Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер...»

«Кече Ватан патриотларының» чираттагы сәяхәте

Зөлфәтнең бу шигъри юлларын белмәгән кеше бармы икән? Мөслимлеләр өчен ул, гомумән, үзенә күрә әфсенле бер дога кебек – һәрхәлдә, мин күрешкән-сөйләшкән, аралашканнар өчен шулай. Алар Тукайның шигырьләрен белмәскә дә мөмкиннәр, әмма Зөлфәтнең әлеге юлларын түгел! Димәк, бу юлы без Мөслимгә кузгалабыз – тузанына, үләннәренә, бөҗәкләренә кадәр әфсенле якка.

ЗӨЛФӘТ АБЫЙ, ЯКИ «БЫЛБЫЛЛЫ ШИГЪРИЯТ»


Туфрак тарта, диләр… Шулайдыр шул…


Үземнән дәмоны мин беләм ・


Күкрәгемә йөрәк булып кергән


Кайнар чабышкы син, ил генәм!


Ык агымы шулай искән чакта


Каян табыйм икән тынгылык?


Күкрәгемдә йөрәк түгел ләбит! ・


Сайрап тора Мөслим былбылы.


Зөлфәтнең «былбыллы шигърияте» мине үсмер елларымда әсир итте. Мишә үзәнендә төтенләгән таңгы я исә кичке томан араларыннан сусыл дым булып менде дә табаннарымнан күтәрелде, каныма салкыны белән бәрде һәм бөтен барлыгымны дөрләтте. Дала буйлап тупырдап узган атлар табуныннан кубарылып калган куе кайнар борынгы җилдәй килеп бәрелде дә барлык күзәнәкләремә кадәр сеңде. Аннары, кайсы гына басмада аның шигырьләренә юлыксам да, укыр алдыннан әзерләнеп, аруланып йөри идем. Урын бушатып ・ яңа шигырьләре өчен. Күңелне пакьләп. Чөнки мин әле ・ булганнары белән дәтум-тулы. Чөнки җан аерым көйләнешкәия булырга тиеш ・ Зөлфәт өчен.

«Зөлфәт абый»ны тормышта очрату, азмы-күпме белү бәхете дә тәтеде. Аз, билгеле. Әмма шагыйрьләрнең үзләренә караганда, сүзләрен белү – яхшырак та. Тора-бара моңа инандым. Шулай да Зөлфәт абый очрагында – күбрәк, озаграк беләсем килә бу абыйны дигән яратулы һәм сокланулы бер хис оялап калды күңелдә. Чөнки, беренче күргәч тә, ул миңа яшьтәшемне хәтерләтте. Миңа әле ул чакта 16 гына яшь. 10 нчы каттагы «Казан утлары» редакциясенең «Рәдиф абый бүлмәсе»нә һәрчак ияртеп йөри торган дымсу-кайнар җиле белән килеп кергән бу абый миңа никтер аннан да яшьрәк, нарасыйрак булып тоелды. Чөнки ул җилли иде. Нәрсәдер җиргә бастырып, дилбегәләп тартып тормый иде шикелле аны. Һәм мин аны белгән кыска гына гомер аралыгында ул шундый булудан туктамады да.


Кайчагында аның ул чакта инде сирәгәярәк төшкән бөдрәләре арасыннан былбыллар очып чыгар да, иңенә кунып, сайрый башлар күк тое-ла иде. Хәер, сайраштыргалыйлар да иде алар...

«Зөлфәт абый» дип кемгә генә эндәшергә туры килсә дә, күз алдымда Дөлфәт Маликов тора. Башкалар алыштыра алмый бу исемне. Аның миңа автограф белән язып биргән китапларыннан да былбыллар атылып чыга, ач заманнарда аларны тук иткән, исән саклап калган «Шомырткай» мөгрәштереп куя, һаваны ярып, көтмәгәндә-уйламаганда, кош егылып төшә, Ослан тауларындагы шәфәкъ сирпелеше керфеккә куна...


Бер китабына болай язып куйган ул: «Луиза, сеңлем! Китабымны бүләк итәм! Монда әле минем таңнарымның саф чагы, пакь чагы...» Менә шулай. Гади һәм гадәти генә. Әмма сулышка килеп ягыла торган шигъри аһәң белән. Тирәндә иңрәп торган сагышның якты сирпелеше аша... хәтердә калган да ул. Менторлык, үзен өстен куеп сөйләшү, һавалылык, «мин кемлек» – боларның тамчысы да сизелмәде миңа аны белгәндә. Ул нәкъ синең яшеңдә һәм буеңда иде. Һәрвакыт. Аңардан соң мин андый шагыйрьләрне сирәк очраттым.


«Хәлфә»се Рәдиф абый Гаташның әйткән сүзләре хәтердә: «Зөлфәт кебек саф булып, балалыгын саклап кала алганнар гына чын-чынлап шагыйрь була, шигъриятне үзендә гомере буена бозмыйча саклый ала. Кара син, ул бит сыер турында язса да, югары кимәлдәге затлы шигырь тудыра...»


Сыер, дигәннән. Мин әйтер идем, лирик пумаласы белән бер-ике генә селтәнә дә чорның, үзенә һәм нәселенә тигән дәвернең картинасын ясый да куя:


Гел шаяртып әйтә иде әткәй:


– Минем өчен СССР –


Чыжылдатып безгә сөтен биргән


Шушы юмарт Шомырткай – сыер!


...И Шомырткай! Тәмле сөтең һаман


Телләремдә эри шикелле...


Син бит әниемә сөттәш әнкәм,


Сөтле әнкәм булдың бит инде!


Без сыерлы йортта туып-үстек,


Ул бит безне исән саклады.


Сыер эзләренә баса-баса


Безнең тыйнак бәхет атлады.

«МИН ХАН ТҮГЕЛ, МИН– НИБАРЫ ЗӨЛФӘТ...»


Зөлфәт – экспрессия шагыйре, экзальтация. Образлар, символлар, метафоралар өермәсенә алып бөтерә, әйләндерә-әйләндерә дә әллә кая – башка чорларга илтеп ташларга мөмкин ул сине. Кайчандыр каләмдәше Рафаэль Сибат аны «татар шигъриятендәге образлар кыясы» дип атаган иде.


Хан да түгел, мин бары тик Зөлфәт.


Кулымда да кайнар кылыч түгел.


Ә күңелне алгысыта яулар–


Ул нинди яу–


Җаным тыныч түгел.


Шигърият кешедә рефлексия уятырга тиеш. Шигырь текстыннан килгән көч-энергетиканың дулкынына көйләнеп, аңа ышанып, адәми зат үз язмышын өр-яңадан ваемлый, катарсиска килә Шигъриятне психологлар үзләренең терапиясендә дә куллана алырлар иде
Зөлфәт тарихи хәтерне уята, генетик кодларны кузгата. Мин кайчакта аны дала уртасында басып торып, бөдрә чәчләрен җилдә җилфердәтеп, камлау йоласын башкаручы борынгы кам итеп күз алдына китерәм. Күккә алгысый-алгысый үрләгән учак аша Тәңресенә тоташып бетә ул.

Зөлфәтне укыганда, аның һәр детале, һәр образы аша Мәңгелек агышына тоташасың Һәр иҗатчыга да өч яссылыкны бар нечкәлеген дә тоемлау бирелми. Ә Зөлфәттә ул ・ югары кимәлдә. Ул кыш уртасында кар-туфрак астындагы үләннәрнең сулышын да ишетә. Дәүләте киткән илдә«хан түгел, нибары Зөлфәт» булып кына яшәп, җәмгыять хәлләрен дәкүзәтә бәяли, күрәзәли. Ул, Югарыдагы Тынның сулышына да колагын куеп, аягүрәөн белән төш арасында йөри.


Алар җиңде...


Безнең кулдан кылыч төште.


Миңа ・ әсирәгә・ әзерләнде бөят.


Алып китәалар мине түгел, халкым,


Китә алар синең шөһрәтеңне төяп.
Бик борынгы сагыш исеп тора аның шигырьләреннән – бу Идел буйлап улы Үтәмешне күкрәгенә кысып, елап, карганып киткән Сөембикәнең аһы да, иртәгә балчык-таш белән күмеләчәк борынгы сазлыкның иңрәп эндәшүе дә, чордашлары, үзенә кадәргеләрнең зарлы-сөенечле авазлары да… Әмма бу сагыш – һәрчак якты! Менә шул ягымлы яктылыгы белән сокландыра, үзенә җәлеп итә Зөлфәт. Импрессионистлар картинасыннан сибелгән тымызык нур кебек аның шигърияте. Кайсы гына дәһшәтле чор турында язмасын, нинди генә сурәт тудырмасын, Моненың Руан соборы диварларына ягылып, кубарылып түгел, ә талгын гына саркылып төшкән нурга бик тә охшаш ул…

«БЕЗНЕҢБӘХЕТ БАРЫ МӨСЛИМДӘДЕР...»


Безнең бәхет бары Мөслимдәдер…


Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгәбер ・


Өшәнгән бу бәгырь җылынсын…


Барыйк әле иртүк Ык ярына,


Тездән чумып салкын чыкларына,


Авыз итик каен сулышын!


Әйдә киен! Калсын бу мәгыйшәт!


Гомер уздырабыз монда нишләп?!


Тормыйк, табында, дип, аш кала…


Кайтыйк әле газиз Мөслимгәбер ・


Беркая да качмас мескен дәвер,


Дәвам итәр бездән башка да…


Зөлфәтне искә алганда, хәтердә Наис Гамбәр дә яңармый калмый. Сагындырып. Гел янәшә йөриләр алар минем еллар узган саен китеп барган шәхесләр, һәм алар белән бәйле истәлекләр белән шыплап тула барган музей-галереямда. Зөлфәтле залына керәм дә, янәшә залдан гына Наис абыйның тыенкы, сабыр тамак кыруын ишетеп алам. Бу икәүнең язмышы Мөслим туфрагында бер төенгә төйнәлгән, әмма алай гына да түгел, хәлфәләре Гаташның җиңел кулы белән тулы бер шигъри гомергә сузылган ул бергәлек.
«УРМАННАРГА КАРЫЙМ ҮРЕЛЕП...»
Наис Гамбәр, язучы, Зөлфәтнеңякташы, дусты:

«Авылларыбыз турында сүзчыктымы Зөлфәтүзенең Яңа Сәет урманы белән мактанабашлый. Гәрчә авылларыбыз арасы шулук 7–8 чакрым гына булсада да.


– И, син бит кыр ягы малае ла, мин белгәндә салам ягып яшәдегез, – ди, горуранә рәвештә башын артка чөя төшеп. – Каян килсен инде сиңа урман җанын аңлау?
Гәрчә әткәйнең ат арбасында үсеп, төннәрен бөтен якын-тирә урманнарны «айкап» чыккан малай булсам да, дөрес әйтә бит чукынчык – дәүләт дигән «бояр урманыннан» рөхсәтсез бер кура-үлән дә өзеп алырга ярамаган бер заманда «уфалла»дан башка терәге булмаган ятим җилпе саламын да, тиресен дә якты шул авылыбызда. Иле белән шулай иде.

Ләкин бер көнне, һич тә көтмәгәндә, әлеге төерле мөназарә җиңел генә чишелде дә куйды. Малайлангач тәмам малайланырга кирәк бит инде, алдан төзеп куелган «стратегик план» буенча сак кына һөҗүмгә күчтем:


– «Олы урман» сезнең «Яңа Сәет урманы» белән тоташамы әле ул, Зөлфәт, – дим.


– Бәхәссез, – ди бу бер дә исе китмәгәндәй. – Әле алай гына да түгел, бормалана-бормалана «Завод урманы» белән кушылып, Бакалы ягына, Урал буйларына ук чыгып китәләр алар.


– Ә менә шул «Олы урман» безнеке бит инде!


– Анысы шулай, – диде Зөлфәт, әмма бераз сагая төште.


– Син, әйтик, шигырең саен диярлек «чытырманлык» дисен, «Коргылды», «Коргылды» дисең, алар бит безнең, теге «Олы урман» итәгендәге «Чытыр Бүләк» чытырманлыгыннан башланып китә ләбаса. Так что... безнең гомер елгалары бер үзәннән агып бара.


...Аның тавышын беренче булып сак-сизгер колаклы Рәдиф Гаташ ишетеп алды. 1964 ел. Урәзмәт мәктәбе. Һәр укучы бала, укытучы абыйсына охшарга тырышып, дөресрәге, аның тылсымына буйсынып, исәрләнә-исәрләнә, әсәрләнә-әсәрләнә шигырь яза. Мәктәп – тоташ шигъри ялкын эчендә. Һәм кинәт кышкы салкын көннәрнең берендә, бөтен мәктәпне сискәндереп шомлы хәбәр таралды:


– Зөлфәтнең әнисе үлгән!..


Белмим, иҗатка мондый рухи тетрәнү ничек һәм ни рәвешле йогынты ясый торгандыр, әмма шушы фаҗигадән соң Зәлфәт кинәт олыгаеп, олпатланып китте. Бу хәл-үзгәреш аның шигырь тукымасында да чагылыш тапты. Шуграк малайларга атап көлкеле-чәнечкеле шигырьләр чыгарып йөргән «Исәр Мәләк»тән ул бер кичтә (һәрхәлдә, читтән караганда бу шулай тоелды, аның чишмәсе ләкин тирәннән дым тартып килгән булган икән) Дөлфәт Маликов дигән шагыйрьгә әверелде дә куйды.


Бу хәл Бүләк авылында булды. Агач клуб. Тын беленерлек салкын. Шигъри кичә бара. Зөлфәт шигырь укый. Башы югары чөелгән, уң кулы, кош канатыдай җилпенеп ала, әмма тавышы – уйчан, моңсу.

Елга буйлары талдыр,


Агызма –


Тик яшьлегемне калдыр.
Шигырь тәмамлануга, иске клуб сулкылдап куйгандай булды... Шигырь «җене» кагылырга өлгергән безнең якның авыл апа-агайлары бертын белән шигырь тыңлыйлар. Алар нәкъ менә шушы минутларда яңашагыйрь тууын эчтән генә чамалап алганнардыр (халык сизгер ул!): уенэшмени, әлеяңарак кына әнисен югалткан егет «тик яшьлегемне калдыр» дибит! Олыларча итеп, үзәккә үткәреп, үксетеп.

Бу – триумф иде. Сәхнә артына чыккач, Рәдиф Гаташ, шатлыгын яшереп тормастан, шәкертенең иңеннән кочып алды да яраткан сүзен шәрран ярып кычкырып җибәрде:


– Афәрин, күсәк!


Икенче елны ул ике «күсәген» – Дөлфәт белән Фәрит Гыйльмине ияртеп, күкрәгендә булачак «Гөлләр су сорый» китабының җылысын тойган хәлдә Казанга юл алды. Казанны яуларга».


Зөлфәт кайчандыр мөслимлеләрнең холык-фигыле үзенчәлекләре, сөйләменең кабатланмас аһәңе, үзгә бер ирониясе белән юмор хисе турында язып та чыккан иде. «Мөслимдә туып-үскән кешеләр хәтта сүгенгәндә дә шигъри итеп сүгенә», – дигән сүзләрен хәтерлим. Фоат абый Садриев истәлекләрендә Зөлфәтнең әнә шул «мөслимлеге» аермачык чагыла.

«КОММУНИЗМНЫ ҮЗ КҮЗЛӘРЕМ БЕЛӘН КИЛӘ КҮРӘСЕМ!»


Фоат Садриев, язучы, Зөлфәтнең якташы:

– 1977–1978 еллар булгандыр. Өй кечкенә, һичьюгы язып утырырга бер бүлмә булыр, дип, бәләкәй генә янкорма ясап ятам. Түбәсе ябылган, тәрәзәләр куелган, баз казылган. Идән сайгаклары өрлекләр өстенә аркылы-торкылы таратылган. Тәртипле генә эшләп ятканда, һәрчак тәртипне бозучан Зөлфәт килеп керә:


– Әйдә, өстәл янына утырабыз, – дип, мин дә, хатыным Сәйденур да кыстыйбыз.


– Юк, – ди Зөлфәт, кистереп. – Коммунизмның ничек төзелгәнен үз күзләрем белән күрәсем килә.


Аңлашылды. Ризыкларны таратып ташланган сайгаклар өстенә ташырга мәҗбүр булды Сәйденур. Талантлы татар шагыйренең бөек хыялларын сүндерә алмый иде ич инде ул. Зөлфәт белән озак гәп-ләштек. Соңыннан Зәлфәт болай дип сөйләп торды: «Мәскәүнең иң кәттә рестораннарында типтереп йөргән булды, ну мондыен таба алмадым…»


Ләкин очрашу моның белән генә бетсә, ул Зөлфәт белән очрашу булмас иде. Төнге сәгать икенчеләр киткәч, ул: «Сәеткә китәбез», – ди башлады. Юллар шыр бозлавык, әгәр юлга чыксаң, кәфенеңне муеныңа урап кына чык.


– Зөлфәт, дим, бу вакытта авылга кайтып, ничек кеше уятып йөрмәк кирәк, дим.


Тарткалашу шактый барды. Зөлфәт ахырда әйтә:


– Фоат, мин шушының белән генә яшим бит, – ди. – Миңа тәэсирләр кирәк.


Зөлфәт, тирән, фәлсәфи шигырьләр язуына карамастан, үзе сабый бала кебегрәк иде. Табигать төслерәк. Табигать – стихия бит. Үзенең ник давыллаганын, ник тынганын белми… Зөлфәтне мин бу дөньяның беркемгә дә буйсынмаган тере җаны буларак сагынам. Ул үзенең бөтен иҗаты белән шуны раслады. Теләсә кем сине былбылдан чактырып, елан сайравын тыңлата алмый.
1

ЧЫН МӘХӘББӘТ– ҖИРДӘ ЮКНЫ ТАБУ...»


Юатулар безгә кирәк түгел,


Ихлас язга кирәк юату:


Чын мәхәббәт –


Җирдә юкны табу.


Чын мәхәббәт –


Барны югалту.
Шигырь чынлап та яратудан туа. Сокланудан. Гашыйклыктан. Әмәхәббәт ・ аны яшәтә Шагыйрь булып кала алу ・ мәхәббәт ул. Адәм баласы сайлаган юлына гомер-гомергәтугры икән, бу мәхәббәт инде. Нәкъ тормыштагыча: сайлаган ярыңа тугрылык кебегрәк. Шагыйрьләр шигырьгә халкына хезмәт иткәндә үз иҗат стихиясендәбаштанаяк дөрләгәндә аларга иңтерәк тә дус-сердәш тәбулырдай хатыннарны... Ходай һәркемгәдәбирми. Бу җәһәттән Зөлфәтнеңбәхете булуы турында күп яздылар инде, кабатлап тору кирәкмидер дә бәлки. Әмма мине Фирая апа шәхесе күп еллар буе сокландыра да, гаҗәпләндерә дә килде. Хәзер, инде үзебез дә гомернең уртасынарак җитеп килгәндә, бу соклану олы ихтирам һәм горурлану тойгысына әверелде. Зөлфәтнең кайсы гына мәхәббәт шигырен укысам да, ул миндә Фирая апа образына барып тоташа. Яратуны берсе шигърияткә күчереп, гомере буена Сүзгә тугры калса, икенчесе балаларга, гаиләгә иңдереп, икесенең дә язмышын бәхетлерәк итә алган, менә шушы бергәлек, бердәмлек – бәяләп бетергесез күренеш. Сынауларны үтә алганда гына мәхәббәт – чын мәхәббәт бит ул. «Җирдә юкны табу».

Керфекләрең синең яшьле чакта,


Яшьле чакта көнең төнең таңың・


Мәйданнарда шигырь сөйләдем мин,


Юатмакчы булып… бар дөньяны!


Мәхәббәт гимны булып әверелгән «Һаман яратам» шигырендә дә, башка шигырьләрендә дә Зөлфәт бу абсолют яратуның Кодрәттән иңгән бәхет булуын даими кабатлап килә. Тормыш булгач, прозасы да, зилзилә, давыллары да, аянычлары да булгандыр. Әмма шулардан югарырак күтәрелеп, Күк-Тәңресенә тоташып, ул мәхәббәт хәзер шигърияттә яши. Башкаларны җылыта. Юата. Ялгышлардан саклый.

Ай болытка туңып ябышкан чак.


Аяусыз кыш безнең якларда.


Егылды кош канатлы боз булып,


Очып барган төштән


Ак карга…


Зәмһәрирле кышта бичара кош


Ярый әле сиңа юлыкты ・


Бияләеңсалып,


Бичараны


Учларыңа алып җылыттың


Сулышларың белән терелттең син,


Уянды кош… какты канатын!


…Һәм сискәнеп,


Тетрәп китте йөрәк ・


Нәкъ шул мәлдәсине яраттым.
«БӨЕК МӘХӘББӘТ ГАЛӘМӘТЕ»
Туфан Миңнуллин, драматург, язучы:

«Бервакыт Мәскәүдә Зөлфәт белән Югары әдәби курсларда укып йөргәндә Фирая килде. Шунда мин Фираяга:


・ Сеңлем, син бу Зөлфәт дип аталган иреңә бераз әйткәлә инде, ・ дидем.


・ Нәрсә әйтим инде мин аңа, Туфан абый, ул шагыйрь бит, ・ дип җаваплады Фирая.


Мин бүтәннәргәохшамаган бу хатынга сәерсенеп карап тордым, аңа сокландым, мәгънәсез, ахмак сүз әйткәнем өчен үземне битәрләдем.


Икенче тапкыр мин Фираяның бер-бер артлы балалар табуына аптырадым. Дүртәү бит. Казанда яшәп. Акчасыз, хыялый шагыйрьгә ышанып…Бу бары тик гомерлеккә дип сайлаган кешеңә табынганда гына була торган хәл. Бөек мәхәббәт галәмәте».

ЗӨЛФӘТ ИСЕМЕНДӘГЕ КЛУБ


Мөслимдә 2008 елдан бирле Зөлфәт исемен йөртүче Яшь язучылар клубы эшләп килә Монда каләм тибрәтүче балалар гына түгел, әиҗатны үз иткән, яраткан өлкәннәр дәйөри. Яза торган яшьләрнең саны, Клубныңҗитәкчесе Лилия Садриева әйтүе буенча, 70 тән артып китә Аларга юл күрсәтүчеләр, киңәшләре белән булышучылар да бар ・ Мөслим төбәгендәкөн итүче язучылар Фоат Садриев белән Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Якташларының әйтүенә караганда, Мөҗәһит абзый Зөлфәтнең юбилеен да бик үзенчәлекле итеп билгеләп узган ・ «Сүнмәс дәрт» клубы ветераннары белән бергә кураен тотып, авылдан-авылга йөреп, борынгы көйләрне уйнаган, Зөлфәтнең шигырьләрен мәктәп укучыларына, авыл халкына сөйләгән.

・ Зөлфәт абыйның 60 яшьлек юбилей кичәсенә баргач, соңгы тапкыр сөйләшеп утырган мизгелләр хәтердәяңара, ・ дип искәалды Лилия ханым. ・ «Их, Лилия сеңел, белсәңиде язлар җиткәч күңелнең ничек җирсегәнен. Кайтасы килә Ык буйларын, болыннарын кабат-кабат урыйсы килә» ・ дигән иде ул.


Мөслимгә быел да шаулап яз килде. Мөслим язын сагынган Зөлфәтне сагынып, Ык буйларында йөргәндә күңелдәшушы юллар тибрәп торды:


Сердәш булды авыл йолдызлары–


Шат чагыммы авырчагым мы–


Керфектә гек үзяшендә хәтта


Йолдызлык үктетрәп чагылды


Нишлисең бит.. Китәселәр бар шул–


Бу гомерне артык сузалмам


Минем кадәр сокланучы булмас –


Күк гөмбәзен шуңа кызганам
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: