Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстан: матурлык географиясе

Татарстан: матурлык географиясе

«Татарстан»ның фотохәбәрчесе Александр ЭШКИНИН редакция йөкләмәләрен үтәп йөргәндә ул, чын ир-егетләрчә, беркайчан да матур ханымнар вә туташлар яныннан тыныч кына узып китә алмады.

19 сентября 2016

 
Румын фотографы Михаела Норокның дөньяның төрле илләрендә, төрле кыйтгаларында яшәүче хатын-кызларны сурәтләгән фотоларын күрмәгән, алар турында ишетеп-белмәгән кеше юктыр. Бу фотопортретлар, матурлыкның никадәр төрле була алуын раслап, «Матурлык атласы» дигән сериягә тупланды.
«Мин хәзер төгәл әйтә алам: матурлык бар җирдә дә бар һәм ул косметикага да, буй-сын параметрларына да бәйле түгел. Матурлык – үзең була белүдә. Глобальләшү безнең барыбызны да бертөсле булырга һәм бертөрле тәртип-кагыйдәләргә буйсынырга өнди, әмма без нәкъ менә төрле булуыбыз белән матур. Җир йөзендә никадәр кеше бар, алар күргән матурлык та шулкадәр төрле», – ди фотограф.
 
Михаела Норок безнең Татарстанга килеп җитмәде әле. Ә менә «Татарстан»ның фотохәбәре Александр ЭШКИНИН инде аның каршысына чыгарга өлгерде. Редакция йөкләмәләрен үтәп йөргәндә, ул, чын ир-егетләрчә, беркайчан да матур ханымнар вә туташлар яныннан тыныч кына узып китә алмый иде. Нәтиҗәдә, аның да Татарстанның төрле районнары, шәһәрләре, авылларында яшәүче төрле милләттәге һәм төрле яшьтәге гүзәлләрне туплаган коллекциясе барлыкка килде. Димәк ки, Татарстанның матурлык географиясе. Ямьле яз аенда фотографыбыз тупланмасыннан кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык.
Диляра Ялалтынова_мисс татарстан
Диләрә Ялалтынова, Казан (Мисс Татарстан-2016)
Миляуша Бариева_муслюмово
Миләүшә Барыева, Мөслим авылы
Альфия Бадрутдинова_Кукмор
Әлфия Бәдретдинова, Кукмара бистәсе
альбина Шуварова_Наб челны
Альбина Шуварова, Яр Чаллы шәһәре
Анастасия Волкова_Аксубаево - копия
Анастасия Волкова, Аксубай бистәсе
Индира Шайбекова_Тюлячи
Индира Шәйбәкова, Теләче авылы
Миляуша Зарипова_
 
Миләүшә Зарипова, Лаеш районы, Кече Елга авылы
гузалия павлова_мамадыш - копия
 
Гүзәлия Павлова, Мамадыш шәһәре
Эльвина Миннеханова_чистополь
 
Эльвина Миңнеханова, Чистай районы, Чистай Выселкасы авылы
 
 
Татарстанда яшисең – Татарстанны укы!
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: