
«Авыл тоткалары» җыены
Авыл кемнәре белән матур
04 апреля 2018
«КАЙМАКЛАР...»
Чарага гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җыелган иде. Арада умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп сатучылар да бар. Алдагы елларда килүчеләр, бер-берсенә кул биреп, якын дуслардай күреште. Танышып, телефоннарын алышучыларны да күзәтергә туры килде. Әйе, җыенның максаты да татар эшкуарларын берләштерү, бер‑берсе белән очраштыру, элемтәләр булдыру...
Бу фермер, эшкуарларны курыкмыйча «авылның каймаклары» дип әйтергә була. Беренчедән, алар фермер булып теркәлгәч, авылдашларын эшле иткән. Икенчедән, әлеге ир, ханымнар тырышлыклары өстенә документ эшен дә яхшы белә. Һәм икътисадны, илдә барган сәясәтне аңлап эш итә. Шунсыз фермер хуҗалыгын алып барып булмый. Ирләр иртән трактор, машинасына утырып үз кырына чыгып китсә, хатын-кызлар, җиң сызганып, хуҗалыгында эшли. Кичен фермерлар документ эше белән утыра. Салым инспекциясе, башка оешмалар алдында ай саен хисап тотарга кирәк чөнки... Ни өчен боларны язаммы? Заман белән бергә җир кешесе дә үзгәрә, диясем килә. Совет чорындагы кебек, колхоз эшенә барып кайту гына җитми. Үз эшеңне башлыйм дисәң, җиде кат туныңны салырга кирәк. Менә шуның өчен иң-иңнәре генә, курыкмыйча, фермерлык, эшкуарлыкка алына да.

Инде янә VII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлар җыенына әйләнеп кайтыйк. Өч көнгә сузылды ул. Беренче көнне эшкуарлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгында фикер алышса, икенче көнне Әлки районына сәфәр кылдылар. Биредә абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар яши. Альберт абый авыл хуҗалыгы продукциясен җыю, сөт ташуда махсуслашкан. Егермедән артык махсус техникасы гына бар. Шулай ук зур гына автосервис төзегән. Туганы Дамир Шәйхетдинов исә көнбагыш мае ясап сата, орлыклы культуралар белән шөгыльләнә.
– Авыл җирлегендә нәрсә эшләп була, барысына да алынып карадык, – диде Дамир абый. – Авылдан читкә китәсе килмәде. Ә районда әллә ни мөмкинлекләр күп түгел: тимер юл да, су юлы да юк, шәһәрдән дә шактый ерак без. Шуңа күрә кул җитәрдәй эшкә алынырга булдык...
Шәйхетдиновлар 170 авылдаш, райондашларын эшле иткән.
Җыенның йомгаклау өлеше Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Шунда ук Татарстанда, РФ төбәкләрендә җитештерелгән хәләл продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылган иде.
...Чарага килгән эшкуарлар белән сөйләшүдән рәхәтлек алып кайттым. Һәрберсенең үҗәтлеге, тырышлыгы сокландыра, гаҗәпләндерә. Авылда һичьюгында дүрт‑биш кенә шундый кеше булса да, вазгыять икенче төрле булыр иде. Авыллар кабат яшьнәп китәр иде кебек.
Журнал укычыларыбызны да «ут күршеләребез» булган ике эшкуар белән таныштырырга булдык.
Күршеләр ничек яши, аларның тәҗрибәсе нинди икән?
ЧУВАШИЯ УҢГАННАРЫ
Чувашиядән унлап эшкуар килгән иде, араларында азу ярганнары да, әле яңа гына эш башлаганнары да бар. Әсхәт Баһаветдинов белән Әмир Алимов Батыр районының Кыр Бикшеге авылыннан. Авыл чагыштырмача зур икән, 350 хуҗалык бар. Ике авылдаш, ике дус, егерме елдан бирле бергә җир эше белән шөгыльләнә. Дөрес, КФХ булып Әсхәт абый гына теркәлгән, ә Әмир Алимов Кыр Бикшеге авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкара.

– Иген, яшелчә үстерәбез, – ди Әсхәт абый. – Нигездә, авылдашларның пай җирләренә чәчәбез, җирне арендага алдык. Барлыгы 250 гектар җир эшкәртәбез. Безгә колхоз заманыннан бирле эшкәртелми яткан җирләр эләкте. Менә шуларны акрынлап «терелтәбез». Каралмаган җирдән уңдырышлы туфрак ясау өчен берничә ел, шактый акча кирәк. Чувашиядә дә шул ук хәл: колхозлар таркалгач, хуҗалыклар ятим калды. Фермалар таралды, җирдә алабута үсеп утыра. Инде шөкер дим, соңгы елларда хәл аз булса яхшы якка үзгәрде. Хуҗасыз җирләр юк, барысын да фермерларга бүлеп бирделәр.
Әсхәт Баһаветдинов белән Әмир Алимов башта Ульяновск өлкәсендә эшләгәннәр, чөнки анда колхоз системасы иртәрәк беткән. Аннан Чувашиядә җирләр арендага бирелә башлагач, үзләренең пай җирләрен алганнар. Бүген инде аякта нык басып тора торган КФХга әйләнгәннәр. Ике комбайн, дүрт трактор, чәчү, уру җайланмалары – барысы да бар.
– Техниканы дәүләт программасы белән алдыгызмы? – дим.
–Юк, бездә бит Татарстандагыча түгел... Бездә Татарстандагы кебек җир пайлары да зур түгел, бер кешегә нибары 1 гектар да 43 сутый туры килә.
– Татарстанлылар да кәгазь эше күп, салым зур дип зарлана, – дим.
– Ә бездә бөтенләй диярлек бер программа да эшләми. Барысын да үз көчең белән генә эшлисең. Бердәнбер субсидия бирелә – элиталы орлык алырга. Әле КФХ булгач, эшчеләргә яхшы хезмәт хакы түләргә кушалар. Рәсми рәвештә эшләүче дүрт механизаторыбыз бар.
Кышын да тик тормый фермерлар. Әсхәт Баһаветдинов хуҗалыгында унике баш сыер бар. Кышын, нигездә, шул сөтне саткан акчага тормыш алып баралар. Хатыны, өч баласы бар. Малларны 7нче сыйныфта укучы улы караша. Олы кызы КФУны тәмамлап, Казан мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта.
– Картайган көндә бер «уенчык» алып кайттык, икенче сыйныфта укучы улыбыз бар, – дип елмайды эшкуар.
Фермерлар икенче проблема турында да сөйләде – җыелган игенне урнаштыру кыенга төшә икән. Иген уңмаган елны бәясе кыйммәт, ә уңган елны арзан. Киткән чыгымнар белән санасаң, әллә ни файдасы да калмый, диләр алар.
– Игенне саклау өчен амбарлар да бар, – диде Әмир Алимов. – Гадәттә, язын сатсаң, отышлырак була, игеннең бәясе кыйммәткәрәк чыга. Быел исә икеле, бәя артмас кебек, килосын биш сумнан сатабыз.
Эшкуарларның илле гектар җирендә карабодай үсә. Алдагы елларда бу культура отышлы булган, тик быел чыгымнар акланмаган.
– Әлеге дә баягы, уңыш күп булган елны карабодайның да бәясе түбән, – ди Әмир абый. – Узган ел 17 сумнан саттык, быел – 7 сум. Ике тапкырга диярлек ким бит. Узган ел карабодай саткан акча язгы чәчүгә кадәр ягулык алырга җитте, быел юк...
Фермерлар карабодайны кырдан җыеп ала да эшкәртергә, чистартырга читкә алып бара. Махсус җайланмалар сатып алырга тагын акча кирәк.
– Инде шактый еллар бу өлкәдә эшләп, үзеңне җаваплы фермер итеп күрсәткән булсаң, ашлама, ягулыкны әҗәткә дә биреп торалар, – ди Әсхәт абый. – Кайвакыт шулай эшлибез дә. Зарлану ир кешегә килешми, шулай да... Ягулыкның бәясе айга ике тапкыр арта, ашлама да кыйммәтләнә. Яңа гына эшли башлаган фермерлар ничек чәчү чәчәрләр, белмим. Әле бит эшләр өчен никадәр техникасы кирәк. Ярый без көздән ягулыкны 30 сумнан алып калдык, язгы чәчүгә җитә. Ә ашламаны арзанрак бәядән алып булмады. Аны сакларга урын кирәк, авылдан ерак булырга тиеш ул, тикшереп торалар.
Чувашиядән килгән әлеге фермерлар белән сөйләшү рәхәт – гади дә, булдыклы да алар, үз эшләренең чын мәгънәсендә профессионаллары.
– Галстук тагып, эреләнеп йөрү – канда юк безнең, – ди Әсхәт абый. – Без шул эш белән «чирле». Чәчүләр төшемә керә башлады инде. Янәсе соңга калганмын икән... Кемдер минем җиргә кергән... Ашлама җитми калган кебек... Әлбәттә, бу эш белән баеп булмый, әмма җирдә эшләп рухи рәхәтлек алам. Монысы, мөгаен, иң кыйммәтлеседер.
БАШКОРТОСТАН КУНАКЛАРЫ
Башкортостаннан 80ләп эшкуар килгән иде. Араларында умартачылар аеруча күп. «Башкорт балы» дигән матур савытларларга тутырылган бал (ул бит, яхшы беләбез, үзенә күрә бер бренд та) бүген Россиянең төрле шәһәрләрендә сатыла. Ә бу нәкъ әлеге фермер, эшкуарларның хезмәте нәтиҗәсе булып чыкты. Умартачалак юнәлешеннән тыш, Башкортостанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче КФХлар да күп икән. Соңгы елларда сөтчелек терлекчелегенә зур игътибар бирелә башлаган. «Әле берничә ел элек кенә җирләрдә чүп үләне үсеп утыра иде, бүген андый күренеш юк. Нәтиҗәдә Башкортостанның икътисадый үсеше сизелә », – диде эшкуарлар.
Тагын бер үзенчәлекле юнәлеш буенча эшләүчеләр – балык ыслап сатучы ирле-хатынлы Азат һәм Римма Маннановлар белән таныштым. Күгәрчен районының үзәге – Морык авылыннан килгән алар. 1997 елдан бирле балык ыслау белән шөгыльләнәләр. Шулай ук умарталары да бар.
– Авыл хуҗалыгы институтында бергә укыган группадашым Рөстәм үзләренең районында балык ыслау эшенә алынгач, безне дә кыстый башлады, – ди Римма. – Эшли башлаганда дүрт стенасы гына булган бер бинаны сатып алдык. Ә техник яктан әллә нәрсә кирәкми аңа, балыкларны киптерү өчен өслек, утын ягу өчен мич булса, бетте, шул җитә дә. Эшне скумбрия балыгын ыслаудан башладык. Анысы – иң җиңеле. Әлбәттә, башта төрле кыенлыклар аша узарга туры килде. Тәҗрибә булмаганлыктан, йә балыкны бозып куябыз, йә ныграп тозлап җибәрәбез, йә артык пешеп китә...

Маннановлар хуҗалыгында бүген егермеләп кеше эшли. Кем әйтмешли, җайга салынган бизнес. Якын‑тирә районнарны ысланган балык белән тәэмин итәләр. Ассортиментта илледән артык төр балык бар. Тозлап, ыслап, ваклап, чистартып савытларга тутырып чыгаралар.
– Химия кушмыйбыз, – ди эшкуар ханым. – Хәзер балык ыслау өчен «сыек төтен», тагын әллә ниләр бар. Алай бит тиз була. Ә без балыкны берничә көн ыслыйбыз. Башта тозда тора, аннан утта, аннан кибә. Шуңа да безнең балыкка сорау зур. Ни дисәң дә, кешене алдап булмый, бүген күпләр химиясез ризыкка өстенлек бирә.
Россиягә кертелгән санкцияләр Маннановлар өчен шактый кыенлыклар китереп чыгарган. Балык бәясе кыйммәтләнгән, элек ала торган нокталар ябылган. «Ә ни өчен безнең балыкны ысламыйлар?» – дигән сорау туарга мөмкин. Җавабы бик гади икән:
– Ысланган балык сыйфатлы булсын, дисәң, салкын диңгез балыгы гына бара, – диде Римма. – Әле менә бүген җыенда да: «Үзебездә үстерелгән балык белән эшләгез», – диделәр. Юк, алай булмый ул. Безнең балык ыслауга бармый. Күпме генә тырышсаң да, сыйфатлы продукция чыгарып булмый. Норвегиядән кайтарылган балыкка җитә алмыйсың. Безнең җылы суларда тотылган балыклар изелеп китә. Ә Россия балыкларын эшкәртмичә сатабыз.
Салым, штрафлар күп булуга зарланды эшкуарлар. Мисал өчен, Маннановлар унсигез ел «Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять» булып эшләгән, икенче ел инде «Шәхси эшкуар» буларак эш итәләр.
– Тикшерүләр бик күп. Ничек кенә тырышсаң да, минус булырдай якларны барыбер табалар. «Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять»кә, кимендә, йөз мең сум штраф салалар, ә «ШЭ»га, иң күбендә, 30 мең сум каралган, – дип аңлатты эшкуар ханым.
...Бер танышым Израильдә булып кайтты. Андагы авыл хуҗалыгы эшенең үсешенә шаккатып сөйләде ул. Фермер игенне чәчкән һәм якынча уңышның күпме буласын белә, чөнки технологияләр шулай көйләнгән. Ә бездә иген уңышы күбрәк лоторея билеты кебек: ел уңышлы килсә була, килмәсә – юк. «Чәчәбез дә, Аллаһы Тәгаләгә тапшырабыз инде. Игеннең уңышы туксан процент һава торышыннан тора чөнки», – ди фермерлар.
Соңгы биш елда, шөкер, күкләр безгә карата хәерхаһлы: Россиядә иген уңышы ел саен арта бара. 2017 елда рекорд куелды – ил буенча 131,1 миллион тонна бөртекле культура җыеп алынды. Һәм Россия тарихында беренче тапкыр, коралга караганда, иген сатып, казнага күбрәк акча керде. Бездә җитештерелгән иген, азык-төлеккә сорау зур, чөнки Россия, башка илләр белән чагыштырганда, экологик яктан иң чиста җирләрнең берсе. Мисал өчен, Америка фермерлары да үзләренә дигән ризыкны аерым җирдә үстерә, чөнки башка җирләр агуланып беткән. «Кычыткан, алабута үсә икән, димәк монда җир яхшы, натураль», – ди белгечләр. Ә бездә, шөкер, бөтен җирдә кычыткан, алабута үсә әле.
Озын сүзнең кыскасы, Россиянең киләчәге нәкъ менә авыл хуҗалыгы тармагында. Моны хәзер ил җитәкчеләре дә таный. Агымдагы елның март уртасында Краснодар краенда узган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр форумында Владимир Путин: «Россиягә төрле санкцияләр кертелгәч, корал сату кимеде. Шулай булгач, Россия якын киләчәктә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча дөнья базарында лидер булырга тиеш», – дип белдергән иде. Шулай дип ышаныйк. Һәрхәлдә, бездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Дәүләт фермерларны гына кайгыртсын, бу егет-кызларның эшләү теләкләрен бетермәсен. Һәм җирнең, җир кешесенең кадере артсын иде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов:
– Сезнең белән очрашу, танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашуыгыз, киңәш-тәкъдимнәрегезне ишетү безнең өчен бик файдалы. Биредәге чыгышларның күбесе авылны, милләтне, динне, телне кайгырту зарурлыгы турында булды. Барыбызны да милләтебезнең, авылның киләчәге борчый. Татарлар өчен генә түгел, бөтен милләтләр өчен авыл нигез булып тора. Без кабул иткән, тормышка ашыра торган 38 республика программасының күбесе авылны кайгыртуга багышланган. Әлбәттә, без аларның барысын да дәүләт хисабына гына башкара алмыйбыз. Сезнең дә ярдәм кирәк. Авылны яшәтүнең төрле формаларын, юлларын табарга кирәк. Мисал өчен, үзара салым программасы, халыктан җыелган 1 сум акчага дәүләт тагын 4 сумны өсти...
Әгәр эш урыннары, сезнең кебек эшкуарлар булмаса, авылларыбызның киләчәге юк. Татар күп, ишле булырга тиеш! Сез – үрнәк, татар халкының иң булдыклы егетләре! Сезгә карап, бүтәннәр дә үзгәрәчәк. Киләчәктә дә җыелып, киңәшләшеп торырбыз.
Добавить комментарий