70 нче еллардагы туй модасы
Туй күлмәкләре модасы
![img_0213](/images/uploads/wp-content/uploads/2020/03/IMG_0213-536x720.jpg)
-70 нче елларны башкаларыннан мин туй модасы буенча аера алам. Ул үзенчәлекле иде. Бәлки, үзем шул чакта кияүгә чыкканга шулай тоеладыр, – дип сөйли Ирина Сергеевна Семушина. Ул бүген ЗАГСка иң гүзәл кәләшнең туганы буларак килгән һәм, безнең кебек үк, туй модасы фотокүргәзмәсен мавыгып карый. – Мин ательеда кием тегү остасы булып эшләдем һәм теләсә нинди күлмәкне уйлап табып тегә ала идем. 70 нче елларда бик кыска – мини туй күлмәкләре тектем, аларны кигән Казан кәләшләре искиткеч нәфис күренә иде. Аннары никахлашучылар һичшиксез Горький паркындагы Билгесез солдат монументы янында фотога төшәргә тиеш. Мин үземә дә шундый күлмәк тектем – һәм зур хата ясадым, чөнки кәләш үзенә туй күлмәген тегәргә тиеш түгел – начар фал, гаилә таркалачак. Шулай булды да. Әмма ул күлмәгемне барыбер горурланып һәм сагынып искә алам – бик килешә иде ул миңа. Кызганыч, фотоларны сакламадым, аерылышкач, ертып ташладым, саклыйсы булган икән. Менә бу күргәзмәдә алар бик урынлы булыр иде.
![img_0234](/images/uploads/wp-content/uploads/2020/03/IMG_0234-518x720.jpg)
1969 ел.
![img_0228](/images/uploads/wp-content/uploads/2020/03/IMG_0228-524x720.jpg)
1971 ел.
![1976%d0%b3_%d1%81%d0%b2%d0%b03](/images/uploads/wp-content/uploads/2020/03/1976г_сва3-540x720.jpg)
1979 ел.
![img_0224](/images/uploads/wp-content/uploads/2020/03/IMG_0224-541x720.jpg)
1979 ел.
Фотоларны яңадан Александр Ефремов төшерде
Добавить комментарий