“Акча мине яхшы якка үзгәрткәндер”
Кеше итәр өчен башта әти-әнием миңа акча тотты, ә хәзер мин шул акчаны кайтарам.
15 мая 2016
Аяз Шәбетдинов Пермь крае Куеда бистәсендә туа. Миллионер булып җитешкәнче, кече яшьтән эшкуар буларак үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. 15 яшендә әти-әнисенә, Ижауга күченеп китәсем килә, мәктәпне дә сайлап куйдым инде, дип әйтә. Алар исә, хәер-фатихаларын биреп, улларын җибәрә.
Егетнең шәһәрдә бер таныш-белеше дә булмый. Дуслар табу максаты белән ул мәктәпнең КВН командасында уйный башлый, алып баручы буларак та акча эшли. Мәктәпне тәмамлагач, Ижауның югары уку йортына керә.
Куеда бистәсенә әйләнеп кайтып, Аяз лимонад заводына эшкә урнаша. Шундагы тынгысыз көннәрнең берсендә аның башына хостел ачу уе килә. Ике ай ярым вакыт эчендә егет максатына ирешә. Ахыр чиктә, хостеллары бөтен ил буенча тарала. Бүген ул берничә дистә оешманы берләштергән Like* холдингын җитәкли.
Хикмәт исемдә дә
- “Лайк” төшенчәсе һәркемгә таныш, ул дөньяда кешеләр иң яратып куллана торган сүзләрнең берсе дә әле. Социаль челтәрләрдә дә зур эш алып барабыз (социаль челтәрләрдәге йөрәк рәвешендәге билгеләр дә “лайк” дип атала бит – авт.), әмма исемне уйлап чыгаручы мин түгел. Иң яхшы атамага конкурс оештырып, күпчелек кеше шушы вариантны сайлады.
Соңгы арада бизнес-проектларыбызның артык күп булуы аркасында, шактый уңышлы эшләп килгәннәре дә аксый башлады. Шуның өчен киләчәктә һәр проектны аерым исем белән атарга уйлап торабыз. Кайбер проектларыбызга Like атамасы бөтенләй туры килми. Әйтик, Санкт-Петербургта “Лайк Барбершоп” (сакал-мыекны тәртипкә китерә торган урын – авт.) ачтык, анда йөрүче кешеләргә бу сүз ул кадәр якын да түгел. Бу проектның исеменә статуслылык кирәк, аның концепциясендә герб та, эчке символика да бар, клиентларга шуңа бәйле аксессуарлар бүләк итәбез, ә лайк массалылыкка ишарә ясый.
Кирәк вакытта, кирәк урында
- Тәүге проектларыбызның берсе каһвә сату нокталарына бәйле, иң күп керемне дә шунысы китерә. Әлеге бизнесның менеджменты яхшы, идарә итү компаниясендә 50гә якын кеше эшли. Кем әйтмешли, без кирәк вакытта һәм кирәк урында барлыкка килдек. Каһвә базары үсә бара. Аяк-кулыгыз белән башыгыз эшләсә, бу базарда уңышка ирешмичә калу мөмкин түгел диярлек. Кризис вакытында күпчелек проектларыбызның күрсәткечләре кимеде, ә каһвәныкы никтер, киресенчә, үсте. Юкса, аңардан да кимү көткән идек.
“РосБизнесКонсалтинг” оешмасы тикшеренүе буенча, Россиянең туклану базарында каһвәханәләр арасында без - беренче, базарның 8,2 % өлешен тәшкил итәбез. Тулы форматлы каһвәханәләр арасында безне “Шоколадница” гына уза. Көндәшлеккә фәлсәфи яктан карарга тырышабыз. Яңа компания ачылса, аларның эш алымнарын өйрәнеп, кызыклы тоелганнарын үзебездә кулланабыз.
Мин каһвә җанлы кеше, көненә бишәр стакан эчәм. Бер кеше белән шундый хәл килеп чыккан: ул өч долларга каһвә алган, ә өстендә ике долларлык майка булган. Эчемлекне ялгыш өстенә түгә, ә каһвә майкадан кыйбатрак бит. Футболкадан бигрәк, каһвә әрәм булды инде, дип кайгырган ул.
Каһвә – тормышымның зур өлеше, аңардан баш тартырга да теләп карадым, барып чыкмады. Ул – дөньядагы иң күп сатыла торган эчемлек, хәтта “Кока-кола”дан да уздыра.
Минем кофе плантацияләрендә булганым юк, ләкин күп сортларын татып карарга туры килде. “Никарагуанский марагоджип” дип аталганы компот сыман, бераз үтә күренмәле, юшкыны күп. Аны беренче тапкыр татып карагач, нәрсә китердегез сез миңа, дип канәгатьсезлек белдердем, ә хәзер бик яратып эчәм.
“Миңа беркем комачау итәргә тиеш түгел”
- Миннән, бизнеска акчаны каян табарга, дип сораганда, телефон кенәгәсен ачыгыз да барысына да шалтыратып чыгыгыз, дим. Әгәр бизнеста тәүге адымыгызны гына ясыйсыз икән, сезгә 10 миллион кебек зур сумма кирәк тә түгелдер. 500 мең таман гына була.
Мин дә хостел ачу өчен, акча сорап, дустыма шалтыраттым, финанс моделемне күрсәткәч, ул аны ошатты. Дөресен әйткәндә, аңардан 200 мең сум сорадым, ә ул 100 меңне генә бирә алды. Әле анысын да сөйгән ярыннан сораган, ә теге кыз акчаны кредитка алган булып чыкты. Акчаның алдан уйланылганнан ике тапкыр азрак булуы аркасында, төрлечә боргаланырга туры килде. Минемчә, бизнесыбызның уңышы бөтен чыгымнарны мөмкин кадәр киметүгә бәйле.
Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш берничә факторга бәйле: сервис, бәя, уңайлылык, тынычлык һ.б. Бөтен нәрсәне яхшы итеп көйләп куйсаң, мисал өчен, аерым номерлар ясасаң, плазма телевизор урнаштырсаң, бәясе дә кыйммәт булырга тиеш була, 300 сумга гына хезмәт күрсәтә алмыйсың. Безнең хостеллар иң яхшылары, дип әйтә алмыйм, әмма алар очсыз. Без, беренче чиратта, бәягә игътибар бирә торган кешеләрне күздә тотып эшлибез. Кайбер көндәшләребездән шуның белән аерылабыз.
Үзем дә кайчандыр ярлы студент идем. Кесәңдә 500 сум булганда, уңайлылык турында уйламыйсың да. Дөньяда андый кешеләр күп. Элегрәк үзебезнең хостелларда кунып чыксам, хәзер инде кунакханәләргә урнашып, уңайлылыкка игътибар бирәм. Диванга аугач, миңа беркем комачау итәргә тиеш түгел, тиз эшли торган Интернет кына кирәк, моның өчен өстәп түләргә әзермен.
Хостелларыбыз даими рәвештә 60 процентка тулы, кайбер өлкәләрдә күбрәк, кайберләрендә азрак. Казан – туристик юнәлеш, шуңа да монда күбрәктер. Ә менә Мәскәүдә эшебез бармый, анда аренда ставкасы югары. Бераз көтәргә, башта төбәкләрдә эшне ныгытырга кирәк. 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына башкалада да, бөтен нәрсәне уйлап бетереп, зур хостел ачарга нитялибез. Анда инде уңайлылык турында уйлыйсы булыр.
Монда һәм хәзер
- Уңыш сүзен бәхет сүзе белән бер күрәм. Минемчә, һәр кеше бәхеткә омтыла. Ә бәхет ул – эшләгән эшеңнең нәтиҗә китерүе. Кайбер яңа ачылган бизнес-проектларга зур өметләр баглыйбыз, ә алар, киресенчә, безгә зыянга эшли булып чыга. Шуңа да карамастан, хаталарны төзәтәбез. Һәр кеше эшне беренче урынга куярга тиеш.
2015 елда компаниядә кризис булды. Бик күп кайгырдым, йокым качты. Депрессиядән тәмам җан бирмәс өчен, вак-төякләргә сөенергә өйрәндем. Циферблатына “монда һәм хәзер” дигән сүзләр язылган сәгатькә махсус заказ ясаттым, шул язудан башка анда бүтән берни, хәтта саннар да юк. Сәгатьнең фотосын социаль челтәрләргә элеп, фәлсәфәсен аңлаткач, берничә егет идеяне эләктереп алды да, “Аязныкы сыман сәгать сатып ал”, дип аны күпләп җитештерә башлады.
Теләсә нинди уңыш команда эшенә бәйле. Дуслар һәм туган-тумача белән бергә эшләргә ярамый, аралар бозыла, диләр. Мин дә бер проектны дустым белән башлап җибәрдем, әмма, ахыр чиктә, юлларыбыз аерылды. Булгалый инде...
Безнең компаниядә йөздән артык кеше эшли. Иң яхшы идарә итү моделе – турыдан-туры биш кеше белән эшләү. Мин дә биш кеше белән эш итәм. Аларның һәркайсысы бишәр топ-менеджер белән хезмәттәшлек итә, тегеләр исә тагын бишәр белән. Менә шундый иерархия.
“Әти-әниемә кычкырганым булмады”
- Татарларның бөтен чалымнары миндә чагыла. Әйтик, миңа да иң беренче һәм иң яхшысы булу теләге хас. Казанны яратам. Россиянең башка шәһәрләренә килгәч, мине аэропортта каршы алып, юлдан барганда, беренче чокырга эләккәч үк, озата баручылар: “Аяз, гафу ит, бездә юллар бик начар инде...” - диләр. Казанда шулай дип әйткән кеше булмады. Мондагы сыман үз шәһәре, төбәге белән шулкадәр горурланган кешеләрне күргәнем юк әле. Бәлки, Чечняда да шулайдыр.
Татар гаиләсендә тәрбияләнгән балалар әти-әниләренә күтәрелеп бәрелми. Үз-үземне тәэмин итсәм дә, әти-әниемә беркайчан да кычкырганым булмады. Бу бизнеста да үзен сиздерә, хезмәткәрләремә тавыш күтәрә алмыйм.
Гаиләм – әти-әнием, абыем белән Интернетта аралашабыз, шалтыратышабыз. Кызганыч, сирәк очрашабыз. Алар да бизнес белән шөгыльләнә. Эш буенча Мәскәүдә, Ижауда кисешсәк күрешәбез. Әтием-әнием Пермь краендагы Куеда бистәсендә яши. Анда инде өч ел булганым юк.
“Эштән соң өйгә түгел, чит илгә киткән чаклар бар”
- Акча янчыгымда бер атнага җитәрлек кенә акча йөртәм. Кемдер байлыгын саунага, хатын-кызларга тотып бетерә. Бәхеткә, безнең беркайчан да болай кыланганыбыз булмады. Барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерә башлагач, тормыш, билгеле, үзгәрә. Акча мине яхшы якка үзгәрткәндер.
Күптән түгел бизнес буенча остазларымның берсе белән күрештем. Ул: “Минем янга эшкә урнашырга килгән кеше мода буенча, энәдән-җептән киенгән икән, аны алмыйм, чөнки ул бөтен энергиясен матур күренүгә сарыф итә”, - дип аңлатты.
Буш вакытта сәяхәт итәргә тырышам. Берсендә шундый цитатага тап булдым: “Өйдән чыкканда, кирәге булса, дип чит ил паспортын ала торган булсаң, тормышың барып чыккан, дигән сүз”. Минем дә эштән соң өйгә түгел, аэропортка барып, берничә көнгә чит илгә ял итәргә очканым бар.
Туганнарым, дусларым бурычка акча ала иде, әмма бер ел инде сорамыйлар, чөнки бирми башладым. Әҗәткә бирү дөрес түгел. Дуслардан үзем акча сораган очракта да процентка гына алам. Безнең бит кредитларыбыз да күп. Акча белән базар шартларына таянып эш итәргә кирәк.
Заманында әни белән болай дип сүз куешкан идек: акча эшли башласам, аның сәяхәткә киткән чыгымнарын күтәрәчәкмен. Кеше итәр өчен башта әти-әнием миңа акча тотты, ә хәзер мин шул акчаны кайтарам.
Like* - яшь миллионер Аяз Шәбетдиновның бизнес-проекты.
Добавить комментарий