Бары күләгәдән генә чыгасы!
Ни өчен пилот проекты үзен аклый
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» Федераль закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
– Без монда нинди дә булса өстәмә салымнар җыю максатын күз уңында тотмыйбыз, – дип раслады матбугаттагы әңгәмәләренең берсендә РФ Финанслар министры Антон Силуанов һәм шунда ук ачыклык кертте: – Без бүгенге көндә теркәлмичә, салым түләмичә, үзләренең социаль хокукларын формалаштыруда катнашмыйча эшләүче эшмәкәрләрнең гади ысул белән теркәлүен, салым түләвен һәм, асылда, гражданнарга йөкләнгән барлык бурычларны үтәвен генә телибез.
КЕРЕМЛЕМЕ? ӘЛБӘТТӘ!
Ел узды – эшләр алга бара. Экспериментның беренче унике ае йомгакларын әнә шулай бәяләргә мөмкин, дип саныйлар Татарстан Икътисад министрлыгында. Нәтиҗәдә, икенче ел башына республикада үзмәшгульләр сыйфатында 60 меңгә якын кеше теркәлергә теләк белдергән. Бу күпме, әллә азмы? Әлеге санны без әлегә үз өмет-ниятләребез белән генә чагыштырып карый алабыз.
– Ниятләр акланды, – дип шәрехли Татарстан Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү институтларын үстерү бүлеге башлыгы Артур Гайнов. – 2018 елда Татарстан икътисадының рәсми булмаган секторында якынча 190 мең кеше эшли иде. Бу – республиканың Социаль-икътисадый мониторинг комитеты мәгълүматлары. Димәк, яңа салым режимы ярдәмендә 2019 елда аларның 30 проценты чамасы күләгәдән чыкты. Икътисадны легальләштерү бара, һәм бу – бик мөһим гамәл, чөнки шул очракта гына без үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр арасында гадел, дөрес көндәшлек турында сөйли алабыз, монда эшмәкәрләр мәнфәгатенең дә безнең өчен бик мөһим икәнлеген искәртү урынлы.
Тагын берничә сан. Былтыр Татарстандагы үзмәшгуль затлар һөнәри керемгә салым рәвешендә 114 миллион сум акча түләгән. Закон нигезендә әлеге керемнәрнең 63 проценты РФ субъекты бюджетына, калган 37 проценты – Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетына юнәлтелергә тиеш. Шулай итеп, үзмәшгульләр Татарстан казнасын 72 миллион сум чамасы акча белән тулыландырган. Һәм янә шул ук сорау: бу күпме, әллә азмы? Чагыштыру өчен: бу сан мәгариф системабызда татар, рус һәм башка телләрне, шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатында бүлеп бирелә торган чыгымнарга тиң. Яки ВИЧ һәм гепатитлы затларга медицина ярдәмен
күрсәтүне камилләштерүгә тотылган чыгымнар белән чагыштырырга мөмкин. Яисә быел умартачылыкны, атчылыкны һәм нәселле терлек үрчетү эшен үстерү программасына бүлеп бирелгән акчаларга да тиңләргә була. Һәм югарыда телгә алынган сумма – әле «өй осталары»ның өчтән бер өлеше генә түләгән акча, ягъни былтыр рәсми теркәлгән затларның салымы гына. Антон Силуанов әйтеп җиткерми – дәүләт өчен матди файдасы күренеп тора. Тик үзмәшгульләрнең үзләре өчен файдасы күзгә күренерлекме?
ТҮЛӘ ДӘ ТЫНЫЧЛАП ЙОКЛА
2018 елның язы. Гаммәви мәгълүмат чаралары ТР Президенты карамагындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында Мөслимә Латыйпова чыгышы турында бик тәмләп сөйли. «2017 елда мин ялган эшмәкәрлекне күзәтә башладым. Алар социаль челтәрләрдә хәттин ашкан... Бу бизнес безнең эш күләмен урлый. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк», – дип зарланды «Бәхетле» генераль директоры, декрет ялында тортлар пешерүче әниләрне күздә тотып. Гаделлекне саклар өчен, Президентның җавабын искә төшерик: һәр кеше җәмгыять өчен дә, үзе өчен дә файда китерерлек итеп гамәл кылырга тиешлеген белдерде ул. «Әниләр өчен без шартлар тудырырга тиеш. Уйлашырбыз», – диде Президент ул чакта. Яңа салым режимы бик вакытлы туры килде.
Шундый «декреттагы әниләр»нең берсе һөнәре буенча юрист Лиана Пахарева иде. Аның өчен беренчел мәлдә десертлар әзерләү үз баласын тәм-томнар белән сыйлау һәм күңелсез өй мәшәкатьләреннән арынып тору мөмкинлеге дә була. Дусларын, күршеләрен сыйларга онытмый һәм менә бер көнне телефоны шалтырый…
– Миңа десерт әзерләргә заказ бирделәр – бу көтелмәгән хәл булды, ә аннары шалтыратучылар күбәйде, һәм мин мавыгуымның инде хобби гына булудан туктаганын аңладым, – дип искә ала Лиана. Юрист буларак, ул мондый эшчәнлекнең дәүләт тарафыннан җайга салынырга тиешлеген аңлый. Мөслимә Латыйпова кебек, ул да Эшкуарлык советында үз сорауларын бирә. Сүз уңаеннан, әлеге эшмәкәр ханымнар уртак тел таба алды һәм хәзер инде алар хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып бара, чөнки бүген Лиана Пахарева «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасын җитәкли, «өй осталары»на закон таләпләрен һәм бизнес алып бару үзенчәлекләрен ачыклауда булыша.
– Яңа салым режимы үзмәшгульләр өчен нинди файда китерә? – дип сорыйм аннан.
– Иң мөһиме – статус. Мин үз клиентыма чек биргәндә, әле теркәлмәгән кешеләр белән чагыштырганда, бер башка өстенлегемне тоям. Чөнки минем чек – минем гарантиям дигән сүз. Бизнес шуннан башлана да инде, әнә шуннан соң физик затлар белән генә түгел, ә юридик затлар белән дә эшләү мөмкинлеге ачыла, ә монысы – бөтенләй башка керемнәр.
Сүз уңаеннан, керемнәр, төгәлрәге, аларны яшереп торасы юк икәнлеге турында искә алыйк: үзмәшгульнең рәсми статусы, таләп ителгән очракта, кирәкле белешмәне теләсә кайсы рәсми учреждениегә бирергә мөмкинлек тудыра. Кыскасы, үзмәшгульлек – ул «салым түлә һәм тыныч йокла» дигән сүз генә түгел; «чит илләргә тыныч күңел белән чык», «үз продукцияңне иркенләп рекламала», «уңайлы ысул белән кредит ал» – болар барысы да үзмәшгульлек турында.
Хәер, үзмәшгульләр өлкәсендәбөтен нәрсә шәп дип кенә белдерү дөрес булмас. «Эксперимент үткәрү турында...» законының үз кимчелек һәм җитешсезлекләре бар. Аларның берсе – әлеге дә баягы Мөслимә Латыйпова искә алган «азык-төлек мәсьәләсе». Бүген үзмәшгульләр өчен азык‑төлек продукциясенә сыйфат сертификаты һәм башка кирәкле документлар алу җитди проблема булып тора, бу – юридик яктан да катлаулы, акча ягыннан да артык чыгымлы эш.
– Асылда, һәр продуктка һәм аның һәр яңа составына аерым документ кирәк, – ди Лиана Пахарева. – Ә хәзер клиент аллергия аркасында сездән десертка чикләвек салмавыгызны сорый дип күз алдына китерегез... Шул ук вакытта исә микробизнеста һәр клиентка индивидуаль якын килү норма булып санала.
Бүген «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» тарафыннан азык‑төлек продукциясе җитештерүчеләр өчен киңәш-тәкъдимнәр эшләнгән. Юридик яктан башта шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә, кирәкле сертификатлар алырга һәм үзмәшгульләр өчен салым режимын сайларга мөмкин – закон бу ысулны тыймый. Икенче вариант: үз продукцияңнең куркынычсызлыгына лаборатор сынаулар уздырту – кайбер сәүдә мәйданчыклары аларны кабул итә һәм шул рәвешле үзмәшгульләр белән хезмәттәшлеккә каршы түгел. Әмма болар барысы да, әлбәттә, үзара килешү, уртак тел табу нигезендә генә тормышка аша. Проблема закон дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Бәлки, өй эшмәкәрләре өчен аерым сертификатлаштыру процедурасын да кертергә кирәктер – чыгымнар ягыннан да, тикшерүләрнең гадилеге ягыннан да хәлдән килерлек булсын.
НӘРСӘ ЯХШЫ, НИ НАЧАР?
Аларның остаханәләре кул сузымында гына. Ирле-хатынлы Әдилә һәм Алексей Уточкиннар имәннән һәм башка агачлардан ризык турау такталары ясый торган кечкенә цехны үз өйләрендә оештырып җибәргән.
– Кайчандыр без төзелеш белән шөгыльләндек, әмма ирем пенсиягә чыкты да, күңелсезләнеп утырмас өчен, гаилә җыенында уртак эш башлау турында карар кабул иттек, – дип сөйли Әдилә. – Без һәрвакыт агачка тартылдык, табигый һәм бик җылы материал бит. Агач эше җиһазларының кайберләре бар иде инде, кайсындыр сатып алдык... Аш бүлмәләре өчен ризык турау такталары ясый башладык, ә аннары, халыктагы ихтыяҗны өйрәндек тә, ассортиментка агач тәлинкәләр һәм менажницалар өстәдек.
Гаилә бизнесында Алексей җитештерү өчен җавап бирә. Барлык оештыру мәшәкатьләрен һәм кәгазь эшләрен Әдилә үз өстенә ала. 2019 елда ул үзмәшгуль булып теркәлә.
– Әлбәттә, качып, сиздермичә генә дә эшли алган булыр идек, әмма үзмәшгульлекнең аерым өстенлекләре бар. Иң мөһиме – сату челтәрен киңәйтү. Рәсми статус булмаганда, без үз продукциябезне танышлар яки социаль челтәрләр аша гына сата алабыз. Яңа режим юридик затлар белән эшләү, шулай ук төрле сәүдә мәйданчыкларына һәм кибетләргә үтеп керү мөмкинлеге бирә.
Өстенлекләр өчен физик затларга товарлар сатудан һәм хезмәт күрсәтүләрдән кергән керемнең 4 процентын, юридик затлар белән эш иткәндә, керемнең 6 процентын салым сыйфатында түләргә кирәк.
– Кыйммәт түгелме? – дип сорыйм Әдиләдән. – Сезнең бизнеста чыгымнар аз түгел бит – чималын да, җиһазларын да сатып алырга кирәк…
– Начар түгел! Без бу сумманы алдан ук бәягә салабыз, шуңа күрә ул кесәгә сукмый. Ә дәүләткә башка берни дә түләмибез. Бәхеткә, безнең продукциягә сертификатлар яки маркировка кирәкми. Бу исә бик шәп, югыйсә рәсми үзмәшгульлекнең асылы җимерелә – барысы да бик гади, кулай булырга тиеш.
Чыннан да, бүген үзмәшгуль затка әйләнү җиңелләрдән җиңелрәк. «Минем салым» мобиль кушымтасын күчереп аласың да теркәлү төймәсенә басасың – һәм вәссәлам. Диваннан тормыйча гына, бөтен процедураны ун минутта үтеп була. Ышануы кыенмы? Күпләр өчен чыннан да шулай.
– Ә кинәт салымны арттырсалар, Пенсия фондына мәҗбүри взнослар кертсәләр, штраф сала, карталар эшен туктата башласалар... Иң башта кешеләрнең курыккан нәрсәләре бик күп иде, – дип сөйли Лиана Пахарева. – Тик былтыр, сүз уңаеннан, бездә салым тикшерүләренә мораторий булды. Ә асылда, уйлап караганда, үз бизнесыңны намус белән алып барасың икән, нинди санкцияләргә эләгергә мөмкин ди? Нәрсәдән куркырга? Тикшерүче органнар тарафыннан контроль сатып алуларданмы? Салым түләмәгән өчен штрафтанмы? Менә шулардан гына. Без республиканың барлык районнарында диярлек түгәрәк өстәлләр уздырдык, аларда әлеге куркулар турында сөйләштек, аңлаттык, чөнки күп кенә шик-шөбһәләрнең сәбәбе бик гади – алар закон белмәүдән килеп чыга. Кешеләрнең бөтен борчулары таралды дип әйтә алмыйм – бу юнәлештә эш күп әле.
Әйе, нинди дә булса вак‑төяк кыенлыклар юк түгелдер, мөгаен. Яңа салым режимы эшли башлаган төбәкләрнең кайберләрендә дәүләт органнары да тиз генә җайлашып, керешеп китә алмады. Тик бездә, Татарстанда, закон гамәлгә кергән беренче көннәрдән үк үзмәшгуль кешеләргә ярдәм иң югары дәрәҗәдә булды, дип раслый Лиана.
Ирле-хатынлы Әдилә һәм Алексей Уточкиннар имәннән һәм башка агачлардан кисү-турау такталары ясый торган кечкенә цехны үз өйләрендә оештырып җибәргән. «Әлбәттә, качып, сиздерми генә дә эшли алган булыр идек, әмма үзмәшгульлекнең аерым өстенлекләре бар. Иң мөһиме – сату челтәрен киңәйтү», – ди Әдилә.
Үзенең проектын Искәндәр Богданов SNACKBAZAR дип атый һәм аны хатынына бүләк итә. Вакытлар узу белән, SNACKBAZAR гаилә бизнесына әверелә. «Мәшәкатьләр җитәрлек, шуңа күрә кәгазь эше, язу‑сызу белән бөтенләй шөгыльләнәсе килми. Ә «Минем салым» кушымтасы – электрон бухгалтерга тиң ул. Безгә иҗат итәсе генә кала бит!», – ди Искәндәр.
– Ә куркыныч-хәтәрләр исә – иң аз дәрәҗәдә! – ди ул. – Эшләп карыйсың да, уңышлы килеп чыга икән, алга таба үсәсең. Шул ук вакытта исә, шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндәге кебек, анык бер эш төрен сайларга кирәкми, ягъни иртән сатуга тортлар пешерә, көндез фирмага консультация бирә, кичен – чәчәк бәйләмнәре ясый аласың... Сүз уңаеннан, үзмәшгульләр арасында иң сәер эшчәнлек төре белән дә шөгыльләнүчеләрне күрергә туры килде, бу – им-томчылык. Ә инде эшең уңышлы килеп чыкмаса? Ул очракта «үзеңне хисаптан төшерергә» дигән төймәгә генә басасы һәм менә – син инде үзмәшгуль түгел.
ЗАКОН ЧИТЛӘРЕНӘ ИСКӘРМӘЛӘР
Искәндәр Богдановка гаилә бизнесы турындагы идея очраклы гына килеп иңә. Урамда җәй, җил чәчәк һәм җиләкләрнең хуш исләрен тарата. Искәндәр интернет киңлекләрендә гизү белән мәшгуль һәм көтмәгәндә ул яшелчә һәм җиләк‑җимеш өчен киптерү җайланмасының рекламасына тап була. Шунда ук кайчандыр әбисе киптергән каклар турындагы җылы хатирәләрен искә төшә. Тәмле, хуш исле, файдалы... Ә бу табигый татар ризыгының рецептларын яңадан торгызып карасаң ничек булыр икән?
Үзенең проектын Искәндәр SNACKBAZAR дип атый һәм аны хатынына бүләк итә.
– Мин – дизайнер, минем өчен продуктның хәтта тышкы яктан да матур булуы бик мөһим, шуңа күрә иң әүвәл төргәкнең дизайнын ясадым, – дип елмая Искәндәр. – Шикәрсез тәм-томнар – каклар һәм төрле җиләк‑җимеш чипсылары җитештерү идеясе исә бүген популяр сәламәт яшәү рәвеше концепциясенә бик урынлы туры килде.
Вакытлар узу белән, SNACKBAZAR гаилә бизнесына әверелә. Хатыны – әзерләү-пешерү, Искәндәр исә товарны рекламалау, популярлаштыру белән шөгыльләнә.
– Беләсезме, үзең нидер эшләп чыгарасың һәм кулланучылардан бәяләмә аласың икән, бу синең аңыңны үзгәртә. Кыскасы, әлеге эш безне үзенә суырып алды. Мәшәкатьләр җитәрлек, шуңа күрә кәгазь эше, язу‑сызу белән бөтенләй шөгыльләнәсе килми. Ә «Минем салым» кушымтасы – электрон бухгалтерга тиң ул. Безгә иҗат итәсе генә кала бит!
Искәндәр әлеге салым режимын коммерция өлкәсендә алга таба үсеш өчен менә дигән башлангыч баскыч дип саный, чөнки кече һәм урта бизнеска фискаль басым-йөкләмәләр зур, «өй осталары»на андый эшмәкәрлек башлаудан бернинди мәгънә юк. Рәсми статистика аңа тукып тора: кече һәм урта бизнес ширкәтләренең 50 проценты теркәлүдән соң беренче ел дәвамында үз эшчәнлеген туктата, һәм нибары 10 проценты гына биш яшен бәйрәм итә ала.
– 4–6 процент зурлыгындагы салым түләү бурычы – һәм барысы да бик канәгать! Дәүләт тә, без – үзмәшгульләр дә. Өстәвенә, салымчыларга ялынып-ялварып йөрмичә, безгә иске эшне әллә ни мәшәкатьләрсез генә төгәлләү һәм ниндидер яңаны башлау мөмкинлеге туды. Бу чыннан да кешечә эш йөртү. Якын киләчәктә бездә дә, Франциядәге кебек, һөнәрчелек производствосы үсеш алыр дип өметләнәм. Анда һәр почмакта кечкенә кибетләрне күрергә була, бу кибетләрдән бер генә кеше эшли, аңа улы яки кызы булышырга мөмкин... Хәзер безгә бу бер дә комачауламас иде.
Шул ук вакытта, пилот проектның җитешсезлекләре Искәндәргә дә кагыла. Беренчесе – үзенең SNACKBAZAR брендын тулысынча теркәү аңа якынча 50 мең сумга төшәчәк. Ә яңа гына эш башлаган кеше өчен бу хәлдән килерлек хак түгел. Икенчесе – азык‑төлек продукциясенә сертификатлар булмау сәбәпле, кибетләр какны сатуга алмый диярлек. Өченче – үзмәшгульләр һәм юридик затлар арасында килешүләр төзегәндә, законның «пешеп җитмәгәнлеге» аркасында кыенлыклар килеп чыга.
– Танылган компания безгә клиентлары өчен бүләккә дип татар кагына заказ бирде. Өч атна инде без товара җибәрүне юридик яктан дөрес итеп уздырырга тырышабыз, нечкәлекләре бик күп, – дип сөйли Искәндәр.
Әдилә тагын бер проблеманы телгә ала: сәүдә мәйданчыкларына керү өчен үзмәшгульләргә эквайринг ярдәмендә акчасыз түләү алу мөмкинлеге җитми.
– Без ясый торган кисү‑турау такталарының бәясе еш кына мең сумнан артып китә, үзе белән һәркем дә бу кадәр акча йөртми, – дип сөйли ул. – Картадан картага күчерү шактый мәшәкатьле – кайчак сатып алучыга борылып китеп бару җайлырак... Әлбәттә, башта шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә, эквайринг куллану хокукы алырга, ә аннары үзмәшгульлеккә күчәргә мөмкин... Ләкин ник шулкадәр интектерергә соң? Бу бит үзмәшгульлек идеясенең гадилек принцибын юкка чыгара.
Гомумән, идея яхшы, әмма аны гамәлгә ашыру әлегә идеалдан ерак. Мәсәлән, әлегә үзмәшгульләргә дәүләтнең кече һәм урта бизнес өчен гамәлдә булган финанс ярдәме ачык түгел. Хәер, белүебезчә, эксперимент әле икенче ел гына бара.
– Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе МСП банкы һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә үзмәшгуль гражданнарга ташламалы кредит бирү тәртибен тәкъдим итте инде. Сүз банк ставкасы процентын субсидияләү турында бара. Бәлки якын арада үзмәшгульләр өчен яңа кредит тәкъдимнәре пәйда булыр, – дип яңалыклар белән уртаклаша Артур Гайнов. – Барлык проблемалы мәсьәләләр акрынлап өйрәнелер, чишелер дип уйлыйм. Быелдан пилот проектка башка төбәкләр дә кушылды, димәк, аны камилләштерү белән бәйле тәкъдимнәр тагын да күбрәк булачак.
НИ ӨЧЕН ҮЗМӘШГУЛЬ БУЛЫП ТЕРКӘЛҮ ҖИҢЕЛ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ?
Теркәлү җиңел һәм әлеге салым режимыннан чыгу гади
Салымның түбәнәйтелгән ставкасы
Сатып алучыга чек бирергә була, димәк, юридик затлар белән эшләргә мөмкин
Керемеңне расларга һәм бу турыда теләсә кайсы ведомствога яисә банкка белешмә бирергә мөмкин
Салым түләүнең барлык исәп-хисапларны мобиль кушымтада «бер төймәгә» басу аша эшләргә була
Шәхси эшкуар сыйфатында теркәлмичә, отчетларсыз, кассасыз легаль рәвештә эшләргә мөмкин
Пенсия һәм медицина иминияте өчен иминият кертемнәрен түләмәскә мөмкин. Бу очракта әлеге гамәлләр ихтыяри рәвештә башкарыла
Фото Артур Гайновның шәхси архивыннан, Искәндәр Богдановның шәхси архивыннан, Александр Ефремов
Добавить комментарий