
Канатлы барс ни сөйли
Рәссам һәм сынчы Бакый Урманче музеенда Татарстан туграсына багышланган классик гарәп каллиграфиясе күргәзмәсе ачылды.
07 февраля 2025
Күргәзмәдә Казанның оста каллиграфы, Россия ислам институты каршында Гарәп каллиграфиясе үзәгенә нигез салган Рамил Насыйбулловның сигез хезмәте урын алган.
Рамил Насыйбуллов – күренекле кешеләрнең, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм башка бик күпләрнең шәхси туграларын ясаган кеше.
Күзгәзмәнең үзенчәлеге – «Безнең барс» – Татарстан символы. Бирегә килгән кунакларга республиканың канатлы символы төшерелгән туграсы турында тулырак итеп тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов сөйләде:
– Бабаларыбызның беренче символлары сыйфатында төрле тамгалар йөргән, тора‑бара алар төрле сурәтләр белән алыштырыла башлый. XVI–XVII гасырларда, инде Рус дәүләте составында, Казан патшалыгында (воеводасында, соңрак – губернасында) җирле традицияләргә һәм риваятьләргә нигезләнгән үз символлары пәйда була. Зилант белән Барс шундый символлардан санала, – дип аңлатты ул.
Чара ахырында Рамил Насыйбуллов мастер-класс оештырды. Анда һәркем татар каллиграфиясе традицияләрендә ясалган үз исеме үрнәген алды.
Добавить комментарий