
Әти-әниләрегезгә шалтыратыгыз һәм аларны гафу итегез
Әти-әниләрне гафу итү, беренче чиратта, үз-үзең, сәламәтлегең һәм бәхетең өчен кирәк.
22 ноября 2016
Ольга Шмелёва, гаилә психологы, йөрәктәге хәсрәттән һәм күңелгә җыелган ташлардан арыну ысуллары турында:
Әти-әнине ничек гафу итәргә? Беренче карашка, сәер сорау. Сине бу якты дөньяга тудырган кешеләр ник гаепле булырга тиеш? Сезне кайгырткан, яратканнары өченме? Әмма мин үз өлкәмдә эшләү вакытында күңелләрендә әти-әниләренә карата рәнҗеш йөрткән 30, 40, 50 яшьтәге кешеләрне бик еш очрата башладым. Кичерергә теләмиләр дә. Бәлки, алар хаклыдыр? Балачакта әти-әниләре аларга карата нинди мөгамәлә күрсәткәнен кем белә? Кайчак миңа әңгәмәләр вакытында исерек әтинең гаилә әгъзаларына балта күтәреп килгәне, ә әни кешенең каеш белән генә “тәрбияли” белүе кебек коточкыч вакыйгалар турында ишетергә туры килә. Моны гафу итү түгел, оныту да авыр.
Ләкин бөтендөнья психотерапиясе, үз-үзеңе аңлауның, танып-белү һәм рухи үсешнең төп шарты - әти-әниләрне кабул итә һәм гафу итә алуга корылган. Чөнки, телибезме моны, теләмибезме, әти-әниләрдән “торабыз”. Генетиканы беркем дә кире кага алмый. Әгәр мин әтине (әнине) кабул итмәсәм, үз-үземне дә беркайчан кабул итә алмаячакмын.
Бала аңсыз рәвештә әти-әнисен кабатлый. Ягъни малай кеше ир-атның үз-үзен тотышын әтисеннән карап өйрәнә, кыз-бала әнисеннән үрнәк ала. Әгәр үрнәк камиллектән ерак торса (мәсәлән, эчкече ата), ир балага мондый хәлгә төшмәс өчен, бик нык тырышырга туры киләчәк, чөнки ул балачактан ук әтисенең гадәтләрен губка сыман сеңдереп үсә. Барлык балалар да, атага каршы чыгып, башка төрле булып үсәргә сәләтле түгел. Әмма һәммәбездә дә моны булдыра алырлык ресурслар бар. Мәсәлән, әти кешене гафу итеп, ачу сакламас өчен. Атасыз үсәргә туры килсә - яхшымы ул начармы - ул да булмас иде бит.
Мәсәлән, олыгайган кыз әнисенә балачактагы үпкәләрен тотуны дәвам итеп, туры килгән саен аларны исенә төшереп тора икән, димәк, аңа игътибар һәм ярату җитмәгән... Нәфис, ягымлы, яратыла алырдай булырмы ул? Әни кешегә үпкә саклаганда, хатын-кыз табигатенә, дөньяга һәм мәхәббәткә ничек ачылырга мөмкин? Күңелне рәнҗеш ташлары белән уратып алып, хатын-кыз бәхете булмаганга зарлану сыман бу.
Нәтиҗә нинди? Әти-әниләрне гафу итү, беренче чиратта үз-үзең, сәламәтлегең һәм бәхетең өчен кирәк.

Әти-әнине гафу иткәннән соң, барысы да яхшы якка үзгәрәчәк. Балачакта әти-әнидән бирелеп бетмәгән наз һәм игътибарны хәзер көтү файдасыз. Аларны кичермәсәгез, үзегезне кайгыртырга юл ача алмассыз. Көйсез бала кебек булсагыз, барысы да аз булып тоелыр. Бу – корбан позициясе. Ә корбанга, билгеле булганча, ярдәм итү мөмкин түгел.
Әти-әниләргә карата булган балачак үпкәләреннән арынырга теләгәннәргә минем киңәшләрем.
Ничек гафу итәргә? Нәрсәдән башларга? Иң элек әниегезгә һәм әтиегезгә түбәндәге схема буенча аерым терапия хатлары языгыз:
- Нәрсә өчен рәхмәт белдерәм.
- Нәрсә өчен гафу үтенәм.
- Нәрсә өчен кичерәм.
- Нәрсә өчен рәхмәт белдерәм.
Бу хатларны язу шактый авыр. Аларны, күңел биреп, балачактагы барлык тискәре һәм уңай детальләрне искә төшереп язарга кирәк. Хис-кичерешләр кәгазь битендә калсын. Хатларны, билгеле, беркемгә дә күрсәтергә кирәкми. Хәтта ягарга да мөмкин.
Аннан соң әнидә - кечкенә кыз, ә әтидә - кечкенә малайны күрергә киңәш итәр идем мин. Алар балачакта үз-үзләрен ничек хис иткәннәр? Ничек яшәгәннәр? Әти-әниләренең игътибары һәм мәхәббәте аларга җиткәнме? Әти-әниегез сезне булдыра алганча яраткан, шуны аңлар өчен, аларның балачагына анализ ясагыз. Бирә алганның барысын да биргән алар. Бу, алар яшьлектә, сезне тәрбияләгән вакытта булдыра алган, МАКСИМУМ. Аларга көйсез бала күзләре белән түгел, а ОЛЫ кешенең аңлаучы, мәрхәмәтле һәм РӘХМӘТЛЕ карашы белән карагыз.

Шуннан соң үзегезнең кечкенә чактагы фотосурәтегезне алып:
- Үзеңне ничек хис итәсең?
- Нәрсә турында уйлыйсың?
- Нәрсәдән куркасың? Ни телисең? -
дип сорагыз.
Сорауларны – уң кул, җавапларны сул кул белән языгыз. (Сулагайлар киресенчә).
Бу бирем күңелдәге кечкенә балага ни кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. “Кечкенә үзегез” белән иң яраткан әти-әни буларак сөйләшеп карагыз. Аны тынычландырыгыз, теләкләрен үтәгез. 21 яшьтән өлкәнрәк булсагыз, “күңелдәге бала”гызның рухи тотрыклылыгын кайгырту өчен барлык мөмкинчелекләрегез дә бар дигән сүз. ҮЗЕГЕЗГӘ ҮЗЕГЕЗ ИДЕАЛЬ ӘТИ-ӘНИ БУЛЫР ӨЧЕН ДӘ. Бу олы, тәҗрибәле кеше позициясе. Бу тормышыгыз, бәхетегез өчен җаваплы, әти-әниегезгә иң зур БҮЛӘК - ЯШӘҮ бүләк иткән өчен (һәм менә шуның өчен генә дә чиксез рәхмәтле булырга мөмкин) рәхмәтле булу дигән сүз.
Әти-әнисе белән мөнәсәбәтләрдә “уңыш елмаймаган” бер клиенткамны хәтерлим мин. Икесе дә эчкече, әтисе әнисенә кул күтәрә торган булган. Олыгайгач, туташның аларга карата нәфрәте уяна. Шәхси тормышы да җайлана алмый. Ирләргә ул, әтисенә охшатып, җирәнеп карый. Минем белән танышкан вакытта аңа 33 яшь иде. Әти-әнисен гафу иткәч, үзгәргәнен күрсәгез! 3 нче консультациядә үк инде әтисен якларга, ә әнисен акларга тырышты. Хәзерге вакытта беренче тапкыр ир-ат белән мөнәсәбәтләр корырга тырыша һәм... эшендә дә зур уңышларга ирешә! Ул бәхетле.
Гафу итү − үпкәләрне оныту дигән сүз түгел... чөнки, җае чыккан саен, алар барыбер искә төшәчәкләр. Гафу итү - сезгә карата булган мөнәсәбәтне кабул итү дә түгел. Гафу итү - МӘҢГЕЛЕККӘ газаплардан арынып, күңелдәге ташларны юып, савыктыручы мәхәббәт һәм зирәклек энергиясен кабул итү ул. Мин сезгә чын күңелемнән шуны телим.
Добавить комментарий