Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Аксубай: Монда шәһәр-парк булачак!

Аксубай: Монда шәһәр-парк булачак!

Аксубай районы – бик күп күренекле шәхесләрнең һәм безнең һөнәрдәшләребез – журналистларның туган ягы. Моннан тыш, бу төбәк белән бәйле матур риваятьләр дә бихисап, һәм аларны аксубайлылар сезгә бик теләп сөйләр. Безгә аеруча аккошлар турындагы риваять ошады. Имеш, Сөлчә елгасында аккошлар шулкадәр күп булган ки, елга үзе дә ап-ак – «ак су» булып күренгән. Елга буенда барлыкка килгән авыл да шул исемне алган.

30 июль 2026

Кыскасы, кем кая, ә без – Аксубайга. Риваятьләр тыңларга да, район башлыгы белән танышырга да.

Менә без Аксубайда. Каршыбызда – район башлыгы Алмаз Мингулов. Аның Казан мэриясендә дә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында да эшләү тәҗрибәсе бар. Биредә ул министр урынбасары һәм Казан федераль университетында проректор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ул Казанның меңьеллыгын үткәрүдә дә, 2013 елгы Универсиаданы әзерләүдә һәм үткәрүдә дә, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, футбол буенча дөнья чемпионатын һәм Россиянең өченче башкаласында узган башка бик күп зур чараларны оештыруда да актив катнаша.

Инде менә бер еллап элек зур шәһәрнең мәшәкатьләрен һәм утларын авыл тормышына алыштыра. Бүген Алмаз Мингулов – Татарстан Республикасы Аксубай районы башлыгы.

ҮЗЕБЕЗНЕКЕ, АКСУБАЙ ЕГЕТЕ

– Алмаз Миңвазыйхович, сез Аксубайга ничек килеп эләктегез?

– Мин Аксубай районының Караса авылында тудым. Әти-әнием гомер буе районда эшләде. Әтием колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Җитәкчесе булды, аннары зур дуңгызчылык комплексын Җитәкләде. Әнием мәктәптә укытучы булып эшләде, соңрак район хакимиятенең кадрлар бүлегендә, мәгариф бүлегендә хезмәт куйды. 15 ел дәвамында Аксубай картлар һәм инвалидлар интернат-йортын Җитәкләде.

ИҢ КЕЧКЕНӘСЕ ҺӘМ ИҢ ЯШЕ

– Мин гаиләдә иң кечесе. Мәктәпкә биш яшемдә кердем.

– Нишләп шулай ашыктырдылар?

– Безнең төркемдәге бөтен балалар да мәктәпкә китте. Берүземне генә дусларсыз калдырмас өчен, мине дә алар белән укырга Җибәрделәр. Шулай итеп, беренче сыйныфтагы иң яшь укучы булдым.

Ләкин Трудолюбово авылындагы мәктәптә иртә укый башлавым икенче сыйныфта ике ел уку белән «капланды». Өченче сыйныфка барыр вакытым Җиткәч, безнең гаилә Аксубайга күченде. Анда Җиде яшьлек баланы өченче сыйныфка алырдай мәктәп табылмады. Шуңа күрә яңадан икенче сыйныфка укырга керергә туры килде. Әмма барыбер сыйныфта иң яшь укучы булып калдым.

1999 елда мәктәпне көмеш медаль белән тәмамладым. Аннары КАИның икътисад факультетына укырга кердем һәм анда да иң яшь студент булдым. Шул ук вакытта КАИның юридик факультетын да тәмамладым. Үзем укыган югары уку йортына бик рәхмәтлемен. Без, студентлар, тату бер гаилә булдык, бүгенгә кадәр очрашып торабыз.

ӨЧЕНЧЕ УЛ

– Гаиләгездә дә иң яше сезме?

– Әйе, иң кечесе. Мин гаиләдә өченче малай. Ике абыем бар. Берсе Аксубайда яши һәм эшли, икенчесе Казанда хезмәт куя. Мин исә вузны тәмамлагач, 2005 елда Казан мэриясенә яңа төзелгән энергия саклау бүлегенә белгеч булып эшкә килдем. Ул вакытта бу актуаль иде – чоры өчен яңа технологияләрне куллана башладык.

Казан мэриясендә икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары вазифасына кадәр күтәрелдем. Шәһәр хуҗалыгы, энергияне саклау, сәүдә һәм эшмәкәрлек өлкәләрен Җитәкләдем. 2011 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшләр белән идарә итүче булып эшләдем. 2014 елда инде спорт министры урынбасары вазифасында финанс-икътисади һәм инфраструктура юнәлешләре өчен Җавап бирдем. Йөзү, футбол буенча дөнья чемпионатларын һәм башка күп кенә халыкара спорт чараларын үткәргән команда составында эшләвем белән бәхетлемен... Республикабыздагы күп кенә инфраструктура программаларын башлап Җибәрергә насыйп булды. Республикабызда спорт һәрвакыт үсте һәм бүген дә үсешен дәвам итә.

СПОРТ РАЙОНЫ

– Хәзер ул Аксубай районында да үсеш кичерәме?

– Аксубай районында, республикабыздагы кебек үк, спортка һәм спорт объектларына һәрчак зур игътибар бирелде. Безнең район спортны бик ярата. Район үзәгендә 25 метрлы йөзү бассейны, универсаль спорт залы, чаңгы базасы, футбол манежы, ачык спорт мәйданчыклары эшли. Хәзер боз сарае төзелеше бара. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән 2026 елда республиканың өч районында – Аксубай, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарында – типлаштырылган ябык боз сарайлары төзеләчәк. Аксубайлылар өчен мондый боз сарае аеруча кирәк. Районда 26 мең кеше яши, үзебезнең хоккей командасы бар, ачык боз мәйданчыкларында үткәрелә торган турнирларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәбез. Әмма спортчыларга даими әзерлек мөһим, ә моның өчен башка мөмкинлекләр бирә торган ябык мәйданчыклар зарур. Хәзер инде без дә ябык боз ареналарында шөгыльләнүче командалар сафына күчәчәкбез.

УКЫРГА, УКЫРГА ҺӘМ ТАГЫН БЕР ТАПКЫР УКЫРГА

– Авылда яшьләрне спорт ярдәмендә тотып калып буламы?

– Яшьләрне районда спорт белән генә тотып калып булмый. Яшьләр өчен инфраструктура булдыру, уңайлы ял шартлары тудыру, торак белән ярдәм итү һәм яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдыру – менә Аксубай яшьләре шуларны сорый. Әлбәттә, иң мөһиме – белем. Районга республика тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Узган елда 1937 елда төзелгән тарихи мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде. Ул – Казан инновация университетының беренче ректоры һәм аны оештырып Җибәрүче якташыбыз Виталий Гайнулла улы Тимирясов исемендәге мәктәп. Әлеге университет безнең мәктәп белән һәрчак бер дулкында: монда шахмат турнирлары һәм башка чаралар үткәрә.

Кәкре Күл авылындагы Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге мәктәпкә дә капиталь ремонт ясалды.

Рөстәм Миңнеханов хуплаган тагын бер әһәмиятле проект – Аксубай универсаль технологияләр техникумы өчен уку-Җитештерү үзәгенең беренче чиратын төзү. Әлеге техникумда ел саен Татарстанның сигез районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән килгән 360 студент белем ала. Ул район өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертә.

Быел шулай ук ремонттан соң заманча яшьләр үзәге дә ишекләрен ачачак.

ӨЧ ХАЛЫКНЫҢ ТАТУЛЫГЫ ҺӘМ БЕРДӘМЛЕГЕ

– Укырга урын бар. Ә ял итәргә?

– Безгә, «Уңайлы шәһәр мохите» федераль бәйгесендә катнашып, Җиңү яуларга насыйп булды. Хәзер районда ике парк булдыру эше бара. Берсе – «Яшьләр» паркы. Аның концепциясе районыбызда яшәүче өч халыкның – чувашларның, татарларның һәм русларның – татулыгы һәм бердәмлеге идеясе нигезендә төзелде. Монда памп-трек һәм воркаут мәйданы, нәниләр өчен уен зонасы, кино күрсәтү, музыка мәйданы һәм башка ял урыннары булачак.

Шулай ук күптән яңарту таләп иткән Җиңү паркын да төзекләндерәбез. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлне яңартырга кирәк иде. Паркны төзекләндерү барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт иткән сугышчыларга һәйкәлләр дә урын алачак.

Хәзер яшьләр өчен чараларда Гуляев исемендәге парк актив файдаланыла. Әлеге парк ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, якташыбыз исемен йөртә. Барлык паркларны бердәм ансамбльгә берләштерербез дип торабыз, бик матур булачак.

Республика Җитәкчелегенең авыл тормышын саклау һәм үстерү өчен күрсәткән ярдәме бәяләп бетергесез.

Әлеге паркларда төрле дәүләт программалары һәм грантлар ярдәмендә мәдәни һәм белем бирү-агарту чаралары даими үткәрелә.

Алмаз Мингулов В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп укучылары белән.

НЕФТЬ ‒ УЛ НЕФТЬ КЕНӘ ТҮГЕЛ

– Яшьләргә ял итү өчен урыннар бар. Ә торак мәсьәләсе ничек хәл ителә?

– Район сәнәгатенең нигезен нефть компанияләренең алты аерым бүлекчәсе тәшкил итә. Ел саен якынча 1,5 миллион тонна нефть чыгарыла, яңа ятмалар үзләштерелә. Нефтьчеләр район икътисадына, яңа эш урыннары булдыруга зур өлеш кертә, күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итә. Әйтик, «Татнефть» гавами акционерлык Җәмгыятенең грантлар конкурсы нәтиҗәсендә Җирле инфраструктураны яхшырту өчен район соңгы өч елда 50 миллион сумнан артык акча алды.

Кече нефть компанияләре дә төзекләндерү эшләрен һәм социаль объектларны финанслауда катнаша. «ТАТЕХ» компаниясе үз белгечләре өчен өч йорт төзеде. Тагын дүрт йортны 2026 елда, өч йортны 2027 елда файдалануга тапшырачак.

РАЙОННЫҢ ТУЛАЙ ТӨБӘК ПРОДУКТЫ КҮЛӘМЕ – 23,2 МИЛЛИАРД СУМ. ҮСЕШ ‒ 107 ПРОЦЕНТ. ТУЛАЙ ТӨБӘК ПРОДУКТЫ СТРУКТУРАСЫНДА СӘНӘГАТЬ ӘЙДӘП БАРУЧЫ УРЫННЫ АЛЫП ТОРА ҺӘМ АНЫҢ ГОМУМИ КҮЛӘМЕНЕҢ 61,4 ПРОЦЕНТЫН ТӘШКИЛ ИТӘ.

2026 елда төяп озатылган продукция күләме 43 миллиард сумга Җитәр, дип фаразлыйбыз. Бу район икътисадының тагын да ныграк үсүенә мөмкинлек бирәчәк.

Аксубайның яңа ягы да бар, анда бик актив рәвештә шәхси торак йортлар төзелә. Узган ел яңа төзелә торган территориядә Патриот паркы ачылды, быел исә Нефтьчеләр паркын төзи башлыйбыз. Бу концепцияне ике-өч ел эчендә тулысынча тормышка ашырырга уйлыйбыз. Паркта – күл, аның аша күпер булачак, амфитеатрлар, яшьләр өчен ял урыннары, тыныч һәм уңайлы почмаклар…

2025 ЕЛДА УРТАЧА АЙЛЫК ХЕЗМӘТ ХАКЫ 67 609 СУМГА ҖИТТЕ. УЗГАН ЕЛНЫҢ ШУЛ УК ЧОРЫ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРГАНДА, ҮСЕШ – 127 ПРОЦЕНТ.

ТУРИЗМГА ИЛТҮЧЕ ЮЛ

– Тиздән сездә шәһәр-парк барлыкка киләчәк икән. Кайчандыр мондый статуска Кырымдагы Алупка гына ия иде...

– Безнең район – авыл хуҗалыгы да, нефть чыгару да, Җитештерү дә үсеш алган төбәк. Ә инде «Алексеевск – Әлмәт» түләүле автомобиль юлының бер өлеше төзелгәч, юлда узган вакыт ярты сәгатькә кыскарды (Казаннан Аксубайга кадәрге ара 185 чакрымнан 158 чакрымга калды), район инвесторлар өчен дә, туристлар өчен дә күпкә кызыклырак була башлады.

– Туристларга нәрсә күрсәтергә Җыенасыз? Районда нинди истәлекле урыннар бар?

– Бездә табигый истәлекле урыннар бик күп. Районда якынча 60 чишмә һәм 30 күл бар, территориянең 20 процентын урманнар били. Районыбызның милли яктан төрлелеге дә аның туристик өстенлеге булып тора. Халыкның 42 процентын – чувашлар, 38 процентын татарлар тәшкил итә, калган өлеше – руслар һәм башка милләт вәкилләре. Һәм бу туристларда зур кызыксыну уята, чөнки һәр халыкның үз гореф-гадәте, бәйрәмнәре, милли ашлары бар.

Архитектура һәйкәлләре дә бар. Районда 30 мәчет һәм 10 чиркәү эшләп килә. Өч мәчетнең төзелгәненә инде йөз елдан артык. Аларның үзенә генә хас архитектурасы – туристларны Җәлеп итүче визуал.

Чаралар туризмы да уңышлы үсә. Бездә ел саен татарларның бик матур Сабан туе, чувашларның Уявы, Троица бәйрәменә багышланган түгәрәк уеннар үткәрелә.

Узган елның декабрендә Азат авылында райондагы беренче глэмпинг ачылды. Проектның инициаторы – шәхси эшмәкәр Рафик Айзатуллин. Ул «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәме белән үзенең туристик комплексын булдырды. Алга таба да бу юнәлешне үстерергә, күлләр буенда һәм туристик маршрутлар буенча глэмпинглар төзергә ниятлибез. Мондый урыннар инде билгеләнгән – алар утызга якын. Хәзер әлеге Җирләрне туризм өчен рәсмиләштерү белән шөгыльләнәбез. Соңыннан бу мәйданнар, туризм өчен инфраструктура объектлары төзергә дип, инвесторларга тәкъдим ителәчәк.

Бездә тагын үзенчәлекле урыннар бар – ат фермасы. Монда ат өстендә йөрергә була, атлар республика һәм бөтенроссия ярышларында катнаша. Бу – Югары Баланда авылындагы «Актай» ат фермасы. Биредә инде утыз елга якын юртаклар һәм чабыш атлары үрчетелә. Хәзер фермада 138 баш ат асрала. Әле анда апитерапия хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге булган умарталык та эшли. Әлбәттә инде, балык тотар өчен дә менә дигән урыннар бар.

Узган елдан башлап без «Бердәмлек һәм гармония умарталыгы» дип аталган төбәкара бал фестивале үткәрә башладык. Анда костюмнар парады да була. Районда 283 умартачылык хуҗалыгы эшли, «Аксубай балы» бренды булдырылды.

Моннан тыш, бездә балчык савыт-саба ясау һәм агачны уеп бизәү буенча иҗат остаханәсе дә эшли. Аның белән Бикмуллиннар гаиләсе шөгыльләнә. Ел дәвамында остаханәдә меңнән артык турист була. Кызлар чүлмәк ясау түгәрәгендә кувшиннар хәстәрли, малайлар агач белән мәш килә, ә әти-әниләр картиналар яза.

Барысы да районның үсеш нокталары, туристларны Җәлеп итүче үзәкләр булып тора һәм безне туристлар өчен кызыклы итә. Бу мөмкинлекләр үзебезнең аксубайлылар өчен дә ачыла. Безнең максат – туристларны Җәлеп итү һәм читтә яшәүче якташларны кире кайтару, һичьюгы ял көннәрендә генә булса да. Димәк, уңайлы шартлар, заманча инфраструктура булдыру зарур дигән сүз.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» – безнең өч волонтёр төркеме шундый лозунг белән эшли.

Аксубай волонтёрлары дроннардан саклар өчен уйлап тапкан һәм теккән плащ.

СИНГАПУР СИНЕРГИЯСЕ

– Район үзәге көннән-көн матурлана һәм бик күркәм күренә. Ә авыл Җирлекләрендә төзекләндерү эшләре ничек бара?

– Республика программалары кысаларында авыл мәдәният йортларын төзекләндерүгә зур ярдәм күрсәтелә. Биредә милли мәдәниятне саклау һәм үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Мәдәният йортлары һәрчак яшьләрне үзенә тартып торучы урын булып калачак.

Менә Сингапур мисалы. Анда күпфункцияле үзәкләр сыман локацияләр бар: кибетләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, дәүләт хезмәте күрсәтү урыннары, спорт һәм ял өчен мәйданчыклар – барысы да бер урында урнашкан. Безгә дә шушыңа омтылырга кирәк: кешегә кирәкле бөтен нәрсә бер урында, Җәяү барып Җитәрлек арада булырга тиеш.

Халык саны аз булган авыллар өчен мондый синергия иң дөрес юлларның берсе, дип уйлыйм, һәм киләчәктә ул бездә дә гамәлгә ашырылачак.

Безнең район шактый зур. Егерме авыл Җирлегендә – 16 мең кеше, Аксубайның үзендә 9 меңләп кеше яши. Авылларда үзара салым программасы нәтиҗәле эшли. Аның ярдәмендә юллар салына, урамга яктырткычлар куела, инженерлык челтәрләре яңартыла, Җәмәгать урыннары төзекләндерелә. Ел саен якынча 30 миллион сум Җыела, программа гамәлдә булган ун ел эчендә 300 миллион сум була. Урам-юл челтәрен яңарту программасы нигезендә уннан артык авылда мәктәпләргә һәм мәдәният йортларына кадәр асфальт юллар салыначак.

АКСУБАЙ РАЙОНЫНЫҢ СӨРҮЛЕК МӘЙДАНЫ ‒ 81,4 МЕҢ ГЕКТАР (ТАТАРСТАНДАГЫ БАРЛЫК СӨРҮЛЕК ҖИРЛӘРЕНЕҢ 2,5 ПРОЦЕНТЫ). 2025 ЕЛДА АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ТАРМАГЫНЫҢ ТУЛАЙ ПРОДУКЦИЯСЕ КҮЛӘМЕ 6 МИЛЛИАРД СУМ БУЛГАН, ҮСЕШ – 135 ПРОЦЕНТ. УЗГАН ЕЛ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА РАЙОНДА 136 МЕҢ ТОННА АШЛЫК СУКТЫРЫЛГАН. БУ ‒ РЕСПУБЛИКАДА ӨЧЕНЧЕ УРЫН. МАЙЛЫ КУЛЬТУРАЛАР 78,1 МЕҢ ТОННА СУКТЫРЫЛГАН. УҢЫШ – ГЕКТАРЫННАН 20 ЦЕНТНЕР.

Республика Җитәкчелегенең авыл территорияләренә күрсәткән ярдәме һәм игътибары нәтиҗәсендә авыл тормышы хәзер күпкә уңайлырак. Безнең бурыч – кешеләр авылда калсын, үз авылларын яратсын өчен эш урыннары булдыру. Республикада да, районда да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына һәрь яклап булышабыз.

– Болар барысы да – үсеш драйверларын һәм туристларны тартып китерү нокталары. Бу безне туристлар өчен кызыклы итә.

ЗУРЛАР ЗУРЛАРЧА УЙНЫЙ

– Белүемчә, узган ел иген сугу буенча республикада өченче урынны алдыгыз. Мондый нәтиҗәләргә ничек ирештегез?

– Бу, беренче чиратта, районыбыздагы зур авыл хуҗалыгы предприятиеләре тырышлыгы нәтиҗәсе. Болар – сөрүлек Җирләренең 63 процентын биләүче «Чистай» холдинг компаниясе, сөрүлек мәйданның 17 процентын эшкәртүче «Волга-Селект» Җәмгыяте. 2025 елда гына да бу предприятиеләр зур күләмдә инвестиция кертте: «Чистай» холдинг компаниясе – 1,2 миллиард сум, «Волга-Селект» Җәмгыяте – 0,63 миллиард сум.

Нәкъ менә шушы предприятиеләрнең эшчәнлеге хисабына даими рәвештә яңа эш урыннары булдырыла. Әйтик, «Чистай» холдинг компаниясе сәгатенә 80 тонна ашлык киптерү куәтенә ия ашлык киптерү комплексы һәм 350 тонна сыйдырышлы измә төене төзелешен тәмамлады.

«Чистай» холдинг компаниясе Яңа Аксубай авылында 1000 баш терлеккә исәпләнгән симертү мәйданы төзергә планлаштыра. Бу районда терлек санын да, ит Җитештерү күләмен дә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ә «Волга-Селект» Җәмгыяте ашлык киптерү комплексы һәм орлык заводы төзелешен этаплап гамәлгә ашыра.

«АВЫЛ ТЕРРИТОРИЯЛӘРЕН КОМПЛЕКСЛЫ ҮСТЕРҮ» ДӘҮЛӘТ ПРОГРАММАСЫ КЫСАЛАРЫНДА «АКСУАГРО» ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ АШЛЫК КИПТЕРҮ КОМПЛЕКСЫНА БАРА ТОРГАН ЮЛ ТӨЗЕЛДЕ.

УРТА ҺӘМ КЕЧЕЛӘР ТАПКЫРЛЫК БЕЛӘН АЛДЫРА

– Ә кече хуҗалыклар? Аксубай фермерлары нәрсә белән шөгыльләнә һәм нәрсә белән гаҗәпләндерә?

– Кече фермер хуҗалыкларга ярдәм итү программалары нәтиҗәсендә фермерларыбыз елдан-ел яңа юнәлешләр үзләштерә.

Мәсәлән, районыбызда Ильяс Сөләймановның крестьян-фермер хуҗалыгында Кама аръягындагы беренче роботлаштырылган сөтчелек фермасы барлыкка килде. 150 баш сыерга исәпләнгән әлеге фермада көн саен 3 тоннадан артык сөт савыла.

Тархан авылында Валерий Сапеев «Казлар асрау һәм үрчетү буенча Җитештерү комплексы төзү» инвестицияле проектын гамәлгә ашырды. Үзләренең катнаш азык Җитештерү цехы да эшли. Шулай ук бройлер чебешләре үстерү буенча кошчылыкта өстәмә юнәлеш ачты – «КФХ гранты» программасында катнашты. Параллель рәвештә Тарханда туризмны үстерү проектына әзерләнә: бакчаны һәм инеш тирәләрен матурлый.

Шәрбән авылында Зөлфия Гатина «Инкубатор һәм чебешләр үстерү өчен ферма төзү» проектын гамәлгә ашыра.

Иске Ибрай авылында фермер Марат Сафин 100 баш сыер һәм рус авыр йөк аты токымлы 40 ат асрый.

Кызыл Тау авылында «Аксубай» кооперативы «Иттән ярымфабрикатлар Җитештерү цехы» инвестицияле проектны тормышка ашырды. Кооператив кулдан ясалган мантый, пилмән, долма, тефтель, тутырма Җитештерә. Киләчәктә ыслау цехын эшләтеп Җибәрергә планлаштырыла.

2025 елда «Агростартап»ның «Мөгезле эре терлек симертү» өчен бирелгән 10 миллион сумлык грантын районыбыздан ике кеше – Григорий Парфенов белән Наил Исхаков отты.

ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ТАРМАГЫН ҮСТЕРҮ ӨЧЕН ЮЛЛАР ЧЕЛТӘРЕ ИНФРАСТРУКТУРАСЫ ЯҢАРТЫЛА. 2025 ЕЛДА «МОЛКО» ҖАВАПЛЫЛЫГЫ ЧИКЛӘНГӘН ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ СӨТЧЕЛЕК ФЕРМАСЫНА ИЛТҮЧЕ ЮЛ РЕМОНТЛАНДЫ. ТҮБӘН САВРУШ АВЫЛЫНДА ИСКЕ САВРУШ БҮЛЕКЧӘСЕНЕҢ ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ФЕРМАСЫНА КАДӘР ГОМУМИ БӘЯСЕ 15,5 МИЛЛИОН СУМ БУЛГАН 320 МЕТР ОЗЫНЛЫКТАГЫ ЮЛ ТӨЗЕЛДЕ.

ЯКТАШЛАРНЫҢ УҢЫШЛЫ ҮРНӘГЕ

Гөмбә үстерү буенча якташыбыз Анатолий Самарёнкин нигез салган агросәнәгать паркы уңышлы эшләп килә. Биредә ай саен алты тоннага кадәр вешенка гөмбәсе Җитештерелә. Соңгы вакытта парк территориясендә кура Җиләге дә үстерә башладылар.

РАЙОННЫҢ АГРАРИЙЛАРЫ ЕЛ САЕН 26 МЕҢ ТОННАДАН АРТЫК СӨТ САВА. 14 300 БАШ МӨГЕЗЛЕ ЭРЕ ТЕРЛЕКНЕҢ 6 900 БАШЫ ШӘХСИ ЯРДӘМЧЕ ХУҖАЛЫКЛАРДА АСРАЛА (7 400Е ‒ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕНДӘ ҺӘМ КФХДА). СЫЕРЛАР САНЫ ‒ 6 600 БАШ, ШУЛАРНЫҢ 2 984 БАШЫ ‒ ШӘХСИ ЯРДӘМЧЕ ХУҖАЛЫКЛАРДА.

«Гөмбә проекты» авыл территорияләрен якташларыбызның инвестицияләре хисабына уңышлы үстерүнең матур үрнәгенә әверелде.

Аксубайда «Морозко» сәнәгать паркы да уңышлы эшли. Кыска вакыт эчендә парк территориясе һәм элек ташландык хәлдә булган биналар тулысынча яңартылды. Бу эшләргә якынча 200 миллион сум инвестиция кертелде.

Бүген сәнәгать паркында икътисадның төрле тармакларын тәкъдим итүче 13 резидент эшли. Болар: металл эшләнмәләр Җитештерү, агач эшкәртү, мәрмәр плитәләр белән эш итү...

Парклар өчен, модульле һәм туры таяклы яктырткычлар Җыю производствосын эшләтеп Җибәрү буенча эшләр бара.

Эшмәкәр Валентин Охотников та уңышлы гына эшләп килә. Ул металл эшләнмәләр Җитештерү, төзелеш һәм хуҗалык товарлары кибете, машина юу кебек берничә уңышлы проектны тормышка ашырды.

Шулай ук Ринат Мингалимов та брусчатка, керамзит блоклар һәм тимер-бетон боҗралар Җитештерү өлкәсендә уңышлы эш алып бара.

Аксубайда яңа сәнәгать паркы төзү өчен без инде яңа Җир участогы да әзерләдек.

КИЛӘЧӘККӘ НИЯТЛӘР

– Сездә бөтен нәрсә бар: роботлар да, гөмбәләр дә, рус авыр йөк атлары да... Аксубайның тулы бәхете өчен тагын нәрсә Җитми?

– Тулы бәхет өчен, иң беренче чиратта, махсус хәрби операциянең тәмамлануы һәм егетләребезнең исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуы кирәк. Җитештерү мәйданчыклары төзү өчен инвесторлар Җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру зарур.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера