Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Каенлы авылы: атларда җилдерү йоласы

Түбән кама яны

 …Киенгән-ясанган бәйрәм итүчеләр төялгән атлар кың­гыраулар чыңы һәм атларны әйдәкләүченең «Тррр, мал­кай!» дигән тавышлары астын­да урамнар буйлап сыздырып үтте. Без моны Иске яңа елны каршылар алдыннан күрдек. Каенлы авылында әнә шундый традиция бар икән. Бәйрәм тантанасын тәгәрмәч эзенә генә сыйдырырлык түгел иде, шуңа да шау‑гөр килгән халык төялгән атлар бистә кырыен­дагы көртләрне җиңел генә кичеп уздылар да басу түренә үк барып чыктылар.
Ат тояклары астыннан бу­рандай күтәрелгән кар авыз­ларга, күзләргә тула. Ләкин бу һич кенә дә манзараның ямен бозмый: шәльяулык япкан кыз-кыркынның, ба­ла-чаганың шат авазлары, яңа ел символы – алсу дуңгыз карачкысы, чаналар чыжла­вы күңелдә гаҗәеп хисләр уята. Еракта калган елларның үзенчәлекле маҗарасы техно­логик 2019 елда – супер күңел ачу әнә шулай була ул!
1-17
1-3
1-18
1-19
1-20
1-21
1-1
1-2
1-10
1-9
1-8
1-7
1-6
1-5
1-4
1-11
1-12
1-13
1-16
1-15
1-14
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: