
Алабуга: иң башта… шайтан булган?!
Алабугада булганыгыз бармы? Юкмыни?! Берничек тә гафу итеп булмый торган югалту бу.
23 июня 2018
Алабуга сезне сәүдәгәр йортларының һичкем кулы орынмаган фасадлары, аларда яшеренеп сакланучы раритетлар белән каршы алыр: патефоннар, шәһәр башлык-ларының костюмнары, үлчәү өчен герләр, фисгармонияләр, Алабуга «муха»лары*. Боларга өстәп, борын-борыннан килгән риваятьләрне дә исәпкә алсак. Монда һаман да Цветаева шигъриятенең «көмешсу» рухы һәм Шишкин киндерләренә ягылган майлы буяуларның куе‑тыгыз тылсымы яши. Кавалерист-кыз Надежда Дурова биләмәләрендә һаман да Наполеонны җиңү тантанасы яңгырап тора. Академик Бехтеровның Земский хастаханәсендә кулланылган дәвалау үләннәрнең тымызык сулышы әле дә сизелә төсле...
Ә риваятьләрнең үзенчәлегенә килсәк... мондыйларны сезнең башка беркайда да ишеткәнегез юк, чын әйтәбез. Шайтан каласында яшәгән күрәзәче Шайтан үзе генә дә ни тора – Алабуга нәкъ менә аңардан башлана дисәк тә, ялгыш булмас. Бу корылма әле шәһәргә нигез салынган чорлардан ук калкып тора. Әйтергә кирәк, Чулман белән Тойма елгалары кушылган урындагы тауның башында – Алабуганың иң матур ноктасында урнашкан ул. Иң башта бирегә, әлбәттә инде, әлеге дә баягы Шайтан килеп урнашкан, аннары гына – Дурова, Шишкин, Бехтерев, Цветаевалар... Һәм – үз шәһәрләре тарихына зур ихтирам вә саклык белән караучы тагын бик күп алабугалылар.
Бүгенге Алабуга – үткәндәге барлык риваять-тарихларын саклаган хәлдә, заманча йөзле, гаять чиста һәм уңайлы шәһәр. Урамнары буйлап көннәр буе йөрергә мөмкин – шәһәрне дә профильгә һәм анфаска төшерә-төшерә, аның фонында – үзеңне дә, әлбәттә... Музейларга, трактирларга кереп чыгарга була, креатив фикер йөртүче музей хезмәткәрләре кунаклар өчен махсус уйлап тапкан интерактив уеннарда катнашырга.
Йә, ничек, сез инде Алабугага юлга чыктыгызмы? Сәлам әйтергә онытмагыз безнең яраткан калабызга! «Татарстан» якын арадагы ялларның берсендә анда тагын юл тотачак әле. Без бит элеккеге баруыбызда атаклы Портомойняны** күрергә өлгерми калдык. Һәм, менә хәчтерүшләр, «муха»сыз да кайтып киткәнбез булып чыкты...

«Муха»* – 15 мл сыйдырышлы чәркә. Революциягә кадәрге Россиядә беренче чәркәне бушлай бирә торган булганнар. Бу кабакларны трактир белән алыштырырга омтылган Петр I нең боерыгы буенча эшләнгән. Ни өчен алыштырганнар соң? Чөнки трактирларда халык эчеп кенә калмыйча, ашый да алган. Кунакларның беренче чәркәне эчкәч тә кайтып китү гадәтен белеп алгач, трактир хуҗалары чәркәләрне бик бәләкәй итеп ясый башлаганнар. Мондый чәркәгә нибары бер аш кашыгы эчемлек кенә сыйган. Бик бәләкәй булганга, исемен дә «муха», яки «чебен» дип кушканнар. Әмма «салып» алырга яратучылар монда да үзләрен алдатмаган – бер‑бер артлы берничә трактирга керә торган булганнар. Берничә «муха»дан соң әфәнделәрнең кәефләре күзгә күренеп күтәрелгән, билгеле. Ә халыкта «под мухой» дигән гыйбарә барлыкка килгән – бу бездәге «кәефләнеп алган» төшенчәсенә тиңдәш инде.

** Портомойня ・ кер юу йорты, Россиядәге бердән бер кер юу тарихына багышланган музей. XIX гасырның беренче яртысында төзелгән.

Фото: Ната Смирнова
Добавить комментарий