Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Татарстанның 2022 елдагы игелекле гамәлләре календаре

Энергия саклаучан апрель

30 января 2023

2022 елның апрелендә Казанда ТЭФ‑2022 Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узды. Энергетика тармагы вәкилләре технологияләрнең тормышыбызны иминрәк, уңайлырак һәм экология ягыннан чистарак итү хакында фикер алышты.


 
018-019_апрель телефон
ПРОЕКТЛАР ЯРМИНКӘСЕ: ЭЛЕКТРОМОБИЛЬЛӘРДӘН АЛЫП ТКХДАГЫ САКЧЫЛ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР
- Кешеләр өчен мөһим мәсьәлә – энергетика ресурсларыннан сакчыл файдалануга багышланган форумда катнашу сөендерә. Бу ТКХ хезмәтләре өчен түләүне киметү дә, йортлар төзелешендә яңа технологияләрдән файдалану да, – дип белдерде чара ачылышында РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин.
Ике дистә ел эчендә форум энергетика компанияләре һәм хакимият органнары вәкилләре, уйлап табучылар, эшкуарлар, галимнәрнең үзара нәтиҗәле фикер алмашу мәйданчыгына әйләнде. Гәрчә быел көнүзәк мәсьәләләрне сайлауга санкцияләр һәм импортны алыштыру трендлары йогынты ясаса да, форум эшенең төп темалары ышанычлы, нәтиҗәле, кулланучының тормышын җиңеләйтә торган технологияләр булды.
– Объектларыбызда үзебезнең җиһазлардан файдалану буенча планлы эшебез кысаларында без республиканы электр энергиясе белән өзеклекләрсез тәэмин итү максатында берничә проектны гамәлгә ашырдык: Казандагы 2 нче җылылыкэлектр үзәгендә өченче компрессор станциясен урнаштырдык, Кама аръягында Яр Чаллы җылылык-электр үзәгендә заманча электр-газ өзгечләре кую юлы аша яңадан техник коралландыру проектын гамәлгә ашырдык, тагын күп нәрсәләр эшләдек. КОММод федераль программасы буенча Казандагы 2 нче җылылык-электр үзәгендә энергетика казанын яңарту һәм «Азино» пар казаннары бинасында өченче казанны төзү дәвам итә. Барлык эшләр дә сыйфаты ягыннан чит илнекеннән бер дә калышмый торган Россия җиһазларын кулланып башкарылды һәм башкарыла, – дип сөйләде «Татэнерго» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов.
Ә КДЭУ беренче тапкыр ScienceSlam – кыска чыгышлар сериясен оештырды. Аларда галимнәр трансформатор подстанцияләрендәге электр җиһазларын онлайн-мониторинглау, андагы изоляторларның һәм һава электр тапшыру линияләренең онлайн-диагностикасы кебек катлаулы мәсьәләләрне аңлатып бирде. Электромобильләр темасына да кагылып, электрокарны ялан кыр уртасында «кору» технологиясен тәкъдим иттеләр, шулай ук энергия һәм экологияне берләштерү ысулларына тукталдылар – мәсәлән, җылылык-электр үзәкләре сусаклагычларында сөләйман балыгы һәм башка затлы балык төрләрен үстерү хакында үз фикерләрен җиткерделәр.
Protatarstan, 2022 ел.


1980 ел үзенең энергетикадагы уңышлары белән мактана ала. «Татарстан коммунисты» басмасы битләрендә «Татэнерго»ның район энергетика идарәсе җитәкчесе Н.Баныкин ТАССРда ГОЭЛРО планының үтәлеше һәм электр энергиясенең 30 процентын илнең үзәк районнарына тапшыруы турында сөйли.


018-019_апрель
ЭНЕРГЕТИКА КУӘТЛӘРЕ
Советларның VIII Бөтенроссия съездында В.И.Ленин ГОЭЛРО планын партиянең икенче программасы дип атады һәм үзенең тарихи формуласын игълан итеп: «Коммунизм – Совет власте плюс бөтен илне электрлаштыру ул», – диде.
ТАССРда электр энергетикасы зур темплар белән үсә. Хәзерге вакытта аның энергосистемасы тугыз электр станциясен, җиде электр челтәре предприятиесен һәм бер җылылык челтәре предприятиесен берләштерә. Энергосистеманың куәте 5600 мең киловаттны тәшкил итә. 1979 елда республика электр станцияләрендә 30,5 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе җитештерелде һәм кулланучыларга 33,4 миллион гигакалория җылылык энергиясе тапшырылды.
Чагыштыру өчен: 1913 елда патша Россиясендәге барлык электр станцияләренең куәте нибары бер миллион киловатт, ә еллык җитештерү – ике миллиард киловатт-сәгатькә тәңгәл булган. Хәзер Татарстанда биш тәүлек эчендә 1940 елда ел буена эшләнгән кадәр электр энергиясе җитештерелә.
Республика энергетикасы бигрәк тә 7 нче, 8 нче һәм 9 нчы бишьеллыклар чорында көчле үсте. 1963 елда илдәге иң зур җылылык электр станцияләреннән берсе – Зәй ГРЭСы сафка басты, 9 нчы бишьеллык азагына ул үзенең проект куәтенә – 2400 мең киловатт энергия җитештерүгә иреште.
Европада иң зур Түбән Кама нефть химиясе комплексын төзү бу районда куәтле 1 нче һәм 2 нче җылылык-электр үзәкләрен салуга этәрде. Аларның беренчесе 1978 елда үзенең проект куәтенә – бер миллион киловатт энергия җитештерүгә иреште.
Хәзер тагын да куәтлерәк Түбән Кама 2 нче җылылыкэлектр үзәге җиһазландырыла. Узган ел азагында анда беренче җылылык җитештерү энергоблогы файдалануга тапшырылды.
КамАЗны электр һәм җылылык белән тәэмин итү өчен куәте 820 мең киловаттлы җылылык-электр үзәге төзелде.
Казандагы 2 нче һәм 3 нче җылылык-электр үзәкләрен реконструкцияләү һәм киңәйтү эшләре бара. Татарстанда гаять зур гидроэнергетика узелы – Кама аша салынган тимер юл һәм автомобиль юлы белән Түбән Кама ГЭСы төзелә, бу төбәкне Үзәк һәм Урал белән тоташтыру мөмкинлеген бирәчәк. Былтыр Түбән Кама ГЭСы сафка бастырылды, 1983 елда ул үзенең тулы проект куәтенә ирешәчәк.
1958 елда ук ТАССР Советлар Союзының Бердәм энергетика системасына керде һәм хәзер электр энергиясенең 30 процентын илнең үзәк районнарына тапшыра.
Киләсе бишьеллыкта исә республика энергетикасы тагын да югарырак темпта үсәчәк.
«Татарстан коммунисты», 1980 ел.
Фото: tatar-inform.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: