“Мең тонна боз китте!”
Теләче районы Баландыш авылында икенче ел менә шулай зурлап Яңа елны каршы алар. Баландышлылар гади кар сыннары белән генә чикләнмәгән, ә авыл үзәгенә боз шәһәре дә ясаганнар.
14 января 2020
-Дүрт ир-ат, бер атна эчендә менә шундый гүзәллек тудырды,- диде Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин. – Аны ясау өчен платинадан җиде “Камаз” – 60-70 тонна боз гына кисеп алып кайттык. Моны эшләүче егетләргә зур рәхмәт, бик тырыштылар.
Тырышлык бушка китмәгән, әлеге гүзәллекне күрергә Баландышка бөтен тирә-яктан җыелганнар. Яңа ел ялларында урам тулы халык булган, җырлаганнар да, биегәннәр дә. Кыскасы, баландышлылар шәһәрләрдән ким ял итмәгән!
Добавить комментарий