган сеңлесе
- ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ... Бабам фронтта һәлак булганда, әбием Кадыйр белән йөкле булып кала. Шулай итеп, Кадыйр бу якты дөньяга әтисез килеш аваз сала. Әтисезлек ачысын ул чорда үскән балаларга татырга туры килде шул. Бу аның шигырьләрендә дә ярылып ята. Ул елларда авыл тулы тол хатын иде. Егетләрен фронтка озатып, аларның кайтуын елар буе көтеп яшәгән кызлар да – бихисап. Инде шагыйрь булгач, Кадыйр аларны шигъриятендә сурәтләде. «Иргә чыкмый калган апалар» дип атала ул шигырь:
Егет кулы түгел,
тормыш тотты нәфис куллардан.
Дүрт баласы бергә елаганда,
көнләштеләр кызлар толлардан.
Ач баласын иске шәлгә төреп,                                                                   
толлар мичкә тизәк якканда,
кияүгә дә чыгып калмадык дип,
көрсенделәр кичен ятканда.
Калган иде өч кыз,
егетләре
өч кулъяулык болгап киткәндә.
Еллар белән бергә яшьлек үтте...
Үтмәгән дә кебек,
үткән дә!
Без бер йортта яшәдек. Әти-әниләр колхоз эшеннән кайтып керми, безгә хуҗалыкны алып бару йөкләнгән. Җиләккә йөрдек, кузак урладык, кәҗәбезгә дип печән чаптык. Кадыйр абый мине үзсүзле дип тирги иде, хәер, үзенең холык-фигыле дә ай-һай иде! Ул һәрчак сүзендә тора белде, хәтта бала-чагага гына нидер вәгъдә итсә дә, вәгъдәсен үтәми калмый. Кистереп әйтә иде сүзен, халык әйтмешли, баскан җиреңнән утырта торган итеп. Әмма тавыш күтәреп, гаугалашып йөргәнен хәтерләмим.
10нчыны тәмамлагач, ул Казанга укырга чыгып китте. Электрик һөнәрен үзләштерде. Армия хезмәтеннән соң, язу эшенә һәвәслеге үзенекен итте – район редакциясенә кайтып урнашты.
Иң беренче шигырен миңа багышлап язды Кадыйр абый, исеме дә «Сеңлемә» иде аның. Бик кызганыч, без аны эзләп-эзләп тә таба алмадык.
%d0%bc%d0%b8%d0%bd%d0%bd%d0%b5%d0%b2%d0%b0%d0%b7%d0%b8%d1%85-%d1%84%d0%b0%d1%82%d0%b8%d1%85%d0%be%d0%b2-4
- АНЫҢ ӨЧЕН ЯШЬ АЕРМАСЫ ЮК ИДЕ
Миңвәзыйх Фатыйхов, Балык Бистәсенең «Авыл офыклары» (элеккеге «Октябрь юлы») газетасының редакторы:
- ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ мин газетага язма җибәрдем. Өченче класстан бирле яза идем инде. Язмаларымны, әлләкемләнеп, «М-Вазыйх» дип тамгалыйм. Кадыйр абый Сибгатуллин миңа җавап хатлары язып торды: «Хөрмәтле М-Вазыйх...» - диеп.
Аның өчен яшь аермасы дигән төшенчә бөтенләй юк иде. Сирәк кешедә була торган сыйфат бу. Ике генә критерий бар иде Кадыйр абыйда – кеше йә сәләтле, йә юк. Мин мәктәпне тәмамлаганда, сайларга кирәк булды: агроном буламмы, журналистмы. Кадыйр абыйның карары нык иде: «Журналист! Бетте китте!» Ул миңа басылып чыккан материалларымны җыярга булышты, журналистиканың ни икәнен аңлатып бирде, жанрлар турында лекция укып чыкты. Үзенең зур китапханәсеннән китаплар сайлап алып бирде.
Мин Кадыйр абыйга гомерем буе бурычлы булдым, әле хәзер дә бурычлы.
Ул елларның тупланмаларын карап чыгам да, шундый фикергә киләм: Кадыйр абый эшләгән елларда газетаның күпчелек өлешен әдәби текстлар алып торган булса да, җитәкчеләр бит ни язарлар икән, дип шүрләп тордылар.
1978 елда Кадыйр абый Чаллыга күченде һәм андагы Язучылар оешмасын җитәкләргә алынды. Бу – үзенә күрә үсеш, карьерада алга китеш иде, билгеле. Әмма ул кече ватанын бик сагынды. Еш кайта иде, гомумән, яңадан кайтып төпләнергә дә омтылып карады. Барып чыкмады. Аннан көнләшүчеләр күп иде, шуңа да артыннан кырын эш йөртүчеләр булды, юлын кискәләп тордылар.
Тормыш бер урында таптанып тормый, без дә алга барабыз. Менә шуңа да редакция Кадыйр абыйның исемен мәңгеләштерүне дә күздә тотып, яшь талантларны үстерүне дә максат итеп куеп, аның исемендәге премияне гамәлгә куйды. Балык Бистәсе гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Алия Хәбибуллина лаек булды бу премиягә, мәсәлән. Әле япь-яшь булуына карамастан, каләме инде тәмам шомарып, үткенләнеп килә торган сәләтле кызыбыз ул безнең. Хәзердән үк коеп куйган журналист.
%d1%84%d0%b0%d0%ba%d0%b8%d0%bb-%d1%81%d0%b0%d1%84%d0%b8%d0%bd-1
- ТЫҢЛЫЙ ҺӘМ ИШЕТӘ БЕЛӘ ИДЕ
Факил Сафин (тәхәллүсе – Факил Әмәк), язучы, Чаллы язучылар оешмасының җитәкчесе:
- ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ Чаллыдагы Язучылар оешмасының гомуми җыелышында ТР Язучылар берлегенә әгъзалар тәкъдим итү мәсьәләсе тикшереде. Октябрь ае, 1992 ел. Кандидатлар мәсьәләсендә шөбһәле фикерләр яңгырый. Шул чакта өстәл артында утырган Кадыйр абый торып басты. «Нигә әле иҗатлары өлгермәгән кешеләрне  тәкъдим итәбез? Бер дигән яшьләр бар бит. Мин Мирһади Разов белән Факил Әмәкне тәкъдим итәм. Союзга аларны тәкъдим итик, намусыбыз да чиста булыр». Бу утырышта безне чыннан да союзга тәкъдим иттеләр. Тик союзга керү бәхетенә 4 елдан соң гына ирештем. Мирһади – бераз соңрак...
1992 елның язында «Зыялылар оешмасы»на чакыру килде. Шәһәрдә шундый оешма барлыгын ишеткән идем, бу икенче утырыш иде. Җыелыш башланыр алдыннан Кадыйр абый килеп керде, минем янга утырды. Залда 50ләп кеше. Чыгышлар башланды, китте буш сүз. Ахырда Кадыйр абый түзмәде, трибуна артына чыкты: «Әдәбиятта «мөтәшагыйрь» дигән төшенчә бар.Иҗаты сыек, әмма әрсезлеге чамадан ашкан кешеләр халыкның зәвыгын боза, әдәбиятка, изге шигърияткә зыян китерәләр. Без дә бу җыенда әнә шул авторлар кебек тотабыз үзебезне. «Зыялылар оешмасы»ның бурычы нәрсә дә, башкалардан ничек аерылып тора ул?  Мин бу сорауга җавап ишетмәдем. Зыялыларның  урыны урыны – халык арасында, алардан бер генә адым да читкә китәргә ярамый. Минем уйлавымча, безне шул рәвешле аерып, сортларга бүлгәләп бетерергә тырышалар. Аң булыйк, җәмәгать!» - дип сүзен тәмамлады ул.
Чаллы Язучылар оешмасында җыйнак кына китап кибете бар иде. Сатучы Сәмига ханымның берничә мәртәбә әйткәне булды: «Кадыйр Сибгатуллин, кибеткә кергәч, иң беренче кулын юа торган иде. Кулын юмыйча бер генә китапка да кагылмады...»
Чыннан да Кадыйр абыйда җанга ятышлы затлылык бар иде. Тыңлый һәм, аннан да бигрәк, ишетә белә иде ул. Кирәк тапса гына, үз сүзен кистереп әйтеп куя. Юк икән – сүз куертып тормый. Бәйсез кеше иде ул, хөр, үзфикерле.
Үти алмас кеше бөтенесен
мең ел гомер белән килеп тә.
Һәрбер кеше үзе бер дөньядыр.
Бик тирәндә кеше гавамы.
Ә шулай да
туып яшәүнең дә,
үлемнең дә ул тик дәвамы.
Кайда башы?
Кайда ахырлары?
Гомерләргә гомер кушыла...
Шушындадыр аның көчсезлеге,
кодрәте дә аның шушында.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: