Менделеевск – бондюг заводы варисы
Менделеевскиның шәһәр буларак яше тиздән түгәрәк сан – 50 гә җитә. Ә «тумышы» белән ул бертуган Ушковларның химия заводы каршындагы Бондюг бистәсенә карый. Бу хәлләр бистә шәһәр статусы һәм дөньякүләм танылган химик исемен алганга кадәр нәкъ йөз ел элек була.
27 марта 2017
XIX гасырда Россиянең химия сәнәгатенәнигез салучыларның берсе булган Пётр Капитонович Ушков үзенеңБондюг заводын төзегәндә кайчан да булса завод каршында салына башлаган әлеге бистәнеңшәһәргәәверелеп, Петербург университеты профессоры, атаклы химик Дмитрий Менделеев исемен йөртәбашлар, дип уйлап карадымы икән? Әлбәттә юк. Ләкин 1967 елда картада Менделеевск торак пункты пәйда була. Һәм юктан гына түгел. Эш шунда ки: 1893 елда Бондюг заводында бөек химик Россия өчен чыннан да бөек эш башкара. Аның җитәкчелегендә биредә 500 пот (8 тоннадан артык) күләмендә төтенсез дарының беренче сынау партиясе алына. Заводтан китер алдыннан Дмитрий Иванович улы Владимирга «мондагы халык бик яхшы, эшне дәтиз һәм җитез алып бара, заводныңалга китеше дәгаять зур...» ・ дип, цех төзелеше турындагы тәэсирләре турында яза.
Бүген дәэлеге уңган һәм җитез менделеевлыларның горурланырлыклары бар: 22 меңнән артык халкы булган шәһәрчекнең берүзенә ике химия предприятиесе!
Бу якларда язучы Борис Пастернак та булып киткән. 1916 елда ул бирегәгаиләдусты, булачак күренекле химик Борис Збарский чакыруы буенча киләһәм ярты еллап яши.
Бер сүз белән әйткәндә дуслар, химияне өйрәнегез! Татарстаныбызны яратыйк ・ ул бит кызыклы һәм могҗизаи вакыйгаларга, гаҗәеп язмышлы шәхесләргәбай!
Добавить комментарий