Миркасыйм Госманов: югалган мирас эзеннән...
Ватанга кайту
13 ноября 2019
Галимнең шәҗәрәсе Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына нисбәтле булса да, ул 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Синьцзян провинциясендәге (Шәркый Төркестандагы) Голҗа шәһәрендә туа. Бәхет эзләп чыгып киткән бабалары Кытай җирендә яшәп калганнар. 1941 елда Миркасыйм Госманов Голҗаның татар мәктәбенә укырга керә, башлангыч белемне шунда ала, аннары Голҗа шәһәренең рус гимназиясендә укый. Голҗа татар мәктәбе укучылары, гарәп графикасына нигезләнгән уку һәм язу күнекмәләре белән беррәттән кириллицага да өйрәнәләр. Ә бу исә, мәктәп һәм шәхси китапханәләрдә тупланган, Октябрьгә кадәрге чорның гарәп графикасындагы күпсанлы татар басмаларын өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Төрле телле төбәктә яшәү булачак галимгә табигый рәвештә тугандаш төрки телләрне: казах, уйгыр, кыргыз, үзбәк телләрен үзләштерергә ярдәм итә. Бу аның тарихчы-чыганакчы буларак профессиональ эшчәнлегенә, шулай ук тәрҗемәчелек эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, татар укучысы Чыңгыз Айтматовның әсәрләре белән беренче тапкыр Миркасыйм Госманов тәрҗемәләре аша таныша.
Бабаларының туган җиренә кайтырга хыялланган егет теләген 1958 елда тормышка ашыра: Казан дәүләт университетына укырга керә.1964–1967 нче елларда аспирантурада белемен арттыра. 1968 елда ХVII–ХVIII йөз татар тарихи чыганакларын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1967 елда Миркасыйм Госманов СССР тарихы кафедрасында педагог булып эшли башлый.
«Тарихи ватанга кайтуымны (әйе, килү түгел, ә кайтуны!) уңай бәяләүчеләр, ихлас хуплаучылар, кирәк чакта ярдәм кулын да сузучылар күбрәк булды дип әйтә алам, һичшиксез, күбрәк... Галим сыйфатында җитлегүемә, уңышларыма килгәндә, моның сәбәпләрен иң элек үземнең көн‑төн диярлек тырышып эшләвемнән, реаль шартларны дөрес аңлап, түземле булуымнан эзләргә кирәктер. Шулай ук карьера өчен җиңелрәк һәм отышлырак юллар сайламыйча, ул чаклардагы модаларга иярмичә, язма мирас дөньясы кебек кыенрак, «четереклерәк» өлкәгә кереп китүем дә өстәмә сәбәп булгандыр,» – дип яза Миркасыйм ага үзе.
Никах хәтирәсе. Салисә һәм Миркасыйм Госмановлар. Казан, 1961 елның 5 ноябре.
КУЛЪЯЗМА МИРАС ЭЗЕННӘН...
Идел-Урал буе төрки халыкларының тарихы һәм мәдәниятенә караган XIII–ХХ йөз башы төрки язма чыганакларын өйрәнү – Миркасыйм Госмановның фәнни-тикшеренү өлкәсендәге төп юнәлеш. Татарстан һәм хәзерге Россия Федерациясенең төрле өлкәләренә сибелеп яшәүче татар халкы арасында татар, гарәп, фарсы телләрендә иҗат ителгән, күчерелгән язма ядкарьләрне җыю һәм тикшерү буенча оештырылган археографик экспедицияләр бу өлкәдә аерым урынны алып тора. 1963 елда Миркасыйм Госманов университетта археографик экспедиция оештыру идеясен күтәреп чыга. Моны, Казан шәркыят мәктәбенең гарәби кулъязма ядкарьләрен җыю һәм өйрәнү өлкәсендәге элеккеге традицияләрен торгызу дип кабул итәргә кирәк.
Галим җитәкчелегендә, гарәп графикалы язма чыганаклар материалларына нигезләнеп, кандидатлык диссертацияләре яклана. Аның шәкертләре арасыннан байтагы инде фән докторы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән.
– Элеккеге автономияле биш республика һәм унбиш өлкәдәге татарлар яшәгән 900 гә якын авылны тикшерү нәтиҗәсендә 9 меңнән артык кулъязма һәм мең ярымга якын иске басма китап җыела. Экспедицияләрнең уңышлы эшләве Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең көнчыгыш кулъязмалар фондын ике тапкыр диярлек баетырга мөмкинлек бирде.
Җыелган кулъязмаларда VII гасырдан алып ХХ йөз уртасына кадәр вакыт эчендә иҗат ителгән әсәрләрнең текстлары теркәлгән. Жанр ягыннан караганда да алар гаять күптөрле. Ни генә юк алар арасында: мөселман юриспруденциясенә караган кулъязмалар, ислам тарихы, астрономия, математика, география һәм фәннең башка тармакларына бәйле хезмәтләрнең күчерелмәләре, документаль чыганаклар, халык авыз иҗаты һәм матур әдәбият үрнәкләре. Гаять тырыш, тирән белемле, чын мәгънәсендә академик иде. Ул – халыкара масштабта да танылу алган галим, – дип искә алган иде Миркасыйм Госмановның шәкерте, галим Җәүдәт Миңнуллин.
Миркасыйм Госмановның «Каурый каләм эзеннән. Археограф язмалары» хезмәте галимнәр арасында гына түгел, киң җәмәгатьчелектә дә зур кызыксыну уятты. Балаларны, үсмерләрне тарих дигән кызыклы дөньяга җәлеп итүдә, фәнне популярлаштыруда җиңел тел белән катлаулы материалны бәян иткән әлеге хезмәтнең әһәмияте әйтеп бетергесез.
Галим туган телдә тарихка караган фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар бастырып, әһәмиятле эш башкарып, яшь укучыларга үз халкының үткәне һәм мәдәнияте хакында бәян итте. «Серле балбал», «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» китаплары – шундыйлардан. Әлеге ике китап 1984 елда бер томда басылып чыкты.
Россиянең төрле архивларында, фәнни китапханәләрендә ифрат зур тырышлык күрсәтеп, төрки халыклар тарихы һәм әдәбиятына караган документларны фәнни әйләнешкә кертүдә дә галим зур эш башкарды. Идел–Урал буе төрки халыклары тарихы чыганакчылыгына багышланган «ХVII–ХVIII йөз татар тарихи чыганаклары» һәм «Җүчи Олысының ярлыкаш актлары» исемле фундаменталь хезмәтләре дөнья күрде. Тикшеренүләрнең бай чыганакларга таянуы һәм аларны өйрәнү нигезендә ясалган нәтиҗәләрнең ышанычлылыгы Казан, Мәскәү, Баку, Тбилиси, Будапешт, Анкара һәм башка шәһәрләрдә басылган рецензияләрдә, ягъни халыкара фәнни җәмәгатьчелектә уңай яңгыраш тапты.
Археографик экспедицияләрдә, архив һәм китапханәләрдә табылган кулъязмалар, шулай ук 1917 елга кадәр дөнья күргән басмалар нигезендә Миркасыйм Госманов тарафыннан XIX йөз татар әдәбияты классиклары Габделҗаббар Кандалый, Мифтахетдин Акмуллаларның әдәби мираслары тикшерелеп, төп оригиналдагыча бастырып чыгарылды. Әлеге хезмәтләр әдәбият тарихында зур әһәмияткә ия дип исәпләнә.
«Искитмәле бит, болгавыр чорларда нигезен, бөтен кирәк-ярагын ташлап, ач үлемнән котылу өчен качып киткәндә дә, татар тәһарәт комганын, ләгәне һәм берничә кадерле китабын намазлык-сөлгесенә төреп алырга онытмаган. Миңа Идел буенда язылган, күчерелгән, басылган китапларны Иркутск, Красноярск ягында да, Уралның төрле өлкәләрендә, Себердә дә күрергә туры килде. Кая гына барып урнашмасын, 5–6 гаилә җыелуга, беренче эш итеп, алар кечкенә генә гыйбадәт йорты булдыруга керешкән, 4–5 бала укырлык мәктәп-мәдрәсә оештырган. Хәтта Урта Азия, Казахстан җирләрендә, Кытайда, Шәркый Төрекстанда да мәктәпләр ачу белән безнең татар мәгърифәтчеләре шөгыльләнгән бит», – дип соклана галим.
Миркасыйм Госманов шәкертләре белән Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә. Казан, 1978 ел.
Миркасыйм Госманов «Җыен» фондының рәисе булып та бик күп игелекле гамәлләр башкарды. Татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүче «Җыен» фонды тарафыннан эшләнгән «Шәхесләребез» сериясеннән Карл Фукс, Михаил Худяков, Исмаил Гаспралы, Газиз Гобәйдуллин, Рәмиевләр, Һади Атласи, Габдрахман Сәгъди һ.б.лар турындагы китаплар аның гыйльми ярдәме белән дөнья күрде.
«Үзебезнең тарихны дөрес аңлар өчен дә борынгы билгеташлар зур әһәмияткә ия. Әйтик, болгар бабаларыбызның нинди иман тотып, ниндирәк телдә, шивәдә сөйләшүләрен, дөньяга, үлемгә нинди мөнәсәбәттә булуларын, ниндирәк гамәли сәнгатькә ия икәнлекләрен без алардан калган эпитафияләр ярдәмендә белдек. Тарихыбызның Болгар чоры белән Казан дәвере арасындагы тирән уртаклыкны да, өстәге аерманы да шул кабер ташлары күрсәтеп торалар. Әгәр мәсьәләгә бер гомум караш ташласак, XII–XVI йөз эпиграфик истәлекләребезнең бөтен кешелек тарихында әһәмияткә ия байлык икәнлеген дә күрербез. Чөнки дөньяда төркичә эпитафия традициясен биргән ике генә төбәк бар. Берсе борынгы төрки руник язмаларны тудырган, саклаган Үзәк Азия, икенчесе безнең Урта Идел регионы. Шулай булгач, безнең болгар-татар эпиграфикасының гомумтюркологик әһәмияткә ия булганлыгы да бәхәссез», – дип яза Миркасыйм Госманов.
Ул үзенең шәкертләре арасында фәнни юнәлеш алганда, эзләнү өлкәләрен кабер ташларын өйрәнүгә нисбәтләгән егетләр үсеп чыгуына шатлана. КДУ проректоры булып эшләгән елларында студентларга гарәп язуы, соңрак шәрык телләре укытыла башлау да, киң катлам татар тарихын өйрәнердәй белгечләр үстерү максатын күздә тотып алып барыла. Казан университетында Миркасыйм Госманов язма чыганакларны җыю, өйрәнү һәм бастыру өчен фәнни-тикшеренү археография лабораториясен, 1989 елда ачылган Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында тарих-филология кафедрасын, экология факультетларын оештыруда якыннан торып катнаша. Ул Казан университетында шәрык телләре бүлекчәләрен торгызуга зур өлеш кертә. Аның катнашында Казан университеты һәм чит ил (Венгрия, ГФР, Кытай, Төркия) университетлары арасында элемтәләр урнаштырыла.
Хатыны Салисә һәм кызлары Диләрә, Айсылу.
Өлкәннәр куанычы: бабай оныгы Айгөл белән. 1997 елның гыйнвары
ҖИТДИ ГАЛИМ, ОСТА ЛЕКТОР
Миркасыйм Госмановның кыяфәте җитди булгангамы, еш кына кырыс холыклы дип бәяләүчеләр дә бар. Ләкин аның белән якыннан аралашканнар моның киресен дәлилли. Ә үзе исә: «Холкымдагы сыйфатларга килгәндә, әти-әнинең дә тәэсире булгандыр, шулай ук үземне үзем дә тәрбияләгәнмендер, чөнки бер хакыйкать бар бит: адәм баласы бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнергә, белем алырга тиеш. Үзеңнең холкыңны, характерыңны да шулай тәрбияләү зарурдыр» – дигән.
Замандашлары Миркасыйм Госмановта артистлык сәләте дә барлыгын искәртә. Табында утырганда дусларына мәзәкләр сөйләгәндә бу сыйфаты аеруча калку чагыла торган булган. Чак кына артист булып китмәве турында да белә аның якыннары. Берара театрда да уйнап алганын әйтеп салган чаклары булгалаган. Хәер, аның җыр-моңга, бигрәк тә татар халык әсәрләренә битараф булмаганын беләбез. Илһам Шакиров, Әзһәр Шакиров кебек күренекле артистлар белән дус булуы да моңа дәлил.
Төрле кичә-мәҗлесләрдәме, сәхнәдән яки телевидениедәнме чыгыш ясаганда Миркасыйм ага һәр сүзен тәмләп, саллы итеп, бастырып сөйли торган иде. Чып‑чын нотыкчы, оратор! Аның шушылай сөйләм мантыйгын саклап фикерен тыңлаучыга ярып сала белүе күпләр өчен үрнәк тә, өлге дә дип уйлыйм.
Мөхтәрәм галимнең үз тормышы, кредосы хакындагы фикере дә кызыклы: «Безнең зур түрәләр минем характерымны, холкымны да яхшы белгәнгә, үз тирәләренә тартырга теләмәгәннәрдер. Совет идеологиясендә тәрбияләнгән түрәләр өчен үз фикере белән гамәл итүче «киребеткән», ни кушсалар да, ләббәйкә дип тормыйча, үзенчә эшләргә яраткан кешеләрне өнәп бетермиләр. Мондый хәл, дөресен әйткәндә, минем файдага булган икән – чиновник булып гомерне заяга уздырудан котылганмын. Гел гыйльми хезмәттә калдым. Әгәр яшьрәк чакта алданып, берәр чиновниклык юлыннан китсәм, бәлки, күптән «муеным сынган» булыр иде. Ә хәзер мин исән калып, ата-бабаларымнан беркемнең дә төшенә кермәгән югары гыйльми дәрәҗәләргә ирештем».
ИСТӘЛЕКЛӘР
Ирек Һадиев, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары:
– Миркасыйм Госманов 1994 елдан бирле ТР Милли китапханәсенең төрки‑татар һәм шәрык кулъязмалары буенча фәнни консультанты булып торды. Ул китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеген оештыруга, әлеге бүлекнең фәнни-тикшеренү һәм археографик эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш кертте. 2000 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы әгъзасы итеп тә сайланды һәм республикабыздагы фән, мәдәният, мәгариф үзәге буларак, китапханәнең дәрәҗәсен күтәрүгә һәрдаим булышлык күрсәтте Миркасыйм Госманов язма чыганакларны туплау һәм өйрәнү, шулай ук иске татар язулы матбугат буенча библио-график күрсәткечләр төзү һәм бастыру өлкәсендә тикшеренү, оештыру эшләрен алып барды, кафедра, археографик лаборатория хезмәткәрләрен һәм студентларны да бу эшкә тарта иде. Шул ук вакытта ул 1917 елга кадәрге чорда Россия империясендә һәм аннан читтә яшәгән аерым татар диаспоралары тарихын өйрәнде.
Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче, галим, публицист:
– Миркасыйм Госманов сәясәтче түгел иде, әмма беркайчан да үз халкының язмышына кагылган һәм бәрелгән сәясәттән читтә тормады. Аның фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенең юнәлеше беркайчан да милләтебезнең мәнфәгатьләреннән аерылмады. Миркасыймның сәяси карашы үткән гасырның 90 нчы еллар башында, онытылмас эзләр калдырган заманыбызда, бик ачык күренде. Ул татар җәмәгатьчелегенең Татарстанга союздаш республика статусын алу өчен, Татарстан Фәннәр академиясен булдыру һәм татар милли мәгариф системасын милли югары уку йортларына тикле җиткерү өчен көрәшен турыдан-туры яклап чыккан иде. Ул бөтен гомерен халкыбызның мең еллык хәтереннән төшереп калдырырга дучар ителгән, яла ягып тапталган тарихын торгызуга, онытылырга хөкем ителгән данлыклы шәхесләребезнең исемнәрен халкыбызга кире кайтаруга багышлады. Моңа тиң булырлык үз халкыңа хезмәт итү бездәге сәяси вазгыятьтә сәяси партияләрнең дә, дәүләт оешмаларының да көченнән килерлек түгел әле.
Казан мэры Камил Исхаков юбилярга медаль тапшыра. 2004 елның 31 мае.
ИСТӘЛЕКЛӘР
Кызы Диләрә Госманова, тарих фәннәре докторы:
– Әтиемне яшүсмер вакытымда аз булса да, аның күзгә күренмичә дә дигәндәй янымда икәнен еш тоя идем. Сабый чагым хатирәләрендә әтинең кичке якта һәрвакыт язу өстәле янында утырганы ачык сурәтләнеп калган. Университеттан кайткач, аз гына ял итеп ала да, үзенең яраткан текстлары һәм китапларына чумып утыра. Ул эшләгәндә яки ял иткәндә без сеңелкәш белән аяк очларына гына басып йөри идек. Сеңелем белән әтинең безгә күбрәк игътибар итүен тели идек. Ял көннәрендә безне ияртеп урамга чыгуын яки безгә китап укуын, ә җәй айларында диңгезгә алып баруын. Безнең гаиләдә әти һәрвакыт хезмәттә иде... Әтинең хезмәт сөючәнлеге, фәнгә мөкиббәнлеге бездә дә аның эшенә һәм тормыш итү рәвешенә хөрмәт тәрбияләде. Безнең гаиләдә иҗатка ихтирам зур булды. Гаиләдәге мохит мәктәп елларында да һәм аннан соң да дәвам итте: китаплар, танылган тарихчы-галимнәрнең кызыклы фикер алышулары, төрле темаларга әңгәмәләр сеңелем белән икебезнең киләчәк һөнәр сайлавыбызда да зур роль уйнады.
Әти, һәрвакыт эш белән мәшгуль булуына карамастан, буш вакытларын безгә багышлады. Әле дә хәтерлим, без гаилә белән ял йортына барган идек. Әти гөмбә җыярга ярата иде. Аның бу сыйфаты безгә дә күчте. Без бергә урманга барабыз, гөмбә җыябыз, бергәләп аны чистартабыз, киптерәбез.
Чираттагы китабы басылып чыккач, гонорар акчасына Мәскәүгә барганыбыз исемдә. Башкала белән безне таныштырып кайткан иде. Истанбулга бару әти белән соңгы сәфәрләребезнең берсе булды. 2008 елның ноябрендә әтигә биредә мәртәбәле премия (ИРСИКА) тапшырылды. Ул мөселман дөньясын өйрәнүдәге казанышлар өчен бирелә».
Торсынтай Галиев (Голҗа, Кытай):
– Казанда балаларыбыз урнашкан тулай торак, Ходайның рәхмәте, Миркасыйм абзыйларның йортына бик якын иде. Ул елны көздән үк салкыннар башланды. Егет һәм кызларның бик күбесе, әллә мондагы һавага ияләшә алмыйча, әллә инде бүлмәләре салкын булу сәбәпле, бер‑бер артлы авырый башлады. Нәкъ менә шул көннәрдә Салисә апа белән Миркасыйм абый күпләргә үз туганына да күрсәтмәгән миһербанлык үрнәген күрсәттеләр. Өйләрендә күпме юрган‑одеял булса, аларны күтәреп тулай торакка ташыдылар. Салисә апа күпме дарулар алганын, күпме дару үләннәре, салкын тиюдән дәвалаучы җиләк-җимешләр, берсеннән-берсе тәмле өй ашларын ташыганын, ничәмә-ничә бала янында күпме көннәрен үткәргәннәрен үзе дә хәтерләмидер. Миркасыйм абзый, Гаеттә корбан чалып, «Җыен» фондында шул балалар өчен аш мәҗлесе уздырды. Мондый мәҗлесләр үткәрү һәр Ураза һәм Корбан гаетендә гадәткә әверелде.
Илнур Миргалиев, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты:
– Миркасыйм Госманов – татар тарихчыларының абруйлы дәрәҗәсен озак вакытлар тотып торган шәхес. Бигрәк тә Урта гасыр, Алтын Урда тарихы буенча бастырган китаплары – бүгенге көндә шушы тема буенча шөгыльләнгән һәр тарихчы галимнең өстәл китабы. Миркасыйм ага хезмәтләренә сылтама ясамыйча, эшне җәелдерү мөмкин түгел. Ул үз эшен иң югары дәрәҗәдә алып барган галим, остаз. Аның эшләре әле дә дәвам итә. Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге аның исемен йөртә. Без, шулай ук, татар ханлыклары, Алтын Урдага бәйле чыганакларны күп табабыз, аларны фәнни әйләнешкә кертәбез, тәрҗемә итәбез, конференцияләр оештырабыз. Миркасыйм аганың эше тагын да киң колач алды, моның өчен мөмкинлекләр дә артты. Ул башлаган эшләр, ул эзләп тапкан тарихи кыйммәткә ия чыганаклар безнең эшнең төп нигезе булып торалар.
Мин үзем аның укучысы түгел, шулай да күп тапкырлар аралашырга насыйп булды. Мин аны һәрвакыт җылы хатирәләр белән генә искә алам. Ул Казан тарихчыларының хезмәтен дөньяга таныткан галимнәребезнең берсе.
Добавить комментарий