Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Иделдән Енисейга кадәр...

Иделдән Енисейга кадәр...

Сентябрьдә Россия журналистлары, бергәләп җылынырга ниятләп, традиция буенча Сочида, «Бөтен Россия – 2022» хәзерге заман журналистикасының XXVI форумында очрашты. Тик җылыну насыйп булмады, Сочидагы бәрхет сезон яңгырлар һәм тынгысыз диңгез белән «сөендерде».

26 октября 2022

photo1664379606 (2)
photo1664379606 (3)
ИҖАДИ ЯКЫН КИЛҮ
Журналистлар күпмилләтле Россиянең бөтен төбәкләреннән җыелган иде: Иделдән – Енисейга, Камчаткадан Донбасска кадәр. Төбәкләрне тәкъдим иткәндә иҗади креатив таң калдырды: Краснодар крае алмадан ясалган филләре, Алания – осетин бәлешләре, Саха Республикасы – якут җырлары, Донбасс – «шахтер кызы» Анна Ревякина шигырьләре, «Российская газета» фронт корреспондентларының фотокүргәзмәсе белән сокландырды...
ЯЗУЛЫ АРКАЛАР
«Аркагыз чиста икән!» – дип шаярта алмадылар бу форумда. Чөнки аркасына язу язылмаганнар бөтенләй юк иде диярлек. Үз аркаңның үзең турында сөйләү өчен менә дигән урын булуын журналистлар инде күптән белә; бу юлы исә анда үз төбәкләре һәм үзләре эшләгән гаммәви мәгълүмат чарасы турында белешмә урнаштырылган иде.
photo1664379777
photo1664379777 (8)
photo1664379777 (6)
photo1664379777 (5)
photo1664379777 (4)
photo1664379777 (3)
photo1664379777 (2)
photo1664379777 (1)
«ТАТМЕДИА» – ТАТАРСТАН УЛ
Форумның бер көне тулысынча «Татмедиа» хозурына бирелгән иде. Презентация, осталык дәресләре, түгәрәк өстәл. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков форумда катнашучыларга яңа проектларның ничек ясалуы турында сөйләде, «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина журналистларны бәләкәй укучылар белән эшләүнең яңа формалары белән таныштырды, шагыйрь Равил Фәйзуллин үзенең яңа китабын тәкъдим итте. «Татарстан» журналы исә, форумда катнашучыларның һәркайсына бүләк ителеп, Татарстанда яшәүнең ни өчен яхшы булуын төшендерде.
photo1664379927 (1)
Форум ябылган көнне журналистлык конкурсларына нәтиҗә ясалды. Татарстан Сочидан өч бүләк алып китте:
Евгений Лызаев («Нижнекамск-информ») «Иң яхшы операторлык эше» номинациясендә җиңде. Бүләк аңа «Вяземский котел» фильмы өчен бирелде.
Равил Мукменов («Снег Медиа» проекты авторы) «Иң яхшы журналистлык әсәре» номинациясендә җиңде.
«Татарстан» журналы «Махсус проект/ ел акциясе» номинациясендә китап укуга мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган «Тасвирлау гына җитми – укырга кирәк!» проекты өчен махсус диплом белән бүләкләнде.
photo1664379927 (3)
photo1664379927
photo1664379927 (5)
photo1664379927 (6)
photo1664379927 (4)
Фото: Татьяна Вафина

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: