Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Халыктан алганны - халыкка

Халыктан алганны - халыкка

Аның хакында туган төбәгендә кемнән генә сорасаң да, бер сүзне әйтәләр: «Гади иде, шул ук вакытта, ил агасы кебек, зирәк, тирән шәхес. Халыктан алганны халыкка кайтарып тапшырды».

07 апреля 2017

Аның хакында туган төбәгендә кемнән генә сорасаң да, бер сүзне әйтәләр: «Гади иде, шул ук вакытта, ил агасы кебек, зирәк, тирән шәхес. Халыктан алганны халыкка кайтарып тапшырды». Алар бу шәхеснең иҗаттагы новаторлыгы, яңа ачкан офыклары, техникасының байлыгы, метаморфозалары турында сүз алып бармый, әмма әнә шул халыкчан рухны тоя һәм аның кеше буларак затлылыгы турында сөйли. Шунысы мөһим дә бит: туган төбәккә күренекле шәхесләрнең якташлары күңелендә нинди эз калдырганын белергә кайтабыз.
1

Буага килеп төшүгә безне мондагы Буа Төбәк тарихы музее директоры Люция Әхмәтҗанова белән озак еллар дәвамында Буа районыныңтөрле структураларында җитәкче вазыйфаларда эшләп, хәзерге көндәлаеклы ялда булган ватанпәрвәр шәхес ・ Рафик абый Нугманов каршы алдылар. Чәйләп утырганда, Рафик абый Люция апага ымлап, болай диде:


・ Люция апагыз бу музейда ・ көн дә төн дә ул булмаса, мондагы экспозицияләрнеңкүбесе булмас иде.


Чынлап та, музейны карый башлагач, шуны аңладык: һәр экспозиция турында аерым-аерым язарга мөмкин. МенәБуа тимер юлы төзелүтарихына багышланган тулы бер зал, менәБуа театрына багышланган почмак, менәИдел буендагы ачлык елларындагы шомлы сәхифәләрне хәтерләтеп, дивардан йөзе суырылып кипкән, гәүдәсе күбенгән сабый фоторәсеме ачынулы караш белән карап тора...


Әйтергәкирәк, Люция апа мин Казаннан беренче тапкыр шалтыратуга: «Була ул, Луиза сеңлем, кешеләрен дәтабам, сөйләшеп тәкуям», ・ дип кистереп әйтте. Һәм килүебезгә Буаныңүзендәдә Күл Черкене музей-йортында да безне заманында Бакый аганы күреп-белеп калган кешеләр көтеп тора иде.


Бакый Урманченыңтамырларын барлауны район үзәгендәге музейдан башладык. Соңыннан инде Күл Черкене авылындагы музей-йортка юл тоттык.


КУЛ ҖЫЛЫСЫН САКЛЫЙЛАР...


・ Бакый агага багышланган бу почмак 2007 елда барлыкка килде. Баштарак Флора апа шәхси экспонатлар белән ярдәм итте, аннары мин улы Айдар белән эш итәбашладым, ・ дип сөйләп китте Люция ханым. ・ Нәкъ менәАйдар безгәәтисенеңостаханәсенәишекләрне ачты, дисәк тәбула. Флора апа күбрәк Казандагы Урманче музее белән бәйләнештәбулды. Бакый ага остаханәсеннән алып, без музейныңберенче катына аныңатаклы сыннарын кайтарып куйдык. Аларныңбер өлеше Күл Черкене музей-йортына урнаштырылды.


8


Бакый Урманче почмагыныңиңтүрендәкүн кресло тора. Әйтүләренәкараганда, бу аныңяраткан креслосы булган. Шулай ук ・ Урманченыңэш кораллары, буяулары таралып яткан мольберты. Люция ханым безгәмольбертныңбер тартмасын ачып күрсәтә・ анда хәтта рәссам исән чагында кулланып өлгермәгән буяу тюбикларына кадәр бар.


Диварларда ・ төрле техникада эшләнгән рәсемнәр. Фотосурәтләр. Тулы бер эпоха. Тарих.


7


・ Без бу рәсемнәрне сатып алдык, дөресрәге, аларны Милли музей безнеңөчен сатып алды, ・ дип төгәллек кертәЛюция ханым. ・ Без бит ・ Казандагы музей да, райондагысы да ・ аларныңфилиалы... Кайберләрен Айдар белән Флора ханым бүләк итте...


・ Казандагы Урманче музее белән бәйләнешләрегез ничек? Сез бер-берегезгәконкурентлармы? ・ дип кызыксынам.


・ Алай дип әйтеп булмый инде, безнеңвазыйфаларыбыз төрле бит, ・ ди Люция ханым. ・ Казандагы музей хезмәткәрләренеңбезгәкунакка килгәннәре дәбар. Хәзер, Флора ханымныңвафатыннан соң сүлпәнрәк аралашабыз-аралашуын. Ул музейны булдыру идеясе Флора ханымныкы, алар бит бездән иртәрәк барлыкка килделәр. Шуңа Флора ханым аларга күпчелек әйберләрне тапшырып калдырган. Алар да, без дәтөрле чыганаклардан туплыйбыз материалларны, үзара килешеп түгел. БезгәБакый аганыңтуган төбәге белән бәйле еллары кадерлерәк, билгеле...


Флора ханым, беренче эш итеп, фотографияләр белән бүлешкән икән. Аннан берәмтекләп калган экспонатларны туплаганнар. Акрынлап-акрынлап, аз-азлап. Шуңа Люция ханым һәрберсенеңтарихын белә җентекләп сөйли.

– Ә уникаль экспонатлардан нәрсәләр бар? ・ дип төпченәм.


・ Күл Черкене авылындагы музей-йортка без үлгәннән соңБакый Урманчедан ясатып алынган масканы урнаштырдык. Ул бары тик бездәгенә Шулай ук рәссамныңуңкулыныңкүчермәсе. Айдар безгәаныңяраткан, шуныңартына утырып яза, эшли торган имән өстәлен дәтапшырды. Әмма ул иләмсез зур, авыр, әлләникадәр тартмалары бар аның Бу почмакка сыйдыра алмадык үзен, ул әлегәфондта саклана, киләчәктә бәлки, аны да матур итеп кайдадыр урнаштырып куя алырбыз.


Бакый аганыңэш кораллары бездәаеруча зур кызыксыну уятты. Оста гадәти карандашлар, пумалалар, кечкенәкөрәкчекләр белән генәканәгатьләнеп калмыйча, кайбер коралларны үзенәяраштырып та эшләгән. Әйтик, берничәкарандашны сүс белән кысып бәйләп, бергәукмаштырып куйган. Йәбулмаса, кайбер пумалаларныңбашларын йөнтәсләп чыккан. Күрәсең алар нәкъ менәшундый хәлдәгенәрәссам күзаллаган дөнья сурәтен киндердәбар нечкәлегендәчагылдыра алганнар. Сыннарны чокый торган кораллар да бар музейда ・ алар, шулай ук, махсус киндергәтөреп куелганнар һәм кадерләп сакланалар.


・ Бу эш коралларыныңбездәбулуына ничек сөенгәнебезне белсәгез, ・ дип елмая Люция ханым. ・ Күрегез әле! Кайберләренеңбуяулары да юып төшерелмәгән, катып калганнар. Ягъни, алар Бакый ага кулында ничек соңгы тапкыр булганнар, шул килеш сакланалар да...


Музей экспонатлары кагылгысыз булса да, Люция апа миңа пумалаларга орынып карарга рөхсәт бирә Чынлап та, дулкынландыра...


・ Бигрәк тәбалалар тәэсирләнә аларны күргәч, ・ ди Люция апабыз. ・ Аларга шәхси әйберләрне күрүкызык бит. Мәктәпләрдәаныңкартиналарын, сыннарын презентацияләр аша күрсәтәләр, билгеле. Әмузейга килгәч, аларныңбу мәшһүр рәссамныңкреслосын күреп исләре китә пумалаларын... Шәхеснеңүзеннән калган шәхси детальдән, әйберләрдән дәкөчлерәк корал юк музейда...


Рафик абыйныңхатирәләрен тыңлыйбыз да, беренче каттагы сыннар яныннан ишеккәузабыз. Киләсе тукталыш ・ Бакый аганы исән чагында күреп-белеп калган, заманында Күл Черкене мәктәбендәматематика укыткан, директор булып эшләгән Минислам абзый йорты. Сыннар безне сабыр-уйчан карашлары белән озатып кала. Люция апа, кинәт кенәисенәтөшергәндәй, ачыклык кертә


・ Нәкышьче дип атарга куша иде Бакый аганы Флора ханым, сынчы дип түгел. Сыннарга караган саен, бу сүзнеңматурлыгына ныграк төшенәм. Шулай атыйбыз да...


«КЕШЕЛӘРНЕҢГОЗЕРЕНТЫҢЛАСАҢ ҮЗЕҢНЕДӘХӨРМӘТИТӘРЛӘР»


РафикНугманов хәзергекөндәлаеклыялда

– 1976 елда Кама Тамагы районыныңОлы Карамалы урта мәктәбенәдиректор итеп билгеләндем. Бу мәктәпне үз вакытында бик күп атаклы шәхесләр тәмамлап чыккан. Мин эшләгән чорда мәктәпкә11 авылдан килеп укыйлар иде. Ул авылларныңберсе ・ Кече Салтык. Нәкъ шушы авылда Бакый Урманченыңәтисе Идрис абый яшәгән. Кече Салтык авылы зур түгел, әмма табигате гаҗәеп матур: авыл эчендәбик тәмле сулы ике чишмәчелтерәп ага. Авылны икегәбүлүче кечкенәелгасы да бар. Кече Салтык авылы үзенеңтабигате буенча Күл Черкене авылына охшаган. Бәлки, шушы ике авылның・ әтисе яшәгән һәм балачакта Бакый ага килеп йөргән Кече Салтыкныңһәм ул дөньяга килгән Күл Черкененең・ табигатьләре бәләкәй авыл малаена бөек рәссам сәләтен биргәндер дә


Еллар узгач, миңа яңадан туган ягыма кайтып төпләнергәнасыйп булды. Ул чакта мин инде Ленин орденлы «Татарстан» колхозына парторг булып билгеләндем. 1986 елда Казанныңикенче республика хастаханәсендәдәваланырга туры килде. Ул чакта миңа 33 яшь иде. Һәм иңгаҗәбе: биредәмин Бакый аганы очраттым. Шулай ук анда танылган җырчы ВафирәГыйззәтуллина, бөек композитор Рөстәм Яхин да дәвалана иделәр ул чакта. Әле дәкүз алдымда: радиодан үзе язган республика гимны яңгыраганда, Рөстәм ага Яхин, аныңкаршысына басып, дикъкать белән гимнны тыңлый иде. ВафирәГыйззәтуллина безнеңякларда гастрольләрдәбулуын, Иске Суксуда булган концерт мизгелләрен, хәтта мине хәтерләвен дәсөйләп шатландырды.


Бакый аганыңпалатасы аерым булса да, ул безнеңбелән арлашырга ярата иде. Миңа, яшь җитәкче буларак, халык белән нинди мөнәсәбәттәбулырга икәнлекне дәаңлатты хәтта. Төп киңәше шул иде аның кешеләрне ихтирам ит, аларныңгозеренәколак сал, халыкка якынрак бул, шул чакта гына синеңүзеңне дәһәм җитәкче, һәм шәхес буларак олыларлар.


Аныңянына килүчеләр бик күп иде, ул һәрвакыт игътибар үзәгендәбулды. Буш вакытларда кулындагы карандашы белән ак кәгазьгә нәрсәдер ясый иде. Карандашының гаҗәеп пөхтә итеп очланган булуы, ясаган рәсемнәре әле дә күз алдымда тора.

Безнең белән шул ук вакытта Кече Салтык авылында күп еллар дәвамында колхоз рәисе булып эшләгән Газиз абый Иштерәков та дәвалану курсы узды. Алар Бакый ага белән бик озаклап сөйләшеп утыралар иде. Хәзер уйлыйм: бәлки, алар бергә уйнап үскән булганнардыр. Газиз абый да 1901 елда туган кеше иде бит. Шуны да әйтеп узасым килә: Кече Салтыклар бөек рәссамны үзләре авылында үскән дип сөйләргә яраталар, гәрчә Бакый ага тумышы белән Күл Черкене авылыннан булса да.


«БИК ӘЙБӘТ МӘКТӘП ТӨЗЕГӘНСЕЗ»


Минислам Җамалетдинов, хәзерге көндә лаеклы ялда:

– 1967 елда, озак вакытлар күренми торганнан соң, Бакый ага, ниһаять, туган авылына кайтып төшә. Аның үз кече ватанына ни өчен озак кайта алмавының сәбәпләре барыбызга да яхшы билгеле... Күл Черкене халкы кадерле якташларын күрергә бик шат булалар, әлбәттә. Мин бу вакыйгага үзем шаһит булмадым-булуын, шулай да искә алып сөйләгәннәрен яхшы хәтерлим. Тулы бер митинг булды ул, диләр.


Бакый ага туган авылына буш кул белән кайтмый – мәктәпкә үз куллары белән ясаган Галимҗан Ибраһимов бюстын алып кайтып бүләк итә. Ул чактагы мәктәп әле элеккеге мәчет бинасында урнашкан була. Хәзерге мәктәп исә өлешчә Бакый аганың туган нигезе урынында урнашкан. Галимҗан Ибраһимов бюсты яңа мәктәптә – татар теле һәм әдәбияты кабинетында саклана.


Икенче кабат Күл Черкененә кайтуына мин инде үзем дә шаһит булдым. Бу, хәтерем ялгышмаса, 1974 елның җәе иде. Бакый ага туган тиешле егет белән кайтты да, балачак дусты Шәйхетдин абзыйларда тукталды. Авылда ул ике көн булды. Авылны урап йөргәне хәтердә калган. Һәм менә, мәктәпкә дә килеп чыкты.


Кабинетларны карап йөрде. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында озаграк булды: стенага эленгән язучыларның портретларына күз йөртте, үзе бүләк иткән Галимҗан Ибраһимов бюсты каршында уйланып басып торды. Аннары, елмаеп, болай диде: «Бик әйбәт мәктәп төзегәнсез, эшләрегез дә уң булсын».


Мәктәп бакчасында балалар мәш килеп эшләп яталар – җәйге практика вакыты иде ул. Бакый абый балалар янында тукталды: «Укулар ничек бара? – дип сорады алардан якташ абзыйлары. – Мәктәбегез менә дигән, мондый мәктәптә гел «дүртле» белән «бишле»ләргә генә укыйсыздыр, шулай бит?» Кыюрак малайлар шунда ук ярып та салды: «Әй, «өчле»ләр дә булгалый инде абый». «Кара син аны! – дип гаҗәпләнгән булды Бакый ага. – Мондый мәктәптә «өчле»гә уку бер дә килешми...»


Бик якты, ягымлы, шул ук вакытта сабыр, салмак кеше булып хәтердә калды Бакый ага. Аңарда һич кенә дә каударлык юк иде, аны бу сабырлыккка язмышындагы сөрген еллары да өйрәткәндер, күрәсең. Тагын – гадилек. Кешене олылый белү. Юкса ул чакта бит инде ул Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә, союздаш республикаларда да танылган олпат, иҗаты бәяләнгән шәхес иде. Ә менә янында басып торасың, үзеңне аңардан түбән итеп тоймыйсың. Чын интеллигент, кыскасы.

«БЕЗ БИТ БРАТЛАР, БАКЫЙ АГА!»


Күл Черкене авылына килеп төштек тә музей-йортка аяк бастык. Безне Буада каршы алып сәламләгән, аннан, комачауламыйм, сезне авылдагы музейда көтәм, дип, күз ачып йомганчы юкка да чыккан Буа районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөдәррис Гайфуллин белән Күл Черкене авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Хәбибуллин инде көтәләр иде. Кадерле кунаклар кебек ихтирам белән каршылаулары, озата йөрүләре хәтердәРафик абый Нугманов сүзләрен яңартты: «Кешеләргәигътибарлы булсаң алар да сине хөрмәт итәрләр».

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: