Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
105 яшь: укыдым сугыштым яндым савыктым укыттым җиңдем яшим

105 яшь: укыдым сугыштым яндым савыктым укыттым җиңдем яшим

Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Германияне җиңгән өчен», «Сугыштагы казанышлары өчен», I дәрәҗә «Мактауга лаек хезмәт өчен», «Батырлык өчен», «Россиянең хезмәт ветераны», «Армия ветераны», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре... Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллинның барлык бүләкләрен санап чыгу гына да бик күп вакытны алыр иде. Гыйнварда аңа 105 яшь тулган! Менә нинди озын гомерлеләр яши Буа районында!

15 февраля 2025

hәр кешенең гомере – сөенеч һәм көенечләрдән, уңыш һәм уңышсызлыклардан, шулай ук авырлыкларны җиңүдән, тормыш мәгънәсен һәм анда үз урыныңны эзләүдән гыйбарәт озын юл ул. Безнең геройга боларның барысын да кичерергә туры килгән.

Ул Буа районының Түбән Наратбаш авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач ук, 1939 елда, Рәүфне Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендәге хәрби училищега укырга җибәрәләр.

СУГЫШНЫҢ БИШЕНЧЕ КӨНЕНДӘ

1941 елның июнендә немецлар Белоруссиягә бәреп керә. Инде бишенче көнне үк фашистлар Бобруйскига килеп җитә. Яшь курсантлар Березина елгасы янында оборона тота, тиз арада хәрби укчыларга әйләнә.

Рәүф ага Белоруссиянең әлеге урман һәм сазлыкларын яхшы хәтерли – фашист танклары үтә алмый торган урыннар була ул.

– Мактаулы тимер машиналары баткак юлдан бара алмаганга, немецлар җәяүләп һөҗүм итте, – дип искә ала ветеран. – Аларның самолетлары һәр аланны, һәр чокырны туктаусыз бомбага тотты. Әмма алар бу участокны бер айга якын үтә алмады – курсантлар җаннарын кызганмыйча каршы торды.

СТАЛИНГРАДКА!

Июль уртасында курсантларны Сталинград янындагы хәрби лагерьга җибәрәләр. Һәм аларны танкка утырталар. Сталинград янында нинди каты сугышлар баруын без китаплардан һәм тарих дәреслекләреннән укып беләбез, Рәүф ага исә үзенең танк экипажы өчен бик истәлекле бер көнне еш исенә төшерә. Әлеге сугыштан соң аларның дүртесенә дә «Батырлык өчен» медале бирелә, тик икесенә – үлгәннән соң...

– Без Т‑34 танкында идек, – дип сөйли ветеран һәм кабат 1942 елның эссе июленә күчкәндәй була. – Фашистлар Сталинградка ыргыла. Әмма Калач шәһәре янында аларның юлына совет танклары чыкты. Ул чакта Сталинград язмышы безнең кулда иде.

Без дүртәү: йөртүче механик, коручы, укчы һәм мин – экипаж командиры. Миңа ул чакта 22 яшь кенә әле. Мондый эсседә бронялы машинада бөтенләй һава юк, тир чиләкләп ага. Әмма моңа игътибар да итмисең. Безнең бурыч дошманны туктату, алга барырга ирек бирмәү, юк итү иде.

Тик менә кинәт коточкыч шартлау яңгырады – безгә туп тиде, ут чолгап алды, комбинезоныма да ут капты. Коручы һәм укчы шунда ук һәлак булды. Без механик белән көч‑хәл танктан чыктык, җиргә тәгәрәп өстебездәге утны сүндердек. Шуннан соң гына икебезнең дә яраланган булуыбызны аңладык – аяклар да, арка да... Икәүләп госпитальгә барып җиттек, шунда дәваландык…

ТАНКИСТЛАР ӘЗЕРЛӘҮ

Госпитальдән соң Рәүфнең тагын фронтка китәсе килә, ул рапортлар яза. Әмма аңа, илгә танкистлар һәм механиклар кирәк, диләр. Кыю лейтенантны танк батальонына яшь солдатларны өйрәтергә җибәрәләр. Өйрәтәләр, фронтка җибәрәләр, тагын яңа солдатлар килә, тагын өйрәтәләр – һәм һәр көнне иртәдән төнгә кадәр шулай дәвам итә.

– Танклар һәрвакыт сугышка әзер булырга тиеш, – дип сөйли ветеран. – Әгәр кичтән ватылган Т‑34 не паркка китереп куйсалар, иртән ул кабат сафта булырга тиеш. Фронт танклар һәм аларны йөртүчеләрне туктаусыз таләп итә. Бер ай эчендә танк экипажын өйрәтергә һәм фронтка җибәрергә кирәк. Безгә менә шундый бурыч куелган иде.

ГОМЕР ҮТӘ…

Бу моннан 83 ел элек булган. Аннары – Җиңү һәм тыныч күк йөзе. Әмма Рәүф Төхфәтуллин армиядә хезмәт итүен ташламый: 1965 елга кадәр танк взводы командиры була һәм ремонт остаханәләре белән җитәкчелек итә. Шуның 15 елы ГДР территориясендә уза.

Тыныч тормышта Рәүф Ибраһим улы Коммунарск тау-металлургия институтындагы металларны өйрәнү кафедрасында лаборатория мөдире була, бүлек җитәкли... Пенсиягә полковник дәрәҗәсендә чыга.

ГАЗИЗ ВАТАН ТАРТА

Аннары исә туган Буа районына әйләнеп кайта.

– Туган җиремдә үләчәкмен! – ди ул. Әмма, җырда җырланганча, безгә яшисе дә әле яшисе...

Хәзер Рәүф Ибраһим улы яшь буынга патриотик тәрбия бирә – үз буыны каһарманнарының ничек яшәве, сугышуы, януы, исән калуы, җиңүләре хакында сөйли… Бу буынны беркем дә җиңә алмаячак, һәм 105 яшьлек ветеранның актив тормышы моңа дәлил булып тора.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера