Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
4 ноябрь: Бергә булсак, безне һичкем җиңә алмас!

4 ноябрь: Бергә булсак, безне һичкем җиңә алмас!

4 ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр.

04 ноября 2016

img_2762
img_2851
img_2813
4 ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр. Кремль яр буенда студентлар да җыелды, Президент һәм дәүләт җитәкчеләре дә килде. Мәркәзебезнең төрле вузларында укый торган студентлар бу бәйрәмдә "Волга-волга" исемле легендар Казан төркеменең җырларын җырлады. Шулай ук бәйрәмнең мәгънәсен үткән-сүткәннәргә дә аңлатты.
img_2781
Ә нинди соң аның мәгънәсе, диярсез, бәлки. Әйдәгез, фактларга күз салыйк.

  1. Татарстан күпсанлы халыкларны һәм мәдәниятләрне берләштерде.

  2. Бүген Татарстан территориясендә 170 тән артык милләт вәкиле яши.

  3. Әлеге бәйрәм башкалар арасында аерым урынны алып тора, чөнки ул Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен күтәрелгән бабаларыбызның каһарманлыгы, тарихи вакыйгалар белән бәйле. 1612 елда Түбән Новгород земской старостасы Кузьма Минин белән кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итә. Шул рәвешле Смутага нокта куела. Бердәмлек бабаларыбызга борын-борыннан ярдәм иткән, ул хәзер дә безнең  иминлекнең төп шарты, нигезе булып тора.


img_3351

  1. img_2948


img_3327
Бәйрәмгә чыккан барлык отличникларга да "зачтено" билгесен куеп, "Татарстан" хәбәрчеләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны тыңларга ашыга.
img_2994
— Без гасырлар буена тыныч шартларда, бер-беребез белән аңлашып яшибез. Әмма замана шактый катлаулы, илебезнең дошманнары да җитәрлек. Шуңа да карамастан, безнең лидерыбыз - Владимир Владимир улы Путинның ышанычлы, уйланган сәяси юнәлешенә бәйле рәвештә, Россия үзен җитди рәвештә күрсәтә алды. Бу шартлар безнең киләчәктә үсешкә юл тотуыбызны да билгели, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
img_3164
img_3197
img_3085
img_2892
img_2896
img_2903
Республика лидеры Татарстанда яшәүче барлык халыкларны бәйрәм белән тәбрикләде. Ә аннары аны селфи төшәр өчен көтеп торган студентлар чорнап алды һәм теләкләренә иреште дә. Шул селфины сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: