Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Питрау – 2026

Питрау – 2026

Керәшеннәрнең брендына әйләнгән бәйрәм ничек үтте

10 сентябрь 2026

Туйга җыенган кәләштәй көязләнеп, Мамадыш районы, Җөри авылындагы Тырлау аланы кадерле кунакларны каршы алырга әзерләнгән… Ел саен июль аенда Лыя елгасы буендагы алан керәшеннәрнең бергә туплану, таңга кадәр җырлап-биеп бәйрәм итү урынына әйләнә.

Питрау ел да 12 июльдә – изге апостоллар Пётр белән Павелны искә алу көнендә – билгеләп үтелә. Бу көнне керәшен авылларында җырлы уеннар, чиркәүдә келәүләр уза. Хәер, керәшеннәр тәмен белеп бәйрәм итә, шуңа да Питрау бер көн белән генә чикләнми, атна буена сузыла. Ә республика күләмендә оештырыла торганын шимбәгә туры китерәләр. 28 нче тапкыр уздырылган «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме быел 18 июльдә үтте.

ЧӘЧӘК БӘЙРӘМЕ

Питрауның төрле атамалары бар. Шуның берсе – «Чәчәк бәйрәме». Лыя елгасы күпереннән башлап, төрле як керәшеннәренең көнкүрешен чагылдырган милли ишегаллары, сәхнәләр – барысы да кыр чәчкәләре белән бизәлгән иде. Тырлау аланына яңа чабылган печән түшәлгән. Ә кыр чәчкәләреннән үрелгән тәкыя киеп фотога төшмәсәң – Питрауда булмадың, дигән сүз.

Теләче районы, Субаш авылы «Нардуган» халык фольклор ансамбленең оештыручысы һәм солисткасы Зоя Павлова әйтүенчә, «Питрау чәчкәсе» 41 төрле шифалы үлән һәм чәчәктән җыела. «Питрау көнне, ягъни 12 июльдә төшкә кадәр үсемлекләрнең бөтен файдалы үзлекләре чәчкәдә була, ә төштән соң тамырга төшә. Шуңа күрә чәчәкләрне төшкә кадәр җыялар. Аларны өйгә алып кайтып, изге сулар бөркеп, тәре алдына куялар. Үләннәр шунда кибә, аннан соң ел дәвамында салкын тигәннән, башка чирләрдән дәва буларак, шулай ук малларны имләгәндә кулланалар. Мунча себеркесен дә Питрау көнендә бәйлиләр. Питрауга кадәр җыелган себерке коела, ә 12 июльдән соң җыелганы ел буе саклана, шифалы санала. Питраудан соң атна-ун көн эчендә җыярга ярый», – дип сөйләде ул.

ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ

2026 ел – Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Моңа Питрау бәйрәменең 300 дән күбрәк артист катнашкан пролог өлешендә дә аерым басым ясалды.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады. «Республикабызда яшәүче һәр халыкның матур традициясе, аерым бәйрәмнәре бар. Үзенең эчтәлеге, куәте, колачы белән сокландырган Питраудан әле безнең бик күп бәйрәмнәргә үрнәк алырга кирәк. Биредә һәркемнең күңеленнән матурлык ташып тора. Һәр ишегалдында кунакларны туганнарча каршы алалар. Бәйрәмдә беренче генә катнашуым булмаса да, мине бу яхшы мәгънәдә гаҗәпкә калдырды. Безнең күпмилләтле халкыбызның көче нәкъ шунда күренә дә инде. Питрау төрле милләт һәм диндәге халыкларны бер мәйданда җыя, безне берләштерә, зур тату һәм бердәм гаилә итә», – дип белдерде парламент рәисе вазифаларын башкаручы.

Җөридәге Питрауларны беренче еллардан ук төп оештыручыларның берсе булган ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та бәйрәм белән котлады: «Питрау республикада яшәүче төрле милләт һәм диндәге кешеләрне керәшен мәдәни мирасы белән таныштыра. Әлеге бәйрәм җир кешесенең, авыл халкының эштән бушап, тын алган бер вакытына туры килә. Шуңа да кыр батырларын олылап, хөрмәт белдерәбез».

Оештыручылар әйтүенчә, быелгы Питрау 50 меңгә якын кешене җыйган.

ТРАДИЦИЯЛӘР
Башкортстанның Бакалы районы Үмер авылыннан Любовь Рыцевага 70 яшь. Ул үз якларында сакланып калган Питрау гореф-гадәтләре турында сөйләде: «Яңа туган баласы үлгән аналарга Питрауга кадәр җиләк ашарга ярамаган. Питрау иртәсендә иң элек әниләр җиләккә җибәрәләр иде. Аннары җиләк пирогы пешерәләр, таба исе чыгаралар. Тәкә чалып, шуннан аш куялар иде. Тәкәсе булмаган кеше әтәч булса да суйган. Җиләккә баргач, шифалы үләннәр, чәйгә салырга каен яфраклары да җыясың. Хатын-кыз каенныкын җыярга кирәк – аны алкаларыннан таныйсың. Кичке якта су буена уенга төшә, кызлар-егетләр белән әйлән-бәйлән, кара-каршы җыру әйтешле уйный идек. Питраудан соң уеннар туктала, эш башлана, печән өстенә төшәсең. Шуңа күрә бу көнне таң атканчы бәйрәм итәсең. Безнең әниләр заманында егетләр бер якка, кызлар аларның каршысына басып, «Таякка йөрешү» уены уйнаганнар. Егет таяк тотып чыга да күзе төшкән кызга суза. Егет ошаса, кыз таякны тота, ошатмаса, кагылмый.
«Питрауда кызның сизгерлеген сыныйсың, Покрауда казның симезлеген карыйсың», – дип әйтәләр иде. Питрауда вәгъдәләшкәннәр, Покрауда (14 октябрьдә билгеләп үтелә. – Авт. иск.) казлар пешереп туй иткәннәр».

ҖЫР БӘЙРӘМЕ

Керәшеннәр – җырлы халык. Питрауда һәркем үзенә ошаганны таба ала. Кемдер танылган эстрада артистларын тыңларга килсә (төп сәхнәдә 50 артист чыгыш ясады), икенчеләр фольклор коллективлары катнашындагы «Питрау түгәрәк уены» мәйданчыгына җыелды. Түгәрәк уенны оештыручы Я. Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова сүзләренчә, быел «Питрау түгәрәк уены» керәшен этник сәнгате фестивалендә Татарстанның 24 шәһәр һәм районыннан, шулай ук Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан барлыгы 50 фольклор коллективы һәм аерым башкаручылар катнашты. Бу – 500 дән күбрәк кеше дигән сүз. Иң өлкән катнашучының яше – 70 тән югары.

Түгәрәк уен мәйданчыгында Мамадыш, Теләче, Зәй, Кукмара, Питрәч районы, шулай ук Башкортстанның Бакалы керәшеннәре үз ишегалларын корган иде. Һәрберсе үз якларының көнкүрешен, мәдәниятен, милли ризыкларын күрсәтергә тырышкан.

– Питрау төрле миләт һәм диндәге халыкларны бер мәйданда җыя, безне берләштерә, зур тату һәм бердәм гаилә итә, – дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов.

МӘХӘББӘТ БӘЙРӘМЕ

Питрауны «Керәшен Сабан туе» яисә «Төнге Сабантуй» дип тә атыйлар. Мәйданда бара торган уеннар охшаш. Бәйрәмнең күрке булган ат чабышында Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән 50 чаптар катнашты. Ә көрәш башлангач, халык, тыгыз боҗра булып, мәйданны уратып алды. Питрау баш батыры булып Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов калды. Аңа тәкә һәм ярты миллион сум акча тапшырдылар.

Заманадан артта калмыйча, шоу элементлары өстәлсә дә, Питрауның элек-электән килгән традицияләре дә саклана. Бу көннең халык телендә тагын бер атамасы – «Мәхәббәт бәйрәме». Борынгы гадәт буенча, быел да Питрауда «Димче почмагы» эшләде. Мамадыш районының ЗАГС бүлекчәсе һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә оештырылган мәйданчыкта керәшеннәрнең күренекле димчесе Аграфена Васильева ялгызларга пар эзләде. Егетләр һәм кызлар яшь агач ботакларыннан һәм яңа җыелган үләннәрдән корылган димче шалашында үзләренә нинди яр эзләүләрен язып калдырды. Бер-берсенә туры килгәннәрен димче күзгә-күз карап аралашырга чакырды. Бу гореф-гадәткә дә заман үз сулышын керткән: быел танышырга теләүчеләр өчен алдан ук «Макс»та канал булдырганнар.

Традиция буенча, Питрау бәйрәмендә керәшен чибәрен дә сайлыйлар. Быел республика күләм «Керәшен чибәре» конкурсына 17 кыздан гариза килгән, шулар арасыннан 10 кыз финалга узган. Әзерлек этабы язын ук башланган. Питрауда жюри каршында сәләтләрен күрсәткәннән соң, «Керәшен чибәре – 2026» титулына Питрәч районы данын яклап чыгыш ясаган Ангелина Мухина лаек булды. Конкурста җиңгән кыз ел дәвамында – киләсе Питрауга кадәр – республиканың «керәшен йөзе»нә әйләнә, бөтен чараларда керәшеннәрне тәкъдим итә.

Акчалата приз, титул һәм таҗга өстәп, Ангелинага тагын бер бүләк булды: сөйгәне Дмитрий бөтен кеше алдында кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Питрау кавыштырды, Покрауга туй көтәбез инде хәзер…

ТӨНГЕ 12ДӘ «ПИТРАУ УЧАГЫ»Н КАБЫЗДЫЛАР, Ә ТӨНГЕ КҮК ЙӨЗЕН ФЕЙЕРВЕРК ЯКТЫРТТЫ. ТИК БУ ӘЛЕ БӘЙРӘМ ТӘМАМ ДИГӘН СҮЗ ТҮГЕЛ. ТЫРЛАУ АЛАНЫ ТАҢ АТКАЧ КЫНА БУШАП КАЛА. ПИТРАУНЫҢ ХАЛЫК ТЕЛЕНДӘГЕ ТАГЫН БЕР АТАМАСЫ – «КОЯШНЫ КАРШЫ АЛУ БӘЙРӘМЕ» – ЮКТАН ГЫНА КИЛЕП ЧЫКМАГАНДЫР.

Быелгы Питрауны җөриләр тагын бер зур вакыйга белән каршы алды. Гомергә үз храмы булмаган Җөридә танылган авылдашлары Иван Егоров әнисе Аграфена Семёновна истәлегенә чиркәү төзетә башлады. Храм азапланучы Изге Агриппина хөрмәтенә аруландырылачак.

Җөри халкы Иван Михайловичны рәхмәт сүзләре белән телгә ала, тиздән чиркәү ачылып, анда келәүләрнең керәшенчә уздырыласына өметләнә.

 

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера