ИФТАР – ИҢ КАДЕРЛЕ СЫЙ
Мөселманнар өчен Ураза ае чын мәгънәсендә бәйрәмгә тиң. Изге гамәлләр кылу, начар уй-ниятләрдән тыелып торудан кала, ай дәвамында кардәшең белән очрашу-аралашу өчен дә бер дигән форсат ул. Соңгы елларда күмәк ифтарлар үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Моның ачык мисалы – башкалабызның һәр зур мәчетендә быел да ифтарлар узды. (Кайбер җирләрдә ланч-бокслар белән кайнар ризык тарату оештырылган иде.) Иң зур ифтарлар, гадәттәгечә, Казанның «Ярдәм» мәчетендә булды.
Сүзне шуннан башларга кирәктер: Казанның «Ярдәм» мәчете ел әйләнәсе мохтаҗлар өчен кайнар ризык тарату белән шөгыльләнә. Авыр хәлдә калган гаиләләр, яшәү урыны булмаган кешеләр, пенсияне аз алган әби-бабайлар даими рәвештә көндез кайнар ризык алырга килә. (Милләткә, дингә бүлү юк.) Гадәти көннәрдә 200–250 кешегә ризык әзерләсәләр, Ураза ае башлангач, 1 мең 500 кешегә пешерәләр. Көн саен өч казан кайнар ризык әзерлиләр.
– Беренче күмәк ифтарларны әле Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетендә уздыра башлаган идек, – диде «Ярдәм» мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов. – 2002 ел иде ул. Ул вакытта ун‑унбиш кенә кеше җыела иде. Ел саен ифтарга килүчеләр саны арта барды. Нәтиҗәдә, санаулы еллар эчендә бөтен ишегалдын тутырып,урамга чатырлар куеп, 300–350 кешелек табын кордык.
«Ярдәм» мәчете 2013 елда, изге рамазан аенда ачыла. «Сөләйман»да башлаган изге эшләрне Илдар хәзрәт биредә дә дәвам итә. Иң кызыгы – 2013 елның 18 июлендә «Сөләйман»да 350 кешегә ифтар уздырсалар,икенче көнне инде «Ярдәм» мәчетендә 600 кешегә табын әзерлиләр. Киләсе елда ифтарга килүчеләр саны тугыз йөздән, аннан меңнән артып китә...
– Бүген 500 кешене табынга утыртабыз, ә 1 мең кешегә ланч-бокслар әзерлибез, – диде Илдар хәзрәт Баязитов. – Без Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтенә карыйбыз. Шушы ике районның мәчетләренә көн саен ланч-бокслар таратабыз. Ризык пешерү белән проблема юк. Пандемия вакытында бөтен Казан шәһәре буйлап 2 мең кешегә ланч-бокслар тараттык. Алты зур казан тора, берьюлы 2 мең 500 кешелек кайнар ризык әзерли алабыз. Штатта пешекчеләр бар, ярдәмгә мәчеттә эшләүче башка хезмәткәрләр дә килә.
Илдар хәзрәт белән яңа салынган спорт комплексын карап чыктык. Мөмкинлеге чикле кешеләр өчен дип махсус эшләнгән ул. Шаккаттык дию генә аз, таң калдык! Россиядә әлегә кадәр мондый спорт комплексы юк икән.
– Аллаһы боерса, май азагында спорт үзәген ачачакбыз, – диде Илдар хәзрәт. – Барысы да әзер инде, кәгазь эшләре генә калды. Ураза ае кышка таба бара бит. Шуның өчен дә күп кеше сыйдырышлы зур зал булдырасы килде. Комплексның спорт залына берьюлы 1 мең 500 кеше сыячак. Шулай булгач, мәчетебездә киләчәктдә күмәк ифтарлар зурлап узачак.
БӘЙРӘМ
Биредә ифтарлар ашап‑эчүгә генә кайтып калмый. Табынны алып баручы Гамил Нур килгән халыкка сүз бирә. Төрле уеннар, котлаулар белән бергә үрелеп барган күңелле мәҗлескә әйләнә ул.
Без килгәндә авыз ачу вакыты җитеп килә, чатырга инде халык җыела башлаган иде. Яшь кызлар, егетләр тиз‑тиз генә табын әзерләп йөри. Ифтарга килгән халык белән итагатьле генә елмаеп исәнләшәләр... Кызларның берсе – Алия Хәлиуллина белән аралашып алдык. «Ярдәм» мәчетенең никах үзәгендә эшли икән.
– Башта ланч-бокслар тутырабыз, аннан соң табын әзерлибез, – диде ул эштән бүленми генә. – Без монда иртән килеп, төнлә генә кайтабыз. Кунаклар китеп, табыннарны җыештыргач, янә җыелышып чәй эчәбез. Шулай итеп сәхәр дә монда уза. Өйгә кайтып йоклыйбыз да яңадан бирегә киләбез.
– Меню көн саен төрлеме? – дим.
– Әйе, мисал өчен, кичә карабодай иде, бүген пылау. Камыр ризыклары да үзгәрә. Яшелчә, җиләк‑җимеш исә көн саен бар.
Чатырга бөтен кеше сыеп бетми, әлбәттә. Ләкин мәчеткә килгән бер кеше дә ач калмый – табын артында урын җитмәгәннәргә ланчбокслар тараталар. «Ярдәм» мәчетенең үзендә кичке намаздан соң һәркем кайнар ризык, салат, ипи, пәрәмәч салынган тартмаларны ала китә. Гыйбадәтханәнең ишек төбендә торучы балалар, хатын-кызларны үз күзләребез белән күрдек. Алар әнә шулай көн саен ланчбоксларны алырга килә икән. Әйткәнемчә, берәүне дә ризыксыз җибәрмиләр.
– Монда өстәлләр бүленгән, ахры? – дидем «Ярдәм» фондының җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага.
– Әйе, өстәлләргә төркемләп утыртырга тырышабыз. Мәсәлән, беренче өстәлдә үзебезнекеләр, ягъни мәчеттә реабилитация узучы күрмәүче ир-атлар, хатын-кызлар. Ураза аенда тернәкләндерү курсларына фәкать ислам кануннары буенча яшәүчеләрне чакырабыз. Ә башка айларда дингә, милләткә карап бүлмибез. Икенче өстәлдә – Левченко бистәсеннән килгән апалар, әбиләр. Алар инде тугызынчы ел шулай ифтарга килә. Өченче өстәлдә – мәчеткә даими йөрүче ир-атлар. Дүртенче өстәлдә дусларыбыз – күрмәүчеләр җәмгыяте вәкилләре. Бишенчедә – Казанның «Эмоция» театры артистлары. Аларның кайберләре бездә реабилитация курслары узган иде, әнә шуннан дуслашып калдык. Көн саен шулай кунакка төрле җәмгыятьләрне чакырабыз. Кемнәр генә булмады инде. Тагын чакырыгыз әле, диләр.
ЛЕВЧЕНКО ӘБИЛӘРЕ
Левченко бистәсеннән килгән ак яулыклы апалар янына барып таныштым:
– Пандемия вакытында гына килмәдек, мәчетләрдә ифтарлар булмады бит. Ә болай «Ярдәм» мәчете ачылганнан бирле ел саен авыз ачарга бирегә киләбез, – диде Гөлсирә апа Бикмөхәммәтова. – Ундүртләп кеше без. Арабызда алтмыш яшьлек хатын‑кыз да, туксанга җиткән дә бар. Бер тирәдә яшибез, Левченко мәчетенә йөреп гарәп хәрефләрен укыдык. Аллага шөкер, барыбыз да Коръән укыйбыз.
– Монда ничек киләсез? – дим.
– Автобус белән Левченкодан килеп алалар. Илдар хәзрәт оештырды, зур рәхмәт яусын үзләренә. Без монда мәчет төзегәндә дә килеп булыштык. Шуңа да әлеге иман йорты күңелгә бик якын.
Ак яулыгын таратып бәйләгән мөлаем әби белән дә таныштык – Гайшә исемле икән, 89 яшен тутырган. Ураза тота алмаса да, әбекәй көн саен ифтарга килә.
– Икенче төркем инвалид мин, – диде Гайшә апа. – Чирләрем бик күп, шуңа күрә ураза тота алмыйм. Фидия сәдакамны мәчеткә бирдем. Бирегә исә ашау өчен дип түгел, мөслимәләр белән аралашып, вәгазьләр тыңларга дип киләм. Бик рәхәт монда, җанга да, тәнгә дә шифа алып кайтам.
...Мондый ифтарларның бер көне якынча 400 мең сумга төшә. Белгәнебезчә, Ураза аенда мөселманнар ничек тә күбрәк игелек кылырга тырыша. Шуңа күрә болай зурлап табыннар кору проблема түгел – «Ярдәм» мәчетендә алдан исемлек төзелә. Берничә кеше җыелып та ифтар уздыра ала.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий