Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Бала – җәмгыятьнең көзгесе

Соңгы вакытта мәктәп, һөнәри уку йортлары еш кына хокук саклау органнарының сводкаларына эләгә. Укучы яшьләр салкын корал белән яшьтәшләренә ташлана, уку йортына утлы корал белән килүчеләр дә бар. Ни аяныч, бу исемлектә Татарстан уку йортлары да күренә.

Хәзерге балалар рәхәтләренә чыдый алмый – берәүләр шулай дип фикерли. Икенчеләр исә барысына да интернет гаепле, дип саный. Өченчеләр җәмгыятькә, гаиләдә тәрбия булмауга сыйлтый. Ә чынлыкта проблеманың асылы нидә соң? Белгечләр белән бүген шушы бик нечкә теманы сүтеп җыярга тырыштык.

«МӨСТӘКЫЙЛЬ БУЛЫП ҮСТЕК!»

Декабрь, гыйнвар, февраль айларында гына үсмерләр тарафыннан яшьтәшләренә карата биш һөҗүм теркәлгән. Россия буенча бу. Үсмерләр хәтта моны «тренд» дип, үзара шыяртып та сөйләшә башлаган. Әмма шыярыр вакыт түгел. Республикада эшли торган ышаныч телефонына көн саен дистәләгән шалтырату килә. Үсмерләр ялгызлыкка, яшьтәшләре тарафыннан кыерсытуга дучар булуларына, алар белән уртак тел тапмауларына зарлана, хәтта яшисе килми диючеләре дә бар икән.

Шушы темага Руслан исемле бер ир белән аралашып алдым. Ике ул, бер кыз үстерүче әти ул. Аның мәктәп чоры 1980 нче елларга туры килгән. Русланның яшьлеге турында бер детектив язарга булыр иде. Чак кына үлемнән калган ул...

– Бүген балаларны артык иркәлибез, һәр адымын контрольдә тотабыз, – дип фикер йөртә күп балалы әти. – Безнең тәртипсезлекләр белән бүгенге балаларның тормышын чагыштырсак, чүп кенә! Ләкин безнең чорда ата-аналар балалар тормышы белән яшәмәде, шуңа күрә мөстәкыйль булып үстек. Хәзер башлангычта укучы малайларны әниләре җитәкләп йөри. Өйләнгәч тә җитәкләп йөрерсез инде, дип әйтәсе килә андый очракларда. Бала үз ялгышы өчен үзе җавап бирергә тиеш, бигрәк тә малайлар чын егет булып үссен иде. Ә бүгенгеләр, мышык‑мышык килеп, әти-әнисенә кайтып зарлана. Аннары буллинг диләр. Безне дә кыерсыттылар, ләкин бирешмәдек, җавап кайтара белдек.

– Ләкин психологлар усаллыкка усаллык белән җавап бирергә ярамый дип киңәш бирә, – дим.

– Психологлар сөйли инде алар... Ир баланы әти тәрбияләргә тиеш.

– Ә кыз баланы?

– Кыз баланы – әни. Ләкин кыз бала белән йомшаграк булу кирәк, алар назлырак бит. Һәрхәлдә, безнең өйдә шундый тәрбия. Әйтмәгәнем булсын, малайларның да, кызның да мәктәптә проблемалары булганы юк. Спорт мәктәбе, музыка мәктәбе, буш вакытлары юк аларның.

Ике кыз бала үстерүче ана буларак, Русланның сүзләре миндә каршылыклы фикерләр уятты. Әйе, бүген балаларны иркәлибез, ләкин моның начарлыгын күрмим. Аның бит заманы башка – элеккеге кебек, яңа туган сабыйны арбага утыртып, урак урырга барасы юк, кичкә нәрсәдән аш пешерим икән, дип тә баш ватмыйбыз. Шөкер. Ул-кызларыбыз кечкенәдән кадерле булып үсә. Ләкин һәр заманның үз проблемасы – бүген балаларда тамак кайгысы түгел (хәер, өлкәннәрдә дә), хәзерге үсмерләргә тормыш кыйммәтләрен аңлау авыр бирелә. Безнең заманда бала урамда тәрбияләнсә, хәзер аларга интернет хуҗа. Ә анда ни генә юк. Һәм иң аянычы – аны контрольдә тоту бик авыр.

ДЕПУТАТЛАР ҖЫЕЛДЫ

Мәктәпләргә салкын корал белән килү очраклары ешайгач, дәүләт структуралары да әлеге проблемага ныграк игътибар итә башлады. Шул исәптән – Татарстанда да. Әле февраль азагында гына Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын‑кыз депутатлар берләшмәсе «Бергәләп эзәрлекләүгә каршы» дигән темага кайнар линия оештырды. Дистәдән артык мөрәҗәгать булган. Шалтыратулар Биектау, Баулы, Яшел Үзән районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән.

– Дүрт ситуация контрольгә алынды, – диде Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча күптән түгел генә сайлап куелган вәкаләтле вәкил Светлана Захарова. – Кайнар линиянең максаты – конкрет очракларны ачыклау һәм аларны тикшерү, – диде ул. – Мөрәҗәгать иткән ата-аналар баласын кыерсытканнарын кайсы билгеләр буенча белә ала – белгеч әнә шуларны аңлатты, киңәшләрен бирде аларга. Шулай ук мәктәптәге катлаулы хәлләр турында балалар белән аралашуның нәтиҗәле ысуллары хакында да киңәшләр бирелде. Мөрәҗәгатьләр нигездә аноним иде. Шалтыратучыларның берсе үсмерләргә ярдәм күрсәтү системасын камилләштерү тәкъдиме белән чыкты. Шунысын да әйтим: мондый эшнең төп максаты – кемгәдер ярлык тагу түгел, ә проблемаларны вакытында ачыклау һәм яшүсмерләргә, аларның гаиләләренә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү. Бу – балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауның бер чарасы да.

– Светлана Михайловна, бүген һәр мәктәптә психологлар эшли. Алар балалар бакчасында, һөнәри уку йортларында да бар. Сез аларның эшен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле дип саныйсыз?

– Без шуны аңларга тиеш: мәктәптә психолог конфликтлы ситуацияләр проблемасы өстендә берүзе генә эшләми. Ул комплекслы эш. Аларның төп ярдәмчеләре – сыйныф җитәкчеләре. Баладагы үзгәрешләрне беренче булып нәкъ менә алар сизә. Сыйныф җитәкчеләре билгеле бер квалификация күтәрү курслары уза. Баланың үз‑үзен тотышындагы үзгәрешләр ачыкланганда, сыйныф җитәкчесе психологка мөрәҗәгать итә. Шулай ук мәктәпләрдә махсус тестлар үткәрәләр, билгеле бер методикалар эшләнгән. Методиканы дөрес гамәлгә ашырганда, хәвеф төркемендәге балалар ачыклана һәм комплекслы эш алып барыла башлый.

САБЫЙ ЧАКТА УК АТА‑АНА БАЛАСЫ БЕЛӘН КОНТАКТ УРНАШТЫРА, ЫШАНЫЧЛЫ МӨНӘСӘБӘТ БУЛДЫРА ИКӘН, АҢА ИНТЕРНЕТ ТА КУРКЫНЫЧ ТУДЫРМАЯЧАК, МӘКТӘПТӘГЕ КҮҢЕЛСЕЗ ХӘЛЛӘР ДӘ ПРОБЛЕМА БУЛМАЯЧАК.

ГАИЛӘДӘН БАШЛАНА…

Татарстанда 2025 елның ноябреннән «Барысы да белергә тиеш» дигән проект эшли башлаган. Аны Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән берлектә тормышка ашыра. Проектның максаты – яшүсмерләр арасында социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда заманча трендларның тискәре йогынтысына бәйле хокук бозуларны профилактикалау. Проект ата-аналарның хокукый белемен, культурасын күтәрү һәм балалар тәрбияләүдә җаваплыкларын арттыру бурычларын куя.

– Әлеге проект кысаларында, Лаеш районы һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләре мәктәпләрендә ата-аналар белән очрашулар узды, – дип дәвам итте Светлана Михайловна. – Очрашуда балаларның һәм ата-аналарның административ, җинаять җаваплылыгы, цифрлы киңлектә балалар иминлеге мәсьәләләре, балаларда дөрес кыйммәт ориентирларын формалаштыруда ата-ананың роле, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларның төрләрен профилактикалау механизмнары турында фикер алыштык. Тәҗрибәле белгечләр ата-аналарга интернетта заманча янаулар, кибербуллингка каршы тору ысуллары, деструктив идеяләр һәм зарарлы интернет-трендлар тарату турында мәгълүмат та җиткерде. Хокук бозулар булмасын өчен, ата‑анага баласы белән дөрес әңгәмә кору мөһим, белгечләр нәкъ менә шуңа өйрәтте. Бу проект 2026 елда тагын да үсеш алачак. Кызганыч, өйдә хәл ителмәгән конфликтлар еш кына яшьтәшләре белән аралашуга, мәгариф учреждениеләрендә агрессиягә һәм эзәрлекләүгә әверелә. Нәкъ менә шуңа күрә без һәр мәктәптә хәвефсез һәм уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирәбез.

Тагын шунысын да әйтим: бу проблемалар Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең генә түгел, ә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектларының да контролендә тора. Республикада үсмерләр арасында аяныч күренешләрне булдырмауга, инде мондый хәл килеп чыга икән, проблеманы җиңеп чыгуга юнәлдерелгән системалы эш алып барыла. Беренче булып, һичшиксез, гаилә белән эшләү тора, чөнки нәкъ менә гаиләдә үз-үзеңне тотуның һәм конфликтларны хәл итүнең модельләре салына. Мәктәп тә читтә калмый – девиант тәртип билгеләре, гаиләсендә катлаулы хәлләр күзәтелгән яки укуда проблемалары булган балаларны ачыклау буенча эш тәртипкә салынган.

Белгәнебезчә, хокук бозган балалар (унсигез яшькәчә) исәпкә куела. Узган ел республиканың 4500 баласы әлеге исемлектә торган. (Бу юнәлеш ТР Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләр һәм профильле оешмаларның муниципаль комиссияләре тарафыннан алып барыла.) Хәтерлим, безнең заманда да мәктәпнең берничә малаен шулай исәпкә куйдылар, үзенә күрә бер куркыту чарасы булды ул. Һәм чынлап та алар үзгәрде. Аңлашыла, бөтен балага да бу метод туры килми.

АЧЫКТАН-АЧЫК СӨЙЛӘШИК

Авыр холыклы яки кыен хәлдә калган балаларга мәктәп психологлары ярдәмгә килә, дип сөйләшәбез. Тик мең бала белем алган мәктәпкә бер психолог кына җитми, әлбәттә. Зур шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да психологик-педагогик ярдәм үзәкләре барлыкка килде. Бу юнәлеш турында хәзер республика дәрәҗәсендә сөйләшүләр бара. Мисал өчен, гыйнвар аенда узган ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ризасызлык белдерде: «Бүгенге көндә Татарстанда психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре ун муниципаль берәмлектә эшли һәм яшьләрнең бары тик 12 процентын гына колачлый. Безнең республика өчен бик аз дип саныйм. Бу юнәлештә эшләү өчен техник мөмкинлекләрнең бөтенесе дә бар, әлеге санны арттырырга кирәк».

ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров исә, кадрларның күпләп эштән китүен, балалар санына карата ничә белгеч булырга тиешлеге турында федераль дәрәҗәдә расланган нормативларның булмавын тулы күләмдә психологик ярдәм оештыруда төп кыенлыклар, дип атады. Яшьләребезнең психологик ярдәмгә зур ихтыяҗы барлыгын күрәбез, дип тә өстәде.

Ул әйткән ихтыяҗның чынлап та барлыгын «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә дә яшермиләр. Шуның өчен дә ел саен диярлек Казанның төрле районнарында мондый үзәкләр ачыла тора. Биредә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләргә түләүсез психологик ярдәм күрсәтелә. Шулай ук ата-аналар да килеп, борчыган сорауларын бирә ала. 2022 елдан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән дә эшли башлаганнар.

– Безгә үсмерләр, яшьләр төрле проблема белән килә, – диде «Ышаныч» үзәгенең психологы Ильмира Мөфтәхова. – Әлбәттә, күбрәк үсмерләрне ата‑анасы алып килә яки ПДН комиссиясе җибәрә. Ләкин шуны аңларга кирәк: психологның тылсымлы таблеткасы юк, бер сөйләшүдә бөтен проблеманы хәл итеп бетерү мөмкин түгел. Күп очракта нәтиҗәгә ирешү өчен айлар буе эшләргә кирәк.

– Үсмерләр, яшьләрне күбрәк нәрсә борчый?

– Өйдә аларны аңламаулары, ялгызлык, мәктәптәге буллинг – проблемалар төрле... Кешеләр кырысланды, ә бала – җәмгыятьнең көзгесе ул. Аннары, ата-аналар да үзгәрде. Менә карагыз: бүген сабыйлар тууга ата‑ана җылысыннан мәхрүм. Аларны үзе тибрәлә торган креслода йоклаталар, заманча гаджетлар җыр көйли, әкият сөйли, «видеоняня»лар бала карый, тагын әллә ниләр... Декрет ялында булса да, күп әниләр эшен ташламый. Эшләмәсә дә, ана кеше телефонда утыра, нәтиҗәдә бала ялгыз үсә. Яше тулар-тулмас ул сабыена телефон, планшет тоттыра, еламасын, әти‑әнине борчымасын гына. Бүгенге балаларны интернет, телевизор тәрбияли. Нәниләрнең логикасын үстерүгә юнәлдерелгән аерым каналлар бар, көне буе әнә шулар сөйләп тора. Ул да түгел, төрле затлы, заманча уенчыклар белән фатир, йорт тула. Ата‑ана булды, бала өчен барлык шартларны да тудырдым, дип уйлый. Уйнасын, үссен, тагын ни кирәк? Безгә бит андый мөмкинлекләр булмады... Һәм бу иң зур хата! Беренчедән, баланың фантазиясе үсми, курчак юк, чәй капларыннан аш‑су бүлмәсе дә ясыйсы юк, барысы да сатып алынган бит. Икенчедән, монысы иң мөһиме – бала белән аралашу юк, ә аның күңелендә мең сорау. Тик ата-ананың аларга җавап бирергә вакыты да, теләге дә юк. Ә бит элек балаларны арба тартып басуга алып барганнар. Шунда ул әнисе белән сөйләшеп барган, өлкәннәрнең сүзенә колак салган, ничек эшләүләрен күзәткән. Бүген балалар көне буе экранга төбәлгән, ә ул җансыз. Нәтиҗәдә роботлар үсә.

Соңгы вакытта буллинг, кибербуллинг турында күп сөйләшәбез. Беренчедән, шуны әйтим: буллинг ул гомергә булган, хәтта өлкәннәр арасында да очрый. Балалар бакчасында да күзәтелә, тик анда ул алай ачык күренми. Инде башлангыч сыйныфта ук, балам буллингка дучар булды, дип килүче ата-аналар бар. Күп очракта өлкәннәр баласын яклау максатыннан башка мәктәпкә күчерү ягын карый башлый. Ләкин бу проблемадан чыгу юлы түгел. Ул икенче мәктәптә дә шундый ук хәлгә тарырга мөмкин, яки үзе агрессорга әйләнә ала. Проблеманы фәкать аңлашу, сөйләшү юлы белән генә чишеп була. Мәктәптә моның инициаторы – сыйныф җитәкчесе, өйдә исә – ата-ана. Буллингка дучар булганмы ул, яки, киресенчә, үзе кемнедер кыерсытамы – үсмер белән ачыктан-ачык сөйләшү мөһим. Һәм ул монолог түгел, диалог булырга тиеш: аны нәрсә борчый, нинди кызыксынулары бар? Күп очракта үсмер үзенең эш-гамәлләрен аңлатып бирә алмый, уйламыйча эшләгән була, яки кемнеңдер игътибарын җәлеп итәсе килә. Сабый чакта ук ата‑ана баласы белән контакт урнаштыра, ышанычлы мөнәсәбәт булдыра икән, аңа интернет та куркыныч тудырмаячак, мәктәптәге күңелсез хәлләр дә проблема булмаячак. Шуны онытмаска кирәк.

БУЛЛИНГ ТУРЫНДА ХӘБӘР БУЛСА, ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫ ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛИ:
• Хәбәр урында теркәлә.
• Шул ук көнне мөрәҗәгать Гражданнарны кабул итү карточкасында һәм ведомство (Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында / ТР Мәгариф министрлыгында) электрон документ әйләнеше системасында теркәлә.
• Тикшерү һәм баланы яклау буенча оператив чаралар күрү максатында хәбәр муниципаль берәмлек башкарма комитеты, профильле министрлык җитәкчеләренә һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына юллана.
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН / ШӘҺӘР ОКРУГЫ БУЕНЧА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТКӘНДӘ:
Ике эш көне эчендә тикшерү һәм кичектергесез чаралар турында карарлар кабул итү максатында ведомствоара эш төркеме (Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, ПДН, профильле оешмалар, мәгариф органнары каршындагы җәмәгать советлары) формалаша.
ТИКШЕРҮ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА БУЛЛИНГ ФАКТЫ РАСЛАНСА, ЯШҮСМЕРНЕҢ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ БУЕНЧА ЧАРАЛАР КОМПЛЕКСЫ ТОРМЫШКА АШЫРЫЛА:
• мәктәп белгечләренең буллинг очрагы буенча нәрсә эшләгәннәре тикшерелә;
• конфликтта катнашучыларга ярдәм планы төзелә;
• буллинг аша узган балага, яшүсмергә һәм аның ата-анасына психологик ярдәм күрсәтелә;
• агрессив бала, яшүсмер (буллингны оештыручы) һәм аның ата‑анасы белән дә психологик эш алып барыла.

КУЛГА-КУЛ ТОТЫНЫП…

Әлеге теманы язарга алынгач, башкаланың ике мәктәп директорына мөрәҗәгать иттем. Ләкин икесе дә сөйләшүдән баш тартты. Алай да берсе үз фикерен белдерде:

– Укытучылар болай да кәгазь эшенә чумган иде, хәзер тагын да арты. Мәктәптә фәлән бала психологик тест узудан баш тартты, без аның сәбәбен аңлатып язарга тиешбез. Фәлән ата‑ана баласының социаль челтәрләрен тикшерүгә каршы, алар өчен дә хисап тотабыз. Белем бирү генә түгел, тәрбия бирү дә тулысынча мәктәпкә генә кайтып калды. Бу эшкә ата-ана, башка структуралар да кушылсын иде, чөнки әлеге проблеманы мәктәп кенә җиңеп чыга алмый.

...Менә шундый хәлләр. Бүген элеккеге чыбык тәрбиясе актуаль түгел. Балалар бүген җылы карашка, күзгә‑күз карашып сөйләшүгә мохтаҗ. Хәер, барыбызга да шул кирәк – аңлашу, ярату, хөрмәт.

ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘРГӘ (БУЛЛИНГКА) ДУЧАР БУЛГАН БАЛИГЪ БУЛМАГАННАРНЫҢ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ МАКСАТЫНДА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА БАЛА ХОКУКЛАРЫ БУЕНЧА ВӘКАЛӘТЛЕ ВӘКИЛ ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ ОПЕРАТИВ ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН ТЕЛЕФОННАР БИЛГЕЛӘДЕ. ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯГӘ КИЛГӘН ХӘБӘРЛӘРНЕ ОПЕРАТИВ ТИКШЕРҮ ӨЧЕН РЕГЛАМЕНТ ЭШЛӘНДЕ:

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге – 8 (843) 294-95-69;

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе – 8 (843) 236-61-64.

Бөтенроссия балалар ышаныч телефоны – 8-800-2000-122 (ТӘҮЛЕК БУЕ, АНОНИМ РӘВЕШТӘ ҺӘМ БУШЛАЙ) эшли.

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера