Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Әкият тыңлап үскән кешедә киләчәккә ышаныч була

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова татар әкиятләре, аларның каһарманнары һәм әкиятнең кеше тормышындагы роле турында сөйли.

ТАТАРНЫҢ БРЕНДЫ БУЛГАН ӘКИЯТЛӘР ТУРЫНДА

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фондында тупланган әкиятләр саны меңнән артып китә. Тылсымлы әкиятләрдән «Камыр батыр», «Таңбатыр», «Ак бүре» иң популярлары санала. Тормыш-көнкүреш әкиятләре арасында «Зирәк карт», «Акыллы килен» күп вариантларда мәгълүм. Хайваннар турындагы әкиятләрдән «Торна белән Төлке», «Кәҗә белән Сарык»ны шунда ук искә төшерәбез.

Бренд булырлык әкиятләргә килгәндә, берничәсен генә аерып, алар популяр дип әйтү бик үк дөрес түгел. Чөнки һәр әкиятнең үз тыңлаучысы бар. Әгәр алар, меңнәрчә ел дәвамында халык хәтерендә сакланып, безнең көннәргә килеп җиткән икән, бу һәрберсенең популяр булуын күрсәтә.

Татар халкының күп әкиятләре, аларның геройлары бренд була ала. Әмма бер әйбер онытылырга тиеш түгел: алар – халык мирасы, бу образларга, әкиятләргә патент алырга омтылу бөтен халыкның рухи мирасына кул сузу була.

Икенчедән, халык нигездә Тукай әсәрләре аша популярлашкан геройларны – Шүрәле белән Су анасын гына яхшы белә. Башка персонажларны һәм образларны да популярлаштырырга кирәк. Мәсәлән, Таңбатыр, Камыр батыр, Алпамыш кебек көч-гайрәткә ия каһарманнар, Тулпар ат, җил җитмәс Акбүзат, әкият героена ярдәмгә килгән Алып Каракош, кешеләрне терелтү көченә ия Яшәү суы, Алтын алма һ.б. Тормыш-көнкүреш әкиятләре каһарманы – тапкыр һәм зирәк Җирән чичән. Гүзәллек символы – Айда яшәүче Зөһрә кыз. Явыз персонажлар булса да, Дию белән Аҗдаһа да – үз геройларыбыз.

Әкиятләр буенча сыйфатлы, заманча анимацион фильмнар төшерелмәсә, алар интернет челтәрләрендә җанланмаса, брендка менеп җитә алмыйча югалачаклар.

ЯХШЫЛЫКНЫҢ ҖИҢҮЕ ТУРЫНДА

Кайсы гына әкиятне алсак та, ул яхшылыкның җиңүе турында. Кеше аларны тыңлаганда киләчәккә ышаныч белән карый башлый. Әгәр әкияттә яхшылык җиңми икән, бу әсәрнең нигезендә тормышның башка законнары ята, дигән сүз. Аларда геройларны җиңел генә яхшы, начар дип аерып та булмый. Кагыйдә буларак, бу төр әкиятләр мифологик хикәяттән башлангыч алган. Мәсәлән, Тукайның ике әкият-поэмасы – «Шүрәле» һәм «Су анасы». Шагыйрь популяр персонажлар турындагы мифологик хикәятләрне шигъри формага салган. Бу ике әсәрдә кайсы герой тискәре яки уңай дигән сорауга җавап бирү кыен. Шулай да, анализ ясап, төнлә урманга барган, табигать дөньясының тынычлыгын бозган егетнең яки ярамаган вакытта су коенган, Су иясенең тарагын урлаган малайның дөньялар арасындагы чикне яки гармонияне бозуын аңлау читен түгел.

ТАТАР ӘКИЯТЛӘРЕНДӘГЕ КАҺАРМАННАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТРАНСФОРМАЦИЯСЕ ТУРЫНДА

Әлбәттә, әкиятләрнең төп герое – батыр егет: Камыр батыр, Таңбатыр, Тимер Кендек һ.б. Ул, башка дөньяларга үтеп кереп, анда яшәгән Дию пәриен яки Аҗдаһаны җиңеп, урланган патша кызын алып кайта. Әкиятләрдәге егет – акыл, көч символы. Кайбер әкиятләрдә төп каһарман хатын‑кыз да була. Әкиятләрдә хатын‑кыз исә – зирәклек, матурлык, нәзакәтлек символы. Көч белән акыл, матурлык белән зирәклек, рухи кыйммәтләрнең барысы бергә тормышта гармонияне сакларга ярдәм итә. Шуңа күрә көч дөньяга матурлыкны кайтару өчен көрәшә дә.

Тылсымлы әкиятләрдәге мифологик персонажлар – Дию, Аждаһа, Убырлы карчык, алардан башка әкият булмый. Беренче икесе үлеләр дөньясын гәүдәләндерә. Убырлы карчык – татар әкиятләренең иң кызыклы персонажы. Ул, ике дөнья чиге сагында торып, төп геройга киңәшләре белән ярдәмгә килгән, юл табарга булышкан зирәк карчык. Убырлы карчыкның «Үги кыз» әкиятендәге амплуасы «убыр» дигән мифологик персонажга якынрак. Ул – рус әкиятләрендәге Баба Ягага якын герой.

Әкият озын гасырлар дәвамында формалашкан, камилләшкән. Тексттагы сюжет, образ, һәр вакыйга, һәр реплика үз урынын алган. Бу сәгать механизмы кебек. Сәгать йөрсен өчен, һәр детальнең урынында булуы кирәк. Образлар яки сюжет трансформациягә дучар булган очракта, әкият җимерелеп төшәчәк. Алар консерватив жанр булганга гына, безгә кадәр килеп җиткән. Хәзерге вакытта әкиятләрдәге аерым күренешләр, персонажлар балалар психикасына тискәре йогынты ясый дип, аларны үзгәртергә омтылыш сизелә. Бу да әкиятләрнең җимерелүенә китерә. Ә җимерек әкият сөйләргә дә, укырга да кызык түгел, ул юкка чыга.

Татар халык әкиятләренә иллюстрация. Рәссам Булат Гыйльванов. Татарстан китап нәшрияты архивыннан.

БУ ТАТАР ӘКИЯТЕ, ДИП КҮРСӘТЕП ТОРУЧЫ БИЛГЕЛӘР ТУРЫНДА 

Әкиятләр бик борынгы чорда, халыклар һәм милләтләр формалашканчы ук барлыкка килгән. Шуңа уртак сюжетларга корылган әкиятләр шактый. Алар галимнәр тарафыннан өйрәнелгән, тупланган һәм «Әкият сюжетлары күрсәткече» дигән хезмәт төзелгән. Мәсәлән, Ганс‑Йорг Утер тарафыннан тулыландырылган «Халыкара әкиятләр күрсәткеченең» соңгысы 2004 елда дөнья күрде. Теләсә кайсы әкиятнең сюжетын шул күрсәткечтән табарга мөмкин.

Менә бу сюжет, билге татар әкиятенә генә хас дип аерып күрсәтү кыен. Шулай да берничә билгене атарга була. Мәсәлән, татар әкиятләре геройлары, башка халыкларныкыннан аермалы буларак, дивана, җүләрсымак түгел. Киресенчә, өченче яки төпчек ул үзенең акылы, зирәклеге, көче яки шәфкатьлеге белән аерылып тора. Икенчедән, күп кенә әкият геройлары белем алырга чыгып китә, мәдрәсәдә укый, һөнәр үзләштерә. Халыкның аң-белемгә омтылышы әкиятләрдә дә чагылыш тапкан. Өченчедән, татар әкиятләре мич башында көтеп ятарга өйрәтми. Геройлар үз тырышлыгы белән дөнья күрә. Әлбәттә, татар әкиятләрендә дә авантюрист геройлар аз түгел. Алар максатларына ирешү өчен төрле хәйләгә бара, шулай да геройларның гамәлләренә беренче чиратта эш-гамәл, тырышлык, максатчанлык хас.

ӘКИЯТЛӘРНЕҢ ВАЗЫЙФАСЫ ТУРЫНДА

Борынгы әкиятләр балаларга аталмаган, шуңа күрә аларны тәрбия чарасы дип карау бу жанрның функцияләрен бик тарайта. Әкиятләрдә дидактика, ачыктан-ачык акыл өйрәтү очрамый. Әгәр бу күренеш очрый икән, ул соңгырак чорларда «бозылган» текст. Әкият кешенең аңнан тыш халәтенә (подсознание) тәэсир итә. Бу тәрбия генә түгел, тормышка әзерләү, авырлыкларны җиңәргә омтылыш тудыру, иң әһәмиятлесе – кешедә үз‑үзенә ышаныч барлыкка китерү. Әкият тыңлап үскән бала борчу, кайгы, авырлыкларны җиңелрәк узачак. Психологлар бала көткән аналарга да әкият тыңларга яки укырга киңәш бирә. Бу «әкият терапиясе» дип атала. Әкият тыңлап үскән балалар арасында үз‑үзенә кул салу очраклары азрак булуын, кешенең беркайчан да тормыштан өмет өзмәвен дә әйтәләр. Дөрес, аның тагын бер шарты бар, бала әкиятне дә, бишек җырын да әнисенең туган телендә тыңласа, ул көчлерәк тәэсир итә. Ягъни баланың теле әнисенең туган телендә ачылырга тиеш. Шуңа күрә борынгылар туган тел дип түгел, ана теле дип атаганнар. Бары ана теле авазлары гына, тиешле нокталарны активлаштырып, баш миенә тәэсир итә.

ӘКИЯТЛӘРДӘГЕ ТАРИХИ ЧЫНБАРЛЫК ТУРЫНДА

Тарихи чынбарлыкны фольклорның тарихи жанрлары чагылдыра. Бу – риваятьләр, эпос, бәетләр, тарихи җырлар. Алар тарихи вакыйгаларны халык кабул итүе аша чагылдыра. «Әкият» сүзе татар телендә «уйдырма, ялган, сафсата» дигән күчерелмә мәгънәдә дә кулланыла. Шуңа күрә әкияттән тарихи чынбарлык эзләү кирәкле эш түгел. Алар халыклар тарихыннан күпкә борынгы. Әмма фольклорның теләсә кайсы жанры күпмедер мәгънәдә тарихи да була ала. Мәсәлән, татар әкиятләрендә халык тарихының төрле чорына караган лексик берәмлекләр очрый: хан, би, патша, кол, бай, хезмәтче... Бу сүзләр ханлык, патшалык, колбиләүчелек, байлар һәм хезмәтчеләр булган чорларны раслый. Әкиятләр реаль тарихи шәхесләрнең исемен дә сакларга мөмкин. Мәсәлән, татар әкиятләрендә Зөлкарнәй патша исеме сакланган. Борынгы Македониянең мәшһүр патшасы Александр Македонскийны күпчелек мөселман халыклары Искәндәр Зөлкарнәйн буларак белә. Әмма аның әкияттәге образын тарихи дөреслек буларак кабул итәргә кирәкми.

ӘКИЯТЛӘРНЕҢ КЕМ ӨЧЕН БУЛУЫ ТУРЫНДА

Озак гасырлар буена әкиятләр өлкәннәр өчен сөйләнелгән. Профессиональ әкиятчеләр төрле халыкларда булган. Алар әкиятнең магик көченә ышанган. Әкият тыңлау рухи һәм гамәли-эстетик ихтыяҗга әйләнгән. Бер яктан, вакытлыча гына булса да әкият дөньясына күчү кешегә тормыштагы авырлыклардан, дөнья мәшәкатьләреннән арынып торырга ярдәм иткән. Икенче яктан, яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгуы, һәр ситуациядән чыгу юлы табылу ышаныч, өмет уяткан.

Татарларда оста әкиятчеләрне тыңлау да, әкият сөйләшү дә узган гасырның 70 нче елларына кадәр сакланган. Кайчакта бары берәү генә – әкият сөйләүче булып танылган кеше генә сөйли. Бу, кагыйдә буларак, яхшы хәтерле, талантлы кеше була. Андый әкиятчеләрне тирә‑якта беләләр. Алар икенче авылларга барып та әкият сөйли. Кайвакытта әкиятне бер‑бер артлы берничә кеше сөйли. Бу форма кыска әкиятләрне күз алдында тота. Һәр әкиятче үзенең сөйләү үзенчәлегенә ия, һәркайсы әкиятне үз хисләре аша уздыра, мавыктыргыч итеп җиткерә. Талантлы башкаручылар тылсымлы озын әкиятләрне берничә кичкә бүлеп сөйләгән.

Совет дәверендә әкият сөйләү традициясе сүнеп бару белән бергә, аның башкару рәвеше дә үзгәрә. Мәсәлән, Новосибирск өлкәсе Колыван районы Умар авылында 2017 елда узган экспедиция вакытында «юмакчы» Рөстәм бабай белән Миңнеәхмәт бабайны искә алдылар. Алар сугыш елларында салкын язда, балалар бөре җыйганда кызыгып эшләсеннәр, эшнең авырлыгын сизмәсеннәр дип, әкият сөйләп торганнар.

Татар халык әкиятләренә иллюстрация. Рәссам Лотфулла Фәттахов. ТР Фәннәр академиясенең ТӘҺСИ архивыннан.

ӘКИЯТЛӘРНЕ НИЧЕК ТУПЛАУ ТУРЫНДА

Татар әкиятләрен халык теленнән язып алу, туплау XIX йөзнең беренче яртысында башланып китә. Мартиньян Иванов тарафыннан төзелеп, 1842 елда татар теле өйрәнүчеләргә кулланма итеп бастырылган «Татарская хрестоматия» җыентыгына татар әкиятләре дә кертелә. Татар әкиятләрен туплау эшендә рус һәм чит ил галимнәре бик актив була. XIX йөзнең икенче яртысында татар фольклорын туплауда милләте белән немец академик Василий Радлов зур эш башкара. XIX йөздә венгр галиме Габор Балинт Казан губернасының Мамадыш, Лаеш өязләрендә берничә әкият язып ала.

XIX йөз ахырына татар халык әкиятләрен халыктан язып алу эше тагын да җанланып китә, шактый гына әкият җыентыклары дөнья күрә, фәнни яктан өйрәнү буенча беренче омтылышлар ясала. Милли фольклорны өйрәнүгә татарлар кушыла. Бу елларда Габделгалләм Фәезханов, Таип Яхин эшчәнлеген аерып күрсәтергә мөмкин. Казан университеты профессоры, милләте белән хакас кешесе Николай Катановның 1898 елда нәшер ителгән «Материалы к изучению казанско-татарского наречия» дигән хезмәтендә унбиш әкият тексты да урнаштырылган. Татар әкиятләрен туплап халыкка җиткерүдә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри зур эш башкара. Пётр Поляков белән берлектә 1900 елда татар халык әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итеп, «Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов» дигән хезмәт бастыра.

XX гасыр башында әкиятләрне өйрәнү тарихында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның роле зур була. Тукай 1910 елда Казан шәһәренең Шәрык клубында «Халык әдәбияты» дигән темага лекция сөйли. Халык иҗатына багышланган бу лекциясендә ул, татар фольклористикасы тарихында беренчеләрдән булып, халык хикәятләренең язма әсәрләрдән аермасын күрсәтә. 1915 елда Гали Рәхим тарафыннан төзелгән «Татар әкиятләре», 1924 елда Михаил Васильевның «Памятники татарской народной словесности. Сказки и легенды» китабы нәшер ителә. 1921 елда Казанда беренче фәнни оешма буларак Гыйльми үзәк ачылу белән татар фольклорын туплау һәм өйрәнүдә яңа этап башлана.

ТАТАР ӘКИЯТЛӘРЕ ФОНДЫ ТУРЫНДА

Шулай да әкиятләрнең төп фонды узган гасырның 30–70 нче еллар аралыгында гына булдырыла. Татар әкиятчеләре буенча җыелган мәгълүмат та шул чорга карый. Әкиятләрнең традицион яшәү сферасы тарая бара, бу традиция акрынлап юкка чыга. Шуның белән бергә әкиятчеләрнең аудиториясе дә кими, әкиятләр елдан‑ел азая бара, аларның сәнгатьчә ягы да уңайга үзгәрми, халык арасында әкият язып алу кыенлаша.

Татарстан территориясендә жанр үзенчәлекләрен саклаган соңгы әкиятләр 70 нче елларга кадәр язып алына. Себер татарларында әкият сөйләү традициясе озаграк саклана.

Әкият традициясенең юкка чыгуы аның яшь буынга күчмәве белән дә аңлатыла. Яңа буынга күчмәгән әкиятләр халык теленнән төшеп кала, онытылуга дучар була.

30 нчы еллардан татар халык әкиятләрен фәнни нигездә, фольклористика таләпләренә туры китереп җыю эшен Гомәр Бәширов башлап җибәрә. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, әкиятләр аерым китаплар булып дөнья күрә. 1939 елда Казанда Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты ачылганнан соң, татар халык иҗатын планлы рәвештә фәнни нигездә өйрәнү башланып китә. Татар халык әкиятләрен популярлаштыруда Хәмит Ярми зур хезмәт куя. Әлеге юнәлештә зур хезмәт куйган шәхесләрнең тагын берсе – фольклорчы Халидә Гатина. Ул, 1945–1969 елларда утыз фольклор экспедициясендә катнашып, йөзләрчә текст туплый, аерым китаплар чыгара. Бу эшне алга таба Ленар Җамалетдинов дәвам итә.

Татар халык әкиятләренә иллюстрация. Рәссам Булат Гыйльванов. Татарстан китап нәшрияты архивыннан.

ӘДӘБИ ӘКИЯТЛӘР ТУРЫНДА

Әдәби әкият ул – язучы иҗаты. Язучы хыялында туган сюжет үз образлары, үз персонажлары белән үзенчәлекле. Минемчә, әдәби әкиятләрнең иң матур мисалы – Абдулла Алиш әкиятләре.

Әдәби әкияттә һәр герой, халык әкиятләрендә очраса да, яңа яктан ачыла. Бу әкиятләргә нәкъ менә тәрбия функциясе, ачыктан-ачык дидактика салынган. Әдәби әкият, асылда, югарыда атап үткән Абдулла Алиш текстлары кебек булырга тиеш. Әгәр язучы халык әкиятеннән килгән сюжетка, образларга мөрәҗәгать итә икән, ул аларны алга таба үстерергә, яңа яктан ачарга омтылсын иде. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәтнең «Кырлай егете», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», Туфан Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы» әсәрләре шундый иҗатның күркәм мисаллары.

Халыкның кадерле кыйммәтләренә, төшенчәләренә саксыз кагылмавыбыз яхшы.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера