Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Әни кебек көчле хатыннар сирәк...»

«Әни кебек көчле хатыннар сирәк...»

Беркөн авылга кайткач, сүз иярә сүз китте дә: «Майтап апага йөз яшь тулды. Әле дә ялгызы яши. Ашарына да үзе пешерә, бакчасына суны да үзе сибә», – диделәр.

02 августа 2019

Гаҗәпләндем. Йөзне тутырган әбиләр турында шактый язылды, әмма ялгызы яшәп, ризык әзерләп ашаучыларны күргән юк иде. Туган нигеземнән бер урам аркылы гына яшәүче Майтап апага алдарак бармаганыма үкенеп тә куйдым.
ГӨЛБАКЧАЛЫ ЙОРТ
Майтап апа Зәйнетдинова Апас районының Олы Бакырчы авылында яши. Тормыш иптәше Шәйхетдин абый белән 9 бала үс­терә. Тыштан караганда биредә һич кенә дә йөз яшен тутырган ялгыз әби яши димәссең! Йорт-җирләр ялт иткән, капка төбеннән үк таш түшәлгән. Ишек алды да шау чәчәктә утыра. Башка бе­ренче килгән сорау: бу чәчәкләрне кем утырткан да, кем су сибә икән?
%d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1050194
Ишекне шакып, Майтап апаның өенә уздым. Бер авылда, күрше урамнарда гына яшәсәк тә, күптән күргәнем юк иде үзен. Юк, әллә ни үзгәрмәгән. Кем икәнемне әйткәч тә таныды. Дәү әни, дәү әти исемнәрен атадым. Журналга язам, дигәч, аптырап китте:
– Тукта, алайса, матур күлмә­гемне кияргә кирәк, – дип куйды.
– Күлмәгең бик матур, Майтап апа, кирәк түгел, – дигәч:
– Алайса яулыгымны булса да алыштырыйм, – дип хафалан­ды.
Йорт эчен күзәтәм: һәр нәрсә үз урынында, челтәрле мендәрләр матур итеп утыртып куелган. Ник бер артык әйбер аунап ятсын. Тәрәзә төбендә гөлләр үсеп утыра.
– Майтап апа, капка төбеңнән үк чәчәкләр үсә, өең дә бик чиста. Балаларың кайтып булышадыр? – дим.
– Әйе, балалар. Яшел Үзәндә Фәрит улым яши, теш врачы ул, беләсеңдер. Менә аның теплицасы бар. Иртә яздан чәчәкләр утыр­та, монда да алып кайта. Минем чәчәкләр яратканны белә ул.
– Ә кем аларга су сибә? – дим.
– Төрлечә, балалар килмәгәндә үзем дә чыгам. Краннан су килеп тора бит. Таякка таянам да сибәм. Балалар, эшләгәнемне күрсәләр, әрлиләр инде. Соң аяк‑кул йөргәндә өйдә утырып буламыни?!
Йөз яшен тутырган өлкәннәр белән сөйләшкәндә, еш кына бер сорау бирәм: хәзер ничән­че ел? Президент кем? Авылдаш әбиемә дә бирдем ул сорауны. Ул, бер дә озак уйлап тормыйча:
– Беләм, беләм, 2016 ел бугай, – диде.
– Юк, Майтап апа, 2019 ел быел. Сиңа быел 100 яшь тулган бит, – дип төзәтергә туры килде. Ә менә «татар егете – Рөстәм исемле Пре­зидентның» исемен белде.
– Әле тагын берсе бар, анысы Мәскәүдә, исемен генә оныттым. Ай саен миңа өстәмә акча җибәреп тора. Әйе, мин бит хезмәт ветера­ны. Шуның өчен Мәскәүдән 4 мең 900 сум акча килеп тора. Башта 4 мең 500 сум иде, 17 нче майдан арттырганнар. Шуңа өстәп, Ка­заннан төп пенсия килә, 16 мең. Әлһәмдүлилләһ, бик рәхәттә яшим.
– Майтап апа, йөз яшь тулган икән сиңа. Моны сизәсеңме? – дим.
– Юк, наным, миңа узган ел 100 тулды. 1918 елгы мин. Ирем мине 1919 дип яздырган. Сугыш­тан соң Ташкент шәһәренә чыгып киттек. Читкә киткәндә документ кирәк булгач, ирем Шәйхетдин шу­лай дип яздырып кайткан. Аннан үзгәртеп йөрмәдем инде, шулай калды.
Майтап апа авылның Арттагы урамында яши. (Бездә күпчелек урамның борынгыдан килгән рәс­ми булмаган шундый исемнәре бар.) Яшь вакытларын искә алып, менә ничек сөйләде ул:
– Мин Түбән очта үстем. Дәү­лиләр каршында елга бар бит, менә шуның янәшәсендә иде безнең йорт. Минем кушамат – «Шәпи», әтине «Шәпи Зәһидулласы» дип йөриләр иде. Әнинең төп ни­гезе су буенда – Тәкәрлектә булган. Анда элек алмагач бакчасы иде. Олы Бакырчы бик зур иде бит, гомер-гомергә районның иң зур авылы саналды. Тау башы урамы гына да үзенә бер авыл кебек иде. И, хәзер бетте инде. Тәкәрлектә, Тау башында да берничә йорт кына калды. Әле безнең Арттагы урамда ярыйсы, кеше бар. Күр­шеләрем дә әйбәт. Берәр ят маши­на, кеше килсә, тәрәзәдән күреп, хәзер кереп җитәләр.
Майтап апа хәзер капка тө­беннән ары китми икән, башым әйләнә, ди.
– Кайбер көнне ашарга да пе­шерә алмыйм, Гөлинә килә. Кич тә кунып китә, – диде.
Кызы Гөлинә апа күрше урамда гына яши. Сорау туарга мөмкин: ни өчен йөз яшьлек әнисен үзлә­ренә генә алып китми:
– Килми бит, – ди Гөлинә апа. – Мин генә түгел, башка балалары да әйтеп карый. Юк, үзендә яши­се килә. Нишләмәк кирәк? Кыз­лар, киленнәр, оныклар килеп, өен җыештырып китәбез. Үзенең хәле булмаганда ашарына да пе­шерәбез. Ул безгә йөк булудан кур­ка. Әни кебек көчле хатын-кызлар сирәк очрый. Гаҗәп кеше ул...
%d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1050223
БАТЫР ЙӨРӘКЛЕ МАЙТАП АПА
Майтап апа чынлап та батыр йөрәкле. Тормыш иптәше Шәйхет­дин абый Бөек Ватан сугышыннан бер аягын өздереп кайта. Шул ки­леш ул аңардан 10 бала табарга курыкмый.
– Сугышка кадәр ирем белән бер ел гына яшәп калдык, – диде Майтап апа. – Ул вакытта балала­рыбыз булмады. Сугыш вакытында мин окоп казыдым, ат җиктем. Шәйхетдин кайткач, Ташкентка чыгып киттек. Анда тормыш җи­ңелрәк, диделәр.
Тик ир белән хатынның өметләре акланмый. Майтап апа әйткәнчә, аларны анда берәү дә көтеп тормый. Өч ел яшәгәннән соң, уллары Зыятдинны күтәреп, сумкаларын төйнәп, туган як­ларына кайтып китәләр. Таш­кентта яшәп, ике ел буена җыел­ган мөлкәтләре – өч кило дөге һәм кипкән җиләк-җимеш. Хәер, сугышта ачлыктан тилмергән ир белән хатынга Үзбәкстан җи­мешләрен ашау җәннәттә булып кайткан кебек тоела.
– Ни өчен кире туган ягыгыз­га кайтырга булдыгыз? – дидем Майтап апага.
– Сагындырды. Анда да, монда да шул тормыш икән, дидек. Туган ягыңда, ичмасам, белгән, якын кешеләрең. Шәйхетдингә ияреп чыгып китүемнең сәбәбе дә бар: сәламәтлеге яхшырсын, дидем. Сугыштан бик бетеренеп кайткан иде.
Ташкенттан кайтуның исә тагын бер сәбәбе булырга да мөмкин. Дөрес, моны Майтап апа ачык­тан-ачык әйтмәде. Шулай да хәтер сандыгында йөртә аны
– Шәйхетдин сугышка кадәр Ташкентта яшәп алган, – диде. – Шунда ул бер үзбәк хатыны белән торган. Хәтта бер кызлары да туган. Аннан кайтты да миңа өйләнде. Ә мин аның Ташкентта нишләп йөргәнен белмәдем. Бу ту­рыда соңрак, сугыштан соң гына белдем. Хәтта Ташкентта базарда йөргәндә иремнең беренче хаты­нын күрсәттеләр дә...
Майтап апа бу хәлләрне узды­рып (хәер, ничек итеп уздырга­нын үзе генә белгәндер) ире белән яшәвен дәвам иткән. Әйткәнемчә, бер‑бер артлы 10 бала тапкан.
Шәйхетдин абый да тырыш бул­ган. Шул бер аягы белән өч тапкыр йорт кына салып кергән. Майтап апага өйләнгәнче дә йорты булган аның.
– Ташкентка киткәч, каена­намнан хат килде, – дип сөйлә­де Майтап апа. – Сеңлеңә акча кирәк, син эшләгән йортны сатып җибәрдек, дип язган. Шәйхетдин бик ачуланды, тик җавап язмады. 1949 елда Ташкенттан кайттык. Яшәргә урын юк. Каенанамның йорты иске, бик кечкенә. Шун­нан без бер иске йортны сатып алдык. Анда кандала иде, йоклап булмый. Шуны агулап, йортны яңа­дан сипләдек. Шәйхетдин, аяксыз булса да, бер эштән дә куркып тор­мады. Аяклы кешеләр белән тигез эшләде. Икенче улыбыз тугач, иске йортны сүтеп, яңасын эшләдек. Мин дә бик булыштым. Ул заман­да ир, хатын эше дип бүлеп тору юк иде...
%d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1050222
«ИҢ АВЫРЫ – БАЛАЛАРНЫ ЮЫНДЫРУ»
Майтап апа белән балалары турында сөйләшеп утырабыз. Ул алар белән бик горурлана. Икенче улы, Әгъзамы, ТРның ат­казанган табибы. Тагын бер улы – теш табибы. Бөтен тирә‑якта беләләр үзен. Калган ике улы – эшкуар, кызлары да төшеп кал­ганнардан түгел. Пар канатлары белән мул тормышта яшиләр.
– Гел шуны уйлап, сөенеп утырам: балаларымның барысы да башлы‑күзле булды, бер дигән итеп яшиләр, – диде ун дистә­не түгәрәкләгән әби. – Төпле булдылар. Бер-берсенә ярдәм­челләр, үзара татулар. Әле быел Сабантуйга йөздән артык кеше җыелды. Урманда бик зур бәйрәм ясадылар. Минем йөз яшьлекне бәйрәм иттеләр. Мине дә алып менделәр, зурладылар...
– Ничә оныгың бар? – дигәч, Майтап апа алгы яктан фото­сурәт алып чыкты. Һәм санарга кереште:
– Болай гына әйтә алмыйм. Карточкадан карасам беләм. Тәк... Иң олысы Зыятдинныкы­лар – алты бала, Әгъзамныкы – ике, Рәшитнеке – өч, Гөлинә­неке – ике, Равиянеке – ике, Әлфиянеке – бер, Фәритнеке – ике, игезәкләремнең берсе Риф­катьтә – 2, Фиркатьтә – 3. Тагын бер кызым бар иде, анысы дүрт айлык чагында үлде.
Майтап апа нарасый кызын гына түгел, ике улын да җирләде. Өченче улы Рәшит абый, төпчеге Фиркать абый да юк инде.
– Фиркать бигрәк яшь китте, корган тормышының рәхәтен күрми калды, – диде ана кеше. – Төннәр буе уйланып ятам. Хәзер йокы бит төрлечә. Уянам да авыл­ның бер очыннан кереп, икен­чесенә чыгам. Бу йортта кемнәр яшәде соң, дип саныйм. Үз бала­ларымның яшен саныйм. Саташ­тыра хәзер, буталам. Әле ике‑өч ел гына хәтер болай түгел иде. Йөз яшь үзен сиздерә икән, на­ным. Аякта йөрсәң дә, баш бетә.
Әлбәттә, Майтап апага тугыз баласын аякка бастыру җиңел булмаган. Ике ел саен бала тап­кан ул. Аны менә ничек кызык итеп сөйли:
– Иң авыры балаларны ашату түгел иде, ә юындыру. Берсеннән берсе кечкенә бит. Башта мунчага берсен алып барам, юындырам да өйгә күтәреп чабам. Аннан икенчесен алып киләм. Шулай биш‑алты тапкыр киләм. Аннан соң гына үзем юынам. Аллага шөкер, балаларны таза‑сау үстер­дем. Ике яшькә кадәр имездем...
Авылыбызның озын гомерле ак әбие белән бергә яшелчә бак­часын карап чыктык. Бөтен нәрсә үсә биредә.
– Балалар утырта, алар чүбен дә утый, – диде.
Майтап апа июль башыннан бирле яңа бәрәңге ашый икән. Иртә өлгерә торган төрен утырт­каннар.
– Улларым да, кызларым да әйбәт. Алар кыландыра инде. Мин бик бәхетле ана, – диде.
...Йөзьяшәр әби капка төбенә кадәр озата чыкты. Изге теләклә­рен теләп, кул болгап калды ул. Кайтканда үзем өчен бер ачыш ясадым кебек: тырыш, зар белмәүче, пакъ күңелле кешеләр генә йөзгә кадәр җитәдер сыман тоелды. Һәрхәлдә, мин күргән йөзьяшәр әбиләрнең барысын да шул сыйфатлар берләштерә.
%d0%b1%d0%b5%d0%b7-%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b8-1050228
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Вәлитова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: