Шәүкәт Галиев: туган як җиле...
Кече ватан патриотлары. Шәүкәт Галиевның юбилее уңаеннан
05 декабря 2018
Шагыйрь Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда Олы Бакырчы җидееллык мәктәбен тәмамлый. Ике елга якын колхозда гади колхозчы, аннан бригадир ярдәмчесе һәм учетчик булып эшли. 1945–1949 елларда Кайбыч район бүлегендә – статист, аннары учет мөдире булып эшли. 1949 елның мартында «Колхоз бригадасы» район газетасы редакциясенә җаваплы секретарь итеп күчерелә, соңрак газета мөхәррире вазыйфасын башкара.
1953 елның көзендә Казанда – «Чаян» журналында башта – әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире була.
1954 елда «Яңа көйләр» исемле беренче китабы дөнья күрә. 1956 елда Эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый.
1958 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1959 –1961 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. «Яшь ленинчы» газетасы белән хезмәттәшлек итә. 1971–1984 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.
1972 елда «Шәвәли», «Кызык», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле җыентыклары өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
1982 елда рус теленә тәрҗемә ителгән «Заяц на зарядке» («Физзарядка ясый куян») китабы өчен Г. Х. Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек дип табыла.
1995 елда күпкырлы иҗаты өчен «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелә.
1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби бүләге тапшырыла.
Шәүкәт Галиев – балалар өчен егермедән артык китап авторы. Алар арасында «Камырша» (1962 ел), «Көлке бүлмәсе» (1967), «Шалт, Мөхәммәтҗан!» (1970), «Мыеклы бозау» (1973), «Тылсымлы көзге» (1974), «Камырша» (1962) кебек китаплар бар.
Ун китабы рус теленә тәрҗемә ителгән. «Витаминлы хәрефләр» – башкорт, «Тылсымлы көзге» инглиз телләрендә дөнья күргән.
ТУГАН ҖИРНЕ САЙЛАМЫЙЛАР...
Шәүкәт Галиевның «Шәвәли», «Камырша»ларын белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм, инде берничә буын бала аның шигырьләрендә үсте. «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» кебек гыйбарәләре халыкның даими куллана торган канатлы сүзләренә әйләнде. Тик мин бу олуг шәхеснең иҗатына бәя бирергә алынмыйм, заман аның кем булуын инде үзе күрсәтте. Язмамда Шәүкәт абыйны, иң беренче чиратта, кеше буларак, туган җиренә бәйләп ачарга телим.
...Мөгаен, сүзне шуннан башларга кирәктер: Шәүкәт абый – минем авылдашым. Шуңа да минем хәтеремдә халык шагыйре белән бәйле истәлекләр шактый күп саклана. Шуларның берничәсенә тукталып узам.
Шәүкәт абый белән якыннан танышу 10 нчы сыйныфны тәмамлагач булды. Республика басмаларында мәктәп, авыл тормышына кагылышлы язмаларым басылып килә иде. Шәүкәт абый шуларны укыган булып чыкты. Авылның мәдәният йорты директоры Гөлфия апа Идиятуллинага (шагыйрьнең туганы): «Руфия минем янга килсен әле», – дигән. (1998 елда, 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Олы Бакырчыда шагыйрьнең туган нигезе янәшәсендә иҗат йорты төзеделәр. Шәүкәт абый, мәрхүм булганчы, ел саен җәйләрен шунда кайтып яшәде). Мин инде, Гөлфия апа сүзләреннән соң, очып диярлек килдем Шәүкәт абый янына. Юл буе ничек исәнләшергә, сүзне кайдан башларга дип уйлап барган идем, Шәүкәт абыйны күргәч, җиңел сулап куйдым. Дәү әтиләрчә, гади генә, әмма рәхәт, тәмле итеп сөйләште. «Мәкаләләр дә, шигырьләр дә язам» – дип, аңа бер дәфтәремне суздым, баргач. Аеруча менә шул сүзләре истә калган: «Ә кайсын язу җиңелрәк?» – дип сорады шагыйрь абый. «Мәкаләне, – дим. – Шигырь теләсә кайчан тумый, илһам килгәнен көтәргә кирәк, ә менә мәкаләне утырам да язам». «Сиңа алайса журналистикага барырга кирәк, көчләп шигырь язып булмый...» Шушы сөйләшүне хәзер кайта‑кайта уйлыйм: шигырьләрем чиле‑пешле булса да, үземә бу хакта әйтмәгән, ә җайлап кына дөрес юлга бастырган. Шәүкәт абыйның киңәшен тоттым – журналистика факультетына укырга кердем...
Истә калган тагын бер вакыйга, дөресрәге – сабак. Университетның өченче курсын тәмамлап, җәйге практика узарга район газетасы «Йолдыз»га кайттым. Шунда «Елар иде һәйкәлләр!» дип исемләп, авыл егетләренең клубтан соң һәйкәл янында кәеф‑сафа коруларын яздым. Озак та үтмәде, сөйләшәсе бар, дип, Шәүкәт абый үз янына чакырды: «Руфия, сеңлем, туган авылыңны пычрату килешми. Син аны соңрак, олыгая башлагач, аңларсың әле, – диде. – Син ул егетләрнең үзләренә әйт, ләкин газета аша бөтен районга кычкыру бер дә матур әйбер түгел. Гаиләдә дә төрле хәлләр була, шулай да өйдәгесен тышка чыгармыйлар. Аннан, нинди генә булсалар да, алар синең авылдашларың. Әти‑әнине сайлап алмаган кебек, авылдашларны, туган җирне дә сайлап алмыйлар. Ике‑өч егетнең һәйкәл янында кәеф‑сафа корулары ул бит әле барлык егетләр дә шундый дигән сүз түгел».
Ул вакытта шагыйрь алдында оят булган иде. Шәүкәт абыйның ни өчен болай әйтүен соңрак аңладым. 1970 нче елларда ул туган авылына бер дә кайтмаган. Үзе исән чагында бу турыда сорарга кыенсындым. Шагыйрьне якыннан белгән авылдашлары Шәүкәт абыйның Олы Бакырчыга дистә еллар кайтмавын төрле сәбәпләргә бәйли. Ничек кенә булмасын, туган авылына хәтере калган була, монысы хак. Шагыйрьнең авыл китапханәсе турында шигыре бар. Ул анда саргаеп яткан китапларны кызганып, китапханәне кеше йөрми торган урын, дип атый. Шигырьдә Олы Бакырчы китапханәсе турында сүз бара, диләр. Шәүкәт абыйның: «Авылыңны пычрату килешми. Син аны соңрак, олыгая башлагач, аңларсың», – диюе дә, бәлки, шуның белән бәйле булгандыр…
Гаиләсе белән. 1995 ел.
ШАГЫЙРАНӘ ЯРАТУ
«Инеш буенда бер кыз каз бәбкәләре саклап утыра. Оялудан, каушаудан йөгереп киттем». «Минем беренче гомерем» китабында Шәүкәт абый Фәридә апа белән тәүге очрашуы турында шулай дип яза. Күрәсең, шагыйрәнә мәхәббәт шулай башланырга тиештер. Алар бер-берсен биш яшеннән бирле белә. Сигез ел бер парта артында утыралар, аннан яшьлек еллары, сугыштан соңгы авыр заманнар бәйли аларны. Бик күп тормыш сынауларын узып, ике йөрәк барыбер кавыша һәм соклангыч гомер итә.
Шәүкәт абыйларның дүрт бүлмәле фатирларында еш була идем. Бу нигезнең әйтеп бетергесез җылы нуры барлыгын хәтерлим. Шәүкәт абый сине ишек төбенә үк чыгып каршы ала. Аннан ипләп кенә кулыңдагы сумкаңны алып куя, өс-башыңны салырга ярдәм итә. Аягыңа чүәкләр суза. Ул да түгел, аш бүлмәсеннән кояш кебек балкып Фәридә апа килеп чыга. «Әйдә, уз, сагындык...» Син үзеңне иң якын кешеләреңә килгән кебек хис итәсең! Монда икейөзлелек, ясалмалык юк, алар нинди бар, шундый – зыялы, итагатьле, ачык күңелле.
Бер мин генә яңалык ачмам, Шәүкәт абыйларда булган һәркем Фәридә апаның гаять уңган хуҗабикә икәнен искә ала. Аның өстәлендә ризыгы гел әзер булыр. Алай гына да түгел, ул ризык һәрчак үзенә бер төрле, башкаларныкына охшамас. Савыт-сабага аерым бер мөнәсәбәт иде аларда: аш тәлинкәсе белән чынаяклар да бер, шикәр савыты да шундый ук. Кашык, чәнечкеләрне шул затлы савыт‑саба янына кафе-рестораннардагы кебек тезеп куя хуҗабикә.
Тагын бер күзәтү: ир белән хатын, теге яки бу вакыйга турында сөйләгәндә, һәрвакыт бер-берсен хөрмәт белән телгә ала. Гади генә мисал. Яшь гаилә Казанда башта бер тулай торактан икенчесенә күченеп йөри. Фәридә апаның сөйләгәне истә калган: «Уналты квадрат метрлы бүлмәдә Шәүкәтнең әнисе, сеңлесе, балалар – барыбыз бергә яшәдек. Әле бит авылдан әллә никадәр кеше килә, кунарга безгә керәләр. Барыбыз да идәнгә тезелеп ятабыз, аяк атларга урын да калмый. Тик барыбер шул чаклар сагындыра...»
Шәүкәт абый исә тормыш иптәшенә тирән бер соклану белән карап ала да, шулай ук сүзгә кушыла: «Мин Фәридәгә бик рәхмәтле. Егерме алты ел әни белән яшәдек, Фәридә аны карады, тәрбияләде. Мәктәптә балалар укытса, өйдә үз балаларыбызга белем, тәрбия бирде. Кем генә килсә дә, берәүгә дә караңгы йөз күрсәтмәде. «Олы Бакырчыдан без», – дип, бер күрмәгән кешеләр килеп керерләр иде. Фәридә аларны кунак итеп, кундырып чыгара. Болар бит барысы да хатын-кыздан тора. «Йөрмәсеннәр», – дисә, ир‑ат бер нәрсә дә эшли алмый.
«БЕР-БЕРСЕ ӨЧЕН ТУГАННАР...»
Шәүкәт абый белән Фәридә апа дүрт бала – ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергән. Җәмил абый белән Алсу апа – хәзер Казанда, гаиләләре белән яшиләр. Җәүдәт абый – Американың Миннесота штатында, Җәмилә апа Уфада төпләнеп калган. Балаларына язучылык сәләте күчмәсә дә, әти-әниләреннән затлы сыйфатларны алганнар. Барысы да укымышлы, белемле. Алсу апа Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән, белгечлеге буенча биолог, лаборант булып хезмәт куйган.
Җәмилә апа да – биолог. Җәмил абый белән Җәүдәт абый – физиклар. Җәмил абый күп еллар Казан дәүләт химия-технология институтында лаборатория җитәкчесе булып эшли, күп фәнни хезмәтләр авторы. Җәүдәт абый Миннесота тикшеренү университетында укыта, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес.
Казанда булганлыктан, Җәмил абый белән күрешкәлибез. Мин аны нәкъ Шәүкәт абыйга охшатам. Шундый ук тыйнак, акыллы, зыялы. Әти-әнисен ул һәрвакыт бер җылылык, ихтирам белән искә ала:
– Әти кырыс кеше түгел иде, безгә карата да артык катылык күрсәтмәде. Иҗат кешесе булгач, иҗатына игътибары зур иде. Дөньядагы иң мөһим хәбәрләрне, ил‑көн хәлләрен, әлбәттә, әти белә иде. Ә өй-мәктәп тирәсендәге борчулар, проблемалар, булса да, әнидән узмады. Күрәсең, тынычлап иҗат итсен, дип, аның әтине борчыйсы килмәгәндер. Әти безгә беркайчан да кул күтәрмәде, сирәк кенә ачулана иде. Мәктәптә барыбыз да яхшы укыдык. Дүртебез дә Казанның 89 нчы татар мәктәбен (хәзер Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе. – Авт.) тәмамладык. Классташларыбыз, дус-ишләребез әтинең шагыйрь икәнен белсә дә, үзебез моның белән беркайчан да масаймадык. Дәү әниебез генә, тормышта берәр гаделсезлек күрсә: «Минем улым «Чаян» журналында эшли, әйтеп яздырам әле», – дия иде. Сүздә генә кала иде инде ул, билгеле.
Җәмил абый белән Алсу апа ел саен, Олы Бакырчыга Шәүкәт абыйның музеена кайталар. (Шагыйрьнең вафатыннан соң иҗат йорты музейга әйләнде). Олы Бакырчы төп белем бирү мәктәбе Шәүкәт Галиев исемен йөртә, балалары, кайтканда, анда да керми калмый.
– Әти соңгы елларда Олы Бакырчыда гына шигырь яза алам, – дия иде. – Шуңа да җәй саен туган авылына ашкынды. Иртән‑иртүк торып, Дымбылат чишмәсе буйларын урый. «Көч алып кайтам», – дип әйтә иде. Олы Бакырчы туган авылыбыз булмаса да, якын ул безгә. Тамырлар шунда бит…
Тормыш иптәше Фәридәханым белән.
Ни кызганыч, Шәүкәт абый вафатыннан соң, бер генә китабы дөнья күрде. «Шәвәли шуклыгы» дип атала ул. Анда шагыйрьнең балалар өчен язган соңгы шигырьләре тупланган. Тагын шунысы кыйммәтле: монда Фәридә апаның да күңел җылысы кергән. Эш менә нәрсәдә: Шәүкәт абый вафат булганнан соң, аның кулдан язган дистәләгән шигырьләре, истәлекләре калган. Фәридә апаның хыялы – шуларны китап итеп бастыру була. Шуның өчен ул компьютерда җыярга өйрәнә. Бу хакта Алсу апа бик озаклап сөйләде:
– Әни әтине бик сагынды. Алар бит кибеткә дә икәү йөргән кешеләр, берсеннән берсе калмадылар. Сагынуын басар өчен, дипме, бурычы санапмы, әтинең кулдан язган шигырьләрен җыярга утырды. Сиксән өч яшендә бит, күзләре дә бик яхшы күрми. Алны‑ялны белми, шуларны җыйды. Аш бүлмәсенә чыгып тамак ялгый да яңадан әтинең эш бүлмәсенә кереп китә. Язмышмы, башкамы, әйтә алмыйм: эшен тәмамлаганнан соң, берничә көннән әни якты дөньядан китеп барды.
Әни әтине яратты гына түгел, ул аны күкләргә чөйде. Гел аны саклады, кайгыртты. «Әтиегез эшли, тыныч кына торыгыз!» – шушы сүзне ишеткәч, өйдә чебен очкан тавыш та чыкмый иде. Ул чагында әти халык шагыйре дә түгел, «Чаян» журналында эшләп йөрүче гади бер хезмәткәр. Акчасы да әллә ни булмагандыр. Әмма әни әтинең бөеклеген, даһилыгын шул чагында ук күргән. Иҗат итәр өчен аңа барлык мөмкинлекләрне тудырган...
...Кая гына барсам да, горурланып: «Мин Шәүкәт Галиев туган авылдан», – дим. Әйе, ул безнең якның зур шәхесе. Безнең якның гына да түгел, ә татар дөньясының күренекле улы. 1998 елда, шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее алдыннан авылда ике катлы мәдәният йорты төзелеп бетте, асфальт юл керде. Соңрак, 2011 елда, ике катлы заманча мәктәп төзелде. Бала саны аз дип, мәктәпне япмауларын да бакырчылылар Шәүкәт абый исеме белән бәйли. «Әле ярый Шәүкәт абый булган», – диләр. Аның шигърияте, туган ягына багышлап язылган кадерле юллары турында әйтеп торасы да юк. Аларны без яттан беләбез.
Шагыйрьнең әтисенә фронка язып, кире әйләнеп кайткан хаты:
«...Әти, үзебез исән-сау, килгән хатларыңнан укып, сине дә исән-сау дип беләбез. Исән-сау кайтып, бергә тигезлек, шатлык белән күрешүне Аллаһтан сорап калабыз. Әткәй, моннан алда хат белән карточка җибәрдем, насыйп булса, алырсың.
Әткәй, быел сыер кысыр калды. 14 тавыгыбыз бар. Бер сарыгыбыз бар, берсе зарарланган иде, суйдык. Аның ике бәрәне калды. Ике тәкәнең берсен иткә бирдек. Үзем 2 мең кирпеч суктым, әле дә эштән туктамадым. Хәзер ясмык чыгабыз. Быел игеннәр яхшы. Әнкәй умарта иле җыйган иде. Бүген карадык, балы күп чыкты, җиде рамына «бала салган», калганнарын алдык.
Их, әткәй, син генә юк. Синең өчен генә кайгырабыз. Әнкәй инде сиңа дип бал алып куйды. Анысына тимибез, сине көтә.
Әткәй, үзең нишләп ятасың? Мин укуны дәвам итәргә телим. Син дә шулай дия идең. Әткәй, хуш, сау бул. Сәлам белән, улың Шәүкәт.
7 июль, 1943 ел».
«ОСТАЗЫМ ИДЕ»
Роберт Миңнуллин, шагыйрь:
– Шәүкәт Галиев белән танышуым бик кызык булды. «Яшь ленинчы» газетасында бер кочак шигырьләрем басылган иде. Шул көнне Матбугат йортына килдем. Каршыма Шәүкәт абый очрады: «Роберт, энем, шигырьләреңне укыдым, бик шәп. Киләчәгең өметле», – дип аркамнан сөйде. Миңа гүя канатлар үсте. Менә шуннан Шәүкәт Галиев исемле безнең чорның бөек шагыйренә сыенырга тырыштым.
Балалар шагыйре булу – бик зур җаваплылык. Моны һәркем булдыра алмый. Тукай, Барый Рәхмәт – һәр заманның үз бөекләре булган. Безнең заманда, һичшиксез, Шәүкәт абый Галиев булды. Ул миңа буй җитмәслек шагыйрь кебек иде. Якыннан аралаша башлагач, тыйнаклыгын, зыялылыгын күреп янә хөрмәтем артты. Ул минем беренче китабымны нәшер итәргә, Язучылар берлегенә керергә тәкъдим иткән кеше.
Гәрчә Шәүкәт абый әдәбиятка балалар шагыйре булып кереп калса да, аның олылар өчен дә бик затлы шигырь, тирән фәлсәфи мәгънәле афоризмнар җыентыклары бар. Үзе атаганча, «канатлы сүзләр»ендә никадәр тирән мәгънә ята...
Шәүкәт абыйны әтием урынына күрдем. Шулай да шагыйрьнең иң якын дусты – Илдар Юзиев иде. Моны тәгаен әйтә алам. Ә мин аның өчен укучысы, дусты, соңрак, бәлки, ярдәмчесе дә булганмындыр. Гаиләләр белән дус булдык. Фәридә апага чын татар хатыннарында була торган сабырлык, тугрылык, кунакчыллык сыйфатлары хас иде. Бу ике кеше, һичшиксез, бер‑берсе өчен туган, бер-берсенә чынлап торып гашыйклар иде. Юксынам Шәүкәт абыйны...
«КАЙТАМ, ВӘГЪДӘ!»
Рәшит Гыйльметдинов, Апас районы Олы Бакырчы авылындагы Шәүкәт Галиев музее җитәкчесе, шагыйрьнең туганнан туган энесе:
– Шәүкәт абыйның әнисе белән минем әти – бертуганнар. Шул истә калган: 1961 елның 12 апрелендә, Гагарин космоска очкан көнне, Казанда Шәүкәт абыйларда идем. Ул көнне телевизордан гел шуның турында гына сөйләделәр. Без бит авыл балалары, телевизорны көн саен карамыйсың, чөнки ул һәр кешедә юк. Ләкин телевизордан бигрәк мине икенче нәрсә кызыктыра: Җәүдәт белән Җәмилнең велосипеды бар. Казанга килгәч, миңа да биреп торалар. Гагарин урамы буйлап тимер атта җилдерә идек. Аның рәхәтлеге! Шәүкәт абыйның безгә бер тавышланып эндәшкәнен хәтерләмим. Фәридә апаның исә кунакчыллыгы истә калган. И сыйлый иде...
1980 нче елларда безнең аралар өзелеп торды. Телефоннан аралашсак та, бик күрешелмәде. 1982 елда Җәүдәт белән очраклы гына поездда очрашып, Шәүкәт абыйларга киттек. Минем бертуган абыем Фарук Казанда хастаханәдә ята иде, аның хәлен белергә Шәүкәт абый да барды. Таң атканчы, Шәүкәт абый белән сөйләшеп утырдык. «Бер дә авылга кайтмыйсың», – дигәч: «Тормыш басты шул. Туган якны онытырга ярамый, кайтам, вәгъдә», – дип калды ул. Гаеп бездә дә булгандыр: төп нигезе юк бит, чакырмагач, үзе кайтырга яхшысынмагандыр... Шуннан мин аны үземнең юбилеема чакырдым. Фәридә апа белән кайттылар. Шул рәвешле аралар якынайды.
Бүген Шәүкәт Галиев музеен җитәкләү минем өчен шатлык та, зур җаваплылык та. Монда керәм дә стенадагы дистәләгән туганнарымның портретларына текәләм. «Нәселне сакла, йөзгә кызыллык китермә», – дип әйтәләрдер төсле тоела...
Хәлдән килгәнчә, тырышам. Әле менә Шәүкәт абыйның юбилеена, дип, музейны яңарттык. Бакча тирәләрен тоттык. Үз акчама сатып алып, йортның стеналарын буядым...
«ЗУР КЕШЕ ЧЫГАР, ДИП УЙЛАДЫК...»
Вәгыйзь Вилданов, шагыйрьнең классташы:
– Шәүкәтнең әтисе Галиулла абый бик укымышлы кеше иде. Авыл кибетендә сату итте. Шәүкәт, әтисенә охшаптыр, бик башлы малай булды. Гел китаплар укыды. Шул вакытта ук аннан зур кеше чыгар, дип уйладык. Бүтәнчә, бездән аерылып тора иде ул. Без 5 нче сыйныфны бетергән елны сугыш башланды. Мәктәпкә, авылдагы һәр гаиләгә окоп казучыларны керттеләр. Шулай да укуны тәмамладык. Әтиләр, абыйлар сугышка киткәч, ат та җиктек, җир дә сөрдек. Шул исәптән Шәүкәт тә. Аннан Галиулла абыйның «хәбәрсез югалган» дигән хәбәре килде. Шәүкәт шул вакытта боегып калды. Тормыш йөге аңа төште, әнисе, сеңлесе яшь малай карамагына калды. Менә шул вакытларда Шәүкәт шигырьләр яза башлады да кебек....
Добавить комментарий