Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Акыллыбашларны югалтабыз һәм... табабыз

Акыллыбашларны югалтабыз һәм... табабыз

Сәләтлеләрне эзлибез

19 октября 2017

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең августта уза торган чираттагы киңәшмәсендә, пленар уты­рышта, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җир­ле югары уку йортларын абитуриентлар белән элемтәләрне ныгытырга өндәде. Сәләтле яшьләр төбәктә калып, кеше капиталын баетсын өчен кирәк моны эшләү, дип басым ясады.
«Татарстан» журналы мәктәпне тәмамлаучылар «әйләнешен» нәрсә китереп чыгаруы белән кы­зыксынды.
БЕЗ ИҢ-ИҢНӘРНЕ ҖЫЯБЫЗ
Илебезнең иң яхшы уку йортларына имтиханнар­сыз гына укырга кергән абитуриентлар (бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар җиңүчеләре, призлы урын яулаучылар. – Ред. иск.) исемлегендә, кай­сы гына вузны алма, Татарстанныкылар җитәрлек. Ә Татарстан вузларының исемлегендә, киресенчә, Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр күп. Чит­тән «килешү» буенча килгән абитуриентлар үзебез­некеләрне кысрыкламыймы?
– Беренче курска кабул ителгән бөтенроссия олим­пиадасы җиңүчеләренең икесе генә – Татарстан­нан. Дүрт абитуриент – Башкортостаннан һәм берәр кеше – Ростов өлкәсеннән, Мордовиядән һәм Чува­шиядән. Шуның белән бергә, 21 йөз бал җыючының 16сы – Татарстанныкы, берәр кеше Ульяновск өлкәсе, Калмыкия, Башкортостаннан, Ямал‑Ненец автоном округыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән бар, – дип сөйли Казан дәүләт медицина университетының белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Ләйсән Мөхәррәмо­ва. – Без чыгырылыш сыйныф укучыларын безнең вузга кертергә теләге булган барлык төбәкләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Ләкин без һич кенә дә читтән килгән абитуриентларны аерып куймый­быз, аларга нинди дә булса өстенлекләр бирмибез. Безнең максат бер генә – бездә иң‑иңнәр укысын.
1-2
Ләйсән Мөхәррәмова бил­геләп узганча, вузның спецификасы да шунда: ул үзенә «целевик»ларны зур күләмдә кабул итә. Быел гына да, ми­сал өчен, 425 бюджет уры­нына вузны гамәлгә куючы – РФ Сәламәтлекне саклау ми­нистрлыгы боерыгы буенча 281«целевик» килгән. КДМУга «аерым бер хокук» квотасы буенча 40 абитуриент кабул ителгән – болар олимпиада җиңүчеләре һәм ташла­маларга ия булучылар. Гомуми конкурс шартларында кабул итүчеләргә нибары 101 урын калган, дигән сүз бу.
– Кайбер бик яхшы Казан мәктәпләрендә безгә укырга керү мөмкин түгел, дип исәплиләр. Быел кабул ителгән гаризаларның саны 6 меңнән артып китте, бәлки, болай дип исәпләргә дә хаклары бардыр ке­шеләрнең, – ди Ләйсән Мөхәррәмова. – Әмма бу махсус, ясалма рәвештә тудырылган ажиотаж нәтиҗәсендә килеп чыкмый. Бу, беренчедән, Казан медицина мәк­тәбенең абруен күрсәтсә, икенчедән, вузны популяр­лаштыру буенча күп еллар дәвамында алып барылган эшчәнлекнең җимешләре булып тора. Чит илләрдән студентлар җәлеп итү (быел безгә беренче тапкыр Һиндстаннан 15 йөз балл җыйган абитуриент укырга керде) эшчәнлеге нәтиҗәсендә, безнең хакта, димәк ки, республикадагы югары белем бирү оешмаларының потенциалы турында Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр.
ҮЗЕҢНЕКЕЛӘР ӨЧЕН ҮГИ БУЛСАҢ...
«Йөз балл җыючылар белән очраштык, алар без­дә – 117 кеше. Шуларның яртысы гына республикада кала, калганнары – китеп бара. 50 процент – бу бик зур сан. Безнең вузларның абитуриентлар белән ти­ешле дәрәҗәдә эш алып бармаулары турында сөйли әлеге күрсәткеч. Абитуриентларны үзебездә көчләп калдырып булмый, әмма аларны кызыксындырып була – кызыклы шартлар, үсеш мөмкинлекләре тәкъ­дим итеп. Без акыллы яшьләр өчен көрәшергә тиеш­без...» – дип мөрәҗәгать итте республика вузлары рек­торларына Рөстәм Миңнеханов.
1-9
Республика югары уку йортлары Татарстандагы иң яхшы абитуриентларны үзләренә җәлеп итәр өчен нәрсә эшли ала соң?
– Бездә абитуриентларны вузга әзерләү буенча күпьеллык традицияләре булган укыту системасы эшли. Казанның 139нчы, 116нчы һәм 179нчы мәктәпләрендә, шулай ук Түбән Камада һәм Яр Чаллыда «ме­дицина сыйныфларыбыз» бар. Моннан тыш, Төбәкара консультация-диагностика үзәгендә һәм БРКХндә, шу­лай ук Түбән Кама ҮРХндә волонтерлыкка әзерләү про­граммабыз эшли, ул егетләр һәм кызлар укырга керергә ныклап әзерләнгәнче үк үз сәләтләренә, теләкләренә анык бәя бирә алсыннар өчен каралган, – дип аңлата Ләйсән Мөхәррәмова. – Шуңа да карамастан, әлеге мораль һәм интеллектуаль яктан укырга керергә әзер­ләр арасыннан да без даими рәвештә иң яхшыларны «югалтып» торабыз, шул исәптән – йөз балл җыючы­ларны да. Бу очракта алар И.М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетына өстенлек бирәләр.
Ул арада вузларның иң-иңнәрне үзләренеке итү буенча көрәше дәвам итә. Ысулларның берсе – үз олимпиадаларын оештыру һәм уздыру. Әлеге ысул БДИ тапшыруга керешкәнче үк булачак «алтын» бе­ренче курсларны сайлап алу мөмкинлеге бирә.
– Мәктәп укучылары арасында «Ломоносов» олимпиадасының бүләкләү тантанасында яны­ма МДУ вәкиле килде дә җиңүем белән тәбрикләде. Җәмгыять белеме буенча БДИны 75 баллдан да кимрәккә тапшырмаган очракта мине юридик факультетка имтихансыз гына алырга әзер булуларын да белдерде. Бу миңа бик зур тәэсир ясады, – дип сөй­ли Казан шәһәренең 35нче лицеен тәмамлаган Инга Фәсахова.
Әйдәп баручы вузлар әнә шулай эш итә. Универси­тетларга талантларны җәлеп итү – әлеге миссиянең бер өлеше генә түгел, ә билгеле бер система шартла­рында тиешле дәрәҗәдә эшли алуларының нигезе дә.
– Беренчедән, Мәгариф министрлыгы югары уку йортлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мони­торинглый, һәм шул вакытта БДИ буенча беренче курс студентларының уртача баллы университетны бәяләү күрсәткечләренең берсе булып тора. Икенчедән, БДИ буенча уртача балл университеттагы бюджетка кабул итүнең контроль саннары бүленешен хәл итүдә үз ролен уйный, ә бу инде, үз чиратында, уку йортының керемендә дә чагыла. Күпче­лек вузлар өчен бу – төп чы­ганак, – ди «Югары икътисад мәктәбе» Милли-тикшеренү университетының Мәгариф институтындагы «Универси­тетлар үсеше» лабораториясе аналитигы Даниил Козлов. – Ниһаять, университет – ул, нәрсә генә дисәң дә, фәнни тикшеренүләр башкару һәм укыту оешмасы, аның өчен көчле абитуриентлар – мөһим чыганак. Чөнки андыйлар нәкъ менә фәнни эшчәнлеккә дә әзерлеклерәк була, студентлар олимпи­адаларында катнашырга да мөмкиннәр... Алар, асылда, кеше потенциалына йөз тота – вуз урнашкан төбәкнең социаль-икътисадый үсеше дә шуңа корылган.
ХӨКЕМДАРЛАР – КЕМ?!
Шулай да, башка шәһәрләргә укырга керергә китеп барган Татарстан абитуриентлары урынына икен­че шәһәр һәм төбәкләрдән килүчеләрнең булуында плюслар да җитәрлек. Әйтик, «Югары икътисад мәк­тәбе» Милли-тикшеренү университетының Мәгариф институтындагы «Университетлар үсеше» лаборато­риясе тикшеренүләре күрсәткәнчә, абитуриентлар арасында нибары 20 төбәк кенә ихтыяҗ тудыручы булып исәпләнә ала икән. Болар – Мәскәү, Санкт-Пе­тербург, Томск һәм Новосибирск өлкәләре, Татарстан Республикасы.
Бу субъектларга булган кызыксыну түбәндәге фак­торлар белән аңлатыла ала. Беренчедән, болар барысы да – тарихи яктан көчле университетлар. Икенчедән, бу төбәкләрнең барысында да социаль-икътисадый вазгыять тотрыклы. Өченчедән, анда квалификацияле кадрларга ихтыяҗ бар. Шул ук вакытта Татарстан, тикшеренүләр күрсәткәнчә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе белән беррәттән, чыгарылыш сыйныф укучыларына булган ихтыяҗ һәм вуздан соңгы миграция буенча караганда, биш төркемнең беренче урынында торучы «магнит төбәкләр»дән дә исәпләнә. Ягъни әлеге төбәкләр абитуриентларны үзләренә «тартып китерәләр», соңыннан кадрлар биредә эшләп тә кала. Шул ук вакытта Татарстан вузларының 22440 чыгарылыш студентыннан 6210 белгече 2016 елда төбәкне калдырып киткән. Ча­гыштыру өчен: вуз тәмамлаучылар арасында иң зур миграция Адыгея Республикасында (1737/992). Ә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен 158133 белгечнең 47328е калдырып киткән.
Абитуриентлар «миграциясен» тудыручы сәбәпләрнең иң беренче урындагысы – үз төбәгендә тәкъ­дим ителгәнгә караганда хезмәт хакы югарырак, ә эше дәрәҗәлерәк урынга урнашырга омтылу. Әмма ул урын чынлап та солтанлы, затлы урын булып чыга микән соң?
1-3
– Эшкә урнашканда билге­ле бер вуз дипломын ниба­ры 1,5% вакансия генә таләп итә, еш кына бу эш бирүче тарафыннан белем сыйфа­ты яхшы дип саналган «по­пуляр» вузларныкы. Әйтик, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Воро­неж университетлары, Томск политехника университеты, Көньяк федераль универси­тет (Ростов-на-Дону), һ.б. Һәм, әлбәттә, үз төбәкләрендәге вузлар белән эш бирү­челәр яхшырак таныш, – дип ассызыклый Урал, Себер һәм Идел буе федераль округлары буенча HeadHunter матбугат хезмәте җитәкчесе Елена Таращук.
Шуның белән бергә, белгеч сүзләренә караганда, күптән эшләүчеләре белән чагыштырганда, эшкә бе­ренче мәртәбә урнашучы белгечләр күченеп йөрүләргә йөз тотмый. Татарстанда, мисал өчен, эш эзләүче кандидатларның гомуми саныннан 25% ы гына башка шәһәргә күчәргә риза, ә эшкә беренче мәртәбә урна­шучылар арасында бу сан нибары 17%ны тәшкил итә.
Полина Журавлёва, Новокузнецк, Кемерево өлкәсе, КФУ:
1-8
– Миңа һәрвакыт чит телләр ошый иде. Шуңа һөнәр сайлаганда артык озак уйламадым, тәрҗемәче булам яки шуңа якын берәр һөнәрне үзләштерәм, дидем. Югары сыйныфларда рус теле («Высшая проба» бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы) һәм инглиз теле буенча олимпиа­даларда катнаштым. «Высшая проба» олимпиада­сында призлы урын алу нәтиҗәсендә әлеге пред­мет буенча БДИда да 100 балл бирелде. Бу миңа, үз чиратында, бюджет нигезендәге конкурста катнашырга мөмкинлек бирде. Инглиз теле буенча олимпиада шулай ук күпмедер балл өстәде. Рус теле буенча олимпиадаларның нәтиҗәләре буенча мин имтихансыз Казан һәм Томск университет­ларына укырга керә ала идем. Өстәмә уңышларым өчен балларны да исәпкә алганда, КФУда мин дүрт предмет буенча 377 балл җыйдым. Һәм мин КФУны сайларга булдым. Сәбәпләр берничә. Беренчедән, мин Себердән килдем, үзәккәрәк килеп урнашасы теләге көчле иде. Эре Европа шәһәрендә яшисе килү теләге. Икенчедән, Казанда бәяләр Мәскәү белән Санкт-Петербургтагы кебек югары түгел. Өченчедән, Универсиада авылында тулай тораклар яхшы. Дүртенчедән, университет ил күләмендә шактый зур абруйга ия, танышларым арасында да күбесе аны мактады, киңәш итте. Һәм, ниһаять, Казан, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан аермалы буларак, минем туган шәһәремә якынрак урнаш­кан, бу да мөһим. Киләчәктә нинди шәһәрне сай­лавым, мөгаен, эш һәм карьера ясау буенча иң зур мөмкинлекләрне кайсысы тәкъдим итә, шуңа бәйле булачак, дип уйлыйм. Чит илләргә чыгасы килә, билгеле, анда эшлисе. Сәяхәт итәсе. Мин боларга ирешер өчен, бар көчемне дә куячакмын.
 
Рәсүл Хәкимуллин, Яр Чаллы, Татарстан Республикасы, МДУ:
1-7
– Махсуслашкан физика-математика мәктәбендә укыганда, мин мәктәп укучылары өчен уздырылган бөтенроссия олимпиадасында катнаштым. Һәм та­гын бик күпләрдә. Бу катнашулар белән җиңүләрем имтихансыз гына укырга керү мөмкинлеге бирде. Документларымны шунда ук МДУга тапшырдым – биредәге мехмат ил күләмендә иң көчлеләрдән исәпләнә. Мин әлегә үземнең киләчәктәге һөнәри юнәлешемне бик томанлы гына күзаллыйм, мөга­ен, ул математика белән бәйле булыр. Аның гамәли бер тармагы белән.
Софья Косых, Березники, Пермь крае, КФУ:
1-12
– Мин гуманитар юнәлешле сыйныфта укы­дым. Олимпиадалар да булды, әмма укырга кергәндә мин аларның файдасын күрмәдем. Алардан бигрәк, алтын медаль белән кызыл аттестат булышкандыр, алар өчен миңа 5 балл бирделәр. Документларымны ике вузга тапшыр­дым – КФУга һәм СПбДУга. Нәтиҗәдә, КФУ минем өчен идеаль вариант булып чыкты. Уку йортында яхшы белем бирәләр, мөмкинлекләр дә җитәр­лек. Миңа калса, вузда чит ил студентларының күп булуы да – менә дигән күрсәткеч. Кешеләр бит ерак илләрдән башкалага дип килми, ә сый­фатлы белем алырга һәм уңай шартларда яшәр­гә килә. Мин күптәннән олы шәһәргә омтыла идем, Казан миңа кеше мыжлап торган Мәскәү белән төньяктарак урнашкан Санкт-Петербург­тан күркәмрәк тоелды. Киләчәктә нинди һөнәр сайлавым – анысы турында әле бүген үк әйтә алмыйм. Миңа чит телләр үзләштерү бик ошый, мөгаен, тормышымны да шулар белән бәйләр­мен. Ким дигәндә, тагын ике тел өйрәнергә ниятләп торам. Бәлки, тәрҗемәче булып китәрмен.
Валентина Гусева, Чабаксар, Чувашия Республикасы, КФУ:
1-1
– Мин социаль-икътисадый юнәлешле сыйныфта укыдым. Хокук һәм җәмгыять белеме буенча вуз­лар үткәргән күпсанлы олимпиадаларда, шулай ук бөтенроссия олимпиадаларында катнаштым («Ломоносов» мәктәп укучылары олимпиадасы, Мәскәү дәүләт юридик университеты олимпиада­сы, СПбДУ, КФУ олимпиадалары). Нәкъ менә олим­пиадалар укырга кергәндә ярдәм итте миңа, ә БДИ нәтиҗәләре икенче планга күчте. Документларны башта ук КФУга бирдем, юридик факультетка. Үз төбәгем һәм башка төбәк вузларыннан да тәкъ­димнәр булды, әмма мин КФУны сайладым. Берен­чедән, мондагы юридик факультет көчле исәпләнә, икенчедән, Казан белән Чабаксар арасы ерак түгел, өченчедән, биредә яшәү Мәскәүдәгедән арзан­лырак. Яшәр өчен шәһәр сайлаганда аның нинди шартлар белән мөмкинлекләр тәкъдим итүенә дә игътибар иттем, билгеле. Инфраструктурасы да, янәшәдә булган газиз кешеләр дә – әһәмиятле.
Энҗе Әхмәтҗанова, Казан, Татарстан Республикасы, РУДН:
1-4
– БДИ нәтиҗәләре буенча мин КФУ һәм Россия Халыклар дуслыгы университетына бюджетка керүчеләр арасына эләгә идем, ә аттестатлар рейтингы буенча – СПбДУга. Мин РУДНны сай­ладым. Укырга кергәндә, миңа шәхси казаныш­ларым өчен 5 балл өстәделәр, һәм мин 271 балл белән «Философия» белгечлегенә үттем. Бонус рәвешендә икенче югары белем – «Һөнәри багланышлар өлкәсендә тәрҗемәче» белгечлеген дә үзләштерәчәкмен. Киләчәктә һөнәри эшчән­легемне телләр өлкәсе белән бәйләргә ниятлим. Ә яшәү урынын сайлау, ничек кенә сәер яңгы­рамасын, климат шартларына һәм һөнәремнең кайда ихтыяҗ тудыруына бәйле булачак.
Инга Фәсахова, Казан, Татарстан Республикасы, МДУ:
1-5
Югары сыйныфларда укыганда, юрист бу­лам дип ниятләгән идем. Минем илебездәге хокук системасын камилләштерүгә үземнән өлеш кертәсем килә. Хокук буенча «Ломоно­сов», «Фемида» олимпиадаларында катнаштым, шулай ук – мәктәп укучылары өчен Кутафин олимпиадасында. БДИ тапшырганчы ук миңа МДУ белән Төмән дәүләт университетыннан хатлар килде. Алар миңа җәмгыять белеменнән БДИны 75 баллдан да ким булмаган нәтиҗәгә тапшырган очракта имтихансыз керә алуымны хәбәр итте. Мин МДУны сайладым. КФУга да до­кументларымны биргән идем, әмма имтиханнар­сыз укырга керү килешү бүлегенә генә мөмкин иде. МДУны сайлавымның тагын бер сәбәбе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә: «МДУ һәрчак топ‑вуз санала иде. Бүген МДУ – илебездәге уку‑укыту һәм фәнне үстерү өлкәсендәге уникаль үзәк. Әле­ге уку йорты биргән белем – киләчәктә һөнәри осталыгыңны кулланып, уңышлы карьера ясау юнәлешендәге гарантия ул». Ышанам, мин би­редә алган белемнәр Татарстанда да кирәкле булыр. Чөнки киләчәгемне мин ватандашларым­ның хокукларын саклау эшенә багышларга телим.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: