
Өч сугышны кичкән капитан
Военкор «егет»ләрнең берсе – өч сугышны кичкән бердәнбер татар язучысы Афзал Шамов.
08 мая 2017


СОВЕТ ЯШЬЛӘРЕНЕҢ ЯҢАЧА ТОРМЫШЫ
Күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамов 1901 елның 4 мартында элеккеге Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында дөньяга килә. Афзал исеме «иң яхшы, хөрмәткә лаек зат» дигән мәгънәгә ия. Афзал Шамов әлеге исемнең мәгънәсен гомере буена аклап яши. Эшендә дә, иҗатында да.
Кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәтнең ни икәнен татып үсә әлеге буын балалары. Бәләкәй Афзал да, бераз исәя төшүгә, апалары, җиңгиләре белән уракка, абыйлары белән тырмага йөри. Ә тагын да үсә төшкәч, йорттагы хуҗалык эшләрендә катнаша башлый.
Алты яшендә аны авылдагы мөәзингә укырга бирәләр. Ике ел мөәзин өенә йөреп, укырга-язарга өйрәнә малай. 1914‑1915 елларда ул Колабирде (хәзерге Апас районына керә) исемле рус авылында өч класслы земство мәктәбендә укый, аннары Акъегет авылындагы русча-татарча мәктәптә татарча дүрт сыйныф һәм русча өч класс тәмамлый. Бу мәктәптә шул чорның күренекле педагогларыннан берсе Фатих Сәйфи‑Уфалы белем бирә. Киң карашлы мөгаллим кечкенә Афзалга зур йогынты ясый, әдәбиятка булган мәхәббәтне дә малайда ул тәрбияли.
Бөек Октябрь вакыйгаларын Афзал Шамов Казандагы «Касыймия» («Апанай») мәдрәсәсендә каршылый. Революция бу чор яшьләренә яңа тормыш вәгъдә итә. Яңа киләчәк төзергә ниятләгән Афзал Шамов та, мәдрәсәдәге укуын калдырып, совет укытучыларын әзерли торган ике айлык курсларда укый, аннары, 1918–1919 елларда Яшел Үзән районына кергән Татар Исламы һәм Апас районындагы Кошман авылларында балалар укыта. Өяздәге җәмәгать, мәдәни-агарту эшләрендә актив катнаша, әдәбият-сәнгать түгәрәкләре эшен алып бара, спектакльләр, концертлар куя. Кулына каләм алуы да әнә шул чакка туры килә. Шигырьләр, хикәяләр яза башлый ул, өяздәге тормышны яктырткан хәбәрләре «Эш» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында даими басылып тора. Шушы басмада беренче хикәяләре дә дөнья күрә.
ҮЗ ТЕЛӘГЕ БЕЛӘН – ЯУГА
Афзал Шамовның хәрби биографиясе 1919 елда 18 яшендә башланып китә. Ул үз теләге белән Кызыл Армия сафларына баса. Башта Казандагы 15нче укчы бригадасында
кызылармеец, аннары шунда ук татар кызылармеецлары арасында укый‑яза белмәүне бетерү буенча укытучы-кызылармеец булып эшли. 1920 елның башыннан Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе сәяси бүлек мөдире Шамил Усманов тәкъдиме белән Беренче Казан мөселман пехота командалары курсларында укый. Ләкин аңа аларны тәмамларга туры килми, чөнки В.И. Ленинның «Социалистик Ватан куркыныч астында» дигән чакыруын ишетү белән үк, ул 1920 елның августында, үзе теләп, Гражданнар сугышына китә. 3 нче Киев курсант бригадасы белән башта ак поляклардан Киев шәһәрен азат итә, аннары барон фон Врангель гаскәрләренә каршы сугыша, мәшһүр Перекоп сугышларында катнаша. Фронт бетерелгәч, 1921 елның мартына чаклы Украина далаларында Махно бандаларын тар‑мар итүчеләр белән бер сафта көрәшә.
Махнолыларга каршы сугышканда, курсант Афзал башта атлы разведкада хезмәт итә. Бервакыт, разведкага баргач, сугышчан иптәше украин егете Охраменко белән бергә берьюлы өч бандитны коралсызландырып тотып алып кайта. Аннары бер отрядның старшинасы булып та хезмәт итә.
ТЫНЫЧ КӨННӘР ҖЫРЧЫСЫ
1921 елның мартыннан 1922 елның августына кадәр Афзал Шамов – Татарстан Үзәк башкарма комитетының һәм Совет Халык комиссарлары советының саклау ротасы кызылармеецы. 1922–1925 елларда ул Казан дәүләт университеты рабфагында укый. Бер үк вакытта ятим балалар йортында ике ел клуб мөдире булып эшли. Шулай ук Татарстан Мәгариф комиссариаты каршындагы зурлар мәктәбендә укыта да.
1926 елда Афзал Шамов Беренче Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә. Университетта укып кына калмый, ә педагоглык һәм иҗат эшен дә дәвам итә. РСФСР Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укый‑яза белмәүне бетерү комиссиясе әгъзасы буларак, зурлар өчен эш китаплары, мәктәп дәреслекләре, методик кулланмалар язу һәм төзүдә актив катнаша. Хикәяләр, повестьлар яза һәм Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасында публицистик мәкаләләрен, очеркларын, фельетоннарын, рецензияләрен бастыра.
Мәскәүдән кайткач, Афзал Шамов 1931 елның мартыннан 1943 елның февраленә кадәр Казанда Татар дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында җаваплы редактор һәм өлкән редактор булып эшли.
КАПИТАН ШАМОВ, ЯКИ А.ТӘҮГИЛДЕ
1943 елның 9 февралендә ул янә үзе теләп фронтка китә. Башта Калинин, аннары Беренче Балтыйк буе фронтлардагы «Алга, дошман өстенә!» газетасының хәрби корреспондент-оештыручысы булып хезмәт итә. Әйтергә кирәк, фидакарь совет язучыларының нәкъ менә шушы фронттагы язмалары сугышчыларның хәрби рухын ныгытып торган, нинди генә авыр шартларга эләкмәсеннәр, алга таба көрәшергә көч табарга булышкан.
Менә газетаның 1943 ел, 22 май саны. Бу санда Афзал Шамовның «Нәфрәт көче» исемле очеркы басыла. Ул миномёт командиры орденлы гвардия капитаны Зөфәр Асадуллин турында. Афзал Шамов турыдан-туры сугышчыларга мөрәҗәгать итә һәм аларны дошманга карата аяусыз булырга өнди, фашистларны юк итәргә чакыра: «Безнең күңелләрдә, – дип яза капитан Шамов, – бер үк вакыт нәфрәт тә, мәхәббәт тә ята. Без, искиткеч көчле сөя белгән кебек, искиткеч явыз һәм зәһәр итеп нәфрәтләнә дә беләбез. Нәфрәт көче – дошман боҗрасын җимерә, нәфрәт көче үтә алмаслык сазлыкларны үткәрә һәм нәфрәт көче иң соңгы минутта да яшәү чишмәләрен таба. Менә совет кешесенең, совет сугышчысының йөрәгендә, аның канында шундый изге нәфрәт көче яши. Бу көч булганда, дошманны һәрвакыт җиңеп чыгып була».
Капитан А. Тәүгилденең очерклары һәм мәкаләләре газетада даими басылып бара. Язучының бу газетада чыккан материаллары болардан тыш башка имзалар белән дә бирелә. Бу хакта ул: «Фронт газеталарында басылган хәбәрләр, мәкаләләр башка имзалар белән басылган булса да, башыннан алып ахырына чаклы минем кулым белән язылган», – дип искә ала.
А. Шамов, Калинин фронтындагы орденлы татар егетләренең альбомын төзеп, фронтның сәяси идарәсенә илтеп тапшыра. Әнвәр Мамаев, Зиннәт Шәрәфетдинов һ.б. турында листовкалар да бастырып чыгара.
Беренче Балтыйк буе фронты сугышчыларының Татарстан халкына җавап хаты 1944 елның декабрендә язучы Афзал Шамов кулы белән языла.
«Алга, дошман өстенә!» газетасының татар редакциясе соңрак тулысынча Байкал – Амур хәрби округына күчерелә. Анда Чита шәһәрендә «Суворовча кысырыклау» исемле газета чыга башлый. Бу газетаның корреспондентлары Читадан башлап, Монголия далалары, соңыннан каты сугышлар белән Зур Хинган тауларын һәм Маньчжурия кырларын үтеп, Сунгари елгасының суын эчеп, Маньчжуриянең башкаласы Чанчуньга кадәр барып җитәләр. Кытай җирләрен япон самурайларыннан азат иткәч, бу газета Хабаровск шәһәрендә 1947 елның азагына кадәр басыла.
Ватан сугышы чорындагы батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен, А. Шамов Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь Революциясе ордены һәм 16 медаль белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач, язучы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының редакторы, 1958–1962 елларда Язучылар берлеге идарәсе рәисе булып эшли. 1962 елның март аеннан профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә.
«ФРОНТТАГЫ БЕР МАҖАРА»
«Афзал аганың хәзер дә хәтерендә: 1944 ел июньнең 30ында була бу хәл. Чалт аяз җылы көн. Шамов алгы линиядә булып, газета өчен материаллар туплагач, редакциягә кайтырга ашыга. Күңеле шат, күтәренке.
Корреспондент Шамов яңа гына азат ителгән кечкенә бер авылдан бер чакрым чамасы ераклашырга да өлгерми, кинәт аның барыр юлында, каршыда, атышлар башлана, пулемётлар тыкылдый, автомат тавышлары ишетелә, гранаталар шартлап ярыла, баш очыннан пулялар сызгырып уза.
Капитан аптырап кала. Бу ни хәл? Нигә тылда сугышлар дәвам итә? Әллә күрше полк бераз артка калган микән? Бик ихтимал...
Ул, пулялар астында юлны дәвам иттермәскә теләп, атышларны шәбәреп үсеп торган арышлар арасында ятып үткәрмәкче була. Шундагы бер снаряд чокырыннан әйләнә-тирәне күзәтергә керешә.
Күп тә үтми, Афзал Шамов бер фрицның, арышлар арасыннан поса-поса, аңа таба йөгереп килгәнен күреп ала. Аралары ун метр чамасы калгач, капитан снаряд чокырыннан сикереп чыгып, фашистка һөҗүм итә:
– Һände һox!* – дип кычкыра ул, гранатасын баш очында тотып.
Көтмәгәндә каршысына яшен ташыдай атылып килеп баскан совет офицерын күреп, илбасар калтырап төшә, коралын җиргә ташлап, кулларын күтәрә.
Ләкин капитан Шамов үзе дә бер мәлгә аптырап кала. Ни күзе белән күрсен, аның каршысында бер генә түгел, ә җиде немец басып тора!
Капитан засададагы иптәшләренә ут ачарга команда биргәндәй, пистолетын изәп, ярым русчалап, ярым татарчалап кычкырып җибәрә. Фашистларның барысы да кулларын күтәрәләр. Илбасарлар аңнарына килгәнче, Афзал Шамов белгән чаклы немецча аларга юлга чыгарга, әлеге кечкенә авылга таба атларга команда бирә:
– Кулларыгызны төшермәгез! Борылып карамагыз! Командамны үтәмәсәгез, шунда ук атып үтерәм.
Шулчак немецларның берсе:
– Мин русча беләм, – ди һәм совет офицерының командасын немецча төгәл кабатлый.
Илбасарлар кузгалып киткәч кенә бер төрле дә засаданың булмавын, совет офицерының ялгыз гына икәнен төшенеп алалар. Ләкин инде эш узган, кораллар ташланган, куллар күтәрелгән. Барыннан да бигрәк, бер кулына пистолетын, икенче кулына гранатасын тоткан озын буйлы, кара бөдрә чәчле офицер аларны үкчәләренә басардай булып авылга ашыктырып куып алып бара...
Журналист Касыйм Тәхауның
«Әдип, хәрби журналист» исемле очеркыннан.
ЖУРНАЛИСТ КАСЫЙМ ТӘХАУНЫҢ «ӘДИП, ХӘРБИ ЖУРНАЛИСТ» ИСЕМЛЕ ОЧЕРКЫННАН.
И Б РА Й Д У С !
Бер ай чамасы фронтта йөреп кайттым. Бик күп кешеләр һәм вакыйгалар күрдем. Газетага шактый гына «очерклар» да яздым. «Очерк» дигән сүзне аңлы рәвештә тырнаклар эченә алам, чөнки аларның берсе дә мине канәгатьләндерми...
Дусларча сагынып, сәлам һәм хөрмәт белән, А.Шамов.
16 июль, 1943 ел.
И Б РА Й Д У С !
Озак хат язмый торуым өчен карт капитанны гафу ит. Соңгы көннәрдә һич тә бушый алмадым. Командировкаларда булдым. Ә кайткач, үзең беләсең инде, материалларны тизрәк язып чыгарырга кирәк. Барсы да кеше имзасы белән. Үзеңнекен язарга яисә имзаңны куярлык итеп язарга вакыт та юк.
Кемнәр өчен генә язмыйбыз без! Еллар үтәр, без чыгарган газета битләре саргаерлар һәм алар кыйммәтле тарихи документлар булып калырлар. Аны актарып караучылар андагы имзаларның күплегенә, аларның авыр сугыш шартларында да газетага язып торуларына гаҗәпләнерләр. Ул материалларны журналистның яисә язучының ут астыннан ничек алып чыкканын, кайвакытларда, утның басылуын көтеп, аның сәгатьләр буенча җиргә сыенып ятканны белмәсләр. Дүрт юллы хәбәр өчен, дүрт‑биш мәртәбә снарядка баш игәнен, аны сәламләп түгел, ә ләгънәтләп баш игәнен уйларына да китермәсләр.
Кайчагында иркенләп үзең өчен язасы килә. Булмый. Тагын киләчәктә язармын әле, бәлки, дип, күңелеңне юатасың. Синең белән без шундый юанычларга бай идек лә соң! Аллага шөкер, хәзер дә әле мин ул юанычны капчыклап саклыйм...
Кулыңны каты итеп кысып, А.Шамов.
24 июнь, 1944 ел.
И Б РА Й !
Син торган шәһәрне алдык без, егет. Рәхмәтеңне әйтергә онытма. Хәтта ул райондагы сугышларның берсендә миңа да катнашырга туры килде. Шулай килеп чыкты. Шул ук көннәрдә, икенче бер урында, хәтта җиде немецны плен алдым. Гаҗәпләнәм, Ибрай, шундый хәл булып алды. Соңыннан үзем дә гаҗәпләндем. Илтеп тапшыргач, редакциядәге иптәшләр ышанмаслар дип, справкасын да алып кайттым. Шулай булгач инде, безнең фронтка әйтә торган рәхмәтеңнең бер өлеше миңа да тия...
Кулыңны кысып, Афзал.
P.S. Торган урыныбызны бүген тагын 650 километрга алга күчерәбез. Аякларыбыз һаман саздан чыкмый инде.
8 июль, 1944 ел.
Д У С Т Ы М !
Мин Германияне дә күрдем инде. Ә бу хатымны алгы кырыйда, юлбашчы әйткән дивизияләрне тукмаклап бетерү районында язам.
Орден белән котлавың өчен рәхмәт. Кызыл Йолдыз. Аны алганга шактый вакыт узып китте инде. Әгәр сине бүләкләгән булсалар, мин дә сине чын күңелдән котлыйм. Бүләкләнмәгән булсаң, бөтен күңелем белән бүләкләнүеңне телим.
Баян кем булып хезмәт итә? Яз әле аның турында. Аның күкрәге орденнар белән тулгандыр инде.
Гарифка, Кутуйга, Ярмәкигә минем иң җылы сәламнәремне тапшыр.
Кем инде син? Бик зур офицер булдыңмы? Әй, бер күрәсе иде сине! Мин шулай капитан булып килеп, карт капитан булып кайтып китәрмен дип торам. Кайту көне генә якынлашсын иде инде.
Бик җылы һәм сагынычлы сәлам белән, Афзал.
Дустым һәм дусларым, үзегезне саклагыз, газета өчен генә түгел, әдәбиятыбыз өчен дә кирәклекне исегездән чыгармагыз! Бу сезгә икенче тапкыр сугышта булучы, күпне күргән солдат киңәше.
20 декабрь, 1944 ел.
И Б РА Й Д У С !
Өйдә 9 көн кунак булдык. Бала-чагаларны күрдек, җанкайны кочакладык. Көннәрнең үткәне сизелми дә калды. Менә хәзер яңадан юлда. Бу хатымны мин «Азат Себер» газетасы чыккан шәһәрдән (Омск. – Ред.) язам. Поезд көтәбез. Батыршин (Советлар Союзы Герое, 1938 елда Хәсән күле янындагы япон илбасарлары белән сугышта батырлык күрсәтә. – Ред.) геройлык алгына яккарак юл тотабыз...
Калу мөмкинлеге дә бар иде шикелле. Әллә ничек шунда хәрби тормыш лямкасын ахырына кадәр күтәрергә булдым. Аннары ул якларны да күрәсе килде дисәм дә ялган булмас. Кайчан күрер идек соң без аны.
Иптәшләргә – Кутуйга, Гарифка, Ярмәкигә сәлам, диген.
Кулыңны каты итеп кысып, Афзал.
24 июнь, 1945 ел.
Д У С К А Й !
Бу юлларны мин яңа гына алынган Маньчжурия шәһәренең берсеннән язам. Бу шәһәргә без кичә төнлә килеп кердек...
Без – барлыгы бер машинада алты корреспондент. Машинабыз әлегә элемтә узелы янында туктады. Мин шуннан файдаланып, ашыгып-ашыгып кына сызгалыйм.
Мин аркасына автоматын һәм барлык кирәк-яракларын асып, ватылып, җимерелеп беткән Маньяжурия юлы буенча атлаучы, йә чәче агара‑агара башлаган, йә мыегы әле сызылып кына чыгып килә торган, җил һәм кояштан яанган йөзле рус содатына карыйм да таңга калам. Ул әле кичә генә Германиядә иде, ә бүген ул Тын океанга якынлашып бара. Ул ачлыкка да, сусауга да, дөньядагы барлык мохтаҗлыкларга һәм газапларга да түзә һәм аны батырларча күтәрә...
Гафу ит, мин бераз нечкәреп киттем шикелле. Нишлисең бит, дускай, картлык, картлык. Чәч инде чынлап агарып килә... Бәлки әле кайткач танымассың да...
Афзал.
19 август, 1945 ел.
Фотолар Афзал Шамовның шәхси архивыннан
Добавить комментарий