Матур туганда, яки уйчан кеше
Кече ватан патриотлары
12 августа 2019
«ЯЗГАННАРЫМДА ЯМАН БЕРНИ ДӘ ТАПМАССЫЗ...»
Шәриф Камал турында архивларда истәлекләр әллә ни күп сакланмаган. Кайсы гына әдәби стенограмма, беркетмәгә юлыкма, катнашучылар арасында исеме телгә алына, ә үзе, әйтерсең, юк. Бик сирәк кенә кистереп әйткән фикере яңгырап куя. Әйе, шулай хәтерлиләр аны: аз сүзле, анык фикерле, дип. Күп сөйләми, әйтсә, кистереп әйтә, ә инде принципиаль мәсьәләләргә килгәндә, үз фикерендә ахыргача кала.
Партиядән чыгаралар, килеп чыгышына бәйләнәләр, әмма бер тапкыр да кулга алмыйлар Шәриф Камалны. Хәтта кулга алынган каләмдәш дусларын, шәриктәшләрен яклап күтәрелүенә дә карамастан.
ТР Милли архивы фондларында татар язучылары белән бәйле архивлар мулдан саклана. Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Кави Нәҗми, Фатих Кәрим язмышларына бәйле документларда Шәриф Камал исеме дә калкып чыга. Гади хезмәт кешесе тормышына багышланган реалистик әсәрләре белән билгеле әдипне, яңа идеологияне пропагандалаучы буларак, хакимият танымый калмый. Ул татар язучыларыннан беренче булып Ленин орденына лаек дип табыла. Ә аннары, «халык дошманнары белән бәйләнештә торганы өчен», партбилетыннан колак кага. Партиядән чыгарып ташлау өчен Кәрим Тинчурин белән дуслыгы, Кави Нәҗмигә тагылган гаепнең ялган булуын кистереп әйтүе, Шамил Усмановны яклап чыгуы гына да җитә, билгеле.
«Ул елларда әдәбият оешмалары башында баручы иптәшләрнең хәзергеләрнеке кебек «фән докторы», «атказанган» дигән дәрәҗәле исемнәре дә юк иде. Әмма алар идеалларына бирелгән нык, үзфикерле кешеләр иде. Бу иптәшләр, шәхси тормышларын онытып, авыр да, җаваплы да әдәбият йөген үз өсләренә алдылар, аны фидакарьләрчә бирелгән хәлдә, бөтен көчләре белән тартып бардылар. Әдәбиятны замана таләбе югарылыгына күтәрергә тырыштылар».
Гомәр Бәширов истәлекләреннән.
1936 елның августында Татарстан Язучылар союзы идарәсе каршысындагы партия оешмасы «троцкист-зиновьевчыларга каршы актив көрәш башлап җибәрә». Бу сәяси шаукымда иң беренче булып олы зыян күргән язучыларның берсе Шамил Усманов була. Аны бердәнбер Шәриф Камал яклап чыга. «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе» әсәрләрендә революциягә кадәрге крестьян тормышын сурәтләүдә, социалистик реализм таләпләреннән читләшүдә гаепләнгән Кәрим Тинчуринны да, Гөлсем Камская, Мөхтәр Мутин, Хөсәен Уразиков, Гөлсем Болгарскаялар белән беррәттән, Шәриф Камал яклый. Беренче тапкыр сират күперен исән‑имин килеш узган Тинчуринны озакламый кабат алып китәләр. Баштарак аның тормыш иптәше Заһидә ханым белән дус булып исәпләнгәннәр дә кул биреп күрешми башлый. Шундый бер истәлек сакланып калган: көннәрдән бер көнне Шәриф Камал, урамның икенче ягында Заһидә Тинчуринаны күреп ала да, аның янына чыгып кулын бирә, Кәримнең хәлләре ничек, дип сораша. Бу да аны шәхес буларак күрсәтә торган сыйфатларның берсе, дияргә буладыр...
1919 елдан бирле ВКП (б) әгъзасы булып торган Шәриф Камалны партия сафларыннан чыгаргач, ул бик бирешә, кайгыра. Мондый сүзләре сакланып калган: «Язган нарымда яман берни дә тапмассыз. Миңа инде яшәргә күп калмады. Әгәр сез мине, 1919 елдан бирле партиядә торган әгъзаны, аның сафларыннан чыгарасыз икән, соңгы минутларымны гына якынайтачаксыз...»
Асылда, шулай була да. Татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал 1942 елның 22 декабрендә 56 яшендә Казанда, Островский урамында урнашкан фатирында үз үлеме белән үлә.
«Сабан» газетасы редакциясе коллективы белән. Оренбург. 1925 ел.
Шәриф Камал гаилә әгъзалары белән. 1920 нче еллар.
Төрле елларда – каләмдәшләре белән.
Мин аны иң соңгы мәртәбә Союзда Шәйхи Маннурның фронттан кайтуы уңае белән уздырылган мәҗлестә очраткан идем. Кичәдән без Афзал Шамов, Гариф Галиев белән бергә чыгып, Шәриф абыйны Островский урамындагы квартирына кадәр озата бардык.
Иртәгесен Шәриф абзый ишегалдында утын ярган, квартирына утын ташыган. Шул эшләрдән соң, «әллә нигә башым әйләнеп тора» дип, кәнәфиенә кереп яткан. Шул ятудан инде тора алмаган. 22 декабрьдә, кичке сәгать 5 тулып 20 минутта Шәриф абзый мәңгегә күзен йомды.
Гомәр Бәширов, «Көзге ачы җилләрдә»
ТОРМЫШ САБАКЛАРЫ
«Татар әдәбияты тарихында Шәриф Камал иң башлап кыска хикәя-новеллалар остасы буларак танылган язучы. Бу жанрны ул реалистик юнәлештә үстереп җибәрде һәм аның эчтәлеген заман чынбарлыгы белән сугарды. Беренче адымнарыннан ук аның әдәби иҗат кыйбласын тормышчанлык һәм халыкчанлык билгеләде», – дип яза әдип турында әдәбият галиме Гали Халит.
Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев 1884 елның 27 (15) февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва Республикасы Рузаевка районы) Пешлә авылында туа. Атасы Камалетдин шул авылда муллалык итә, бик иске карашлы һәм каты күңелле кеше булган, диләр. Әнисе Зөләйха абыстай исә нечкә күңеллелеге, самимилеге белән аерылып торган.
Ул башта үз авылында күрше мәхәлләдәге мәдрәсәдә укый. Унике яшендә аны, күбрәк белем алсын дип, Пешләдән бераз читтәрәк Ләбәҗә мәдрәсәсенә җибәрәләр. Бу вакытларда Шәриф инде 14– 15 яшьләрдә була. Аңарда иске мәдрәсә тормышыннан ризасызлык уяна башлый, үзенчәрәк яшәү теләге туа. Мәдрәсәне ташламаса да, 16 яшьлек егет шул вакытларда салына башлаган Мәскәү – Казан тимер юлына эшкә китә.
1900 нче елларда Шәриф Камал шәлче байларга приказчиклыкка ялланып, алар белән төрле җирләргә сәүдәгә чыгып йөри. Бу эш тә аңа шактый гыйбрәтле тормыш сабагы бирә: ул төрле кешеләр белән очраша, чынбарлыкның яхшы‑яман якларына күзе ачыла бара. Шулай йөри торгач, Рига шәһәренә барып җитә, аңарда шундый урында белем алу хыялы кузгала. Ләкин Ригада хыялын тормышка ашыру мөмкин булмагач, 1901 елда бер иптәше белән Одессага юнәлә. Максаты – Төркиягә чыгып, андагы уку йортларының берсенә эләгү була. Кесәсендә акча, чит илгә чыгу өчен паспорт юклык та аны юлдан туктатмый. Ул Төркиягә барып җитә. Монда шулай ук ярлы егеткә берәү дә якты чырай күрсәтми. Шулай да Шәриф Камал аптырап калмый: ачтан үлмәслек язу‑сызу эшләре таба һәм укытучылар хәзерли торган «Дарелмөгаллим»гә лекцияләр тыңларга йөри.
Берәр елдан соң Шәриф Камал Истанбулдагы татар яшьләре белән Мисырга китәргә карар кыла. Каһирә шәһәренә килеп җитәләр. Ләкин кая барсалар да, фәкыйрьлек эзәрлекли. Шәриф Камал бервакыт, пошынудан туктап, ныклы рәвештә укырга керешә. Гарәп газетасының редакторы Гали Йосыфның мәкаләләре белән, Йосыф Брагыйның хикәя һәм новеллалары белән кызыксына башлый. Бигрәк тә аны Мөхәммәт Габдеһе (Габду) кызыксындыра. Габду – шул вакытта яшәгән гарәп публицисты һәм Англиянең колониаль сәясәтенә каршы кискен мәкаләләр, очерклар язган журналист була. Әнә шул очерклар каләм тибрәтү хыялы белән янган егетне бик нык рухландыра.
Каһирәдә бер елдан артыграк торганнан соң, 1903 елда Шәриф Камал Россиягә кайта. Шундый «изге» җирләрне күргән егетне мулла булырга үгетли башлыйлар. Ләкин ул үз кул көче белән көн күрү, бәхет табу ниятеннән һич тә чигенми. 1903 елда Екатеринослав (хәзерге Днепропетровск) губернасындагы күмер шахталарына барып, күмер ташучы һәм забойчы булып эшли, тимер юл төзәтә, балык тоту промысленда тир түгә.
Шәриф Камал бәхет эзләгән еллар – Россия тарихының иң кызган, ил өстендә революция дулкыны күтәрелгән чорына туры килә. Ярлыларга яңа, матур тормыш бүләк иткән идеология, әлбәттә инде, яшь егетне дә җәлеп итми калмый. 1905 ел башларында ул туган ягына әйләнеп кайта. Бирегә «Канлы якшәмбе» турындагы хәбәрләр килеп ирешә, Шәриф Камал Пешлә авылына күрше генә Рузаевка станциясендәге тимер юл эшчеләренең митингларында катнаша. Аннан Петербургка китә һәм анда укытучылык эшенә керешә. Ныклап рус телен өйрәнә башлый. Аның югары уку йортына керү теләге тагын да көчәеп китә. Гадәттәгечә, бу максатына ирешә алмаса да, икенче изге ният – язучы булу нияте ныклап кабына. Туганы Гыймади Байгильдиев ярдәмендә Петербургтагы мөселман җәмәгатьчелеге белән якыннан таныша. Аның ярдәме белән «Нур» газетасында шигырьләре белән хикәяләрен бастырып чыгаруга ирешә. 1906 елда яшь егетнең «Сада» («Аваз») исемле тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
1907–1910 елларда Шәриф Камал үз авылларында яши һәм балалар укыта. Шунда беренче хикәясе «Уяну»ны язып, «Шура» журналына җибәрә, һәм хикәя басылып та чыга. 1910 елда, Төркестан якларына барганда, ул Оренбургта тукталып кала. «Шура» редакциясенә үзенең хикәяләрен тәкъдим итә һәм матбугат органнарының берләшкән конторасына хисапчы булып эшкә керә, аннары «Вакыт»ның корректоры, ахырдан әдәби хезмәтчесе булып эшли.
Оренбург Шәриф Камалның иҗаты чәчәк аткан урын була. Нәкъ менә биредә ул үзенең башлангыч чор иҗатының таҗы саналган «Акчарлаклар» әсәрен яза, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасын иҗат итә. Соңгысы революциягә кадәрге чордагы комедия жанрының өлгесе санала. Бу әсәр белән Габдулла Кариев кызыксынып китә һәм аны «Cәйяр» труппасына куяр өчен җибәрүен үтенеп, авторга хат юллый. Спектакль зур уңыш белән бара.
Әмма Оренбургтагы тормыш шартларының Шәриф Камал гаиләсе өчен шактый авыр булуы да мәгълүм. «Матди кысынкылык һәм яшәү урыннарының начарлыгы язучының көндәлек юлдашлары булып, аның саулыгына һәм иҗатына кире тәэсир ясап торалар», – дип яза аның бу еллары хакында шул ук Гали Халит.
КАЗАНГА – ИҖАТ КАЗАНЫНА
1925 елда Шәриф Камал Казанга күченеп килә. «Кызыл Татарстан» газетасында, «Совет әдәбияты» журналында эшли. Биредә ул «Таң атканда», «Козгыннар оясында», «Таулар», «Томан артында», «Матур туганда» кебек татар әдәбиятының классик фондын тәшкил иткән әсәрләрен яза.
1934 елда иҗатының 25 еллык юбилеен шаулап уздыралар. Юбилярны республика дәрәҗәсендә зурлап тәбриклиләр. Чакырылган кунаклар исемлеге 150 дән артык кешедән гыйбарәт була. Алар арасында Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Галимҗан Нигъмәти, Хәсән Туфан, Газиз Гобәйдуллин, Евгения Гинзбург һ.б. була. Татарстан Язучылар Союзына күпсанлы котлау телеграммалары агыла.
Шул ук 1934 елда Шәриф Камал СССР Язучылар Союзы сафларына алына. Әмма репрессияләр дулкыны башланып, баш очында, Гомәр Бәширов әйткәнчә, «яшеннәр уйный» башлагач, Шәриф Камалның бу иҗади уңышларын да исәпкә алмыйлар. ТР Милли архивы фондында Шәриф Камалга ачылган шәхси эш саклана. Анда язучының автобиографиясе дә бар. Ул язучы тарафыннан үзен саклап калыр, совет дәүләтенең магистраль идеологиясенә тугры икәнлеген исбатлар өчен язылган булса кирәк. Автобиография машинкада басылган, әмма Шәриф Камалның үз култамгасын сакламаган, бәлки дело өчен аны кемдер әзерләгән, дигән фараз да бар.
1923 елның 13 мартыннан башлап шул елның сентябрь аена кадәр мин атаклы татар язучысы Шәриф Камал абый белән Оренбург шәһәрендә 18 нче балалар йортында эшләдем. Оренбург мәгарифе тарафыннан Шәриф абый белән без бер үк көнне ул заведующий, мин тәрбияче булып билгеләндек. Шәриф абый белән таныш булуым һәм бергә эшләргә тиешлегем турындагы шатлыгым әле дә исемдә. Мин Шәриф абыйны, язучы булгач, аерым бер зур кешедер, дип уйлый идем. Ләкин ул бик гади кеше булып чыкты. Без Шәриф абый һәм аның гаиләсе белән бер гаилә кешеләре кебек яшәдек.
Сентябрь аенда 18 нче балалар йорты бетерелеп, балалар икенче балалар йортына таратылды. Мин балалар белән берлектә 11нче балалар йортына күчтем. Шәриф абый Оренбург татар педагогия техникумына укытучы булып күчте. 1924, 1925 елларда ул шунда укытты...
Педагог Гөлкәй Зәйнуллина истәлеге. 22.12.1944 ел.
ОСТРОВСКИЙ УРАМЫНДАГЫ 15 НЧЕ ЙОРТ
Шәриф Камалның вафатыннан соң, аның кызы Зәйнәп Байгильдиева язучының фатирын дәүләт карамагына тапшыра. 1944 елда өч бүлмәне биләп торган бу фатирны әдәби музей итәргә дигән карарга кул куела. Шулай итеп, 1950 елда Казанда татар язучысына беренче музей ачыла.
Музейның йөрәге – мемориаль фатир – хәзерге көнгәчә сакланган, ул Шәриф Камал яшәгән чордагы атмосфераны тулаем чагылдыра. Бирегә «Шәриф янына» яки «Шәриф абый янына» дип үз чорында каләмдәш дуслары, аркадашлары, музыкантлар, яшь иҗатчылар килә торган була. Аларның исемнәрен атау гына да җитә: Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Җәүдәт Фәйзи, Гомәр Бәширов... Островский урамында – элеккеге сәүдәгәр йортында урнашкан коммуналь фатирда үз чорының иң күренекле шәхесләре җыелып, иҗади сөйләшүләр, бәхәсләр алып барган, «матурлык тудырырга» омтылган. Шәриф Камалны яшь язучыларга гаять игътибарлы булган әдип буларак та хәтерлиләр. Аның сүзе әдәбиятка килүчеләр өчен фатиха булып яңгыраган.
Җәйнең матур бер көнендә Түбән Осланның чирәмле калкулыгында «Сиваш» романыннан өзек тыңларга җыелдык. Шәриф абый да килде. Бу өлкән агайның килүе безне, яшь язучыларны, чиксез шатландырды. Һәрвакыт киеп йөри торган калын кысалы зур күзлеген төзәткәләп, тамак кырып алганнан соң, Шәриф Камал да сүзен әйтте:
– Моңарчы язылган әсәрләрнең күбесе, гомумән, гражданнар сугышы хакында булса, синең әсәрең конкрет бер чорга – Кырымны азат итүгә багышланган, – диде ул.
Әмма Шәриф абыйның «ләкин»е дә бар иде.
– Ләкин, миңа калса, Гомәр иптәш, геройларның халәте рухиясен тагын да тирәнрәк итеп бирергә мөмкин булыр иде кебек сизәм. Моңа әсәрдә мөмкинлек бар. Гомәр иптәш, сез Язучылар союзына алуларын үтенеп гариза яздыгызмы әле?
– Юк әле, Шәриф абзый.
– Минемчә, мондый әсәрне язган авторның союз члены булырга хакы бар. Болай булгач, өметле инде, өметле.
Мин бу сүзләрне Шәриф абзыйның миңа зур әдәбиятка керергә фатихасы дип аңладым.
Бу кешеләр талантлы авторларның яңа әсәрләренә чын күңелдән куана беләләр иде. Матбугатта аларга киң юл ачалар. Бу бәхәсләр кайчакта ярты төнгә кадәр сузыла. Тынып калган Казан урамнары буйлап мин еш кына аларны уйлый‑уйлый кайта идем.
Гомәр Бәширов, «Көзге ачы җилләрдә»
КРАТКАЯ АВТОБИОГРАФИЯ ШАРИФА КАМАЛА
Теперь мне больше пятидесяти лет. Большая часть моей дореволюционной жизни, насчитывавшей больше тридцати лет, прошла в морально гнилой среде, в духовно-смрадной атмосфере. Я, родившись в семье деревенского муллы, до семнадцати лет учился в старой, религиозной школе (медресе).
Тогда я стал стремиться к тому, чтобы вырваться из этого гнилого болота. Нанявшись на работу к одному человеку, уехал. Нелегально перебрался в Турцию. Поехал в Египет. Два года в нищенском положении учился. Однако не нашел себе удовлетворения. Вернулся снова в Россию.
Попал на Донбасс. Около года работал в шахтах Екатеринославской губернии в кругу татарских и украинских рабочих в качестве салазочника и забойщика. После этого уехал на Кавказ, где около года работал на железнодорожном ремонте, а затем на прикаспийских рыбных промыслах.
И здесь надоели жестокая эксплуатация, бескультурье, беспросветная жизнь. Тогда вернулся в деревню и несколько лет учительствовал. Но урядничий гнет, кулацкая эксплуатация, фанатико-религиозный смрад душили и здесь.
Уже в те годы я пописывал рассказы, в которых отражал отдельные явления из рабочей и деревенской жизни. Основы классовой борьбы и марксистская философия еще не были мне знакомы. (...)
Октябрь переродил меня сызнова. Я осознал вполне ясно, что во все предыдущие годы жил слепо, бессмысленной, жалкой и дешевой жизнью, в обстановке слез и воплей. Я уже ясно видел, что нет другого пути кроме революционной борьбы большевиков, чтобы избавиться от бескультурья, беспросветной жизни, разрушить ее и построить другую жизнь, новую, светлую.
После Октября я стал работать в большевистской печати. В 1919 году вступил в ряды партии. Благодаря условиям Татарской республики, созданной на основе Ленинско-Сталинской национальной политики, для меня открылись неисчерпаемые творческие возможности для работы в области литературы и драматургии. Я считаю величайшим своим счастьем, что живу в эпоху великого Сталина и веду творческую работу под руководством партии.
Шариф Камал.
Шәриф Камал шәһәр музеенда (хәзерге көндә – ТР Милли музее).
Габдулла Кариевның Шәриф Камалга язган хаты. 1915 ел.
«Акчарлаклар». «Вакыт» газетасы типографиясе. Оренбург. 1915 ел.
Михаил Шолоховның «Поднятая целина» әсәре Шәриф Камал тәрҗемәсендә.
Шәриф Камалның туган авылы Татар Пешләсе. Мордовия Республикасы, Рузаевка авылы. 1940 нчы еллар.
Добавить комментарий