Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Авыл укытучысына ничек миллионер булырга

Авыл укытучысына ничек миллионер булырга

Педагог анты

28 мая 2020

Соңгы елларда Татарстанда оптимальләштерү нәтиҗәсендә авыл мәктәпләре күзгә күренеп азайды, сала укытучылары арасында кадрлар җитешмәү исә һаман да проблема булып кала бирә. «Земский учитель» федераль программасы бу хәлне төзәтергә тиеш. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов «Татарстан» журналына республикада гамәлгә кертелгән әлеге программаның үзенчәлекләре һәм аннан көтелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.
 
 28-5

– Рафис Тимерханович, Татарстан авыллары мәктәпләрендә күбесенчә нинди укытучылар җитми?
– Безнең авыл мәктәпләрендә матема­тика һәм физика, рус теле һәм әдәбияты, шулай ук инглиз теле укытучылары җит­ми. Күп кенә мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укытучыларына да кытлык бар.
– Татарстанда «Земский учитель» программасының нинди дә булса үзенчәлекләре бармы? Авыл җир­легенә эшкә киткән барлык укыту­чыларга да бер миллион сум акча биреләчәкме, әллә бу акчаны алу өчен ниндидер чикләүләр каралганмы?
– Татарстанда әлеге программада катнашу өчен, 55 яшькә кадәрге, урта һөнәри яки югары белемле укыту­чылар гариза бирә ала. Алар конкурс нигезендә сайлап алыначак, аның нә­тиҗәләре буенча 2020 елда 13 җиңүче билгеләнәчәк. Менә шул мөгаллимнәр миллион сум күләмендә бер тапкыр би­релә торган компенсация алачак. Прог­рамма 2022 елга кадәр эшләячәк һәм ул гамәлдә булган вакыт эчендә 34 җиңү­чегә шундый ярдәм күрсәтү каралган.
– Яшь белгеч үз миллионын нәрсәгә тотарга хокуклы?
– Үзе кирәк дип санаган максатта. Кагыйдә буларак, бу акчаларны торак мәсьәләсен хәл итү өчен тоталар – му­ниципалитетларда мондый суммага уңайлы фатир яки йорт сатып алырга мөмкин. Яки шул акча белән ипотека өчен беренче кертемне ясап була.
Акча хезмәт срогы башында бирелә. Җиңүчеләрне игълан иткәннән соң, укытучы мәктәп белән биш елга хезмәт килешүе һәм бер тапкыр бирелә торган компенсация турында килешү төзергә тиеш. Ләкин кеше килешүдә билгеләнгән биш елын эшләмәсә, акча кире кайта­рылырга тиеш.
Миллион сум – яшь белгеч өчен сал­лы ярдәм, дип саныйм, шул рәвешле без авыл җирендә мәктәпләрне сак­лап кала алачакбыз. Чөнки педагоглар булмау балаларның район үзәкләренә тартылуына, ә аннары зур шәһәрләргә юл тотуына китерә.
Яшьләр авылда калырга теләсен өчен, без алар өчен шартлар тудырырга тиеш. Мондый шартлар хәзер илкүләм проектлар, президент программалары ярдәмендә булдырыла: юллар, клублар, мәктәпләр, китапханәләр төзелә һәм ре­монтлана – болар барысы да авыллар­да яшәү уңайлы булсын өчен эшләнә. Шуңа күрә матди-техник базаны ныгы­туга яки укытучыларның хезмәт хакын арттыруга юнәлтелгән теләсә нинди яңа программаның барлыкка килүе – минем өчен зур шатлык. Төзекләнде­релгән һәр мәктәп тә, һәр сатып алынган яңа җиһазлар комплекты да – сөенеч. Авыл мәктәпләренә барып җиткән ил­күләм проектлардан без «Һәр баланың уңышы» программасы буенча икешәр-өчәр информатика һәм технология сый­ныфы җиһазладык. Шулай да мин әйтә киләм: мәктәп – мода белән бизәлгән диварлар түгел ул, ә белем алу, күпкырлы үсеш, дуслык, үзара ярдәмләшү дигән сүз. Ләкин мондый заманча мәктәпләрдә уку һәм укыту, белем алу һәм дуслар табу күпкә кызыграк икәнлеге белән дә килешәм.
– Укытучылык эше өчен авылны сайларга теләүчеләр күбрәк булыр да алар, субсидияне ала алмыйча, кү­ңелләре кайтып, ул авылларны таш­лап китәр дигән куркыныч юкмы?
– Мондый хәл була калса, президен­тыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеха­нов тиешле чаралар күрер, дип уйлыйм. Бу программада катнашырга теләк белдерүчеләрнең күбрәк булуын тели­без. Сала кешеләре өчен уңайлылык һәм кулай шартлар тудыруга юнәлде­релгән барлык авыл программалары белем бирүче мөгаллимнәр генә түгел, аларның укытыр кешеләре дә булсын дигән максатны күздә тотып гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, Татарстанның күп кенә районнарында укытучыларга муниципалитетлардан да өстәмә түләүләр каралган.
– Конкурста бары тик педагогик белемгә ия кеше генә катнаша ала­мы? Әйтик, математик белем алган затның андый мөмкинлеге юкмы?
– Бар. «Педагогика» юнәлеше буенча һөнәри әзерлек узу турында дипломы булган очракта. «Яңа укытучыбыз» гран­тын гамәлгә ашырганда, андый тәҗ­рибәбез булды. Педагогик юнәлешне күздә тотмаган югары уку йортларын тәмамлап, мәктәпләрдә укытучы булып эшләргә теләге зур егетләр һәм кызлар конкурста катнашты, грант отучылар­ны эшкә алдылар һәм шул ук вакыт­та педагогика нигезләрен үзләштерү өчен укырга җибәрделәр. Алар искиткеч шәп укытучылар булды.
– Декрет ялы килешүдә каралган биш еллык стажга керәме?
– Бала карау өчен бирелә торган ял бу стажга керми, дөрес, мин моның белән килешеп бетмим. Чөнки бала табарга теләгән хатын‑кызга без барлык шарт
ларны тудырырга тиеш: «Демография» илкүләм проекты, Россия Президенты һәм Татарстан Президенты юлламалары кушканча да. Шуны аңларга кирәк: без­неке кебек зур ил өчен, икътисадыбыз да, халык хуҗалыгы да тиешенчә эшләсен өчен, ким дигәндә, ике тапкыр күбрәк халык кирәк. Минемчә, без бала табар­га яки сабыйларны уллыкка-кызлыкка алырга теләгән хатын-кызларга ничек тә булышырга тиеш.
– Бу программа буенча эшләгән вакытта укытучыга читтән торып югары белем алырга ярыймы? Яки икенче югары белем?
– Әлбәттә. Бу – Россия Федерациясе Хезмәт кодексында да каралган. Югары белем алганда, укытучы кешегә эш би­рүче оешма, урта хезмәт хакын саклап калган хәлдә, сессия вакыты өчен өстәмә ял бирә.
– «Земский учитель» программа­сыннан нинди нәтиҗә көтәсез?
– Төп өмет, әлбәттә, яшь белгечләрнең авыл мәктәпләрендә төпләнеп калуы. Ә авыл мәктәпләрен кадрлар белән тие­шенчә тәэмин итү нәтиҗәсендә салада укыту методларын камилләштерүгә дә, белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтүгә дә, сыйфатлы бушлай белем алу өчен һәркемгә җай тудыруга да, шулай ук авыл мәктәпләрендә уку-укытуның сыйфатын күтәрүгә дә юл ачылачак.
– Яшь белгеч авылга кайтсын өчен, мондый эшне күпме вакыт дәвамын­да алып барырга кирәк?
– Мондый тәҗрибә һәрвакыт бу­лырга тиеш. Егермебишмеңчеләр ту­рындагы тарихны искә төшерегез әле. Ул вакытта мәктәпнең өч кенә сыйны­фын булса да тәмамлаган эшчеләрне шәһәрдән авылга балалар укыту өчен җибәргәннәр. Нинди дә булса кызык­сындыру чаралары – грантлар, конкурс­лар, төрле ярдәм күрсәтү кебек ысул­ларга хәзер дә вакыт‑вакыт әйләнеп кайтырга кирәк.
Ел саен 12 меңгә якын кеше педаго­гик белем алу процессын дәвам итә. Әмма, ни кызганыч, аларның күбесе педагогика өлкәсендәге эш урынына барып җитми. Шуңа күрә үз вакытында без педагогик белем алган һәм кайда­дыр бизнеслары булган затлар – инде йортын да салган, машина да сатып алган, үз бизнесыннан арырга да өлге­реп, яраткан эш белән шөгыльләнергә теләгән 40–45 яшьлек кешеләрне дә ча­кырып карадык. Без аларны яңадан укытып чыгарырга һәм мәктәпләргә җибәрергә әзер идек. Тик, кызганыч, берничә ел тәнәфестән соң, кешегә ка­бат сыйныф бүлмәсе ишеген ачып керү шактый кыен. Моннан 20 ел элек булган сыйныф белән хәзергесе бик нык аеры­ла. Бу заманда үз фәнеңнән генә түгел, ә барлык юнәлешләр буенча да яхшы әзерлекле булырга кирәк. Балалар бүген бик хәрәкәтчән, күп белүчән һәм ал­дынгы карашлы. Мондый алга киткән укучы каршында абруй казана белү за­рур. Ә бу төр сәләт, әлбәттә, һәркемгә дә бирелмәгән. Кайчагында моңа тәҗ­рибә белән ирешәсең. Баштагы мәлдә балалар белән уртак тел табып булмаска да мөмкин…
– Балалар, нигездә, яшь укытучы­ларны, яңа укытучыларны ярата…
– Әлбәттә, яраталар. Ә ни өчен? Чөн­ки аларны мыскыллап, кимсетеп була. Үземнән хәтерлим, мин дә бит Арчада авыл мәктәбендә укыдым. Төрле хәлләр булды, хәзер шуның өчен оят та әле. Үз укытучыларыма рәхмәт сүзләре генә әйтә алам. Тик кайчагында яшүсмерлек максимализмы аркасында, коллектив­та аерылып тору теләге белән, укыту­чылар өчен бик кимсеткеч гамәлләр дә кылып ташлый идек... Акланыр өчен бердәнбер нигез – без моны явызлык­тан эшләмәдек, бүген үз гамәлләребез­нең дөрес булмаганлыгын аңлыйбыз һәм үкенәбез.
Бездә өлкән балалар сыйныфы да бар иде. Гаиләләрдә берничә бала булган вакытлар, алар бер үк мәктәптә бер‑бер артлы укый. Кайчагында укыту­чылар кече яшьтәгеләрнең тәртибе өчен әти-әниләренә түгел, ә өлкәнрәк абый-апаларына зарлана. Ул чакта укытучының абруе бөтенләй башка иде. Мин башкарма комитет рәисенең улы идем, әгәр син ниндидер түрә ке­шенең улы икән, җаваплылык икеләтә арта, бер дә хәзерге кебек түгел. Теләсә кайсы укытучы әтинең кабинетына ке­реп, синең ни майтарганың турында сөйли ала. Тик алар, безне кызганып, андый юлга бармады. Безнең мәктәптә яшь укытучылар бик күп иде. Әйтик, математика укытучысы Нина Степа­новна Демьянова, институтны тәмамлау белән мәктәпкә килеп, безне дүртенче сыйныфта кабул итте һәм чыгарылышка кадәр илтеп җиткерде.
– Хезмәт юлына яңа аяк баскан яшь авыл укытучыларына нинди теләкләрегезне ирештерер идегез?
– Табиблар Гиппократ анты бирә. Укы­тучы да ант итәргә тиеш: үз һөнәренә тугрылык саклау турында – аңа хыянәт хакында уй башка да килеп карамасын; укучыларга карата мәхәббәт турында – яратканнары да, өнәп бетермәгәннә­ре дә сезнең мөнәсәбәттәге аерманы сизмәсен өчен; белем бирү эшендә әдәплелек, тәртип турында – сезнең һәм үзенең матди хәленә карамастан, һәр укучы белем алу мөмкинлегенә ия булсын өчен.
Һөнәр сайлаганда, кеше кайда укыта­чагын, нинди кыенлыклар белән очра­шачагын бик үк уйлап та бетермидер,
мөгаен. Үз һөнәреңә карата мәхәббәткә нәкъ менә беренче биш‑алты елда ни­гез салына, ә аннары, яхшы укытучы булсаң, балаларың да китәргә ирек бирмәячәк, җибәрмәячәкләр. Балалар күркәм укытучыга тартыла, яхшы педагогны бер­нинди гаджет та алыштыра алмый. Чөнки бары тик тере кеше, белемле укытучы гына укучыларда теге яки бу фәнгә ом­тылышны, нинди дә булса сәләтне күрә һәм үстерә, шәхеснең көчле якларын ныгыта, җитешмәгән сыйфатларны үстереп җибәрә ала. Мөгаллимнең артта кала торган укучы белән шөгыльләнеп, 8–9 нчы сыйныфка аның сәләтләрен, талантларын ачып җибәрүе, нәтиҗәдә ул укучының ачылып китеп, алдынгы­лар рәтенә керүе – мондый очраклар­ның минем күз алдында булганы бар.
Яшь укытучыларга үзеңне камилләш­терү, үз предметыңны укытуда оста­лыкны арттыру юнәлешендә даими эшләргә һәм мәктәптә белем бирүнең ике өлештән – укыту һәм тәрбиядән торуын һәм аларның бертигез дәрәҗәдә мөһим икәнлеген онытмаска киңәш итәм. Тәрбия бирмичә генә укытырга ярамый, шул ук вакытта уку-укыту­сыз гына тәрбияләп тә булмый. Безгә белемле була торып та әдәпсез, рухи кыйбласы бозык укучылар кирәк тү­гел. Җәмгыятебезгә өлкәннәр турында да кайгырта белгән, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга әзер торган кешеләр таләп ителә. Мин үзебезнең мәктәптә көч­лерәк укучыларның арттарак баручылар белән шөгыльләнүен искә алам, һәм бу һәрвакыт нормаль күренеш саналды, ниндидер гайре табигый эш дип ка­бул ителмәде. Укучыларның аерым фәннәрдән билгеләрен генә яхшыр­тып калмыйча, төрле яклап үстерергә ярдәм иткән факультативлар, класстан тыш дәресләр дә күп иде. Укытучылар безнең белән шөгыльләнергә иренмәде, балалар бакчасыннан башлап, чыга­рылыш сыйныфка кадәр мөгаллимнә­ремнән уңдым мин. Балалар бакчасын­да укыткан барлык укытучыларымны, тәрбиячеләрне һәм хәзер инде мәр­хумә пешекче Маруся апаны – барысын да хәтерлим, тулы исем-фамилияләрен әйтеп бирә алам. Маруся апаның вафат булуына 50 ел инде, андый кешеләр­не шулкадәр озак хәтердә тотар өчен, алар сиңа ниндидер онытылмаслык игелек эшләргә, үрнәк күрсәтергә, кү­ңелеңә кереп калырга тиеш. Бернинди ятлату, көчләп укыттыру белән генә моңа ирешә алмыйсың. Бу кешеләр безгә бар күңелләрен, йөрәкләрен, яшь­лекләрен бирде. Сыйныф җитәкчебез Галина Николаевна әнә шулай безне кайгыртып, кияүгә дә чыкмады, көн‑төн укучылары белән шөгыльләнде, шәхси тормышына вакыты да калма­ды... Әлбәттә, бу күптән булган хәлләр инде – әле совет мәктәбендә...
– Укучылар һәм укытучы арасында мондый мөнәсәбәтләр, сезнеңчә, берәр кайда калды микән әле?
– Бездә, Татарстанда, авыл педаго­гик культурасы һәм тәрбиясенең хә­зинәләрен Азнакайда һәм Сарманда күреп була. Хәер, ераккарак киткән саен шулкадәр күбрәк сакланып калган ул – Мөслимдә, Актанышта... Анда укытучы-укучы арасында үрнәк мөнәсәбәтләргә мисаллар бар. Шуңа күрә безнең бурыч бу процесста ике зат – укытучы белән һәм укучыны күзгә‑күз калдырудан гыйбарәт, ә калганнар – уку‑укыту буенча урынбасардан, мәктәп дирек­торыннан алып мәгариф министрына һәм президентка кадәр – кирәкле шарт­ларны тудырырга тиеш. Чөнки ни дисәң дә, монда иң мөһиме – укытучы, ул – милли проект, икътисадның төп герое. Тормышның иң башында, балачакта, укытучы балада нинди күнекмәләрне үстереп җибәрә, без аннары шундый белгеч һәм шәхес алачакбыз дигән сүз. Йә ул кешедән башы шәп эшли торган оста килеп чыга – бу инде, нинди генә булмасын, фәнни-техникмы, гумани­тармы, социальме – алга бару, прогресс дигән сүз. Йә инде уртакул кеше генә укып чыгачак, андыйлар исә икъти­садның бүгенге халәтен тотып торыр­га ярдәм итә алачак. Ә дөнья бик тиз үзгәрә бит, аның артыннан өлгереп барырга кирәк.
 
IMG_2306
«ЗЕМСКИЙ УЧИТЕЛЬ» ПРОГРАММАСЫНЫҢ БАРЛЫК ШАРТЛАРЫ, ШУЛ ИСӘПТӘН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДАГЫЛАРЫ БЕЛӘН ДӘ, МОНДА ТАНЫША АЛАСЫЗ:
 

  1. «Земский учитель» Бөтенроссия мәгълүмат порталында – zemteacher.edu.ru.

  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтының (mon.tatarstan.ru) «Эшчәнлек» бүлегендә – «Программалар, проектлар һәм чаралар» бүлекчәсе – «Земский учитель» программасы.

  3. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе сайтында – www.irort.ru.


1-2
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: