Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Балачак + китапханә

Балачак + китапханә

Бу – яшь укучылар өчен чын оҗмах: Республика балалар китапханәсе фондында бөтен дөньядан 119 мең данәдән артык китап тупланган. Ел саен биредә 80 меңләп бала була.

20 октября 2021

КЫЗЫМ+

Синең чын дустың бар икән, аны ташларга ярамый. 


Астрид Линдгрен. Бәләкәч һәм Карлсон»


Республика балалар китапханәсенә бәләкәй кызымны иң беренче тапкыр мин алып бардым. Кулыннан тотып. Бер сәгатьтән исә аны матур рәсемле әлифба китабы яныннан алып китеп булмый иде. Ул үзенең кечкенә бармагын китап юлларыннан йөртә һәм минем артымнан кабатлый:
– Ибис заинтересован, что за зверь тут нарисован… «И» хәрефе…
Кинәт укуга кызыксыну уянган ике яшь ярымлык балага кызыклы җанварлар – жираф, умарта кортлары, мөгезборыннар ярдәмгә ашыкты... Әмма нигәдер безнең икебезнең дә хәтеренә нәкъ менә ибис уелып калган. Бу хәл моннан чирек гасырга якын элек булган иде. Аннары кызым белән минем уку гомерендә әлеге китапханәдән алынган китаплардан таулар өярлек булды. Нинди генә китаплар бит әле! Том Сойер да, Алиса да, Винни‑Пух та, капитан Грант та, Нәни Принц та, Белмәмеш тә бар иде анда... Кызым үсте, китаплар да үзгәрде. Бүген инде ул бөтенләй башка әдәбият белән кызыксына, әмма тәүге китабыбызны без Ямашев проспекты, 81 нче йортта урнашкан нәкъ менә шул китапханәдә укыдык. Кайчан да булса, бик тиздән, ул инде үзе дә бирегә сабыйларын алып килер, дип ышанам...

Бәләкәй балалар өчен тормышның билгеле бер тәртиптә баруы зарур, ә иң мөһиме, ул тәртипне алар үзләре урнаштырырга тиеш!                           Астрид Линдгрен. «Пеппи Озыноек»


– Китап уку фанатлары булган, бар һәм мәңге булачак, – дип ышана Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева. – Күп гаиләләрдәге традиция буенча бирегә балаларын нәкъ менә әти-әниләре алып килә. Мин һәрвакыт, бала китап укуга юлны үзе генә таба алмый, дим. Әлеге юлга аны өлкәннәр җитәкләп кертергә тиеш.


Бик бәләкәй, әле беренче сүзләрен генә әйтергә өйрәнгән сабыйларны алып киләләр. Без үзебезне 0+ яшендәгеләр китапханәсе, дип тәкъдим итәбез бит. Хәтта йөкле хатыннарның да килгәне бар. Алар карыннарындагы сабыйларына нәфис әдәбият укый. Кәгазьгә басылган китапның Интернет һәм ридерлар гасырында да актуальлеген югалтмавы минем үземне бик сөендерә. Тәмле ис аңкып торган кәгазь китапны кулга алу аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә бит ул.


Республика балалар китапханәсе күптән инде китап саклау урыны гына түгел ул. Бирегә гаилә белән килергә һәм озаклап утырырга мөмкин. Вакытны файдалы үткәрә, китап укырга ярата торган гаиләләр, бәхеткә, әле дә күп әле. Шунлыктан китапханәдә һәр җомга саен гаилә клубы эшли. 7 яшьтән өлкәнрәк укучылар өчен дә махсус җыелышлар уздырыла. Шуңа күрә әти һәм әни белән генә түгел, дуслар белән бергәләп килеп тә китап укырга була. Соңыннан исә укылганнарга нигезләнеп үз тарихларын уйлап таба һәм уйный алалар. Төрле яшьтәге балалар, бергә уйнаганда, өлкәннәр ярдәмендә булса да, үзләре образлар уйлап таба, әкиятләр иҗат итә һәм хәтта мультфильмнар да төшерә ала.


– Балаларны китап укуга җәлеп итү өчен, без бик күп төрле конкурслар уздырабыз, яшь укчыларыбыз аларны һәрвакыт түземсезләнеп көтеп ала, – ди инновацияләр кертү, үстерү һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Эльвина Фәррахова. – Күптән түгел генә «Китаплы җәй» проекты төгәлләнде. Аның шартлары буенча бала җәй буе китапханәдән укырга китаплар ала һәм укылган һәркайсы өчен аңа ябыштыргыч бирелә. Иң яхшыларга без бүләкләр, дипломнар бирәбез. Күз алдыгызга китерә аласызмы, җәй буена 130 ар китап укучы балалар да бар! Табигый ки, бу җәйге каникулда мәҗбүри укылырга тиешле әдәбият исемлегеннән күпкә артыграк. Хәзер әле тагын яңа китаплар кайтуын көтәбез...


УКУ+


Үзе үзгәрмәгән кеше өчен бернәрсә дә үзгәрә алмый. Михаил Энде. «Очсыз-кырыйсыз тарих» Республика балалар китапханәсе – сабыйларның язучылар, шагыйрьләр, театр әһелләре белән аралашу урыны да әле ул. Театрлаштырылган сәхнәләр, әкият геройлары белән экскурсияләр, квестлар биредә һәрвакыт бик мавыктыргыч уза. Китапханәдә үткәрелә торган чараларга Казан мәктәпләре чиратка языла. 9TxKak54_NA


Җәйге каникул вакытында инде икенче ел рәттән РБКнең креатив хезмәткәрләре «Байтик» белем бирү-савыктыру лагеренда күчмә китапханә оештыра. Анда балалар китапханәсенең һәр сменага 350–400 баланы китап укучылар «отрядына» җәлеп итү мөмкинлеге бар.


                                             Безнең бер-беребезгә кирәк булуыбыз ничек шәп бит, ә!                                        Сергей Козлов. «Томандагы Керпе»


Балалар китапханәсе – китаплар һәм аларны уку гына түгел әле ул. Бу балалар, аларның әти-әниләре һәм хезмәткәрләрнең аралашу урыны да. Аларның барысының да бәхете тулы булсын өчен бинаны дизайн ягыннан үзгәртү таләп ителә. Балалар китапханәсен һәр кунак өчен зоналарга бүлгәндә, ул тагын да якынрак, «үзеңнекерәк» булыр иде. Кемдер уйный һәм бераз тавышлана, кемдер баласын көткәндә тыныч кына каһвә эчә, кемдер исә тынычта китап укырга дип махсус килә. Чөнки, ни генә дисәң дә, кәгазьгә басылган китап – һәрвакыт хыял һәм ассоциатив хисләр дәртләндергече ул. Һәм безнең кулыбызга галиҗәнап китапны тотып ләззәтләнә алуыбыз ничек шәп... Балалар китапханәләренең социаль челтәрләрдәге вәкиллекләре тиз үсә. Барлык китапханәләрнең дә диярлек «ВКонтакте», «Инстаграм» социаль челтәрләрендә үз сәхифәсе, Youtube киңлекләрендә үз сайты һәм каналы бар, анда китапханәләр эшчәнлеге, яңа китаплар актив рекламалана; конкурслар, акцияләр, яшь укучылар өчен әдәби экскурсияләр үткәрелә; социологик сораштырулар һәм китапханә бәйгеләрендә җиңүчеләр өчен тавыш бирүләр оештырыла.


Алсу Троицкая


Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: