Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Аның өчен бар да хоккей

Дан залында, ә аның тарихында СССР һәм РФнең нибары 6 танылган хоккейчысының гына исеме бар, Россиянең хоккейчы кызы – Фәнүзә Кадыйрованың да пирчәткәләре урын алган.

Узган җәйне бөтен Ухта төшенкелеккә бирелеп үткәрде. Кемдер тараткан имеш-мимеш аркасында: шәһәрнең хоккей командасы йолдызы Америкага киткән дә Милли хоккей лигасы белән килешүгә кул куеп йөри, янәсе. Йолдызыбыз исә бу вакытта бәрәңге төбен өю белән мәшгуль булган икән. Туган ягында, Татарстанда…  
%d0%b3%d0%b8%d0%bc%d0%bd
Фәнүзә Кадыйрова яшьләрнең хоккей буенча дөнья чемпионатыннан соң йолдыз булып уянды – анда Россия җыелма командасы бронза медаль яулады. Фәнүзә чирек финалда ук могҗиза ясаган иде, ул фин кызлары белән уйнаган матчта, инде оттырдык дигәндә, башта исәпне тигезләде, ә финал турында, сирена уйнарга өч секунд кала, көндәшләр капкасына хәлиткеч алканы кертте. Суоми иленең гөрнәдир кызлары безнең нәфис гәүдәле һөҗүмче кызыбыздан мондыйны ук көтмәгән иде, билгеле, көтмәгәндә-уйламаганда, нәзберек аксөяк кызларның беренче балда башлары әйләнгән кебек, алар да югалып калды.
ssn_8637
Дан залы өчен пирчәткәләр
Аннан соң шедеврга тиң гол булды. Фәнүзә аны чех кызлары белән бронзага уйнаганда кертте – шул мизгелдән бөтен Америка хоккей дөньясын үзе турында сөйләргә мәҗбүр итте. Әлеге гол төшереп алынган видеоны Интернетта һаман да кат-кат карыйлар. Менә Фәнүзә капка артында, менә, фокусчы кебек, җитез хәрәкәт белән алканы элеп ала да, аны тәлинкәдә шудыргандай итеп кенә алып барып, капка артыннан килеп чыга һәм шаккатып калган голкиперның «якасы» артына томыра. Голкипер гына шаккатып калмый. Хөкемдарлар да озак киңәшә, әмма формаль бер сәбәп табып, могҗизаи голны исәпкә алмыйлар.
Аның каравы, оештыручылар, озак уйлап тормыйча, Россиянең хоккей йолдызчыгын, символик рәвештә булса да, дөнья чемпионатының җыелма командасына кертеп куялар. Көнбатыш комментаторлары мактау сүзләрен жәлләми: «кәшәкәле Месси», «итәкле Овечкин». Һәм аның туган авылының исемен әйтергә азапланалар – Sar-dek-ba-sh… Торонтода Хоккей даны залы вәкиле соклануын гамәли яссылыкка күчерә: матчтан соң ул, Россия командасының тренеры Александр Ульянкин янына килеп, экспозиция өчен хоккей шедеврлары авторының кәшәкәсен яки пирчәткәләрен сорый. Фәнүзә уңыш китерә торган кәшәкәсен бирергә кыймый, ә менә пирчәткәләрен бирергә ризалаша.
Хәзер Дан залында, ә аның тарихында СССР һәм РФнең нибары алты танылган хоккейчысының гына исеме бар, Россиянең хоккейчы кызы – Фәнүзә Кадыйрованың да пирчәткәләре урын алган.
Иң гаҗәбе, әлеге тарихның Россия спорты өчен билгесезлектә калу ихтималы да бар иде: хатын-кызлар хоккее бездә әле һаман да күләгәдәге Көлсылу хәлендә. Бер очрак коткарды: чех кызлары белән матчтан соң, Россия гимны урынына оештыручылар Глинканың «Патриотик җыры»н куйдылар. Команданың бу гаделсезлеккә ачуы килде, әмма америкалылар җилкә генә сикертте: янәсе, гафу итегез, безнең фонотекада Россия гимны юк. Һәм шунда кызлар гимнны хор белән башкарды, акапеллога. Эпизодны бик күп телеканаллардан күрсәттеләр.
АКШта Фәнүзә үзе өчен ачыш ясый: америкалылар Россия гимнын «онытырга» мөмкиннәр, ә менә үзләренә кирәк вакытта рус телендә шактый ук әйбәт сөйләшә алалар икән. Мәсәлән, чемпионат тәмамлангач, аның янына килгән агент.
– Америкада уйнап карыйсың килмиме? – дип сораган ул аннан чип-чиста рус телендә. – Килешү төзербез, хезмәт хакы алырсың, долларларда, премияләр…
– Гафу итегез, минем укыйсым бар, колледжда… – Сөйләшүне шулай дипломатик рәвештә тәмамлап куя бу тәрбияле татар кызы.
Агент, бу җавап белән генә канәгатьләнмичә, Ухтаның «Арктик-Университет» командасы форвардының кайсы фарм-клубта осталыгын арттыруын төпченә.
