Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Бакыр төсендәге тылсым

Мойдодырның борынына чиртү, Шүрәле баласын табып алу, Шүрәле-әткәсен кытыклап көлдерү. Әле тагын «Хәзинәләр атавы»ндагы бер аяклы Сильвер белән аралашу, Крокодил Гена компаниясенә эләгү, Су анасына соклану һәм барысыннан да Яңа ел теләкләре кабул итеп алу... Ә боларның барысы өчен дә – өч көн һәм өч төн.

Мондый әкияти биремне сезнең хәбәрчегез Яңа ел алдыннан алды. Командировка акчалары урынына, гадәттәгечә, «хәерле юл!» дигәнне генә ишетте. Әмма бик җитди итеп шуны киртләп куйдылар: әкият каһарманнары белән фотога төшәргә онытма! Ә яшәгән урыннарын картада билгеләп куй: кемнең дә булса кабат шушы юлны кабатлыйсы килсә, белеп барсын да эзләп тапсын... Нәрсә, баш тартырга, дисеңме? Юк, һич ярамый! Юлга!

МОЙДОДЫРЛАР НӘСЕЛЕ

Мойдодыр белән йөзгә‑йөз Гаврилов урамында очрашабыз – бер супермаркетка керә торган парковкада. Эшләпә урынына – бераз яньчелгәнрәк таз, кашлар урынына – идән щёткасы, куллары сөлгедән үрелгән. Һәм инде фирма билгесе – борыны – бакыр кран... Бернинди дә шик калмый: бу – Мойдодыр! Аның игътибарны шунда ук җәлеп итә торган кыяфәтенә карыйм да бер уйны куып җибәрә алмый торам: тукта әле, безнең бит моңа кадәр дә кайдадыр очрашкан бар... Әһә, исемә төште! Мәскәүдә, Сокольники паркында! Чынлап та дип, җавап кайтара миңа Мойдодыр. Мәскәүнеке – оригинал, ә Казанныкы җирле вариант икән. Ә менә Бөек Новгородта тагын да ераграк киткәннәр: Мойдодырга хатын да табып биргәннәр. Мойдодыриханы ясап куйганнар! Янәшәләрендә – нәни балалары – Мойдодырёнок та бар...

Казанда чисталык сагында торучы гаилә башлыгы инде борынын ышкудан туеп беткәндер: ул лампочка шикелле ялтырап тора. Ышкып карарга киңәш бирделәр миңа да, янәсе, уңыш китерә...

Ярар соң, уңыш бер дә комачау итмәс ул. Борынын ышкып караганнан соң, Мойдодырга «Татарстан» журналы укучылары өчен Яңа ел теләкләре җиткерүен үтенәм. Бакыр йөзе шунда ук яктырып китә чисталык сакчысының:

– Чиста куллар – иң мөһиме шул. Яңа елда кулларыгыз гына түгел, уйларыгыз да, хисләрегез дә, гамәлләрегез һәм намусыгыз да чиста булсын!

«ПИАСТРА, ПИАСТРА, ПИАСТРАЛАР!»

Окорок кушаматлы бер аяклы пират Джон Сильверны безнең Алабугага нинди җилләр китереп ташлагандыр, анысы шул җилнең үзенә генә мәгълүм, күрәсең. Бу явыз затны мин иске шәһәрнең музей ишегалдында әле җәй көне үк күреп алган идем. Капитан Флин дигән попугае да утыра иңендә. Хәтерлисезме, аның берөзлексез: «Пиастра, пиастра, пиастралар...» – дип такмаклап утыруын? Бу икәү кирпеч дивар янына чүмәшкәннәр дә, мәкерле елмаеп, һичшиксез, ниндидер ният корып маташалар.

Пиратлар гомер-гомергә булмаган гади генә провинциаль калада бу инглизнең пәйда булуын яхшыга юраргамы, кем белгән... Һәрхәлдә, аның монда Яңа ел яки Раштуа бүләкләре тарату өчен килмәгәнлеге көн кебек ачык. Хәер, хафага төшәргә ашыкмыйк. Бәхеткә, янәшәдә генә «Хәзинәләр утравы»ның чып‑чын геройлары – капитан Смолетт белән доктор Ливси дә бар булып чыкты. Димәк ки, бер аяклы Сильверга мәкер кылырга ул кадәр үк күп форсат калмый. Дөресен генә әйткәндә, ул Сильвер сәеррәк тә әле. Стивенсон китабындагы пиратның сул аягында шыксыз агач булса, мондагы Сильверның уң аягы – агач. Хәер, әкияттә мондый гына сәер хәлләр булгалый инде, бәйләнеп тормыйк...

Кызык, безнең укучыларга бер аяклы Джо нәрсә теләр иде икән? Менә болай дияр иде, мөгаен:

– Яңа елда хәзинәләр эзләргә кузгаласыз икән, тукталып калмагыз. Әмма 25 процентын дәүләт казнасына кайтарырга да онытмагыз, шунсыз булмый. Алар белән көрәшү хәтта минем дә хәлемнән килми…

«КЕТИ-КЕТИ УЙНЫЙКМЫ?»

Салкын тәкәббер кыяфәт, каршы сөйләшкәнне өнәмәгән университет профессорларын хәтерләткән йөз... Кабан күле буендагы Шүрәле үзе болай Габдулла Тукай сурәтләгән образ шикелле үк куркытмый. Югыйсә бөек шагыйрь әкиятен укып, аңардан чынлап та шүрләп төшәргә мөмкинсең. Күрәсең, Кырлай Шүрәлеләре Казанныкына караганда кырысрак, усалрак булгандыр... Казанныкын да матур дип әйтә алмыйм, билгеле, әмма бөтенләй кот очып: «Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!» – диеп тә булмый. Тукай язганча, «маңлаенда урта бармак буйлыгы мөгезе» бар-барын, тик ул явыз көч билгесе булып күренеп тормый, килбәтен дә бозмый Кабан буе Шүрәлесенең. Киресенчә, аның үзенә күрә бер ыру билгесе кебегрәк тәэсир калдыра... Татар урманыннан чыккан Мефистофель диярсең!

Хәер, һәркемнең үз Шүрәлесе бугай ул. Сынчы Асия Миңнуллина аны менә шушындый итеп күргән. Ә Түбән Камадагы Тукай паркында бөтенләй башка Шүрәле тора. Әллә алар ягы‑ягы белән аерыла инде шунда? Түбән Каманыкы артык мут картлачны хәтерләтә, әле җитмәсә, шыксыз койрыгы да бар... Казанда «Туган авылым» комплексындагысы – озын бармаклы, Көнчыгыш әкиятеннән чыккандай кысыграк күзле...

Шагыйрь сурәтләгән образга иң якыны Әлмәттәге Шүрәле, ахрысы, – аның бармаклары, Тукай әйткәнчә, «төз түгел... ботак-тармак кеби», үзләре ярты гәүдәсенә чаклы җиткән. Колаклары да алагаем дәү, ә мөгезен инде әйткән дә юк... Ул чынлап та очраган кешенең котын ботына төшерер иде, мөгаен. Әгәр гәүдәгә дә зуррак булса... Ник дисәң, Питердан килгән сынчы Павел Игнатьев бала Шүрәлене ясаган. «Бу кап‑кара урман» экспозициясендә Шүрәле баласы велосипедның багаж кәрҗиендә утыра, ә рульдә – татар халкының күренекле әкиятен тудырган шагыйрь үзе.

Шулай да, Кабан буе Шүрәлесенә әйләнеп кайтыйк әле. Ни генә дисәң дә, ул халыкта иң билгелесе. Аның мөгезен ышкысаң, шулай ук уңыш килә, ди. Моны гидлар һәр туристка сөйли. Бездә әкиятләргә ышанырга яраталар. Кояшта ялтырап торган мөгез дә шуны раслый. Ә инде Шүрәле утырган таштагы сүзләргә килсәк, аларны «урман сарыгы»ның безгә теләге дип кабул итәргә дә була:

– «Көч булышмаган урында акыл булышыр...»

«МОГҖИЗА КӨТӘ ҺӘРКЕМ ДӘ...»

Без балачакта карап үскән мультфильм геройлары да Алабугада табылды бит әле. Бу – Крокодил Гена белән Чебурашка. Алар балалар паркында эскәмиягә кунаклаганнар да тыныч кына җыруларын сузып утыралар: «Медленно минуты уплывают вдаль, встречи с ними ты уже не жди…».

Чебурашканың дөньядагы иң дәү һәм шаккаткыч колакларын сыпырганнан соң, Җир йөзендәге иң куркыныч булмаган крокодилны кочып алып, мин паркның исеме дә Эдуард Успенский каһарманы исеме белән аталганын күрдем – «Чебурашка». Тик менә бу композициянең авторын гына белеп булмады.

Хәер, Алабугадагы Чебурашка һәм Крокодил Гена бердәнбер түгел икән. Ерак түгел генә – Зәйдә дә – Гена һәм Чебурашка бар икән. Аларны җирле рәссам һәм сынчы Фазыл Шиһапов ясап куйган.

Ярар, бу ике дусның Яңа ел теләкләре нинди икән? Сорап карыйк әле. Менә нәрсә ди алар:

– «И хотя нам прошлое немного жаль, лучшее, конечно, впереди…»

СУ АНАСЫНЫҢ АЛТЫН ТАРАГЫ

Су анасы белән очрашуны махсус азакка калдырдым. Игорь Башмаков атлы гаҗәеп талантлы сынчы тудырган әкият героинясын эзләп азапланырга кирәкми. Ул Казанның һәм Татарстанның үзәгендә утыра – мәркәзебезнең Бауман урамында. Ак кар каплап киткән мәйдан, әйтерсең, ак комлы яр буе.

Су анасының холык-фигыле, бу сынга караганда, шактый кырыска охшаган. Әмма ул Тукай сурәтләгәнчә үк куркыныч һәм иләмсез тоелмый. Бу Су анасы, билгеле, артык хисчән ханымга охшамаган. Әмма кырыслык бит әле явызлык дигән сүз түгел.

Ә менә бакыр гүзәлкәйнең аяк очында яткан тарак – нәкъ Тукай әкиятендәгечә. Шул бит инде малайны ымсындыра... Димәк, Су анасы да – Тукаебызныкы. Кая әле, бу кырыс су гүзәленнән Яңа ел теләкләрен белешеп карыйк, ни дияр икән? Җавап бирерме?

Шунда ук кистереп салды Су анасы:

– Яшәгез, эшләгез, гел алдынгы булыгыз! Үзегез эшләп тапканны алыгыз, кешенекенә тимәгез! Шунда гына чын-чынлап бәхетле булырсыз!

 

Гата Шамский

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера