Зәңгәр күл. Су коену һәм чумлау йоласы
Чаңгы, тимераяк һәм чана – елның иң салкын фасылын кызу һәм күңелле итеп үткәрергә теләүчеләрнең башына килә торган беренче кышкы күңел ачу ысуллары әнә шулар инде. Чынлыкта кышкы мавыгулар болар белән генә чикләнми әле! «Татарстан» кышкы каникулларда республика буйлап шактый «шуып» йөрде һәм бу исемлеккә тагын әллә никадәр кызыклы, экстремаль, гадәти булмаган чараларны өстәде.
30 января 2019
– Коену – безнең өчен сәламәтлек тә, драйв та һәм тормыш рәвеше дә! – ди Аида. – Һәм тагын дусларның җылы компаниясе дә. Без ял саен биредә коенабыз. Аннан башка яши алмыйбыз диярлек инде. Күл безне үзенә тарта, кызыктыра, чакыра.
«Татарстан» журналы хәбәрчесе Алёна Кутыркина да, шаккатырып сөйләүләрен тыңлап һәм коенучыларга кызыгып карап торганнан соң, түзмәде – Зәңгәр күлгә чумды һәм чын Су кызына әверелде. Әкияти күңел ачу булды бу!
Алена Кутыркина, Александр Ефремов фотолары
Добавить комментарий