Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Аның тормыш әкияте

Изге җан

Бернинди торгынлык заманына, инфляциягә, акчасызлыкка, кешеләрнең имеш-мимешенә, аларның кырын карашына да карамастан, ул үз тормышын бер генә нәрсәгә – иганәчелеккә буйсындыра. Әсгать Галимҗановның Казан Балалар йорты белән дуслыгы берничә дистә елга сузыла…
НӘРСӘНЕҢ МӨҺИМ БУЛУЫН ҺӘРКЕМ ҮЗЕ САЙЛЫЙ
1987 елның 23 февралендә Казан Балалар йортының ишегалдында йөзләгән кеше җыела. Ике ир‑ат һәйкәл өстенә ябылган ак җәймәне тартып ала. Һәм бирегә җыелганнар каршында «Әкият» дип аталган композиция пәйда була: кулына китап тоткан тәрбияче янәшәсендә ба­лалар һәм халык әкиятләрендәге персонажлар...
Әлеге ике ир‑ат – монументның авторы Вик­тор Рогожин һәм бу эшкә акча белән ярдәм итү­че Әсгать Галимҗанов.
Бүген, кызганычка каршы, монумент инде юк. Балалар йорты педагоглары кайчандыр һәйкәл торган урынны һәм Галимҗановның балалар белән бергә төшкән фотографияләрен генә күрсәтә алалар. Бүген Балалар йортына кергәндә эленеп торган «Алтын йөрәкләр» мак­тау тактасында күп кенә шәхси иганәчеләрнең фамилияләре һәм оешмаларның исемнәре язылган. Ә ул берүзе генә булган заманнар да бар иде бит.
Алсу Надршина
Әсгать абыйның Республика махсуслашты­рылган балалар йортына күпме игелекле эшләр эшләп калдыруы турында бу йортның директоры Алсу Надыйршина белән сөйләштек:
– Элеккеге олаучы мил­лионер дәрәҗәсенә җитеп, аннан соң үз акчаларын филантропларча тота – бу искиткеч уникаль очрак. Тугыз ел биредә эшләү дәверендә мин аның дүртесендә аның белән таныш идем. Үзенең бө­тен керемен ул тигез булмаган өч өлешкә бүлә иде: кешеләргә ярдәмгә, хуҗалыгын үстерүгә һәм гаилә кирәк-яракларына. Беренче өлеш – иң зурысы, соңгысы – иң кечкенәсе. Колхоз базарында шактый тир түгеп тапкан акчасын Бауман районы азык‑төлек сәүдә оешмасының 110 сум окладка эшләүче йөк ташучысы, үзенә ашарга гына калдырып, калганын кешеләргә бирә. Ул бер сезонда күп кенә хуҗалыклар бул­дыра алмаган хезмәтне берүзе башкарып чыга,
«иткә» дип терлек симертә. Һәм бөтен кергән керемен иганәчелеккә бирә бара. Күпләр моны аңлый алмый, ләкин нәрсәнең мөһимрәк бу­луын һәркем үзе сайлый.
КӘНФИТЛӘР ДӘ, ҖИЛӘК- ҖИМЕШЛӘР ДӘ…
Мөгаен, Әсгать абый үзе дә безнең Балалар йортына күпме акча бүләк итүе турындагы сорауга җавап бирә алмас иде. Нәрсә әйтсәң дә, бүгенге көндәге 100 мең сум акча белән 1987 елгы шул ук сумма арасында, үзегез белә­сез, аерма шактый зур. Ул исә ел саен шундый зур суммадагы акчаларны хәйриячелеккә тота иде.
Җитмешенче елларда Салих Япеев (элеккеге Леонид Красин урамы) урамында урнашкан безнең Балалар йортының ишегалдында ат пәй­да була, ул әфлисуннар төялгән арбаны көчкә тартып килә. Хәзерге вакытта ул вакытларны хәтерләгән хезмәткәрләребездән, кызганычка каршы, беркем дә калмады. Ләкин миңа кадәр эшләгән коллегаларым аның безгә еш килеп йөрүе турында сөйлиләр иде: балаларны арбага утыртып ат әйләндергән. Сабыйлар тәрәзәдән аның килүен күрүгә, ишегалдына йөгереп чык­каннар: гаджетларны һәм башка заманча «циви­лизация җимешләрен» белмәгән балалар өчен үзе бер юаныч, күңел ачу була. Алай гына да тү­гел, Әсгать абыйның буш кул белән килмәячәген алар белә: димәк, кәнфитләр белән дә, җиләк- җимешләр белән дә сыйланачаклар…
ТУННАР ДА, АВТОБУС ТА...
Бервакыт кыш көнне чираттагы мәртәбә балалар йортына килгәч, ул балаларның сал­кында юка курткалардан уйнавына игътибар итә. Шулай итеп Әсгать абый бер айдан ат ар­басына натураль мехтан дистәләгән тун төяп алып килә. Бүләкләрне таратканда, кыска гына итеп: «Җылы киемнән башка чын кеше булып үсеп булмый». Тагын әле уенчыклар, музыка уен кораллары, «Әкият» һәйкәле бүләк итәчәк ул… Бераз соңрак ул безнең Балалар йортына яңа «Нива» машинасы, тагын берникадәр вакыт­тан соң «ПАЗ» автобусы ачкычларын тапшыра: «Хәзер сабыйлар чыршы бәйрәмнәренә авто­буска утырып бара алачак». Әсгать абый шуны аңлаган: балалар вакытларын балалар йорт­ларында һәм интернатларда үткәрергә тиеш түгел, аларның чыршы бәйрәмнәренә, экскур­сияләргә чыгар һәм цирк тамашаларын карар өчен мөмкинлекләре булырга тиеш. Нәкъ менә шуңа ул автобуслар сатып алып бүләк итә дә. Бу һәрвакыт шулай булды да. Узган ел гына без­нең өчен искәрмә булды: кызганычка каршы, карантин аркасында, балаларны беркая да алып чыга алмадык.
…ГАРМУН КӨЕНӘ БИЮЛӘР ДӘ БУЛЫР
Ул беркайчан да тормыш рәвешен ке­шеләрдән яшерми, бик тыйнак яши. Безнең хезмәткәрләр аның янына кунакка баргач, ул үзенең бүләкләрен күрсәткән, чәй белән сыйлаган. Һәм без дә аны һәрвакыт шатланып көтә идек. Бигрәк тә балалар – алар гомумән капка төбенә кадәр йөгереп чыга иде, Әсгать абыйның килүен яраталар иде. Балалар аны чын дәү әтиләре кебек кабул иттеләр.
Педагоглар сөйләвенчә, бервакыт ул бәйрәмгә гармун белән килә. Балаларның чыгышларын­нан соң көтмәгәндә болай ди:
– Ә хәзер, балалар, мин сезгә гармунда уйнап күрсәтәм.
Һәм шулкадәр матур уйный, балалар – кем ничек булдыра ала – туйганчы бииләр.
P.S. Килә алганда ул һәрвакыт безгә килеп йөрде. Соңга кадәр. Ишегалдында балалар белән йөрде, төркемнәргә кереп йөри иде. Аңа үзенә дә бөтен нәрсә белән танышу кызык булды. Миңа болай дия иде: «Әйе, замана хәзер башка. Совет чорында балалар бөтенесе бертөр­ле киемнән йөрде, ә хәзер сез аларны бик ма­тур киендерәсез, карарга күңелле! Әкияттә яшәгәндәй яшибез». 2012 елда без Балалар йор­тында бик зур ремонт эшенә тотындык. Эшләр беткәннән соң, Әсгать абыйны чакырдык һәм, яңартылган төркемнәр буенча йөртеп, яңа җи­һазларны, интерьерны, уенчыкларны күрсәттек. Ул һәр почмакны карады һәм канәгать калды. Балалар өчен бик куанды: «Молодец, кызым, ба­рысын да бик яхшы эшлисең. Иң мөһиме, дөрес итеп. Кара, син нинди бай».
 
 
«20 ЕЛГА АЛДАНРАК ТУГАН БЕРЕНЧЕ ТАТАР КА­ПИТАЛИСТЫМЫ, ӘЛЛӘ ТОРМЫШ ЮЛЫ БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ҮРНӘК ЯИСӘ ШЕЛТӘ БУЛГАН ИЗГЕМЕ? Юләр­ме – яисә әлеге иксез-чиксез юләрләр йортында бердәнбер нормаль кешеме?» – дип яза «Огонёк» журналы Әсгать Галимҗанов турында 1997 елда. 1990 елда ул Тереза Ана белән бергә Халыкара балалар фонды ассоциациясенең иң югары бүләге – Лев Толстой алтын медаленә лаек була – балачакны яклауга керткән гаять зур өлеше өчен. Бүләкне ал­ганда ул үзе болай ди: «…Намуслы хезмәтем белән мин зур акчалар эшли алдым һәм гомеремнең күп өлешен бәхетле балачактан мәхрүм булган ятим балаларны кайгыртуга багышладым. Шуңа күрә мин үземне бик бәхетле кешегә саныйм һәм гоме­ремне заяга үткәрмәдем, дип уйлыйм. Әйдәгез, ми­нем кадерлеләрем, тормышны кадерлик, аны тагын да яхшырак һәм миһербанлырак итү өчен, кирәк вакытларда бер-беребезгә булышыйк, кайгыртучан­лык һәм игътибар күрсәтик».
2007 ел ахырында Балалар йорты попечителенә «Ышаныч һәм Тугрылык өчен» дип аталган Халыкара изге апостол Андрей Первозванный премиясен тапшыралар.
 
 
Фото Казан Балалар йортыннан алынды
Алсу Троицкая

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: