Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясе һәм стипендияләре тапшырылды

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясе һәм стипендияләре тапшырылды

Премияне тапшыру тантанасы Казандагы Тукай бәйрәменә тиң төсмер ала биредә.

26 октября 2016

"Татнефть" компаниясенең "Рухият" фонды гамәлгә куйган Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру Әлмәттә һәр елны зур тантанага, бәйрәмгә әверелә.
r5fxizjtwkq
Күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Разил Вәлиев әйтүенчә, татар язучыларын шушылай берләштерә ала торган бәйрәм - Казанда Габдулла Тукай бәйрәме, Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу булса, Әлмәт төбәгендә бу - Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасы. Һәм бу аңлашыла да, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Казанда һәм Татарстан районнарында яшәп иҗат итүче язучылар гына түгел, ә Башкортостан, Ульяновск, Ижау төбәкләрендә,  хәтта Төркиядәге әдипләргә дә тапшырылды ул.
p04psnytnf4
Исеме - мәңгелек 
Саҗидә Сөләйманова премиясе шагыйрәнең 80 яшьлек юбилее уңае белән «Татнефть» компаниясе тарафыннан шагыйрәнең исемен мәңгеләштерү, хәзерге әдипләрнең талантын билгеләп үтү, әдәбиятка яңа аяк баскан иҗатчыларны үстерү, аларга матди ярдәм күрсәтү максаты белән булдырылды. Премия поэзия, проза һәм драматургия төренә караган, һәм соңгы ике ел эчендә дөнья күргән әсәрләр өчен бирелә. Номинантлар ТРның Язучылар берлеге тарафыннан тәкъдим ителә һәм «Татнефть» ГАҖнең «Рухият» фонды шурасы тарафыннан раслана. Һәр елның октябрь аенда Әлмәт шәһәре бәйрәм кабул итә – С. Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасы Казанда узган Тукай бәйрәменә тиң төсмер ала биредә.
Бәйрәм С. Сөләйманова бюстына чәчәкләр куюдан һәм шигъри митингтан башлана. Аның исемендәге премияне алган һәм булачак лауреатлар, стипендиатлар чыгыш ясый. Бәйрәм Әлмәт дәүләт драма театры коллективы белән берлектә оештырыла – кичен театр сәхнәсендә инде чып-чын театральләштерелгән тантана башлана. Бу церемониядә Әлмәт муниципаль районының хакимияте дә, «Татнефть» ГАҖнең җитәкчелеге дә, «Рухият» фонды вәкилләре дә катнаша. Артистлар С. Сөләйманова иҗатын һәр елны кабатланмас, яңача итеп, сәхнәдән тәкъдим итә. Тантанага шагыйрәнең якташлары да чакырыла – Башкортостанның Янавыл һәм Тәтешле районнарының вәкилләре бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары исәпләнә.
dsc_3123
«Татнефть» компаниясенең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев әйтүе буенча, премияне алырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара, бу, әлбәттә, аның абруе үсүе турында сөйли. С. Сөләйманова премиясенең беренче карлыгачлары булган стипендиатлар инде югары уку йортларын тәмамлап, Татарстанда гына түгел, ә Россиядә, хәтта чит илләрдә дә иҗаты белән танылып өлгерде. «Аларны әдәбият мәйданына озатканда, өметләребез зурдан иде. Хәзер уңышларын ишетеп куанабыз», - дип, шатлыгы белән уртаклашты «Рухият» фонды директоры Флюра Шәйхетдинова.
Бүгенге көнгә С. Сөләйманова премиясенә ТР Язучылар берлеге әгъзасы булган, татар һәм рус телләрендә иҗат итүче 65 язучы лаек булды. «Премиянең географиясе елдан-ел киңәя», - ди Флюра Шәйхетдинова. Стипендиатларга килсәк, Татарстанның 85 гуманитар һәм техник вузлары, техникум һәм колледжларында белем алучы студентлар бу.
2015 елда, премияне оештыруга 10 ел тулу уңае белән, «Татнефть» аның акчасын арттыру турында да карар кабул итте.
dsc_3166
Саҗидә апага якынаю 
Быелгы тантанага Казаннан бер төркем мәртәбәле әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар кайткан иде. Болар - ТР Язучылар берлеге рәисе, язучы, драматург Данил Салихов, "Казан утлары" журналы баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон, "Идел" журналы бүлек мөхәррире, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, "Татарстан" журналы әдәби мөхәррире, шагыйрә Луиза Янсуар, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре секторының баш киңәшчесе, "Безнең мирас" журналы бүлек мөхәррире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, "Татарстан китап нәшрияты" баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, "Болгар" радиосы алып баручысы, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, "Татарстан" радиосы алып баручысы, язучы Дания Гайнетдинова, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, "Мәдәни җомга" журналисты Сөембикә Кашапова, композитор Мәсгут Имашев һ.б. Бәйрәмдә, традиция буенча, Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовның улы Әнвәр Маликов һәм киленнәре Асия Маликова да катнашты. Чаллыдан килгән язучылар һәм Әлмәт төбәгенең үз йөзек кашлары да ямьләде кичәне: болар - "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, язучы Сирень Якупова, шагыйрә Клара Булатова, язучы Әсгать Сәлах, шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина һ.б.
dsc_3299
Быелгы юбилей уңаеннан, "Татнефть" компаниясенең "Рухият" фонды "Саҗидә Сөләйманова: шигъриятнең күкчәчәге" дип исемләнгән затлы җыентык нәшер иткән иде. Шулай ук Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең сайланма җыентыгы да дөнья күргән икән.
Быелгы тантана гадәтенчә Саҗидә апаның бюстына чәчәкләр кую һәм шигъри митинг белән ачылды. Аннары С. Сөләйманова исемендәге китапханәгә уздык. Монда язучылар өчен сынау-викторина оештырылган иде. Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликов шигырьләрен, аларның сүзләренә иҗат ителгән җырларны ни дәрәҗәдә белүләрен дә,  шулай ук аларның шигырьләреннән алынган юлларны дәвам итеп, үзләренең шигырь язу осталыгын да сынадылар шагыйрь вә язучыларның. Жюрига шактый кыенга туры килде - гөр китереп җырладылар да, шигырь дә яздылар. Әлмәтлеләр юморга һәвәс икән, дигән тәэсир калды бездә.
Кичен Әлмәт дәүләт драма театры сәхнәсендә Саҗидә Сөләйманова премиясен һәм стипендияләрен тапшыру тантанасы булды. Традиция буенча, театрның директоры, режиссер Фәридә Исмәгыйлева шагыйрәнең иҗаты буенча куйган театраль постановка белән башланып китте тантана. Без барыбыз да Саҗидә Сөләйманова иҗатына чумдык - менә ул Башкортостан мәктәпләрендә балалар укыта, үзе булачак тормыш иптәше Әдип Маликовка хатлар юллый, менә ул Әлмәттә - нефтьчеләр төбәге тормышы эчендә кайный. Менә аның сүзләренә Мәсгут Имашев иҗат иткән Гүзәлия җыры халык күмәкләп җырлый торган үзенә бер мәхәббәт гимнына әверелә. Менә аның шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителеп, бөтен Союз укучысына барып ирешә...
tia_7421
Кичәнең икенче өлеше инде рәсми рәвештә бүләкләү тантанасына әверелде. Әмма монда да салкын, коры рәсмилек булмады. Юк. Саҗидә апаның рухына туры килмәс иде ул. Төп премиягә лаек булган шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, прозаик Халисә Ширмән Саҗидә Сөләйманованың үзләре өчен балачактан ничек кадерле булуын сөйләделәр. Балалар язучысы Борис Вайнер исә бу премиянең нәкъ менә балалар язучысына бирелүенең нинди көтелмәгән борылыш булуын ассызыклады. Һәм әһәмиятле икәнлегенә басым ясады.
Кызыксындыру премиясенә шагыйрь һәм прозаиклар - Гөлфия Шакирова, Рифкать Гыймаев һәм Лениза Вәлиева лаек булдылар.
tia_7449
Ә иң дулкынландыргыч мизгел, әлбәттә, сәхнәгә стипендиатларны чакырганда булды. Матур гадәт буенча, Татарстанның төрле вузларында, техникум, колледжларында белем алучы стипендиатларга стипендияне ел саен Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов тапшыра. Быел ул, яшь иҗатчыларны сәламләгәндә, болай диде: "Әнием белән әтием бирегә күчеп килгәндә, сез хәзер күтәреләсе театр сәхнәсе урынында Әлмәт шәһәрен торгызырга килгән нефтьчеләр һәм башка һөнәр ияләре өчен төзелгән бараклар гына була. Менә шундый шартларда торгыза башлыйлар бу каланы. Әти белән әни исә аның мәдәниятен күтәрүгә, Әлмәт төбәген иҗади, мәдәни үзәк итүгә күп көч куялар. Моннан тыш, алар яшьләрне үстерү, тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкаралар. Сез - бәхетле буын, сезнең иҗатыгызны әле чишмә башыннан ук күреп алып, киләчәккә фатиха бирәләр, моның кадерен белсәгез иде", - диде ул. Быелгы стипендиатлар арасында әдәби җәмәгатьчелектә матур өметләр уяткан яшьләрдән Зилә Сабитова, Йолдыз Хөрмәтуллина, Зөһрә Вилданова, Алсу Сәлахова, Сөмбел Әхмәтҗанова, Римма Фәррахова, Руфия Фәхретдинова, Эльвира Хәкимханова, Полина Пантелеймонова, Борис Булатников исемнәре бар.
tia_7497
Фотолар: "Рухият" һәм стипендиатлар архивыннан. 

Добавить комментарий

Тема номера