Fashion Iftar – матурлык дөньясында
Fashion Iftar – Россиядә иң масштаблы хатын-кызлар ифтары – быел унынчы тапкыр узды. «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән 1200 гүзәлне җыйды.
20 март 2026
Быел дресс-код зәңгәр һәм зәңгәрсу төстәге кием иде. Ә чараның төп темасы – татар мәдәнияте, нәсел һәм тамырлар, шулай ук ирек. Әлеге проектка нигез салучы Җәннәт Минһаҗеваның образы, гадәттәгечә, бик зәвыклы, заманча иде.
– Fashion Iftar өчен ел саен яңа күлмәк тектерәм, – диде Җәннәт Минһаҗева безнең журналга биргән әңгәмәсендә. – Күпләр инде белә, дизайнерым – Луиза Скипина, аның белән хезмәттәшлек күптәннән дәвам итә. Быелгы ифтарга килгәндә, юбилей елы буларак, бик затлы кунаклар чакырдык. Елдан-ел безнең турында күбрәк кеше белә, бу бик куанычлы. Зур бер идея, максат белән яшим – мөселман модасын үстерү өчен Казанда аерым бер үзәк булдырасым килә. Бу хакта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә сөйләштек, үз ризалыгын һәм киңәшләрен бирде. Әлегә уйлыйбыз – берәр иске бинаны торгызыргамы, әллә инде яңаны төзергәме. Ләкин шуны төгаен әйтә алам: татар хатын-кызларының үз йөзе, үз бренды булырга тиеш.
...Ифтарга килгән һәр хатын-кызның йөзендә елмаю иде. Чынлап та, бик матур чара булды ул: берьюлы моның кадәр гүзәлне кайда очратыр идек әле!

Әлеге проектка нигез салучы Җәннәт Минһаҗева һәм чараны оештыручыларның берсе – Радик Абдрахманов.


Ифтарда журналыбызның героинясы Альбина Каменецкаяны да очраттык.

Ифтарда мөлаем татар апалары да күп иде.

Быел да хаҗга юллама уйнатылды.

Добавить комментарий