Алтын киләчәк: ничек оста зәркәнче булырга
Остадан сорагыз!
Казан халык һөнәрчелеге техникумында зәркән эше остасы Данил Җәләев, горелка һәм бораулау машинкасы, лобзик һәм эскәк белән коралланып, металлны «буйсындыра». Эшче һөнәрләрнең Татарстан чемпионаты җиңүчесе WorldSkills бәйгесенең Россия этабына әзерләнә.
- Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз?
Мин, барыннан да бигрәк, үземне рәссам дип саныйм. 6 нчы сыйныфта укыганда рәсем ясап караган идем, ничектер күркәм генә килеп чыкты. Бу рәсемнәр туган ягым Самара өлкәсендә район конкурсларында беренче урыннарны ала башлады. Казанга укырга килдем – мине бу шәһәр һәм аның мөмкинлекләре җәлеп итте. Халык һөнәрчелеге техникумына бизәүче-рәссам һөнәрен үзләштерер өчен укырга кердем, аннары миңа зәркәнче һөнәренә өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Әлеге һөнәр нәрсәсе белән җәлеп иттеме? Үз кулың белән иҗат итү мөмкинлеге белән! Ниндидер идеяләреңне тормышка ашырырга, кызыклы бизәнү әйберләре ясарга мөмкин. Әлегә минем үз өслүбем юк, тик мин аны эзлим инде.
- Үткән WorldSkills ярышларында нинди кыенлыклар кичерергә туры килде?
Иң мөһиме – әлбәттә инде, дулкынлану. Бигрәк тә минем өчен беренче булган ярышларда. Кешеләр килә, янәшәгә басып, ничек эшләгәнне карап тора – бу бик нык каушата, чөнки зәркәнче хезмәте игътибарны туплап эшләүне таләп итә. Бик дулкынландыргыч мизгел дә булды – ярышның соңгы көнендә минем биремем бераз... таралды. Эшләнмәне катырак кыздырганмын... Аны эскәк белән тиз генә алмакчы идем, ләкин бер детале очып төште. Ә вакыт инде унбиш минутлап кына калган иде... Беренче реакция, билгеле, берничек тә өлгермәм инде дигән курку. Әмма тренерым Фәннур Вәлиуллин кирәкле киңәшләрен бирде, барысына да өлгереп була әле, дип ышандырды. Тынычландым һәм барысын да җиренә җиткереп эшләдем.
- Эшче һөнәрләр чемпионатында катнашу сезгә ни бирә?
Минем өчен – үз һөнәремдә мөмкин кадәр алга китү, остару мөмкинлеге. Бу бик зур тәҗрибә! Күнекмәләр вакытында яңа нәрсәләргә өйрәнәсең. Һәм хәтта ярышларның үзендә дә күп нәрсәгә өйрәнеп була – эш серләренә, ниндидер «фишкаларга». Нәрсәнедер үзең аңлыйсың, кайбер серләргә остазлар төшендерә. Мин әле тагын куркуымны һәм дулкынлануымны җиңәргә дә өйрәндем.
- Булачак ярышларга ничек әзерләнәсез? Халыкара WorldSkills стандартлары безнең белем бирү рәвешеннән нык аерыламы?
Аерма зур, дип әйтә алмыйм, тик алар бар. Хәзер без тренерым белән һәр аерым модуль буенча эшлибез – пайкалау, кисеп ясау...Көн саен шөгыльләнәбез, билгеле бер элементларны камилләштерәбез. Мин ярышта җиңәргә ниятлим – моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Иң мөһиме, йомшак якларны ныгыту һәм барлык операцияләрне дә үзләштерү. Әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар. Эш шунда: безнең техникумда зәркәнчелек хезмәтенә нибары ике елда өйрәтәләр, ә менә, мәсәлән, Мәскәүдә – дүрт ел. Шунлыктан безгә тагын да тырышыбрак әзерләнергә туры килә.
- Киләчәккә нинди өметләр баглыйсыз? Якын арада эшче һөнәрләргә алмашка роботлар килмәсме?
Роботлаштыру инде зәркәнчелек эшенә дә үтеп керде. Бүген зәркәнче бизәнү әйберенең 3D-моделен төзүгә үк, аны коеп була. Димәк, кулдан эшләргә туры килми. Бер яктан караганда, бу останың эшен харап итә, аны арзанайта. Икенче яктан караганда, катлаулы бизәкле эшләнмәне ясауны күпкә җиңеләйтә. Һәм бу начар түгел! Останың заказлары бик күп булса, 3D-принтер ярдәмгә килә ала бит. Әмма мондый технологияләр файдаланылган очракта да, эшләнмәнең дизайнын кеше уйлап таба, шунлыктан зәркәнче хезмәте тулысынча машина белән алыштырыла алмый!
- Һөнәрне үзләштерү өчен нинди сәләткә һәм шәхси сыйфатларга ия булу сорала?
Мин, техникумга укырга кергәндә, зәркәнчелек турында бөтенләй бернәрсә дә белми идем! Әмма биредә әкренләп барысына да өйрәтәләр – эш коралларын куллану, операцияләргә... Шунлыктан мин зәркәнчелек эшен һәркем үзләштерә ала, дип саныйм. Бары тик кемнеңдер ул эшкә сәләте зуррак булачак, кемнеңдер – кимрәк. Ә мондый күп тырышлык таләп итә торган эшнең күпләр күңеленә хуш килмәве – инде икенче мәсьәлә, кемнедер ул бик тиз арада туйдырырга мөмкин.
- Ун елдан соң үзегезне кем итеп күрәсез?
Рәссам итеп! Мин рәсем ясарга бик яратам – аннан беркайчан да туктамадым. Ихтимал, зәркәнчелек эше минем өстәмә һөнәрем булыр. Бизәнү әйберләре дизайнымы? Бик мөмкин! Өстәвенә, зәркәнче һөнәре кызыклы һәм югары бәяләнә. Бүген мин үзем нәрсәләрдер уйлап табам. Үзем ясаган балдакларны үзем киеп йөрим. Бүләккә дип тә теләгән эшләнмәне ясый алам! Үзем ясаган бизәнү әйберләрен еш кына туганнарыма һәм якыннарыма бүләк итәм. Мәсәлән, яраткан кызыма үз дизайным буенча асма бизәк ясадым. Эшләнмәләрне һәрвакыт конкрет кешенең зәвыгын күз алдында тотып башкарам.
Добавить комментарий