Кайсы фарм-клубта? Әйбәт сорау.
%d0%ba%d0%be%d0%bc%d0%b0%d0%bd%d0%b4%d0%b0
Фарм-клуб – ферма янәшәсендәме ул?
Кукмара районының Сәрдекбаш авылында. Казанга койрыгы белән йөз чакрым, район үзәгенә кадәр – «нибары» 24. Гап-гади авыл. Әйләнә-тирәли егерме чакрымда – гөнаһ шомлыгы, бернинди фарм-клуб та юк, ә менә гадәти фермалар исә – күпме кирәк. Әмма, аның каравы, такта койма белән әйләндереп алынган хоккей тартмасы бар, аны да даими ямап торсаң гына. Коймалары чыдамый – биредә хоккей уйнамаган ир заты юк. Фәнүзәнең әтисе Фәһим Кадыйров та уйный. Кызын балалар бакчасыннан ала да – шугалакка! Гомумән, Фәһим милли көрәш буенча спорт остасы, әмма хоккейга дәрте бар. Дуслары белән боз катыра, үзе дә уйный, малайларны да өйрәтә…
Фәнүзә тик тора торганнардан түгел. Алка куганнарын күзәтеп кенә утыра алмый. Биш яшендә – тимераякта, бераздан кулына кәшәкә ала! Әтисе кызының хоккейга мөкиббән китүенә шатлана гына, беренче сабакларны да бирә, әнисе – Гөлзия – ипләп кенә каршы килеп карый. Зурга китәргә өлгермәгән бәхәскә ноктаны бер очрак куя: малайларның берсе тренировкаларга килми кала, һәм Фәнүзә, сорап-нитеп тормыйча, сиздерми генә хоккейчы костюмын киеп, бозга чыга. Шулай итеп малайлар командасында озын чәчле һөҗүм итүче барлыкка килә. Бишенче тәгәрмәч? Булмый гына торсын әле!
– Шундый итеп уйный, без аның артыннан куып өлгерә алмый идек, – дип сөйли аның белән бер командада уйнаган авылдашы Рәмис Нәбиев. Әле матчлар һәм тренировкалардан соң да Фәнүзә бозда кала. Абыйсы Булат белән финтлар һәм ыргытуларны чарлыйлар, кайчак төн уртасына кадәр.
– Америкада барысын да гаҗәпләндергән әлеге трюкны да без Булат белән авылда күп тапкырлар уйнап караган идек, – дип елмая Фәнүзә. – Тик моңа кадәр уен вакытында кабатлап карарга гына туры килмәде…
«Алтын алка» турнирларында да ул малалйлар өчен чыгыш ясый. Мөмкин булган бөтен авырлыкларга чыдап: аяк чалуларга, көч куллануга, кәшәкә белән сукканга. Фәнүзә авыртуларны тешен кысып кичерә. Әмма берсендә Фәнүзә җиңел генә җиңеп барган көндәше аны аяктан ега да йодрыклап төя башлый…
– Мин елап җибәрдем, – ди ул. – Хурланып!
Тупас уенчыны командадан чыгарырга телиләр, ләкин Фәнүзә кинәт кенә аны үзе яклап чыга – бу фигуралы шуу түгел, ә хоккей…
Байлар Сабасында хоккей буенча кызлар командасы барлыкка килгәч, Фәнүзә ул команда өчен чыгыш ясый башлый. Әгәр дә Сергей Столбун булмаса, барысы да шунда һәвәскәрләр дәрәҗәсендә төгәлләнер иде,. «Ак Барс»ның элекке һөҗүмчесе республикада беренче булып хатын-кызларның чын командасын тупларга ниятли. Татарстан буйлап өметле кызларны сайлап алганнан соң, аларга Казанга күчеп килергә тәкъдим ясый. Сәрдекбашның җиденче сыйныф укучысына бу карарның ничек бирелүен күзаллау кыен түгел.
– Аның өйдән беркая да читкә чыкканы юк иде, хәтта кунакта да куна калганы булмады, ә монда – Казан тиклем Казан, – Фәһим, әйтерсең, кызыннан аерылуны өр-яңадан кичерә. – Әмма карары ныклы иде, берәү дә басым ясамады!
Хатын-кызлар хоккее – башка, ирләрнекечә түгел. Булачак хоккей осталары гадәти тулай торакта яши. Фәнүзә өй эшләрен хәзерли, ашарга пешерә, юа. Һәм тренировкаларга йөри. Жилплощадкага – Казанның сорылардан-соры читенә. Алай да барып чыкмый. Татарстанда хатын-кызларның һөнәри командасы җыелмый.
Кая монда фарм-клуб…
%d1%81-%d0%bb%d0%b8%d0%b0%d0%bd%d0%be%d0%b9
Олимпиадага кадәр ике ел кала...             
Хоккей киемнәре, тимераяклар, Харламовча 17 саны язылган свитер… Әлеге киемнәрне форвард Фәнүзә Кадыйрова хәзер көн саен кия. Татарстанда килеп чыкмагач, Ухтага китте ул. Берничә ел элек анда хатын-кызларның «Арктик-Университет» командасын тупладылар. Сергей Столбун аның тренеры булды һәм үзенең иң яхшы укучыларын Коми Республикасына алып китте.
– Харламов – минем кумирым, шуңа да 17нче санны сайладым, – дип, мәсьәләгә ачыклык кертә Фәнүзә. -  Бүгенге хоккейчылардан Илья Ковальчук ошый, 71нче. Ә Ухтага килгәндә... Бәләкәй шәһәр, бер генә кинотеатры бар, ял итеп йөрер урын да юк. Ләкин болары мөһим түгел: минем өчен иң мөһиме – хоккей, бөтен вакытымны шуңа багышлыйм диярлек.
Кызларның тормышында өлкәннәрчә тәртип: көндез – тренировкалар, кичләрен (айга җиде-сигез тапкыр) – ил чемпионаты буенча уеннар. Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Уфада, Екатеринбургта, Красноярскида… Теләсә кем чыдарлык түгел. Фәнүзә мондый графикта унбиш яшеннән бирле яши инде. Өлкәннәр командасы өчен чыгыш ясый башлаганда, ул әнә шул яшьтә иде.
%d0%b2-%d0%b8%d0%b3%d1%80%d0%b5
Бәләкәй Ухтада Фәнүзә – чын йолдыз. Тамашачылар махсус аны карарга йөри – Детройтта Дацюкка йөргән кебек. Кадыйрова һәм аның командадагы иптәше Лиана Ганиева (аңлавыгызча, ул да Татарстаннан) яшьләрнең дөнья чемпионатында бронза алгач, аларны биредә милли каһарманнар кебек каршы алганнар. Губернатор котлаган, мэр үзе чәчәкләр тапшырган, телевидение һәм газеталар өчен интервьюлар алганнар…
Татарстанга кайтып, өйдәгеләргә бәһасе юк медален күрсәтү Фәнүзәгә узган җәйдә – кыска ял вакытында гына насыйп була. Кечкенә энесе Самат аның кайтышына «гол» сүзен өйрәнеп куйган була. Фәнүзәнең бүләге – теге кәшәкәне кулыннан да төшермәгән ул. Ә авыл малайлары, йолдыз бакчадагы эшен бетерүгә, аны, үз итеп, футбол уйнарга чакырганнар. Фәнүзә, әйтергә кирәк, футболны да хоккейдан ким уйнамый, бер ел элек Воркутадагы турнирда иң яхшы уенчы булып танылган ул.
Кадыйрованың Ухтадан беразга гына югалып торуы, исегезгә төшерәбез, аның җанатарлары арасында зур дулкынлану уяткан иде. Тик юкка, якын киләчәктә Фәнүзә океан артына китәргә җыенмый.
– АКШта уйнап алсаң, начар булмас иде. Акча өчен түгел, спорт өчен. Анда хатын-кызлар хоккее дөньяда иң көчлесе, – ди Фәнүзә. – Ләкин әлегә минем планнар башка. Иң зур максат – Россия җыелма командасында калу, өлкәннәрнекендә инде. Аннан соң – Олимпиадага барып, Олимпиада медален яулау.
Сәрдекбаш дигән татар авылында туып-үскән асылташны Россиянең җыелма командасында күреп алганнар инде, күптән түгел Новогорскига җыенга чакырганнар. Көньяк Кореядагы Олимпиадага ике ел бар әле, ул вакытта Кадыйровага 20 яшь булачак, нәкъ өлгергән чагы. Хәер, «итәкле Овечкин»га бүген чит ил агентлары гына түгел, көндәшләр дә кызыга. Гыйнварда, яшьләрнең соңгы дөнья чемпионатында, Канада кызлары Россия җыелма командасының лидерын уеннан бәреп чыгаралар. Кагыйдә буенча түгел – тупас алым белән… Хатын-кызларның зур хоккеенда әдәп дигән нәрсә һәрвакытта да джентльменнарча түгел.
Әмма травмалар үтә. Уңышсызлыклар чыныктыра. Амбиция һәм үҗәтлек аңарда ун кешенекенә торырлык. «Безнең бөтен бөек хоккейчыларыбыз да авылдан чыккан, шулай булгач, куркып торма, барысы да яхшы булачак», – дигән аңа ике тапкыр дөнья чемпионы Владимир Юрзинов.
…Бозда җитез һәм кыю Фәнүзә һәр матч алдыннан үз-үзенә бикләнгән кебек була. Бозга чыкканда кыз әнисе өйрәткән догаларны кабатлый. Һәм – шунда ук һөҗүмгә күчә! Югары көчләр аның яклы.
%d0%ba%d0%b0%d0%b4%d0%b8%d1%80%d0%be%d0%b2%d0%b0
P.S. Хәзер Дан залында, ә аның тарихында СССР һәм РФнең нибары алты танылган хоккейчысының гына исеме бар, Россиянең хоккейчы кызы – Фәнүзә Кадыйрованың да пирчәткәләре урын алган.
P.P.S. Бозга чыкканда кыз әнисе өйрәткән догаларны кабатлый. Һәм – шунда ук һөҗүмгә күчә! Югары көчләр аның яклы.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: